Кол Гали. "Кыйссаи Йосыф"

"Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты" интерактив китабыннан.

2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү максатында эшләнгән.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән урнаштырыла.

КОЛ ГАЛИ. «КЫИССАИ ЙОСЫФ»

Мактау, шөкер һәм дан булсын бер Аллага,
Мөлке даим, үзе мәңге ул мәүляга, 
Мөлкәтенең эчендә юк тиңдәш аңа, – 
Аны бакый һәм бөек дип белдек имди.

Аннан соңра аның дусты Мөхәммәдкә, 
Иң сайланган пәйгамбәргә – ул Әхмәдкә, 
Хакка ике җәя ара калган затка,  
Аңар бик күп алкыш, мактау булсын имди.

Соңра бергә мәгарәгә керүчегә, 
Мостафага, иң әүвәл яр булучыга, 
Чын күңелдән дуска тугры калучыга, 
Тугрылыгы һәр кемнән дә артык имди.

Аннан соңра йәнә Гомәр Хаттаб угълы, 
Гаделлеге галәмара мәшһүр булды, 
Йөз мең ирдән артык иде юмартлыгы, 
Дүрт мең дүрт йөз мәсҗед бина кылган имди.

Аннан соң бер шәһит булган изге Госман, 
Коръәндә Хак аны мактап телгә алган, 
Зур төгәллек тәңре аңа бүләк кылган,  
Ул хатасыз бөтен Коръән төзгән имди.

Соңра Гали, курку белмәс гаскәр башы, 
Йөз меңнәрчә гаскәрләргә идарәче, 
«Кылычының-зөлфекарнең юк тиңдәше, 
Галидән дә батыр юк»,  дип мәшһүр имди.

Аның күңел парәләре ике егет, 
Мөрәүвәтле, динле ике изге егет, 
Хәсән һәм Хөсәен атлы ике шәһит, 
Яшьләй икәү җәннәт әһле булган имди.

Аннан соңра барча тугъры хәлифләргә, 
Голямалар, табигыйннәр, шәһитләргә, 
Тугры динле барлык изге шәхесләргә,  
Барчасыннан тәңре разый булсын имди.

Аннан соңра ул бәхетле ирәннәргә  
Хак сөйгәне Мостафаны күргәннәргә, 
Һич ким түгел, утыз өч мең ул ирләргә,  
Һәммәсен дә үрнәк диеп белик имди.

Аннан соңра чыкты берәү гыйлем кяне, 
Аның белән зиннәтләнде ислам дине, 
Ачык, төгәл беләсезме сез ул ирне,  
Аны Сабит угълы Ногман диләр имди.

Аннан соңра дин башында торганнарга, 
Иман нигзе, ислам нуры булганнарга, 
Хактан даим рәхмәт телик без аларга,  
Күп меңнәрчә афәриннәр әйтик имди.

Мәрхәмәтле тәңремә ничек сыеныйм, 
Ничек аның ярлыкавын өмет итмим, 
Ничек аннан булышлык һәм ярдәм көтмим,  
Теләкләрне үтәү аңа җиңел имди.

Мин бер зәгыйфь, сыенамын, мәүлям, сиңа, 
Өмет итәм бирерсең дип уңыш миңа, 
Олуг иям, бу күңлемне күм син нурга,  
Кодрәт белән зирәк акыл бир син имди.

Өмет итәм ярдәм синнән мин зәгыйфь кол, 
Теләгенә җитә адәм, күрсәтсәң юл, 
Әгәр ярдәм бирим дисәң,  кодрәтең мул, 
Бу бәндәңә бул юл күрсәтүчем имди.

Мин зәгыйфьне хикмәт юлына юнәлдер, 
Киңәш-хикмәтләр сөйләргә илһамландыр, 
Күкрәгемдә ярдәм итү шәмен яндыр,  
Күңелемне нурың белән яктырт имди.

Күңелемә, акылыма син якты бир, 
Кодрәт белән хикмәт сөйләү сәләте бир, 
Мин зәгыйфькә илһам, уңыш куәте бир,  
Кодрәтең зур: син «Бул!» дисәң, була имди.

Күңелемнән ал эч пошу һәм хаталарым, 
Күкрәгемә чәч син хикмәт орлыкларын, 
Минем алда ач син уңыш капкаларын,  
Гакылым саф, телем нәфис булсын имди.

Куәт бир син хикмәт юлыннан барырга, 
Гакыллы колларның күңлен баетырга, 
Йосыф сәүче хәлен сөйләп аңлатырга,  
Гыйльмем камил, сүзем матур булсын имди.

Ул Йосыфка нинди хәлләр килгәнлеген, 
Кардәшләре аңа ниләр кылганлыгын, 
Мисырда ул олуг патша булганлыгын,  
Сез тыңлагыз, көйгә салып әйтим имди.

Бу җиһанга бер көн Йосыф нәби килде, 
Атасы Хакның сөйгәне Иагъкуб иде, 
Бабасы диннең табибе Исхак иде,  
Ул хак дусты Ибраһимның угълы имди.

Моннан соңра хикмәт таба күчәчәкмен, 
Гөл һәм рәйхан, энҗе-мәрҗән чәчәчәкмен, 
Йосыф нәби әхүәлләрен ачачакмын,  
Белегез, бу мөэминнәргә файда имди.

Кыйссалардан, хикмәтләрдән күреклесе, 
Ялыкмыйча тыңлау өчен иң татлысы, 
Шиксез, аның Коръәндә бар бер чаклысы, – 
Ошбу кыйсса икәнлеге ачык имди.

I фасыл. Йосыфның төше

Унбер яшьтә иде Йосыф ул чагында, 
Йоклый иде Йагъкуб нәби итәгендә, 
Гаҗәп бер төш Йосыф күрде йоклаганда,  
Төш мәгънәсен атасыннан сорый имди.

«Туар кояш, тулган ай һәм унбер йолдыз 
Шул төшемдә сәҗдә кылды миңа төп-төз, 
Бу төшемне шулай күрдем, һичбер шиксез, 
Йә, әткәем, шул төшемне юра имди.

Бу төшемнең мәгънәсен бир миңа ачып, 
Ахырда ни булачагын сөйлә ачык, 
Күркле юрау кылып, миңа бир аңлатып, 
Нинди изге эш көткәнен белдер имди».

Йагъкуб шунда аның төшен юрап бирде, 
Бу юравы бик бәхетле юрау иде: 
«Өмет бардыр, хактан ярдәм иңәр, диде,
Сиңа хөрмәт һәм бөеклек күрнә имди.

Өмет бар ки, тәңре сиңа бирер мөлкәт, 
Кодрәт белән насыйб итәр бик күп нигъмәт, 
Барлык кардәшләрең кылыр сиңа хөрмәт,  
Унбере дә сиңа хезмәт итәр имди.

Синең исмең галәмара мәшһүр булыр, 
Мәшрикъ-Мәгъриб олуглары сине белер, 
Кыямәткә кадәр исмең мәңге калыр,  
Хәлил-Зәбихнең дәүләте күрнә имди.

Пәйгамбәрлек-нәбилек син алачаксың, 
Һәм мәмләкәт иясе син булачаксың, 
Рәхәтләр һәм сөенечләр табачаксың,  
Бу төшендә бөек бәхет күрнә имди.

Әйа угълым, ышана күр тәмам миңа, 
Бу төшеңдә солтанатлык күрнә сиңа, 
Бик күп шөкер һәм рәхмәт әйт ходаеңа,  
Ходай сиңа күп игелек кылыр имди.

Җаным-угълым, әманәт шул сиңа миннән: 
Бу төшеңне ишетмәсен һичкем синнән, 
Саклана күр кешеләрнең кинәсеннән, 
Кешеләргә шәйтан дошман булыр имди.

Һич кирәкми: бу серләрең мәгълүм булса, 
Кардәшләрең бу төшеңне белеп алса, 
Көнчелектән берәр төрле чара кылса, 
Моның башы безгә михнәт булыр имди».

Ул Йагъкубның бар иде бер үги кызы, 
Ул ишеткән бу икәүдән мондый сүзне, 
(Әләкчедән саклый күрсен ходай безне) 
Барып, кардәшләренә ул әйткән имди.

«Кардәшегез Йосыф, дигән, бер төш күргән, 
Көн, ай, унбер йолдыз аңа сәҗдә кылган, 
Атагыз бу төштә күп игелек күргән, 
Мин ишеттем, юравы бик изге имди».

Кардәшләре, моны белгәч, хәйлә корды, 
Көнләүләре, мәкерләре өстен булды, 
Күңеленә һәммәсенең кайгы тулды,  
Бергә алар яман чара эзли имди.

«Ул күргән төш әгәр чынга аша калса, 
Әгәр Йосыф зур падишаһ булып алса, 
Һәммәбез дә әгәр аңа хезмәт кылса,  
Булыр бу эш безгә каты гарьлек имди.

Йосыфны без яныбызга чакрып алыйк, 
Ул нинди төш күргәнлеген сорап карыйк, 
Моңа лаек берәр чара эзләп табыйк,  
Мондый хәлнең чын дөресен белик имди!»

Аны шундук чакырып та китерделәр, 
Ул карендәш егълагандай итенделәр, 
Түбәнчелек белән аннан үтенделәр: 
«Төшең нинди, безгә сөйлә!» – диләр имди.

Йосыф төшен кардәшләргә сөйләп бирми, 
Ата сүзен бозуны һич мәгъкуль күрми. 
Һәм шулай ук ялган сөйлисе дә килми, 
Хәйран булып, аптырап тик тора имди.

Кардәшләре бар да аягүрә торды, 
Икәү-икәү килеп, йәнә сорау бирде, 
Һәммәсе дә ялварып бик нык үтенде,  
Һәрберсе түбәнчелек кыла имди.

«Күргән төшең бездән, Йосыф, син яшермә. 
Шикләнмә сакланып, хәйран булып торма. 
Йа карендәш, безне болай дошман күрмә,  
Ни юрады әткәй, шуны сөйлә имди».

Кардәшләре хәтерен ул калдырмады, 
Яшьреп серен, башка сүз дә табалмады, 
Тугъры иде, ялган сүз дә әйталмады,  
Чарасыздан серен сөйләп бирде имди.

Моны белгәч, баягыдай булмадылар, 
Инде аңа һич ышана алмадылар: 
Аның төшен чын төш диеп белмәделәр: 
«Хакыйкатьтә сүзең ялган», диләр имди.

«Көне-төне мал артыннан йөрибез без, 
Михнәт чигеп, елкы-сыер, куй көтәбез, 
Рәхил угълы ул Йосыфны сез күрәмсез: 
Төше белән үзен артык сөйдрә имди».

«Әйдә, барып, атабызга сөйләп карыйк, 
Йосыфны без атабыздан сорап алыйк, 
Алып китеп, берәр төрле чара кылыйк,  
Йә үтерик, йә еракка сатыйк имди.

Атабызның янында без генә калыйк, 
Һәрвакытта аның сөеклесе булыйк, 
Атабызны бик яхшы тәрбия кылыйк,  
Шул рәвешчә кадер-хөрмәт яулыйк имди.

Атабыз Йосыфны бездән артык сөя, 
Аның йөзен күрергә гел күңел бирә. 
Өлеш бирсә, аңа бездән артык тия,
Ике тапкыр бездән артык сөя имди».

Сәлам белән Йагъкуб янына керделәр. 
Бик ягымлы чырай белән сөйләделәр, 
Исраилдән бик үтенеп сорадылар: 
«Безнең белән барсын Йосыф», диләр имди.

«Безнең белән, диделәр, ул бергә барсын, 
Безнең белән куй катында бергә йөрсен, 
Зиһне артсын, күңелләре бер ачылсын,  
Кичен тагын үз яныңа кайтыр имди.

Төрле җирләр, агар сулар барып күрсен, 
Йөреп яшел Сәхраларда чәчәк җыйсын, 
Күргәннәрен кайтып сезгә сөйләп бирсен, – 
Ул сөйләсен, сез тыңлагыз», – диләр имди.

Йагъкуб, моны ишеткәч, нык сагышлады, 
Күңеленә кайгы тулды, бәгъре янды, 
Күргән иде бер төш, шуны искә алды, – 
Җибәрергә аны рөхсәт бирми имди.

Йагъкуб әйтте: «Кичә генә бер төш күрдем, 
Ул төшемдә унбер бәрән көтә идем, 
Бер бәрәнне шунда саклый алмый калдым,  
Үз кулымнан бүре кабып алды имди».

Алар әйтте: «Йосыфны без нык сакларбыз, 
Энебезне бүредән һич алдырмабыз, 
Дөньяда бер бүре исән калдырмабыз, 
Валлаһи, ул Йосыф өчен!» – диләр имди.

Йагъкуб әйтте: «Сез уйлаган бу эш булмас, 
Сезнең белән беркая да Йосыф бармас, 
Мондый эшне күңелем һич кабул кылмас,  
Ул Йосыфсыз җаным тынгы тапмас имди».

Алар шуннан соң Йосыфны алдадылар: 
«Атабыздан үзең рөхсәт ал,  диделәр,  
Безнең белән син сәйранга бар, – диделәр,
Төрле кошлар сайрый анда», диләр имди.

Йосыф әйтте: «Барырга син рөхсәт бирсәң, 
Абыйларым белән бергә анда йөрсәм, 
Сәйран иткән урыннарын үзем күрсәм, 
Кайтыр идем мин яныңа кичен имди».

Исраил Йосыфка һаман рөхсәт бирми, 
Беразга да аннан айрыласы килми; 
Йосыфның алданган күңле тынгы белми,
Муенына сарылып ялына имди.

Йосыф әйтте: «Сөясең син мине, беләм, 
Әйт, сөюең дәлиллисең нәрсә белән? 
Баш тартасың сөйгән угълың теләгеннән, 
Абыйларым белән бергә җибәр имди».

Ишеткәчтен моны, Йагъкуб үрә торды, 
Йосыфының аяк астына егылды; 
«Синең сүзең, Йосыф, ничек суйыйм инде, 
Хак хөкеменә риза булдым», дия имди.

