Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» Бөтенроссия бәйгесенең максаты: педагогик хезмәткәрләрне татар халкы вәкилләре арасыннан Бөек Ватан сугышы геройларына һәм махсус хәрби операция барышында әлеге исемгә лаек булган Россия Федерациясе Геройларына багышланган татар теле һәм әдәбияты дәресләрен үткәрүгә стимуллаштыру.
Конкурста белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы, мәктәпкәчә белем бирү, башлангыч, төп һәм урта (тулы) гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша ала.
Катнашучыларның яше һәм педагогик стажы буенча чикләүләр юк. Конкурста катнашу бушлай.
Конкурсның предметы булып «Ил сагында» темасына методик эшләнмә тора:
- татар теле / татар әдәбияты дәресләре / татар телен өйрәтү дәресләре (мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе өчен);
- татар теле дәресе/ татар әдәбияты дәресе, предмет белән / белем бирү программасының башка өлкәләре предметы белән интеграцияләнгән.
Бәйге өч этапта үткәрелә:
1 этап: 2025 елның 5-21 сентябре – электрон почта аша әлеге адреска гаризалар кабул итү magarif.komitet@gmail.com (катнашучылар килми);
2 этап: 2025 елның 22 сентябреннән 4 октябренә кадәр – Конкурсның эксперт комиссиясе эше;
3 этап: 2025 елның 11 октябренә кадәр – Конкурска йомгак ясау.
2025 елның 18 октябренә кадәр Конгрессның рәсми сайтында конкурс нәтиҗәләре урнаштырылачак.
Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр (I, II, III дәрәҗә, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре арасында 3 лауреат аерым) Конгресс дипломнары һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр. Җиңүчеләр арасына кермәгән конкурсантларга катнашучы сертификаты тапшырыла.
| Беркетелгән файл | Күләме |
|---|---|
| 688.33 KB |





