Җиңү көненә багышланган җырлар

Җиңү таңы

Күңел сыкрап куя яу кырыннан
Кайтмый калганнарны әйткәндә.
Ил солдаты! Исемең онытылмады
Сының яши мәрмәр һәйкәлдә!

Кушымта:
Җиңү таңы кабатлана һаман
Исән калганнарга дан булып!
Бәйрәм көнен каршылыйбыз, дуслар,
Уртак шатлык, уртак җан булып!

Еллар ерагая барган саен
Халкым барлый батыр улларын...
Ядкяр булып китапларга күчә
Улларының матур уйлары...

Кушымта:
Җиңү таңы һаман кабатлана
Исән калганнарга дан булып!
Бәйрәм көне йөрәкләрне бәйли
Уртак шатлык, уртак җан булып!

Мәңгелек ут яна мәйданнарда,
Гөлләр балкый утның нурында!
Җиңү алып кайтткан исемнәрне
Тапшырырбыз килер буынга!

---

Җиңү көне 

Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул,
Дүрт күз белән зарыгып көткән көн.
Күпме кайгы, югалтулар аша
Илгә шатлык алып килгән көн.

Кушымта:
Җиңү көне җиргә килгән саен,
Яфрак ярган саен бөреләр
Яу кырында калган ир-егетләр
Күңелләрдә кабат терелә.

Ап-ак чәчле әнкәй, җиңгиләр бит
Һаман көтә ирен, улларын.
Гомер буе әрни йөрәкләрдә
Яралары утлы елларның.

Кушымта:
Җиңү көне җиргә килгән саен,
Яфрак ярган саен бөреләр
Яу кырында калган ир-егетләр
Күңелләрдә кабат терелә.

Бүген бәйрәм. Күздән яшь тамса да
Без бәхетле – аяз күгебез.
Саклап калсак иминлекне җирдә
Аяз булыр килер көнебез.

Кушымта:
Җиңү көне җиргә килгән саен,
Яфрак ярган саен бөреләр
Яу кырында калган ир-егетләр
Күңелләрдә кабат терелә.

---

Җиңү көне җиңел бирелмәде

Яшь каеннар яфрак ярган таңда
Яшь каендай яп-яшь егетләр.
Ил бурычын иңнәренә асып,
Ут эченә яуга керделәр.

Кушымта:
Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк елый Муса, Алиш өчен,
Егермеләп миллион җан өчен.

Кар бит шаһит, үлмәс карлы чыклар
Бозга әйләнә, ләкин ил сатмый.
Татар улы батыр Газинурлар
Күкрәкләре белән ут каплый.

Кушымта:
Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк елый Муса, Алиш өчен,
Егермеләп миллион җан өчен.

Кешелекнең киләчәге өчен
Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың.
Яңгыра, җыр, горурлыгы булып,
Батырлыгы булып халкымның.

Кушымта:
Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк елый Муса, Алиш өчен,
Егермеләп миллион җан өчен.