«Абыйларың белән иртән җибәргәнче, 
Күкрәгемә кысып бу кич бер сөйимче, 
Күркле йөзеңне туйганчы бер күримче,
Шулай диеп егълап, авып төште имди.

«Каза килсә, күзеңне ул сукыр итәр»,
Каза килсә, күрү көче кулдан китәр,
Ходаемнан хөкем булса, көймә батар,
Һичбер шиксез, аның хөкме булыр имди.

Алар шуннан соң Йосыфны алдадылар: 
«Атабыздан үзең рөхсәт ал, диделәр,  
Безнең белән син сәйранга бар,  диделәр,  
Төрле кошлар сайрый анда», – диләр имди.

Йосыф әйтте: «Барырга син рөхсәт бирсәң,
Абыйларым белән бергә анда йөрсәм, 
Сәйран иткән урыннарын үзем күрсәм, 
Кайтыр идем мин яныңа кичен имди».

Исраил Йосыфка һаман рөхсәт бирми,
Беразга да аннан айрыласы килми; 
Йосыфның алданган күңле тынгы белми,  
Муенына сарылып ялына имди.

Йосыф әйтте: «Сөясең син мине, беләм,
Әйт, сөюең дәлиллисең нәрсә белән?
Баш тартасың сөйгән угълың теләгеннән, 
Абыйларым белән бергә җибәр имди».

Ишеткәчтен моны, Йагъкуб үрә торды,
Йосыфының аяк астына егылды;
«Синең сүзең, Йосыф, ничек суйыйм инде,
Хак хөкеменә риза булдым», дия имди.

«Абыйларың белән иртән җибәргәнче,
Күкрәгемә кысып бу кич бер сөйимче, 
Күркле йөзеңне туйганчы бер күримче,  
Шулай диеп егълап, авып төште имди.

«Каза килсә, күзеңне ул сукыр итәр»,
Каза килсә, күрү көче кулдан китәр,
Ходаемнан хөкем булса, көймә батар,  
Һичбер шиксез, аның хөкме булыр имди.

Мескен Йагъкуб бу чарага разый булды,
Йосыфны ул җибәрергә карар кылды, 
Улларыннан шунда ныклы вәгъдә алды:
«Иртә белән, – диде, бергә барсын имди.

Ярый, алырсыз Йосыфны иртәгә сез,
Юлда аны нәүбәтләшеп күтәрерсез,
Аңа кадер һәм хөрмәтләр күрсәтерсез, 
Үзе пакь һәм күңеле шат булсын имди»

Йагъкубтан моны ишеткәч, сөенделәр,
Ун кардәше икәү-икәү Җыелдылар.
«Үтерәбез Йосыфны! – дип ант эчтеләр,
Бәласеннән котылырбыз», – диләр имди.

«Аннан соң атабыз янына кайтырбыз,
Һәммәбез дә аһ-ваһ килеп, еглашырбыз,
Аны бүре ашады, дип белдерербез, 
Атабыздан битәр зари кылып имди.

Соңра кылган бу хатабызны танырбыз, 
Тәүбә кылып, ул гөнаһтан арынырбыз, 
Бертуктаусыз Хакка гыйбадәт кылырбыз,
Тәүбәбезне тәңре кабул кылыр имди».

Үтеп китте ул төн, йәнә иртә булды,
Ун карендәш иртә белән иртүк торды,
Бар да килеп Исраилгә сәлам бирде,  
Йомшак итеп, Йосыфны сорыйлар имди.

Бу сорауга Йагъкуб нәби: «Барсын», – диде,
Егълый-егълый, утырган җиреннән торды, 
Үзе тотып Йосыфының башын юды, 
Озын чәчен үзе тарап үрде имди.

Аш ашатты, үзе биреп су эчерде,
Аннан төрле киемнәргә киендерде. 
Киемнәрен җофар белән исләндерде,  
Күзләренә аннан сөрмә тартты имди.

Ибраһимның чалмасын башына чалды, 
Исхак-Зәбих кәмәрен биленә буды,
Исхак сәүче кәрзиненә азык салды,
Күн сабага эчәргә су койды имди.

Үбә-коча күндерде ул аны юлга,
һәм тапшырды йөртегез, дип, кулдан-кулга:
«Бүген кич кайтыгыз, – диде, – калмый соңга,
Аһ, бу кич соң кайчан җитәр?!» – диде имди.

«Әманәттер: Йосыфны саклый күрегез,
 Нәүбәтләшеп иңегезгә күтәрегез, 
Яхшы тәрбия кылыгыз һәрберегез!»  
Шулай диеп, ул озатып калды имди.

Алар әйтте: «Кабул иттек барча сүзең,
Хәсрәт чикмә ялгызлыкта бу көн үзең,
Бар кайгыбыз Йосыф булыр бүген безнең,  
Кояш батканчы ук кайтып җитәр имди».

Аның алдында Йосыфны Рауил алды,
Аннан Йәһүдә, аннан Шәмгун күтәрде. 
Нәүбәтләшеп шулай алар китеп барды,  
Аһлар орып, Йагъкуб егълап калды имди.

Озатырга Йагъкуб нәби тышка чыкты,
Менеп бер таулык башына, юлга бакты,
Күзләреннән бертуктаусыз яшьләр акты,  
Баласын җуйган дөядәй иңри имди!

Кайчан Йосыф шәүләсе күздән югалды, 
Егълый-егълый Йагъкуб өенә юнәлде: 
«Йосыфны тапшырам сиңа, тәңрем,  диде, 
Яндырма бу айрылу утында имди!»

Аталары күзеннән гаиб булдылар, 
Бераз киткәч, Йосыфны җиргә куйдылар.

Йагъкүб нәби юлга карап басып калды, 
Алар Йосыфны шактый күтәреп барды,
Һәммәсе дә мондый хәлгә бик шатланды.
Динә мескен егълый-егълый йөгрә имди.

Йагъкуб әйтте: «Кызым, кая йөгерәсең,
Ни сәбәптән күзләреңнән яшь түгәсең?
Йосыф артыннан җитәргә өлгермәссең,  
Абыйлары илтәләр сәйранга имди».

Динә кире борылмады, йөгереп китте,
Куып җитеп, Йосыф кулын бик нык тотты: 
«Әйа Йосыф, кайтыйк», – дип ялварып бакты,
Кардәшләре ачуланып торды имди.

Мескен Динә ялвара, тик Йосыф китми,
Кардәшләре сукрануын ул ишетми,
Динә кулны бик нык тоткан, һич бушатмый: 
«Иа, Йосыфым, кайтыйк!» – дип инәлә имди.

Шул чак тегеләр Йосыфны күтәрделәр,
Бер калкулыкның артына үткәрделәр.
Мескен Йагъкуб карап калды егълап зар-зар,  
Динә тагы егълап кире кайтты имди.

Динә әйтте: «Әле йоклап ята идем,
Кинәт йокымнан егълап уянып киттем,
Йә әткәем, төшемдә ун бүре күрдем,  
Йосыфны алдылар кулдан тешләп имди».

Моны ишеткәч, Йагъкуб кайгыга талды,
Бу кайгыдан аның йөзе тәмам сулды, 
Җибәргәнгә Йосыфны пошаман булды,  
Икесе дә үкенеп яшь түгә имди.

Йосыфны бер тау аркылы ашырдылар,
Таудан ашкач, этеп җиргә төшерделәр,
Азыкларын эткә биреп ашаттылар,  
Күн сабадан суын да түктеләр имди.

Мескен Йосыф яннарыннан җәяү килде,
Ниятләре явызлыгын ачык белде, 
Күңеленә төрле шомлы уйлар килде,  
Шикләнеп, ни булганлыгын сорый имди.

Йосыф әйтте: «Кардәшләрем, өметләрем,
Нигә болай итәсез сез, газизләрем,
Нидән болай итенәсез, туганнарым,  
Нинди язык сезгә кылдым?» – дия имди.

Алар әйтте: «Син бер ялган төш күргәнсең,
Атабыздан яхшыга юраттыргансың, 
Аңа бездән артык сөекле булгансың,  
Бүген шуның җәзасы бу, син бел имди».

Мескен Йосыф, егълап: «Мин бик ардым, диде,
– Сусызлыктан тәмам хәлсез калдым,  диде.
Аякларым авырта, бик талдым»,  диде,
Кардәшләре сүзенә һич бакмый имди.

«Бүген сиңа файда итмәс төш күргәнең,
Атабыздан ул төшне юраттырганың
һәм үзеңне бездән артык сөйдергәнең,  
Җәзасын күр бүген шуның!» – диләр имди.

Йосыф Шәмгунга сыенса, кире кага,
Рауил тартып чәчләреннән, кыйный, суга,
Кайберләре ныграк ярсып, ачулана, 
Кыйнар өчен бар да йөгереп куа имди.

Рауил аның чәчен тотып, җирдән сөйри:
«Әйдәгез, Йосыфны тизрәк үтерик,  ди,
Дунә әйтә: «Кызганмагыз, бетерик!» – ди,
Шулай бергә икәүләп кыйныйлар имди.

Һәммәсенә Йосыф тилмереп карады.
Тик һичберсе аңа мәрхәмәт кылмады, 
Кардәшләре берәм-берәм яңаклады: 
«Ялган төшең ярдәм итсен!» – диләр имди.

«Ачыктым аш, сусадым – су бирегез,  ди,
Агаларым, рәхим-шәфкать кылыгыз»,—ди,
Аякларына егылып, ярдәм тели,  
«Ялган төшең ризык бирсен!» – диләр имди.

Явыз ниятләрен Йосыф аңлап алды,
Зур агасы Рауилгә сыенырга булды: 
«Коткар мине болардан! – дип, бик ялынды,  
Атам кебек агам бит син»,  диде имди.

«Син бит, – диде Йосыф, – минем иң зур агам,
Син бит бүген әткәм урынына калган. 
Коткар мине аларның бу касдларыннан».
Рауил әйтте: «Төшең ярдәм итсен имди!»

Йосыф аннан бер яхшы сүз алалмады. 
Тилмереп карап, Шәмгунга да ялварды,
Шәмгун аны тагын бик нык яңаклады,  
Йосыф җиргә йөзтүбән үк төште имди.

Йосыф шунда үксеп егъларга тотынды, 
Йәһүдәнең аягына ук егылды: 
«Арагызда сезнең син иң миһербанлы, 
Кызгана күр мин гарибне,  дия имди.

Шул вакытта Иблис ләгыйнь килеп җитте,
Шунда хәйлә һәм мәкер белән эш итте,
Явыз ниятләрен тагын да көчәйтте, 
һәммәсен дә бозык юлга тарта имди.

«Бу ялганчы угъланны сез үтерегез,
 Юравын ул ялган төшнең бетерегез,
 Җәзагызны җиренә тиз җиткерегез»,
 Иблис шундый бозык чара кылды имди.

Агалары бу сүздән соң котырынды, 
Ачулары бар нәрсәдән өстен булды,
Йосыф хәлнең ниндилеген аңлап алды.
Татлы җаннан тәмам өмет өзде имди.

Йосыф әйтте: «Сез миңа үч тоттыгызмы,
Мәлгунь Иблис коткысына ойдыгызмы,
Минем татлы җанымнан сез туйдыгызмы, 
Кардәшлекне кистегезме миннән имди?

Шундый икән ниятегез үтерегез, 
Тулган ай күк бу йөземне сулдырыгыз, 
Атабызга хәлне ничек белдерерсез? 
Сорау бирсә, аңа җавап кирәк имди.

Исраилне хәсрәттә сез калдырырсыз.
Үчлек белән аның бәгърен көйдерерсез!
Әй, кардәшләр, күрмисезме тәңрене сез?  
Мондый эшне ул һич лаек күрми имди.

Хәлем мөшкел, тән яралы, күңлем зарлы, 
Мин мәзлумны газап-михнәт чолгап алды;
Аһ, кызганыч, атам Йагъкуб мәхрүм калды,
Моннан ары мине кайда күрер имди?

Үзем ситдикъ, атам Йагъкуб, бабам Исхак,
Кардәшләрем җәфасыннан мин калдым такъ, 
Атабызның ләгънәтенә булдылар тап,
һәммәсе дә касд кылалар миңа имди!»

Мондый сүзгә, Шәмгун тәмам ачуланды, 
Пычак тотып янына ук аның барды, 
Үтермәкче булып, Йосыфка ташланды,  
Моны күреп, Йосыф, каһ-каһ көлде имди.

Шәмгун әйтте: «Әй, Йосыф, син нидән көлдең, 
Үткен пычак күрүгәме син шат булдың?
Әле генә егълап аһ-зар кыла идең,
Бу көлүнең серен безгә аңлат имди».

Йосыф әйтте: «Өлкәннәрем, шуңа көлдем:
Өйдә чакта мин башкача уйлый идем,
Тәңре миңа язган хәлне инде белдем,  
Кол уйлаган Аңа тугры килми имди.

Мин уйладым: оранлы ун туганым бар,
Унысы да асыл затлар, баһадирлар,
Минем янда булганда шул арсланнар,
Нинди дошман миңа кулын сузсын имди?

Аһ, миңа иң каты дошман сез булдыгыз,
Миңа нахак авыр җәза сез кылдыгыз, 
Нинди гаеп инде миндә сез таптыгыз?
Бу гыйбрәтле хәлне аңлау кирәк имди.

Өйдә тагын шундый уйга килгән идем,
Сезнең хакта ул чак шиккә калган идем.
Аннан кайтып, ул шигемне куган идем: 
«Кардәшләрем кайчан тияр?» – диеп имди.

Хәзер минем бу уйларым килде раска,
Җаным әрни бөтен тәнем яра баскан; 
Мондый гамәл лаек түгел изге затка,  
Мондый эшне эшләмәү яхшырак имди.

Сезнеңчә бу эш мәслихәт дип табылса,
Мине үтреп, морад хасил була алса,
Бу тәнемдә әгәр йөз мең җаным булса,
һәммәсен дә сезгә фида кылам имди».

Бу сүзләрдән Йәһүдәнең җаны көйде,
Бәгъренә ут капты, аяу хисе килде,
Яман эштән күңле кайтып, тәүбә кылды:
«Үтермәгез сез Йосыфны!» – дия имди.

Чын кардәшлек мәрхәмәтен ул күрсәтте,
Сузылып ул Йосыфның кулыннан тотты,
Итәк белән каплап, аны сыендырды,
Кардәшләре ачуыннан саклап имди.

Мескен Йосыф Йәһүдәдән шәфкать күрде,  
Тәңре аны шулай яклаучы иттерде. 
Тугыз кардәше Йосыфка кул күтәрде, 
Йәһүдәне, үпкәләп, әрлиләр имди:

«Йа, Йәһүдә, ник тотмадың сүзне безнең, 
Ни сәбәптән антыбызны болай боздың,
 Йосыфны кызганып, шәфкать кулын суздың,
 Вафасызлык күрсәттең ник?» – диләр имди.

Йәһүдә әйтте: «Мондый эш дөрес булмас, 
Карендәш үз карендәшен һич үтермәс, 
Моны эшләүчеләр Хактан рәхим күрмәс, 
Иң яхшысы тәүбә кылып, дүнү имди.

Тәңребездән куркыйк, яман эшне кылмыйк, 
Ахирәттә гөнаһлылар булып калмыйк,
Оҗмах биреп, тәмугъ утын сатып алмыйк,  
Ул тәмугъта мәңге калып янмыйк имди.

Ошбу эшне, кардәшләрем, ник кыласыз?
Атабызның ләгънәтенә тап буласыз, 
Шиксез, тәңре рәхмәтеннән айрыласыз,  
Тәүбә кылып, Хактан гафу сорыйк имди.

Аның олы бабасы бит мәшһүр Хәлил, 
Ут эченә атты аны Нәмруд җаһил,
Уттан саклап калды аны тәңре-җәлил,  
Хәлилгә ул утны бакча итте имди.

Аннан соңра бөек Хактан вәхи иңде,
Ибраһимга тәңребез: «Йа Хәлил,  диде,  
Минем өчен угълың корбан кыл син инде»,
«Сөеклеңне»,  дигән тавыш килде имди.

Исмәгыйльгә пычак зыян кылалмады,
Ибраһимга ут шулай ук кагылмады,
Хак алдында Йагъкуб һич гөнаһ кылмады,  
Куркыгыз ул тәңребездән сез дә имди!»

Йәһүдәнең сүзен алар тыңламыйлар,
Тәүбә-тәүфыйкъ юлына һич борылмыйлар,
Ахирәтнең газабыннан курыкмыйлар,  
һәммәсе дә Йосыфка касд кыла имди.

Йәһүдә аларга тәэсир кылалмады,
Үгет сүзе белән киртә куялмады,
Кулларыннан Йосыфны йола алмады,
Чарасыздан бүтән бер юл эзли имди.

Шуннан әйтте: «Йосыфны сез үтермәгез,
Кардәш канын өстегезгә күтәрмәгез, 
һич булмаса, бер коега төшерегез,
Ул йә үләр, йә еракка китәр имди».

Бу фикерне алар бар да мәгъкуль күрде, 
һәммәсе дә бу чарага риза булды, 
Бу киңәшне барысы да кабул кылды,
Йосыф моны ишетеп ялвара имди.

II фасыл. Йосыф коесының сыйфатлары

Ул кое бик борынгыдан калган иде,
Монда аны Гъәд кяфер казыган иде,
Төбе тирән, суы бик ачыган иде, 
Аның суын эчми иде һичкем имди.

Тора-бара суы өскә күтәрелгән
Елан-чаян ул коега тулып беткән, 
Хәшәрәтләр җыелганнар төрле төштән, 
Анда күп корт-бөҗәк яши имди.

Ул заманда заһид берәү пәйда булган,
Китапларда Йосыфның ул васфын белгән,
Белгәннәрен кешеләргә сөйләп йөргән,  
Ишеткәннәр моңа хәйран калган имди.

Кайчан заһид бу турыда ачык белде,
Дога кылып, тәңресеннән ул үтенде,
Шул Йосыфны күрергә ул бик теләде,  
Озын гомер аңардан сорады имди.

Гомер буе шундый теләк теләде ул,
Бу теләге ул Заһидның булды кабул,
Насыйп итте Халикъ аңа гомерне мул,
Аның исмен дә «Йәһүдә» диләр имди.

Халикъ аңа вәхи-илһам юнәлдерде,
Шул Гъәд коесына төшеп тор син, диде, 
Йосыф йөзен шул коеда күр син, диде,  
Ул килгәнче шунда көт син, диде имди.

Килеп төште заһид шул Гъәд коесына,
Бертуктаусыз сәҗдә кылды мәүлясына,
Дога кылып, ялварды ул көн-төн аңа,  
Бар теләге шул Йосыфны күрү имди.

Ашаганы һәр көн берәр анар иде,
Бер ягында нурдан кәндил яна иде, 
Шулай яшәп, мең ике йөз яшькә җитте
Ахыр килеп, ул Йосыфны күрде имди.

Алар Йосыфның биленә бау тактылар,
Миһербанлык хисләрен утка яктылар, 
Шул коега төшерергә касд кылдылар,
Ул ялварса, ачулана бар да имди.

Йосыф әйтте: «һич язык эш кылганым юк, 
Беркайчан да начар төш тә күргәнем юк, 
Шулай ук оятлы бер эш кылганым юк»,  
Мескен Йосыф шулай дип ялвара имди.

Алар Йосыфның зарына бакмадылар,
Ялваруын игътибарга алмадылар. 
Йәһүдәнең киңәшен дә тотмадылар,  
һәммәсенең ачулары артты имди.

Йосыфны алар өстерәп китерделәр,
Гъәд коесының янына җиткерделәр,
Күздән аккан канлы яшен дә күрделәр,  
Тик аларның моңа исе китми имди.

Йосыф әйтте: «Миңа мондый эш кылмагыз,
Шәйтан юлдан яздыра, сез ышанмагыз,
Киемсез һәм шыр ялангач калдырмагыз,
Ата хакын, кардәш миһрен саклап имди.

Үлсәм, – диде Йосыф,  миңа кәфен кирәк, 
Инде миңа кәфен булсын шушы күлмәк», М 
Булып алар суык күңел, каты йөрәк, 
Шул күлмәген салдырдылар аның имди.

Алар әйтте: «Бу сүзләрне безгә әйтмә,
Бездән шәфкать күрсәтүне өмет итмә,
Кояш, ай һәм унбер йолдызга син әйт тә, 
Әнә шулар ярдәм итсен!»  диләр имди.

Аннан биленә бау бәйләп китерделәр,
Йосыфны шул тар коега төшерделәр,
Шәфкать итми, йөзне читкә чөерделәр,  
Урак белән берсе бауны кисте имди.

Йосыф әйтте: «Йа иляһым, Бөек Хуҗам,
Бичаралар өмете, рәхимле Аллам,
һич өметем калмады бу туганнардан,
Миңа ярдәм Үзең күрсәт!» – диде имди.

Бу сүзләрдән кардәшләре егълаштылар, 
Җыелышып аһлап, Хакка ялвардылар.
Мөнәҗәтләр әйтеп, аннан сорадылар: 
«Йа иляһи, ярдәм синнән!» – диләр имди.

Бичаралар ярдәмчесе тәңре-рәхман
Фазлы белән Җәбраилгә кылды фәрман:
«Йа Җәбраил, Йосыфка бир куәт-дәрман,
Пәйгамбәрлек сөенечен җиткер имди!»

Фәрештәләр тависы ул – мөхбир хәзрәт,
Тәңре аңа бүләк иткән шундый кодрәт, 
Җитте Йосыф янына ул шул ук сәгать, 
Йосыф суга җиткәнче ул тотты имди.

Ул Җәбраил әйтте: «Тугры Йосыф,
миңа Хуҗам кушты мактау-сәлам җиткерергә,
Сөенчем шул: пәйгамбәрлек бирде сиңа, 
Пәйгамбәрлегең мөбарәк булсын имди!»

Йосыф янына Җәбраил килү белән,
Аның Җәбраил икәнен белү белән, 
Хакның мактау һәм сәламен алу белән,
Боек күнле шатлык белән тулды имди.

Ул коеның төбендә бер таш бар иде,
Ташны шундук Җәбраил өскә күтәрде,
Таш, батмыйча, су өстендә калкып торды.
Йосыф шул таш өстенә утырды имди.

Йосыфка таш ефәктән дә йомшак булды,
Хак тәгалә аңа шундый шәфкать кылды. 
Кое эче Йосыф нуры белән тулды,— 
Нур коедан тышка балкып чыкты имди.

Җәбраилгә Хактан янә әмер булды,
Ул шунда ук оҗмах таба сәфәр кылды, 
Оҗмахтан ул азык, кием алып килде,  
Кием киеп, Йосыф ризык ашый имди.

Хөллә киде, ашап-эчте, шөкер кылды,
Йөзе йөз мең төрле нурлар белән тулды,
Җәбраилнең нуры шул нурга кушылды,  
Нур, сызылып, җирдән күккә ашты имди.

Шунда Заһид утырган урныннан торды,
Йосыф йөзен ул үз күзе белән күрде,
Бик күп еллар көткән морад хасил булды,  
Күрешеп ул, Хакка шөкер кылды имди.

Заһид әйтте: «Әйа Йосыф, син кайгырма,
Кардәшләрдән күңелеңне син аерма,
Ал арга син явыз дога кыла күрмә». 
Йосыф әйтте: «Үз хәлеңне сөйлә имди!»

Заһид әйтте: «Китапта мин васфың күрдем,
Күрү белән мин йөзеңә гашыйк булдым,
Мең ике йөз ел буе гыйбадәт кылдым,
Бу морадым бүген хасил булды имди».

Йосыфка ул Заһид бик күп үгет бирде,
Йосыф аның үгетләрен кабул күрде,
Шул вакытта ул Заһидка әҗәл килде, 
Йосыф моннан зур хәсрәткә төште имди.

Җәбраилгә бөек тәңре әмер бирде: 
«Бар Йосыфның янына син тагын, – диде,  
Үгетлә һәм сәламемне җиткер,  диде,  
Күңеленнән гамь-кайгысын юсын имди.

Коедан ул чыгарылгач, сатылачак,
Төрле гаеп-ялаларга тап булачак,
Аннан соңра зинданга ул ябылачак,  
һәммәсен дә үзем шулай итәм имди.

Аннан соңра бәлаләрдән котылдырам
һәм атасы белән аны кавыштырам,
Дәүләтен һәм мөлкәт-милкен дә арттырам,  
Таҗ, тәхет һәм падишаһлык бирәм имди.

Көнләүчеләр аңа хезмәт кылачаклар, 
Хур булачак һәм оятка калачаклар,
Үкенәчәк һәм хәсрәткә талачаклар,  
Йосыф шатлык табар, алар егълар имди.

Җәбраил Йосыф янына йәнә килде,
Бу хәлне һәм Хак сәламен ирештерде,
Хәлне аңлап, Йосыф рәхмәтләр белдерде,
Казаларга ризалыгын әйтте имди.

III фасыл. Йосыф яныннан агаларының кайтуы

Кардәшләре китте соңра өйгә кайтып,
Бер бәрәнне бугазлады берсе, тотып;
Күлмәгенә шул бәрәннең канын сөртеп,
һәммәсе дә егълап-егълап бара имди.

Юл буенда зур бер агач тора иде,
Йагъкуб агач төбендә утыра иде,
Шунда күктән аңарга бер аваз килде,
Тыңлап бакса, аваз: «Җитмеш»,  диде имди.

Йагъкуб әйтте: «Аһ, бу җитмеш көнме икән,
Аһ, кызганыч, әллә җитмеш аймы икән, 
Йә булмаса, әллә җитмеш елмы икән 
Йосыфымның кичегүе?» дияр имди.

Йагъкуб шушы тавыш килгән якка карый,
Йосыфтан айрылу уты бәгърен талый,
Мескен Йагъкуб юлдан бер дә күзен алмый 
Күренмәсме Йосыфым дип карый имди.

Моңаеп ул, егълый-егълый, өйгә керде, 
Улларына карата зур шиккә килде, 
Йосыфка касд кылганнарын ачык белде,  
Намазын да егълый-егълый укый имди.

Угъланнары егъларга дип сүз куйдылар,
Якынлашкач өйгә, бик нык аһ ордылар: 
«Аһ, кызганыч Йосыф!» диеп егъладылар,
 «Аһ, Йосыфны алдырдык бит!» – диләр имди.

Йагъкуб йәстү намазыны укый иде,
Угъланнары егълап өйгә якын килде,
Колагына егълаулары ишетелде,  
Ул, ашыгып, каршыларга чыкты имди.

Аны күргәч, бигрәк тә нык аһ ордылар,
Күлмәкләрен ертып, чәчләр йолкыдылар,
Йосыф өчен барсы да аһ-зар кылдылар:
«Аһ, Йосыфны алдырдык шул!» – диләр имди.

Йагъкубның моны ишеткәч гакълы шашты,
Бер кычкырып, җиргә һушсыз авып төште,
Моны күреп, угъланнары кайгырышты:
«Аһ, үкенеч, хата кылдык!» диләр имди.

Ун көндә өч йөз алтмыш кат һушын җуйгач,
Бер югалтып аңын, тагын аңга килгәч, 
Угъланнары аны шундый хәлдә күргәч:
«Атабызны үтердек бит!» – диләр имди.

Үтеп китте ул төн, йәнә иртә булды,
Мескен Йагъкуб шунда гына аңга килде,
Угъланнарын чакырып, ул сорау бирде:
«Кайда минем Йосыфым?» – дип сорый имди.

Алар егълап, җавап бирде болай диеп:
«Барыбыз да без берәр ук аткан идек, 
Шул укларны алырга дип киткән идек,
Әйбер саклап калган иде Йосыф имди.

Без килгәнче кире, аңа каза килгән, 
Ул җирдә бер явыз бүре йөри икән,
Ул бүре Йосыфка шунда һөҗүм иткән,  
Шул ашаган Йосыфыңны», – диләр имди.

Йагъкуб әйтте: «Әгәр шулай булган булса,
Бүре аны ашап, һәлак кылган булса,
Әгъзасыннан берәр нәрсә калган булса. 
Китерегез табып шуны миңа имди!

Мин кәфенләп аны гүргә салыр идем,
Өстенә бер матур бина кылыр идем,
Үзем Йосыфка яр булып калыр идем, 
Узар иде бөтен гомрем шунда имди».

Алар әйтте: «Йа атабыз, күп карадык,
Уныбыз да эзләп кайларга бармадык,
Әгъзасыннан бер нәрсә дә табалмадык, 
һәммәсен дә бүре ашап киткән имди».

Аңга килгәч, күлмәкне ул кулга алды,
Үбә-коча, егълый-егълый күзен салды,
Күлмәгендә ертылган җир табылмады,  
«Нинди шәфкатьле бүре бу?» дия имди.

«Канын эчеп, итен тәмам ашый алгач,
Йосыфымнан мине шулай мәхрүм кылгач,
Бу күлмәкнең бер җире дә ертылмагач, 
Монда берәр хикмәт бардыр», – дия имди.

Йагъкуб әйтте: «Ачыкланды морадыгыз, 
Йосыфымны миннән нигә соравыгыз,
Алып китеп, шунда һәлак кылганыгыз,  
Сезнең болай егълавыгыз ялган имди.

Барыгыз, ул бүрене эзләп табыгыз,
Тотып аны, шушында алып кайтыгыз,
Карышмагыз бу сүземә һичберегез  
Бүредән бу хәлне сорап карыйк имди.

Югыйсә мин зарый егълап, сәҗдә кылам. 
Сезгә каты җәза бирер Олуг Ходам,
Куркыгыз сез мазлумнарның догасыннан, 
Кабул итә ул барлык доганы имди!»

Моны ишеткәч, алар чыгып киттеләр,
Гөнаһсыз бер бүрене барып тоттылар,
Аны Йагъкуб янына алып кайттылар:
«Аны ашаган бүре бу!» – диләр имди.

Мескен Йагъкуб ул бүрене шунда күрде,
Хәсрәт белән янына ук аның килде:
«Ник ашадың Йосыфымны минем? – диде,
– Ни өчен? Әйт, яшермичә, миңа имди.

Әйа бүре, ник ашадың, әйтче, нигә,
Ничек калды күлмәк болай бөтен көйгә?
Ник Халикътан курыкмыйча, мин нәбигә 
Хәсрәт салып, болай мәхрүм иттең имди?»

Хактан шунда бу бүрегә әмер килде:
«Исраилгә сөйләп бир син хәлне», – диде,
Телгә килеп, бүре хәлне сөйләп бирде, 
Әдәп саклап кына сүзен сөйли имди.

Бүре әйтте: «Валлаһ, Йосыфны күрмәдем,
Аның кайда икәнлеген дә белмәдем,
Алла шаһит, ул тирәдә һич йөрмәдем — 
Мин гөнаһсыз, ышаныгыз миңа имди.

Син үзең дә пәйгамбәр, Хак рәсүлесең, 
Хак җибәргән илчеләрнең син бересең,
Тәңре сиңа белдерер һәм син белерсең:
Пәйгамбәрләр ите безгә хәрам имди.

Теләсәң син боерык бир, барып килим,
Ул яктагы бүреләрне җыйып килим, 
Синең янга һәммәсен дә алып килим,
Синең алда таныклык бирсеннәр имди.

Ул бүреләр дә Йосыфны күрмәделәр,
Алла сакласын, аңа касд кылмадылар, 
Синең алда да оятлы булмадылар,  
Пәйгамбәрләр ите безгә хәрам имди!

Мин үзем Мисырдан яңа гына килдем,
Бер балам бар иде, монда шуны җуйдым, 
Унҗиде көн инде берни ашамадым, 
Хәсрәтемнән ризык каба алмыйм имди.

Гаҗиз итеп, мине бер тауда тоттылар,
Авызыма минем алар кан сөрттеләр,
Көчләп мине синең янга китерделәр, 
Гөнаһсызмын, син ачык бел моны имди!»

Бүре сүзе хак икәнен Йагъкуб белде, 
Аңарга үз кулы белән ризык бирде.
«Бу казаны бирде миңа тәңре», – диде 
Дога кылып, бүрене җибәрде имди.

Йагъкуб әйтте: «Бу казалар тәңредәндер,
Сабырсызлык бөекләрне түбән кылыр,
Мин итәрмен бу хәлемдә күркәм сабыр,  
Сабыр белән морад хасил була имди».

Йәһүдә ул кырга һәр көн йөри иде,
Ул коега барып һәр көн карый иде,
Йосыфның ул хәлен анда сорый иде,  
Сөйли иде үз хәлләрен аңа имди.

IV фасыл. Дәгыйр улы Маликнең төш күргәне

Мисырда бер бик бай сәүдәгәр бар иде,
Аны Малик ибне Дәгыйр диләр иде, 
Дәгыйр угълы Малик гаҗәп бер төш күрде, 
Юраучыдан төш мәгънәсен сорый имди.

Малик әйтте: «Бу төнне мин бер төш күрдем,
Ул төшемдә мин Кәнгъәнгә бара идем,
Гъәд коесы тирәсендә тора идем, 
Кояш күктән җиргә иңеп бара имди.

Кояшның иңгәнен тордым ачык күреп, 
Ул якамнан чыкты, куеныма кереп,
Энҗе-мәрҗән яуды җиргә яңгыр кебек,  
Мин аларны итәгемә җыйдым имди.

Аларны мин бик сөенеп җыеп алдым,
Җыеп алып, сандыгыма салып куйдым,
һич гөмансыз менә шундый төш мин күрдем,-
Йа юраучы, миңа шуны юра имди».

Төш юраучы әйтте: «Утыр, кил яныма, 
Керешим мин бу төшеңне юравыма,
Ике кызыл алтының куй бу ягыма,  
Бу юравым бик мөбарәк булыр имди».

Аннан әйтте: «Мондый төш син күргән булсаң,
Бу төшеңдә ул урынга килгән булсаң,
Гъәд коесы тирәсендә йөргән булсаң,  
Бер асыл зат кол кулыңа керер имди.

Ул колны бик очсыз сатып алачаксың, 
Аны сатып, бик күп байлык табачаксың, 
Дәүләт һәм мөлкәт иясе булачаксың,  
Сине алда бик күп рәхәт көтә имди.

Шулай итеп син олуглык казанасың һәм 
Халикъның берлегенә инанасың,
Көферлекнең михнәтеннән котыласың,  
Дөнья-ахирәт дәүләте күрнә имди».

Бу сүздән соң Малик Дәгыйр сәфәр чыкты,
Әйткән Кәнгъән иленә ул килеп җитте,
Гъәд коесы тирәсендә йөк бушатты,  
Төштә күргән җирне анда эзли имди.

Ул боерык бирде коллар таралдылар, 
Коеның бар тирә-ягын карадылар.
Эзләмәгән бер җир дә калдырмадылар,
Малик тавыш килмәсме дип тыңлый имди.

Шул вакытта әллә кайдан тавыш килде,
Маликка бу тавыш ачык ишетелде: 
«Нәкъ илле ел вакыт калды сиңа инде 
Ул угъланны алырыңа», – дия имди.

«Һич ким түгел, нәкъ илле ел китеп тор син,
 Аннан соңра бу җирләрдә тагын бул син,
 Ул угъланны аз бәһагә сатып ал син,
 Соңра аны зур бәһагә син сат имди».

Малик Дәгыйр моннан кире кайтып китте,
Аннан соңра нәкъ илле ел вакыт үтте, 
Дәгыйр угълы бу җирләргә тагын килде, 
Бик шатланып: «Вәгъдә җитте!» – дия имди.

Бу коега фәрештәләр килгән икән,
Алар шунда кошка әверелгән икән,
һәммәсе дә Йосыфка иш булган икән, 
Коедан шул кошлар очып чыга имди.

Малик Дәгыйр ул кошларны ачык күрде, 
Фәрештәләр икәнлекне ул белмәде. 
(Бу вакытта Малик әле кяфер иде),  
Угын алып, кош атарга килде имди.

Якын килде, тик ул кошлар тиз юк булды,
Моны күреп, Малик Дәгыйр хәйран калды,
Коедан нур балкыганын күреп алды, 
Мондый хәлне күреп, һушын җуйды имди.

Шул ук сәгать һушына кире килде,
Сизенде ул, аңсыз түгел, зирәк иде,
Колларының икесенә әмер бирде:
«Шул коедан су алыгыз!»—дияр имди.

Бәшир һәм Бәшра шундук чиләк алдылар
һәм тиз генә шул коега юнәлделәр,
Чиләккә бау бәйләп, төпкә төшерделәр,  
Йосыф исә моны күреп торды имди.

Ул чиләкне алар суга батырганда,
Айкап-тулгап, чиләккә су тутырганда,
Җәбраилне җибәрде Хак тагын анда,  
Ул котылу шатлыгын җиткерде имди.

«Әйа Йосыф, син көзгегә бактың бер көн,
Бик масайдың, ул көзгедә күреп күркең;
«Мин сатылыр кол булсам, ул вакытта кем 
Минем бәһамне җиткерер?» – дидең имди».

Йосыф әйтте: «Әйе, шулай баккан идем,
Күркем күреп көзгедә, мин әйткән идем:
«Мин сатылыр бер кол булсам, ул чак минем 
Чын бәһамне кем җиткерер?» – дидем имди».

Ул Җәбраил әйтте: «Йосыф, инде тор син, 
Тотын да бу бауга, моннан чык хәзер син, 
Ни бәһагә сатылырсың, үзең күр син, 
Сатып алучылар анда әзер имди...»

Бәшир, Бәшра тартты бауны икәү өскә,
Тотынып шул бауга Йосыф чыкты тышка,
Кем карыша алыр тәңре язган эшкә,  
Бер чара юк, аның хөкеме була имди.

Йосыф чыкты әлеге Гъәд коесыннан,
Йөзе нурдай балкый нәкъ тулган ай сыман, 
Малик, күреп, язмый калды чак һушыннан:
«Нинди шатлык, бу – шул угълан!» – диде имди.

Бу турыда сөйләшергә туры килсә,
Колларына әйтә иде ул һәмишә: 
«Ул угъланны кайсыгыз иң элек күрсә,
Азат итеп, шуңа кызым бирәм имди...»

Сөенчене иң беренче Бәшир алды,
Малик Дәгыйр бик сөенеп каршы барды, 
Тотып Йосыфны кулыннан, шундук аны 
Куышына илтеп, яшьреп куйды имди.

Бу чак Йосыф кардәшләре тауда иде,
Ул тирәдә кәрван барын бар да күрде, 
Бик ашыгып, кабаланып, йөгереп килде,  
Тик Йосыфны тапмадылар анда имди.

Кайчан алар юк икәнен аның белде, 
Ул кәрванны алка булып чолгап алды:
«Бер колыбыз бездән качып киткән иде, 
Шиксез, аны сез алгансыз!»  диләр имди.

Рауил әйтте: «Бирмәсәгез миннәт белән, 
Каты итеп оран салам куәт белән,
һәлак булыр һәммәгез дә михнәт белән,  
Тавышымнан кеше җанын бирә имди!»

Саклык кылды Малик акыллы ир иде, 
Кардәшләренә Йосыфны шундук бирде,
Алар шундый бер чара мәслихәт күрде:
«Кол дип, аңа сатыйк әйдә»,  диләр имди.

Бу чараны алар болай эшләделәр:
Йосыфка гыйбри телендә сөйләделәр,
«Үтерәбез юкса,  диеп өркеттеләр, 
Кол дип сатыйк, шуңа буйсын»,  диләр имди.

Малик Дәгыйрь зирәк иде, хәлне белде,
Күңеленә яшерен бер шатлык тулды,  
Алар сатарга, Малик алырга булды,— 
Моны белгәч Йосыф үксеп егълый имди.

Йосыф әйтте: «Шулай мине сатасызмы,
Хәсрәт-горбәт мәйданына атасызмы, 
Эшегезне ачар дип шик тотасызмы,  
Ант итәм, бу серне ачмам!»  дия имди.

«Мине сатып, кяфер колы иттермәгез,
Исраилгә кайгы-хәсрәт китермәгез,
Горбәт утында бәгъремне көйдермәгез,  
Бабам Хәлил хөрмәтен саклагыз имди!»

Алар әйтте: «Сине инде без жәлләдек, 
Аны: «Бүре ашады»,  диеп алдадык,
 Аңа бик күп авыр сүзләр без сөйләдек,  
Йосыф, син бу үтенечне ташла имди!»

Йәһүдә дә Йосыфны нык үгетләде:
«Бу казаны сиңа тәңре үзе бирде,
Кардәшләрең яман эштән кайтмый, – диде, 
Алар сине үтерәчәк шиксез имди.

Иң яхшысы артыграк күр сатылуны,
 Кардәшләрең фетнәсеннән котылуны, 
Атабыздан хәсрәт белән айрылуны,  
Кавыштыру тәңре өчен җиңел имди».

Алар әйтте: «Сатабыз бу колны сезгә,
Бер шарт белән – сатсаң илтеп ерак җиргә,
Бирерсез сез, күрик, нинди бәһа безгә, 
Без, һичшиксез, сатачакбыз»,  диләр имди.

Малик әйтте: «Колмы ул, сез, аңлатыгыз,
Ни сәбәптән сатарга сез уйладыгыз,
Гаебе ни, ник качты, туры әйтегез,  
Гакълы, күрке, юкса, сездән артык имди».

«Атабыз ул кече чакта сатып алды, 
Тора-бара безнең белән юлдаш булды, 
Тора-бара бу угъланчык явызланды,  
Качып китеп, бу коега кергән имди».

Малик әйтте: «Барлык хәлен ачыклагыз,
Ничә төрле гаебе бар, таныклагыз, 
Хата сөйләп бернинди шик калдырмагыз, 
Сату-алу шарты дөрес булсын имди».

Алар әйтте: «һичбер шиксез бу чын колдыр, 
Колыбызның нәкъ өч төрле гаибе бардыр:
 Качучыдыр, урлаучыдыр, ялганчыдыр,
Шул өч төрле гаибе белән син ал имди».

Малик әйтте: «Сүзегезне аңладым мин,
Хакыйкатьтә аны сатып аламын мин,
Гаибе белән аны кабул кыламын мин,  
Бәһасе ни, сез әйтегез шуны имди.

Ләкин минем кулымда һич алтыным юк,
Төрле-төрле комачым һәм атласым күп,
Бар берничә ярмак, ләкин кыйммәте юк,  
Ничек сәүдә кылырбыз соң?» дия имди.

Йосыф әйтте: «Аһ, мондый эш булмасачы, 
Кардәшләрем аз бәһагә сатмасачы, 
Алучы зур бәһа бирә алмасачы  
Мин бичара кол булмасам ярар имди!»

Болар әйтте: «Без болай эш кылалмыйбыз,
Кулыбызга комач-атлас алалмыйбыз,
Мондый сәүдә белән риза булалмыйбыз,  
Күпме ярмак булса, шуны син бир имди».

Малик әйтте: «Нәкъ унсигез ярмакым бар,
Чынын әйтәм, алтыным юк, комачым бар,
Шул ярмакка сез булсагыз риза әгәр,
Калганын бүләк итегез миңа имди».

Алар әйтте: «Унсигез ярмакны алдык,
Синең белән бу сәүдәне тәмам кылдык, 
һәммәбез дә бу сатуга риза булдык,  
Җитмәгәнен бүләк иттек сиңа имди».

Малик Дәгыйр ул Йосыфка шунда әйтте: 
«Болар сине колыбыз дип миңа сатты.
Болай эшләү дөресме һәм бу сүз хакмы? 
Чын дөресен ачык итеп син әйт имди».

Алар әйтте: «Коллыгыңа риза бул син,
Кол икәнең телең белән икърар кыл син,
Түгел дисәң, үтерәбез, ачык бел син!»
Алар болай дип гыйбричә әйтте имди.

Йосыф мескен бу янаудан куркып калды,
Куркуыннан коллыгына риза булды:
«Мин – кол», – диде, күзләреннән яшь агылды,
Эчтән: «Алла колы» диеп уйлап имди.

Алар әйтте: «Йа Малик, бу сүзгә инан,
Кол икәнлегенә аның тотма гөман,
Бау-богавын чишә күрмә аягыннан, 
Мисыргача гел богауда барсын имди.

Ялганчыдыр, сүзенә һич ышанма син,
Аяп аны, миһербанлык һич кылма син,
Беркайчан яхшы сүз әйтмә аңарга син,  
Ашарга бир тик арпа икмәге имди».

Малик әйтте: «Сүзегезгә мин ышандым,
Риза булдым, колыгызны сатып алдым
һәм өч төрле гаибе белән кабул кылдым, 
Бу сәүдәгә бер язу да кирәк имди».

Алар бар да бу сүзләрне мәгъкуль күрде,
Шундый язуны бирергә риза булды,
һәммәсе бу яман эшкә тугъры калды,  
Бу килешүне язарга әзер имди.

Килешүне үз кулыннан Шәмгун язды,
Шуны язып, рәхим-шәфкать җебен өзде. 
Йосыфтан йөзен дүндерде, күңле бизде, 
Пәйгамбәрне шулай кол дип сата имди.

Алар әйтте: «Бу сәүдәгә разый булдык, 
Колыбызны сатуны без мәгъкуль күрдек, 
Уныбыз да разый булып, бөти яздык,  
Колыбызны тапшырабыз сиңа имди».

Моны күреп, Йосыф кан-яшь белән егълый, 
Эчтә хәсрәт уты яна, бәгъре сызлый,
Егълый-егълый Маликтән ул рөхсәт сорый:
«Рөхсәт бир, мин яннарына барыйм имди.

Рөхсәт бирсәң, яннарына барыр идем, 
Бер туйганчы карап, күреп калыр идем,
Языгымны кичерүне сорар идем, 
Бәхилләшеп аерылыйк»,  дия имди.

Моны ишеткәч, Маликнең җаны көйде,
Йосыфтан да битәр әрнеп егълый иде, 
Йосыфның бу теләгенә гаҗәпләнде, 
Мондый хәлгә тәмам таңга калды имди.

Малик аңа шул чак болай диеп әйтте: 
«Күрмисеңме, алар бит сине нишләтте?
Икенчедән шундый аз бәһагә сатты,  
Барма, алар сөйми сине», – диде имди.

«Сатты алар сине, Йосыф, бик арзанга, 
Омтылдылар алар синнән айрылырга, 
Лаек түгел алар синең баруыңа,
Син хөрмәткә лаек бездән артык имди».

Бик аз тора кыйммәте ярмакның бу чак, 
Тора һәрбер алтын мең дә дүрт йөз ярмак, 
Алды алар сине сатып шундый аз хак,
 Аның хәлен ул шулай аңлата имди.

Йосыф аңа егълый-егълый җавап бирде: 
«Алар моны шулай кирәк диеп белде, 
Теләкләре, морадлары шундый иде,  
һәркем үзенә лаекны эшли имди».

Малик шул вакыт Йосыфка рөхсәт бирдер 
Йосыф хәсрәтләнеп яннарына килде,  
Ун кардәше аягүрә тора иде, 
һәрбересен үбә-коча егълый имди.

«Белдем, – диде, – миннән тәмам туйдыгыз сез, 
Оҗмах биреп, тәмугъ сатып алдыгыз сез, 
Исраилдән мине мәхрүм кылдыгыз сез,  
Кавышулар бигрәк ерак калды имди.

Аһ, хөрмәтле идем, түбән кеше булдым,
Кардәшләрдән шундый зур дошманлык күрдем, 
Нинди хәсрәт, Исраилне мәхрүм кылдым,  
Егълый-егълый ике күзе күрмәс имди.

Моннан соңра тәрбиямне кем кайгыртыр, 
Егълаганда күздән яшемне кем сөртер, 
Кайгырганда иптәшлекне кем күрсәтер,
Минем өстем-башымны кем юар имди?!

Озын чәчем тарый-тарый кем соң үрер,
Мәхрүмлектә кем хәсрәтем сорап белер. 
Ахыр чиктә кем хәсрәтем оныттырыр?
Азат идем, коллыкка мин төштем имди!

Атам мине үз иңенә ала иде, 
Йокым килсә, ястыгыма сала иде, 
Уянсам, алдымда ризык була иде,  
Шул нигъмәттән бу михнәткә төштем имди!

Аһ, кызганыч, ничек коллык кылырмын мин,
Ничек кяфер коллыгында торырмын мин,
Олыларым, сезне кайда күрермен мин?
Айрылырга тәкъдир шулай язды имди.

Бу язмышны тәңредән дип белү кирәк,
Хак хөкменә коллар разый булу кирәк,
Җәзасына ризалыкны бирү кирәк, 
Казасына үземне тапшырам имди».

Мескен Йосыф хәсрәт белән кан-яшь түгә,
Егълый-егълый кардәшләрен коча-үбә,
Бәхилләшеп, дога кыла һәммәсенә, 
Малик Дәгыйр түнә-түнә егълый имди.

Кардәшләре, моны күреп, егълаштылар, 
Хәсрәтләнеп, һәммәсе дә аһлаштылар, 
Зари кылып, егълый-егълый ыңраштылар, 
Эшләренә барсы да үкенә имди.

Алар әйтте: «Сине кире алыр идек, 
Кулың тотып, тәүбәне дә кылыр идек, 
Сатуга да бик үкенгән булыр идек, 
Әмма ләкин гарьләнәбез», – диләр имди.

«Атабызга тагын ялган әйталмыйбыз, 
Сине кире атабызга ил талмыйбыз, 
Бу эштә без һичбер чара кылалмыйбыз,  
Син түз инде бу михнәткә», – диләр имди.

Йосыф әйтте: «Әйткән сүз һич кире килмәс, 
Хак тәкъдире ниндилеген беркем белмәс, 
Кол чарасы аңа каршы тора алмас, 
Фәрманына риза булу кирәк имди.

Белегез сез, бу тәкъдирне тәңрем бирде, 
Атам Йагъкуб мәхрүм калып, михнәт күрде, 
Ибне-Йәмин энем хәсрәт чигәр инде, 
Моннан соң ул мине кайда күрер имди?!»

Кардәшләре ерак китте, Йосыф калды, 
Атасыннан, кардәшләрдән аерылды, 
Агалары болай эшләп, гөнаһ кылды,
Йосыф егълап, һаман артка карый имди.

Йосыфка бер тупас кием кидерделәр. 
Дөягә мендереп, юлга күндерделәр, 
Кулын бәйләп, бик нык итеп беркеттеләр: 
«Качалмасын бавы бушап!» – диләр имди.

Бер «хәбәши» кол бар иде Кылыч атлы, 
Барлык коллар арасында иң гайрәтле, 
Кара йөзле, усаллыкка бик сәләтле, 
Тапшырды Малик Йосыфны шуңа имди.

Шул ук сәгать кәрван моннан күчеп китте, 
Бер каберлек тирәсенә барып җитте, 
Йосыфны бер кабер анда җәлеп итте, 
Ул  анасы Рәхилнең кабере имди.

Йосыф егълап әйтте:«Өмме Рәхил, анам, 
Минем хәлем ниндилеген күр син аннан, 
Бел син шуны: сатты мине барлык агам,  
Азат идем, коллыкка мин төштем имди.

Көнләп миннән, әткәемнән аердылар, 
Аерылу утларында яндырдылар, 
Иңемә горбәт киеме кидерделәр,  
Кул-аягым богау белән бәйле имди.

Кардәшләрем кылды миңа рәнҗү-зәхмәт, 
Кече яшьтән килде миңа шундый михнәт, 
Кодрәт белән кылсын миңа тәңрем шәфкать, 
Өметем зур ходаемнан»,— дия имди.

«Әйа анам, минем хәлне син күр инде, 
Сатып алды колы итеп кяфер мине, 
Бу язмышны ярлыкаучы мәүлям бирде, 
Тик ул миңа тагын шәфкать кылыр имди.

Аһ, аяныч, анам, гүрдә ятасыңмы, 
Шунда ятып, минем хәлне беләсеңме, 
Карап шуннан, бу хәлемне күрәсеңме,  
Аяк-кулым богауланган минем имди?!»

Анасының кабереннән тавыш килде:
«Йа Йосыфым, хәлең нидән болай булды 
Кардәшләрең бу җәфаны нигә кылды,  
Ник сакланмый бу бәлагә төштең имди? 

Бу җәфаны нидән таптың, җаным-угълым, 
Залимнәр алдында нинди гөнаһ кылдың, 
Каберемә ничек мондый хәлдә килдең?  
Җаныма гүр аша яра салдың имди!

Атаң Йагъкубка бу мәгълүм булмадымы, 
Ул алданып, бу хәлеңне белмәдеме, 
Ибне-Иәмин синең белән килмәдеме,  
Бу бәлагә ничек сизми төштең имди?

Синең атаң Йагъкуб нәби, бабаң  
Исхак Олы бабаң карышмады Хакка бер чак, 
Син үзең дә рәхмәтенә Хакның бул тап,  
Өмет өзмә, тиздән шатлык килер имди.

Йа ходаем, үтенечем сиңа мәгълүм, 
Өмет багълый сиңа даим барлык мәзлум, 
Залимнәргә дучар булган минем угълым,  
Кодрәт белән аны үзең коткар имди!»

Ишеткәчтен моны, Йосыф һушсыз калды, 
Тәңре Рәхил үтенечен кабул кылды, 
Бу үтенеч Йосыфка зур ярдәм булды: 
Ул таҗтәхет һәм солтанәт тапты имди.

Кылыч бакты Йосыф күзгә күренмәде, 
Тырышса да, кайдалыгын һич белмәде, 
Үзе генә аны эзләп табалмады,  
Хуҗасына хәлне мәгълүм кылды имди.

Ул кычкырды: «Туктап торсын, хуҗам, кәрван, 
Аһ, аяныч, качып киткән ул кол угълан». 
Кәрван шундук туктап калды,бар да шуннан
Тотындылар Йосыфны эзләргә имди.

Бер шәп атка менеп шундук Кылыч китте, 
Барыннан да элегрәк ул барып җитте, 
Җитү белән Йосыфка ул орды-сукты: 
«Нигә качтың?» дия-дия кыйный имди.

Ул Йосыфны ерактан ук күргән иде, 
Мескен Йосыф, аны күргәч, торган иде, 
Торып егълый-егълый юлга кергән иде, 
Кылыч аны сүгеп, җирдән сөйри имди.

Йосыф әйтте: «Йа илаһым, мин ни кылыйм, 
Бу михнәттән ничек итеп мин котылыйм, 
Бу залимнән ничек итеп азат булыйм?  
Ходавәндә, кодрәт белән коткар имди!»

Шулай дип ул аһлар ора:«Йа, хода, ди, 
Мәрхәмәтең белән мине ярлыка, ди, 
Син белүче, хәлем мәгълүм тик сиңа, ди, 
һәр вакытта сыенам тик сиңа имди.

Олы бабам Ибраһим бит дустың иде, 
Әмереңә һичбер сүзсез башын иде, 
Угълын корбан итәргә ризалык бирде  
Шул сөекле угълын Исмәгыйльне имди.

Ходавәндәм, әгәр хаталанган булсам, 
Әмрең бозып, берәр гөнаһ кылган булсам, 
Атам Иагъкубка хезмәт кылмаган булсам, 
Бик үкенеп, моңа тәүбә кылам имди.

Ходавәндәм, мин гөнаһ кылмаган булсам,
Хата кылып, юлдан тайпылмаган булсам,
Бу җәфага мин хаксыз очраган булсам,
Бу кавемгә бер галәмәт күрсәт имди!»

Шул чак Кылыч ул Йосыфны алып килде, 
Алып килеп, Маликнең кулына бирде; 
Аттан төшеп, Малик бераз каһәрләде,  
Дөягә мендереп, бәйләп куйды имди.

Тәңредән нәкъ шул вакытта фәрман булды: 
Кодрәт белән күккә кара болыт тулды, 
Җилләр исте, карлы-бозлы яңгыр килде,  
Ул бик каты куәт белән яуды имди.

Башларына тисә, башка яра сала, 
Тәннәренә тисә, гарип булып кала, 
һәммәсе дә акырышып, фөрьяд кыла,  
Беркемнән дә мәдәт-ярдәм килми имди.

һәммәсе дә берсен-берсе күрмәс булды, 
Караңгыда һәммәсе дә хәйран калды, 
Күк күкрәде, яшен бик нык яшьнәп торды,  
Моны күреп, Малик бик нык куркты имди.

Малик әйтте: «Безнең хәлләр булды вәйран, 
Йа ходаем, нидән купты мондый туфан? 
Арабызда бардыр җәбер күргән бер җан,—
 Барчабыз да ярлыкавын сорыйк имди.

Бу бит безгә килгән җәза, мәгълүм булсын, 
Җәбер-золым кылган кеше тәүбә кылсын, 
Тәүбә кылып, кылган гөнаһтан арынсын,  
Юкса, һәлак булабыз барчабыз имди.

Берәү бездән җәбер-золым күргән булса, 
Аның зары күккә барып җиткән булса, 
Күк иясе каһәр юнәлдергән булса,  
Тәүбә кылыйк, юкса һәлак булдык имди».

Шул ук сәгать теге Кылыч килеп җитте 
Үзе кылган хатасын ул икърар итте: 
«Мәгълүм булсын, ошбу гөнаһ миннән, – диде, 
Мин кыйнаган идем гыйбри колны имди».

Малик әйтте шул вакытта кара колга: 
«Бар, Йосыфның аягын үп, гафу сора, 
Күңелен тап, җылы сүзләр сөйләп аңа,  
Безнең өчен изге дога кылсын имди!»

Кылыч шундук Йосыфның янына килде, 
Егълый-егълый каршысында зари кылды, 
Хата-гөнаһ кылганына бик үкенде. 
Иелеп Йосыф аягын үпте имди.

Малик Дәгыйр Кылыч белән бергә барды, 
Тезен чүгеп, каршысында кул кушырды, 
Зари кылып, Йосыфка бик нык ялварды: 
«Кичерә күр хатабызны!» – диеп имди.

Йосыфның бу хәлне күргәч миһре килде, 
Шул вакыт ул кул күтәреп дога кылды, 
Бу догасы шундук аның кабул булды: 
Михнәт китеп, кар һәм яңгыр кими имди.

Күп тә үтми карлы-бозлы яңгыр тынды, 
Ява торган яңгыр кинәт яумас булды, 
Бозлар эреп, сулар агып, җиргә сеңде, 
Кояш чыгып, җир йөзе шат булды имди.

Гыйбрәт алып моннан, Малик аттан төште, 
Йосыфның ул богауларын килеп чиште, 
Хуҗа, коллар бар да гафу үтенеште, 
Малик һәркемнән артык ялына имди.

Тупас кием урнына күлмәк кидерде, 
Дөядән төшереп, бер атка мендерде, 
Олугларга, кечекләргә әмер бирде: 
«Кәрванның хуҗасы Йосыф, диде имди!»

«һәммәгез дә Йосыфка сез буйсыныгыз, 
Олы-кече, һәммәгез хезмәт кылыгыз, 
Моннан ары аны башлык дип белегез, 
Аның әмереннән чыкмагыз һичбер имди».

Шул вакыттан Йосыф сүзе булды фәрман, 
Зур дәрәҗә бирде аңа тәңре-рәхман. 
Чыкмады беркем дә аның бойрыгыннан,  
Малик үзе ул кушканны эшли имди.

Торган саен Йосыфның фәһеме артты, 
Була барды сүзе матур, теле татлы, 
Йөзен ачса, бөтен җиһан нурга батты,  
Күргән кеше һич тә күреп туймый имди.

Аннан китеп, бер шәһәргә кәрван керде, 
Ул шәһәрнең әһле бар да кяфер иде, 
Матурлыгын ул Йосыфның бар да күрде,  
Күргән берсе бу хәлгә таң калды имди.

Бар да Йосыфның янына җыйналдылар. 
Күреп Хакның бу сәнгатен таң калдылар. 
Йосыф белән бик күп әңгәмә кылдылар,
Хәл-әхвәлен сораштылар аның имди:

«Әйт, диделәр, сине болай кем бар итте, 
Йөзең болай күркәм итеп кем яратты, 
Кем бу чаклы бизәп сине матурлатты? 
Булыр идек без дә аның колы имди!»

Йосыф әйтте: «Алла мине бар итүче. 
Җирдә, күктә без колларын туйдыручы. 
Бу эшләргә лаек бары аның көче  
Сезне, безне, бар итте, белегез имди!»

Бу сүзләргә һәммәсе дә инандылар, 
Бер аллага һәммәсе дә табындылар, 
Пәйгамбәрлеген Йосыфның таныдылар,  
Чын күңелдән мөэмин булды алар имди.

Аннан китеп, бер гяәһәргә алар керде, 
Шәһәр халкы ул Йосыфның күркен күрде, 
Берсе аңа охшаш сурәт ясап бирде,  
Шул сурәткә табындылар бар да имди.

Аннан кәрван Кодес шәһәренә керде, 
Ул кәрванны бәк төшендә күргән иде, 
Бөтен шәһәр халкына ул әйткән иде: 
«Кәрван килә, каршылагыз чыгып имди!»

Гаскәр җыеп, бәк кәрванга каршы килде, 
«Бу кәрванның бәге кем дип сорау бирде. 
Кәрван әһле бар да аңа болай диде: 
«Кәрваныбыз бәге Малик Дәгыйр имди». 

Кодес бәге бу хәлгә бик гаҗәпләнде: 
«Малик Дәгыйр һәр ел моннан үтә иде,
Быел монда берәр хикмәт бардыр, диде,
Каршыларга, юкса, фәрман булмас имди!»

Хак боерып,ифәрештәләр килгән иде, 
Юлда алар Йосыфка иш булган иде, 
һәрдаим аның янында йөргән иде,  
Телдән-күздән Йосыфны саклыйлар имди.

һәр кешегә дөньяда бер пәри булган, 
Йосыф белән дә шулай бер пәри туган, 
һәркем туса, бер пәри дә туып торган,  
Әгәр үлсә, ул пәри дә үлгән имди.

Фәрештәләр бәккә мондый җавап бирде: 
«Бу  шул, кемне каршыларга әмер килде. 
Каршыларга гаскәр белән син бар инде, 
Син төшендә күргән угълан, бел, шул имди».

Бу угъланны күреп, ул бәк хәйран калды, 
Фәрештәләр әйткәч, хәлне аңлап алды: 
«һәммәгез дә хөрмәтләгез бу угъланны, 
Хөрмәте һәркемнән артык!»—диде имди.

Шул ук сәгать үл кәрван янына килде, 
Хөрмәт белән Йосыфка ул сәлам бирде, 
Әдәб белән Йосыфка ул болай диде: 
«Кем икәнең безгә мәгълүм ит син имди».

Йосыф аңа болай диеп җавап бирде: 
«Төштә син ишеткән кеше шул мин инде, 
Каршыларга аны боерык булган иде,  
Мин, һичшиксез, шул буламын, син бел имди!»

Бу сүзләрне ишетеп, бәк хәйран калды, 
Кунак итеп, үзенә чакырып алды, 
Йосыфны һәм юлдашларын олылады,  
һәммәсенә кадер-хөрмәт кылды имди.

Кодес бәге әйтте: «Миңа ни әйтерсең, 
Миңа нинди үгет-нәсихәт бирерсең. 
Әйа Йосыф, миңа ниләр боерырсың?  
Ни боерсаң, мин үтәргә әзер имди».

Йосыф әйтте: «Әйа мәлик, сүзем тыңла, 
Минем сүзне тотып, кер син тугъры юлга, 
Синдәй бәккә нигә потка табынырга?  
Мөэмин булып, син ул поттан баш тарт имди!»

Ул бәк әйтте: «Бу сүзеңне кабул кылдым, 
Син сөйләгән ул тәңрегә мин буйсындым, 
Инде син хак пәйгамбәр диеп белдем, 
Ләкин әүвәл потханәгә керик имди.

Әгәр ул пот төшеп, шунда телгә килсә, 
Сине күргәч, соравыңа җавап бирсә, 
Хак пәйгамбәр диеп сине таныйм, дисә, 
Мин һичшиксез мөэмин булам»,  диде имди.

Йосыф әйтте: «Мин ризамын, әйдә барыйк, 
Икәү бергә потханәгә кереп карыйк, 
Кереп потның хәл-әхвәлен сораштырыйк,  
Нинди җавап бирер икән, күрик имди».

Алар бергә потханәгә барып керде,
Йосыф кергәч, пот шунда ук аны күрде, 
Хәрәкәткә килеп, аңа сәлам бирде: 
«Хакыйкать, син хак пәйгамбәр!»—диде имди.

Аннан соңра пот Йосыфка сәҗдә кылды, 
Кодес бәге, моны күреп, хәлне белде, 
Берлегенә тәңренең ул бәк инанды,  
Мөэмин булып, билдән зөннәр чиште имди.

Йосыфны ул бәк хөрмәтләп кунак итте, 
Асыл кием, йөгерек ат бүләк итте,
Биленә бер алтын кушак бәйләттерде,  
Аңа төрле кадер-хөрмәт кылды имди.

Алдына ул төрле ашлар әзер кылды, 
Йосыф аштан берәр кисәк кабып куйды, 
Өч йөз туксан кеше ашап-эчеп туйды,  
Аш-су һаман кимемичә калды имди.

Аннан Кодес бәге әйтте ул Маликкә: 
«Бу кол лаек, – диде,  безгә рәислеккә, 
Кол димәгез аны, лаек ул хөрмәткә,  
Гакълы аның бездән бик күп артык имди!»

Малик Дәгыйр шунда бәккә җавап бирде: 
«Әйе, безнең башлыгыбыз Йосыф,  диде,  
Баш булырга Йосыф бездән лаек,  диде,  
Мин Йосыфның колы гына үзем имди».

Кодес бәге Йосыфның катына килде, 
Малик Дәгыйр барып, бәктән рөхсәт алды, 
Бу җирләрдән китәргә ул карар кылды,  
Йосыфны да күндерде ул моңа имди.

Кузгалдылар, кәрван йәнә чыкты юлга, 
Кодес бәге килде шул чак мондый уйга: 
«Угълан, – диде,  кулдан китте, чыгыйк куа, 
Куып җитеп, кулларыннан алыйк имди!»

Унике мең кеше атка атландылар, 
Йосыфны куып тотарга уйладылар. 
Малик әйтте: «Куып җитә безне алар!» 
Йосыф: «Җитсен, һич курыкма!» – дия имди.

Кайчан гаскәр ул кәрванга якынлады, 
Йосыф, туктап: ул гаскәргә тик күз салды, 
Аны күреп, барысы да һушсыз калды,  
һәммәсе дә аттан егълып төште имди.

Унике мең кеше аттан егълып төште, 
һушы китеп, акылыннан бар да шашты, 
Кәрван китте. Шуннан соң нәкъ өч көн үтте, 
Алар һаман шулай һушсыз ятты имди.

Мондый хәлгә кәрван әһле хәйран калды, 
Йосыф күңлен горурлану чолгап алды, 
Ул горурлык мәйданында сәйран кылды: 
«Миңа охшаш беркем дә юк!» – диде имди.

«Тумаган һәм тумас һич тә миндәй кеше, 
Кем караса сиңа, китә аның һушы, 
Бер күрергә мохтаҗ була һәрберсе,  
Йөзем өчен җанын фида кылыр имди».

Шул ук сәгать ул Җәбраил тагын килде, 
Моны аңа Халикъ үзе кушкан иде: 
«Әйа Йосыф, син нинди сүз әйттең,  диде,  
Горурландың, Хак сәнгатен син күр имди!»

Өченче көн бер шәһәргә кәрван керде, 
Шәһәр халкы һәммәсе дә пәри иде, 
Шунда Йосыф пәриләрнең йөзен күрде: 
һәрбересе Йосыфтан да күркәм имди.

Кол уйлаган һәрвакыт ук туры килми, 
Йосыф йөзен ул шәһәрдә һичкем күрми, 
Йөзен күрсә, берсенә дә тәэсир кылмый, 
һәммәсе дә аңардан күркәмрәк имди.

һәрберсенең Йосыфтан да йөзе нурлы, 
Сыннарыннан нурлар балкый төрле-төрле, 
Барсының да гакълы кямил, үзе гарьле, 
Моны күреп, Йосыф хәсрәтләнде имди.

Шунда, Халикъ Йосыфка вәхи күндерде: 
«Әйа Йосыф, кодрәтемне син күр инде, 
Күркең белән бер дә горурланма,  диде,
 Хакыйкатьтә, күрк бирүче мин бит имди».

Кайчан Йосыф мондый хәлне ачык белде, 
Горурланганына шунда бик үкенде, 
Гаҗиз булып, тәңресенә сәҗдә кылды,  
Тәүбә кылып, зари-зари егълый имди.

Аңа тагын тәңресеннән ярдәм килде, 
Тәңре аңа матурлыгын кабат бирде. 
Эчке-тышкы матурлыгын берләштерде: 
«Әйа Йосыф, башың күтәр!» диде имди.

Ул шәһәрдән алар тагын чыгып китте, 
Юл Мисырга бик якын бер җиргә илтте, 
Нил ермагы ярларына килеп җитте,  
Малик Дәгыйр Йосыфка ялвара имди.

Малик әйтте: «Әйа Йосыф, инде йөр син, 
Нил ермагы шушы инде, барып күр син; 
Киңәшем шул: барып шунда суга кер син, 
Тәнендәге тузан-туфрак бетсен имди».

Йосыф Малик әмеренә риза булды, 
Барып, Нилнең ермагына якын килде, 
Кул күтәреп, Халикъка ул дога кылды: 
«Кодрәт белән бер пәрдә бир»,  дия имди.

Йосыф сәүче догасын Хак кабул кылды, 
Шул ук сәгать анда гөмбәз пәйда булды, 
Йосыф гөмбәз эченә кереп, юынды, 
Тәнен һичбер җан иясе күрми имди.

Бу суда бер балык йөзеп йөри иде, 
Шул судагы балыкларга әмер бирде: 
«Тәңребезнең тугъры дусты суга керде,  
Әдәп саклап, карамагыз аңа имди».

Качты шундук ул балыкларның барысы, 
Оясына кереп китте оялысы, 
Күз дә салмады Йосыфка һичкайсысы,  
Бар да аңа зур ихтирам саклый имди.

Теге балык Йосыфның янына килде, 
Аңа үзен күрсәтергә карар кылды: 
Ул балыкның аркасына Йосыф менде,  
Аркасында ул нык басып тора имди.

Балыкның өстендә шулай ул юынды, 
Нуры мең мәртәбә артып балкып торды. 
Шул ук сәгать Җәбраил дә пәйда булды, 
Хак сәламен әйтеп, кием бирде имди.

«Йосыф, – диде,  Хак җибәрде сиңа сәлам, 
һәрчак, – диде,  аның белән бергә булам, 
Ахырында аны олуг патша кылам, 
Ләкин хәзер ул сабырлык кылсын имди».

Йосыфның су коенуы тәмам булгач,
Аруланып, чыгарга ул карар кылгач,
Киенгәч һәм күңеленә шатлык тулгач,
Балык килеп, үтенечен әйтә имди.

Әйтте шунда Йосыфка ул башлык балык: 
«Бирде миңа кодрәтле Хак бик зур байлык, 
Кодрәт белән бирде миңа падишаһлык,  
Солтаны мин барлык балыкларның имди.

Балыкларның солтанымын, дәүләтемен, 
Бер балага мохтаҗмын мин ләкин бүген, 
Шуңа күрә, әйа Йосыф, хәсрәтлемен,  
Минем өчен бүген дога син кыл имди.

Хак алдында синең догаң кабул булыр, 
Кодрәт белән миңа бер угыл булдырыр, 
Миннән соң ул бала миңа дога кылыр,  
Үзем үлгәннең соңында», диде имди.

Йосыф шунда кул күтәреп дога кылды, 
Ул догасы Хак алдында кабул булды, 
Ул балыкның соңра ике угълы туды,  
Алар да дәүләт иясе булды имди.

Икесе дә кәрамәтле булып туды, 
Берәве Йунысны йоткан балык булды, 
Берәве бер йөзек тапкан балык булды, 
Ул Сөләйман пәйгамбәр йөзеге имди.

Йосыф солтан балык белән саубуллашты, 
Икесе дә рәхмәт әйтеп, айрылышты. 
Балык шунда, бәхилләшеп, суга чумды,  
Йосыф Маликның янына китте имди.

Йосыф шул чак елмаеп, шатланып кайтты, 
Нуры аның элеккедән мең кат артты, 
Өстендәге киеме йөзен балкытты, 
Җирдән күккә нур сузылды шул чак имди.

Йосыф кайтып килгәнлеген Малик күрде, 
Колларына каршыларга әмер бирде, 
Сандыктан җитмеш төрле кием китерде 
Йосыф кисен өчен әзер кылып имди.

Малик аны каршыларга үзе барды, 
Иңендәге киеменә күзен салды: 
«Моны сиңа кем кидерде?» дип сорады, 
Аны күреп тәмам таңга калды имди.

Йосыф әйтте: «Бу хөлләне Хуҗам бирде, 
Тәңрем миңа шундый байлык бүләк кылды, 
Күңлем Аның ярдәмендә рәхәт күрде,  
Минем серне тик Ул ачык белә имди».

Малик Дәгыйр ул урыннан күчеп китте, 
Мисырга бик якын җиргә килеп җитте, 
Мисыр халкы шул чак күктән өн ишетте: 
«Мисырга бер бөек шәхес килә имди.

Малик Дәгыйр сараена юл тотыгыз, 
Ул угъланны күрергә сез омтылыгыз. 
Адәмгә һич охшамаган ул, күрегез 
Фәрештәгә якыннан бик охшый имди.

Килүе аның сезнең өчен булыр котлы, 
Гакълы бөтен, аның әйткән сүзе татлы, 
Үзе гарьле, һәм шулай ук хуш холыклы 
Күрергә сез тырышыгыз аны имди!»

Бу сүзләргә мисырлылар сөенделәр, 
һәммәсе дә барырга дип җыендылар, 
Олы-кече, ир һәм хатын җыелдылар, 
һәрбересе каршы чыгып карый имди.

Кәрван белән бик күп атлы гаскәр килде, 
һәммәсе дә алар фәрештәләр иде, 
«Аңа юлдаш булыгыз!» – дип, Хак боерды, 
Йосыф белән алар бергә килде имди.

Алларында Йосыф килә хөллә киеп, 
Тирәсенә якты, матур нурлар сибеп, 
Китерәләр зурлап аны шулай итеп,  
һәммәсеннән ул айрылып тора имди.

Мисыр халкы, күреп аны, калды хәйран; 
«Ул, – диделәр, – адәмнәргә охшамаган, 
Үзе күктән иңгән бер фәрештә сыман», 
һәммәсе дә аңа сәҗдә кылды имди.

Кайчан Йосыф Мисырга бик якын килде, 
Ашларына, суларына ләззәт керде, 
Йосыф исе бар нәрсәгә тәэсир кылды, 
һәр нәрсәдән ганбәр исе аңкый имди.

Малик Мисыр шәһәренә керү белән, 
Сараенда Йосыф урын алу белән, 
Йөзендәге пәрдәне ул салу белән  
Сарайдан нур тышка балкып чыга имди.

Моны күреп мисырлылар җыелдылар, 
Малик Дәгыйр сараена агылдылар, 
Теләкләрен аңа шунда белдерделәр: 
«Колыгызны бер күрикче!» диләр имди.

Малик әйтте: «Бу морадка җиталмассыз; 
Сараема һич берегез кералмассыз, 
Ул Йосыфның гүзәл йөзен күралмассыз, 
Бирмәсәгез берәр динар миңа имди».

Риза булып, берәр динар китерделәр, 
Рөхсәт алып, сараена ук керделәр, 
Гүзәллеген тугры Йосыфның күрделәр,  
Күргән кеше йөзен карап туймый имди.

Икенче көн Мисыр халкы тагын килде, 
һәрбересе ике алтын алып килде, 
Теләкләре Йосыф йөзен күрү иде, 
Күргәч, хәйран булып таңга калды имди.

Өченче көн, дүртенче көн, бишенче көн
Арттырдылар һәр көн саен берәр алтын, 
Йөзен күрергә теләде шулай һәркем,  
Күргән саен, һаман күреп туймый имди.

Аннан соңра шулай унынчы көн килде, 
һәркайсысы ул көн унар алтын бирде, 
Олы-кече ул Йосыфның йөзен күрде, 
Күргән бере һушыннан ук язды имди.

Кайберәүләр кыяфәтен хупладылар, 
Кайберәүләр холкына бик сокландылар, 
Кайберәүләр рәсүллеген аңладылар,  
һәрбер төркем берәр төрле күрде имди.

Кыяфәтен күргән – малын фида кылды, 
Холкын күргән кеше  җанын фида кылды, 
Егерме мең кеше шунда шәһид булды, 
Рәсүллеген күргән иман китрә имди.

Соңра Хактан шундый хөкем-фәрман булды: 
Малик Йосыфны сарайга алып килде, 
Аның өчен алтын көрси 30 әзер кылды,  
Шул көрсидә Йосыф урын алды имди.

Сөрәнчеләр тирә-якка белдерделәр:
«Бу угъланны сатып ала кем?» диделәр. 
«Чын кыйммәтен белер аның кем?» – диделәр, 
«Кем бәһасен җиткерсә, шул алсын имди!»

Моны иштеп, Мисыр халкы бар да килде, 
Олы-кече, бай һәм фәкыйрь әзер булды, 
Хәлвәчеләр, икмәкчеләр өмет кылды,  
һәрбересе:«Мин алсамчы!» – диләр имди.

Ә бер карчык бер киләп җеп алып килгән, 
«Бу угъланны мин алырга телим»,  дигән, 
Ул күрмәкче булган шундый хәйлә белән,  
Шулай итеп, Йосыфны ул күргән имди. 

Риваять бар: анда бер кыз булган, имеш, 
Ул Бинте-Табиун дип аталган, имеш. 
Бу хәлләрдән ул да хәбәр алган, имеш, 
Ул Йосыфны алырга дип килгән имди.

Мең дөягә төяп төрле мал китергән, 
һәр атка бер чибәр каравыш мендергән, 
һәммәсенә затлы киемнәр кидергән, 
Кыйммәтле таҗ кидереп барсына имди.

Шул рәвештә ул сарайга килеп керде. 
Ул Йосыфның күркәмлеген үзе күрде, 
Пәйгамбәрлек нурын күреп, хәйран булды, 
Хак сәнгатен күреп таңга калды имди.

Йосыфтан ул сорады: «Син нинди угълан, 
Кол түгел син, моны ачык күреп торам, 
Син әйт миңа, син кем һәм кем уругыннан, 
Кайсы солтанның угълы син?» – диде имди.

«Лаек түгел мондый хәлдә син калырга, 
Тиеш түгел һич тә кол дип аталырга,
Лаек түгел бер кем дә сине алырга,  
Кем җиткерсен чын бәһаңне синең имди?!

Нидән болай хәсрәтең зур, күңелең тар,
Кайгы-хәсрәт ник яр булды сиңа, әй яр,
Әйт син миңа, моның нинди хикмәте бар, 
Хәл-әхвәлең миңа ачык сөйлә имди. 

Дөньяда һич синдәй кеше булганы юк,
Сиңа охшаш бер кеше дә туганы юк,
Мондый сыйфат беркемдә дә булганы юк,  
Син, һичшиксез фәрештә бит!» диде имди. 

 «Сине ишеткәч, бар малым фида кылдым, 
Сине сатып алырга дип монда килдем, 
Бар хәзинәм төяп алып килгән идем, 
Хәзер аның җитмәслеген белдем имди!»

Йосыф аның сүзләренә җавап бирде 
(һәркем аны таңга калып тыңлап торды), 
Күзләреннән гәүһәр кебек яшь түгелде,  
Бик дөрес һәм матур итеп сөйли имди.

Йосыф әйтте: «Хәлемне бер тәңре белә,
Аның хөкме колларына лаек була,
Ни кылса да, аны лаек итеп кыла, 
Бу тәкъдирне миңа тик Ул бирде имди.

Шундый итеп мине дә Ул иҗат итте. 
Мондый күркәм йөзне миңа Үзе бирде, 
Өстемә бу казаны да Ул җибәрде, 
 Аның хөкмен һичкем ега алмый имди.

Әгәр дә кол кирәк икән, син сатып ал, 
Күпме лаек, шул бәһане син биреп кал, 
Бу эштән бул азат, әгәр җитмәсә мал, 
Тик сорама тәфсилен бу хәлнең имди!»

Бу сүздән соң кыз Йосыфның кулын алды, 
Бер тәңрене таныды һәм мөэмин булды, 
Йосыф аны мөселман дип игълан кылды, 
Саф тел белән кыз иман китерде имди.

Бөек мәүля ошбу кызны гафу кылды, 
Кыз бар малын дәрвишләргә өләштерде, 
Үзе ялгыз саумәгага барып керде, 
Бөтен гомрен үткәрде ул шунда имди.

Тәңре-җәлил аңа гафу бүләк кылды, 
Бөтен эше тәңрегә гыйбадәт булды, 
Аның барлык гөнаһлары ярлыканды, 
Көне-төне яшәде ул шунда имди.

V фасыл. Зөләйха турында хикәят

Колак салып тыңлагыз сез ошбу сүзне, 
Ул Зөләйха мәликзадә, Таймус кызы, 
Тулган айдай балкыр иде аның йөзе, 
Оҗмахтагы хур кызына охшый имди.

Таймус Мәгъриб җирләрендә патша иде, 
Гаскәрләре йөз мең ирдән аша иде, 
Күк иясе аңа бик зур байлык бирде,  
Дөньяда ул олуг мәлик булган имди.

Аның милке дөнья малы белән тулган, 
һәрвакытта үзе ул потка табынган, 
Аның Зөләйха исемле кызы булган,  
Бу хәлләрнең асылын аңлагыз имди.

Ул Зөләйха мәлик Таймус кызы иде, 
Ястыгы шул атасының тезе иде, 
Бер көн Йосыф сурәтен ул төштә күрде, 
Аны чын дип аңлаган һәм белгән имди.

Йагъкуб ничек Йосыфны яраткан булса, 
Йосыф аның итәгендә яткан булса, 
Зөләйха да шундый иде атасына, 
Яраткандыр бәлки артыграк та имди.

Зөләйхадер көнне йоклап ята иде, 
Шунда Йосыф сурәтен ул төштә күрде, 
Күрү белән шундук аңа гашыйк булды, 
Уянып ул егълый-егълый килде имди.

Таймус әйтте аңа: «Кызым, ник егълыйсың, 
Күңлеңә нинди уй килде, ни телисең, 
Төштә берәр нәрсә күреп, теләмимсең?
 Теләгеңне белдерсәңме миңа имди».

Әйтте аңа Зөләйха: «Мин йоклый идем, 
Төшемдә мин бик зифа бер сурәт күрдем, 
Уянсам, юк иде тирә-юньдә беркем, 
Сәбәбе шул егълавымның минем имди.

Күз алдымда ул бик ачык пәйда булды, 
һушым алып, күңелемне әсир кылды, 
Гакылымны, сабырымны тартып алды, 
Күңлем аны бертуктаусыз тели имди».

Таймус әйтте: «Әгәр аны күрсәм иде, 
Аның кайда икәнлеген белсәм иде, 
Малым-мөлкем аңа фида кылсам иде, 
Кавыштырыр өчен сезне!» – диде имди.

Зөләйха тәмам йокыдан мәхрүм калды, 
Ай шикелле нурлы йөзе тәмам сулды, 
Бер нәрсә дә ашамас һәм эчмәс булды,  
Көне-төне гел Йосыфны уйлый имди.

Шундый хәлдә төгәл бер ел тәмам булды, 
Ул Зөләйха бу сурәтне тагын күрде, 
Үгетләп ул, Зөләйхага болай диде: 
«Йа Зөләйха, үгетемне син тот имди!

Син бел шуны: син минеке, мин   синеке, 
Була күрмә миннән башка һичкемнеке, 
Онытма бу гыйшкым синдә икәнлекне, 
Миннән үзгә һичкемгә күз салма имди!»

Зөләйха бу сүзләренә разый булды, 
Уянды да як-ягына карап торды. 
Сурәт аңа бер җирдә дә табылмады, 
Шул вакыт ул һушсыз булып ауды имди.

Атасы бу хәлне белеп, калды хәйран, 
Гыйшык сәбәп икәнлеген белде аннан, 
Кылдырса да шифаханәсендә дәрман, 
Гакълы кайтмый, дәва файда итми имди.

Гакълы китте, ятса — йоклап китә алмый, 
Китерсәләр ризык, авыз итә алмый, 
Кеше белән сөйләшми, сүз әйтә алмый, 
Табиблар һич дәва таба алмый имди.

Өченче ел сурәтне ул тагын күрде, 
Бу юлы ул нык ант итеп сорау бирде: 
«Әйтче, кем син, торган җирең кайда? – диде. 
Бар нәрсәдән мине мәхрүм иттең имди!»

Йосыф әйтте: «Йа Зөләйха, күр син мине, 
Мин Мисырның хөкемдары, син бел инде, 
Мисырга кил, теләсәң син мине,  диде, 
Табарсың син, шунда мине, шиксез имди.

Сабыр белән эшлә ләкин син бу эшне, 
Сабыр белән эшләнә һәр эшнең башы, 
Морадына тиз җитә сабырлы кеше, 
Мондый эштә күркәм сабыр кирәк имди».

Зөләйха уянып урыныннан торды. 
Хәлне аңлап, зиһенен һәм гакълын җыйды, 
Атасына да әйтергә карар кылды: 
«Теләгәнем – Мисыр шаһы!» – диде имди.

Бау-богавын чиштерде, гакылы кайтты, 
Сүзе булды элеккедән күбрәк татлы, 
Матурланды теле, йөзнең нуры артты,  
Әмма үзе гел Йосыфны уйлый имди.

Зөләйханың торган җире Мәгъриб иле, 
Ерак аннан ул Мисырга бару юлы, 
Атлы кеше үтсә аны көне-төне, 
Ай ярымда барып җитә диләр имди.

Нәкъ егерме җиде бәктән яучы килде, 
һәркайсысы алтын таҗлар кигән иде, 
Алар бик күп мал һәм алтын хач китерде, 
һәммәсе дә Зөләйханы тели имди.

Яучыларның һәрбере бер бәктән килде, 
Зөләйханы хатынлыкка димли иде, 
Тик Зөләйха атасына болай диде: 
«Мине Мисырның газизе алсын имди».

Кайчан Таймус мондый хәлне ачык белде, 
Язу язып, Мисырга кеше күндерде, 
Язуында хәлне ап-ачык белдерде: 
«Бер кызым бар, ул тик сине тели имди.

Атым – Таймус ибне Талус, бел син анык, 
Бер кызым бар минем, сиңа ул бик лаек, 
Шундый тәкъдир язган аңа тәңрем Халикъ, 
Теләсәң, үзең яучыңны җибәр имди.

Күп солтаннар сорый, тик ул риза булмый, 
Ошатмый ул һичберсен дә, күнле бармый, 
Хәтереннән сине һич тә чыгаралмый,— 
Риза булсаң әгәр, безгә белдер имди.

Мин кызымны, чынын әйтәм, сиңа бирәм, 
Мең дөягә мәһәр-җиһаз төяттерәм, 
Мең качырга төрле нәрсә йөкләттерәм,  
һәр дөядә затлы ефәк булыр имди.

Тагын мең кол, мең каравыш бүләк булыр, 
Алар сиңа һәрвакытта хезмәт кылыр, 
һәр әмреңә буйсынырга әзер торыр,  
Кайсы хыта, кайсы руми булыр имди».

Ул чак Мисырның газизе Кыйтфир иде, 
Таймус хатын илчеләре аңа бирде, 
Кыйтфир, укып ул язуны, риза булды, 
Җавап язып, җибәрде ул илче имди.

«Кем теләсә мине, аны мин теләрмен, 
Йөз мең теләк белән аны каршылармын, 
Мал-милкемнең барын аңа багышлармын, 
Чын күңелдән кабул кылдым», – диде имди.

Кыйтфирнең ул илчеләре килгәннән соң, 
Таймус аның җавап хатын алганнан соң, 
Укып аны эчтәлеген белгәннән соң, 
Зөләйханы Мисырга җибәрде имди.

Мең дөя һәм качырга мал төяттерде, 
Мең атка кол һәм каравыш атландырды, 
Зөләйха Мисырга шулай килеп керде,  
Сарайда ул бер тәхет кордырды имди.

Таҗын киеп, тәхеткә менеп утырды, 
Күңеле ачылып, шатлык белән тулды, 
Гүя айның ундүртенче көне туды, 
Йөзе нурлы кояш кебек балкый имди.

Бик сөенде: «Морадыма җитәм,  диде, 
Мисыр газизенең йөзен күрәм, – диде,  
Барча малым дәрвишләргә бирәм, – диде, 
Морадыма ирештем мин, шөкер имди!»

Шул сәгатьтә бәкләр белән газиз килде, 
Бәкләр чыгып китте, газиз ялгыз калды. 
Зөләйха аны күрүгә фөрьяд кылды: 
«Бу нинди ир, нигә калды?» диде имди.

Каравышлар хәлне аңа сөйләп бирде: 
«Бу ир Мисырның газизе Кыйтфир,  диде. 
Хакыйкатьтә, синең ирең шушы инде,  
Әдәпсезлек күрсәтмә син»,  диләр имди.

Зөләйха моны ишеткәч, тәмам шашты,
Фөрьяд кылып, тәхетеннән авып төште,
Каравышлар һәммәсе дә кайгырышты,  
Моны күреп, егълады Кыйтфир да имди.

Кайчан Зөләйха тагын аңына килде,
Нинди хәлдә калганлыгын ачык белде, 
Мондый кайгы һәм хәсрәттән йөзе сулды, 
Каравышлар шунда аннан сорый имди.

Алар әйтте аңа: «Әйа шаһе җиһан! 
Синсез безгә кирәк түгел ошбу җиһан, 
Авып төштең аны күргәч болай нидән?  
Мондый хәлне аңлатып бир безгә имди!»

Зөләйха әйтте: «Еракта калды илем, 
Нидән болай авыр булды минем хәлем, 
Аһ, аяныч, рәнҗем бик зур, ерак юлым,  
Ничә көнлек михнәт зая булды имди!

Мондый түгел иде минем төшкә кергән, 
Лаек түгел бу ир миңа, ачык күрәм, 
Охшашы юк моның һич тә аның белән, 
Гакълы, күрке аның мондый түгел имди.

Тулган айдай балкый иде аның йөзе, 
Бал-шикәрдән татлы иде аның сүзе, 
Рәхәт таба иде йөзен күргән кеше,  
Ансыз миңа бөтен дөнья ямьсез имди.

Төшемдә ул миңа вәгъдә кылган иде, 
Ни сәбәптән вәгъдәсенә каршы килде?  
Никадәрле юл газабы әрәм булды, 
Ил-шәһәрем бик еракта калды имди!»

Җыелдылар барлык өлкән каравышлар, 
Җылы сүзләр белән бирде үгет аңар: 
«Әйа хатун, сабыр кыл син, – диде алар, 
Сабыр белән морад хасил була имди.

Белеп булмый, бәлки тәңре ярдәм кылыр, 
Күргән төшең бәлки чынга туры килер, 
Бер көн бәлки ул морадың хасил булыр, 
Теләгеңне үтәү аңа җиңел имди».

Бу үгетне ул Зөләйха кабул кылды,
 Мисырда торып калырга риза булды, 
Аның серен бер кеше дә белми калды,  
Хәтта Кыйтфир ни булганын белми имди.

Үтеп китте бик күп вакыт аннан бирле, 
Зөләйха үзен Кыйтфирдән саклый иде, 
Йөзен өмет сулдырса да тәмам инде, 
Ул шулай да гел Йосыфны уйлый имди.

Саклый иде Кыйтфирдән Хак Зөләйханы, 
Саклый иде Йосыф өчен диеп аны, 
Кыйтфир һич тә белми иде ни булганны,  
Хаҗәт булса, пәри кызы килә имди.

Ул Зөләйха Кыйтфиргә һич ирек бирми 
Үзен саклый,Кыйтфиргә һич якын килми, 
Кыйтфир исә мондый хәлнең аелын белми, 
Зөләйха дип пәри кызын коча имди.

Аннан соңра нәкъ җиде ел үтеп китте, 
Төрле хәлләр булды, бик күп айлар үтте, 
Йосыф Мисырга ниһаять килеп җитте, 
Мисырда ул кол итеп сатыла имди.

Сөрәнчеләр базар буйлап йөгерделәр, 
«Бу угъланны сатып ала кем?» диделәр 
Күркле йөзеннән пәрдәсен күтәрделәр, 
Йөз нурлары көн яктысын каплый имди.

Бер кеше дә аны сатып алалмады, 
Бәһа биреп, аңа якын килалмады, 
Мисыр малы аңа бәһа булалмады,  
Җиһан малы аның өчен җитми имди!

Ул чак Мисырда Канзәфәр Малик иде, 
Мондый хәбәр аңарга да мәгълүм булды. 
Дәгыйр угълан янына ул чакрып алды: 
«Колың китер, без дә күрик!» – дия имди.

Шул ук сәгать Кыйтфир мондый әмер бирде: 
«Сарай алды мәйданын бизәгез, – диде, 
Затлы ефәк түшәкләр түшәгез»,  диде, 
Тирәсенә көрсиләр кордылар имди.

Бөтен халык көрсиләргә утырдылар, 
Шул ук сәгать Йосыфны да китерделәр. 
Олы-кече җөмләсе хезмәт кылдылар, 
Утырдылар көрсиләргә бар да имди.

Кайчан Йосыф шул мәйданга килеп керде, 
Нуры бөтен сарай эчен нурландырды. 
Зөләйха да, карап шуннан, аны күрде, 
Күрү белән һушсыз авып төште имди.

Каравышлар Зөләйха янына килде,
һушсыз авып төшүенә гаҗәпләнде:
«Нидән болай һушсыз булып аудың?» – диде, 
һәммәсе дә җыелышып сорый имди.

Зөләйха әйтте: «Куегыз, шунда төшим, 
Ничә еллык хәсрәтем белән кавышыйм, 
Аерылу хәл-әхвәлләрен сорашыйм, 
Хакыйкать бу  каушу көне килде имди.

Теләгәнем бит ул минем белегез сез, 
Минем өчен аны сатып алыгыз сез, 
Барлык малым шуңа фида кылыгыз сез,  
Нинди бәһа сораса да биреп имди!»

Фәрештәләр Йосыф нәбинең юлдашы  
Әйтте шунда: «Ничек алсын тикмә кеше, 
Бары газиз эшли алыр мондый эшне, 
Газиздәй шаһ кына алса алыр имди!»

Сөрәнчеләр кычкырып игълан иттеләр: 
«Бу угъланны сатып алыр кем?» – диделәр, 
«Ун төрле һөнәре бар!» – дип белдерделәр, 
һөнәрләрен берәм-берәм санап имди.

«Беренчедән буе зифа, сылу үзе, 
Икенчедән күрекле һәм якты йөзе, 
Өченчедән  теле бик саф, туры сүзле,
Җитмеш ике телне тәмам белә имди!

Дүртенчедән – кешелекле һәм шәфкатьле, 
Бишенчедән – Алып батырдай гайрәтле, 
Алтынчыдан бик күпләрдән ул куәтле,  
Көче аның кырык ирдән артык имди.

Җиденчедән  дине бөтен, диянәтле,
Сигезенче  хыянәтсез,әманәтле,
Тугызынчы  холкы гүзәл, теле татлы, 
Унынчыдан  пәйгамбәрләр нәсле имди».

Кыйтфир, моны ишетеп, бик хәйран калды, 
Йосыфның күркәм йөзенә күзен салды, 
Күрү белән, сабры китеп, һушсызланды,  
Берәр сәгать һушсыз калып торды имди.

Газиз әйтте: «Миңа аны сатыгыз сез, 
Энҗе-мәрҗән, гәүһәр-якут алыгыз сез, 
Нинди бәһа тиеш  игълан кылыгыз сез,  
Чын бәһасен белдерегез ачык имди!»

Бер фәрештә  Йосыфның юлдашы  килде, 
Маликка ул шыпырт кына киңәш бирде: 
«Авырлыгы кадәр алтын сора,  диде,  
һәрбер товар аның кадәр тартсын имди».

Дәгыйр әйтте: «Бу үлчәүгә алтын сал син, 
Авырлыгы аның Йосыф кадәр булсын, 
Куй үлчәүгә тагын малның күп төрлесен,  
һәрбер төре угълан кадәр тартсын имди».

Кыйтфир шунда мондый шартка риза булды, 
Шул ук сәгать хәзинәгә үзе барды, 
Үлчәүгә ул нәкъ биш йөз мең алтын куйды, 
Барлык алтын Йосыф кадәр тартмый имди.

Үлчәүгә ул тагын өстәп алтын куйды, 
Алары да Йосыфтан күп җиңел булды, 
Хәзинәдә алтын-көмеш һич калмады,— 
Бөтен малы Йосыф кадәр тартмый имди.

Ефәк-атлас, мисек-гамбәр  барын куйды, 
Гәүһәр-якут, энҗе-мәрҗән тагын куйды. 
Бу бәһадән Кыйтфир тәмам гаҗиз булды, 
Барлык малы Йосыф кадәр тартмый имди.

Газиз әйтте: «Болай сәүдә барып чыкмас, 
Мондый сәүдәнең шарты үтәлеп бетмәс, 
Бу бәһагә бөтен дөнья малы җитмәс,  
Җитмәгәнен бүләк ит син миңа имди».

Дәгыйр әйтте: «Бу шартка мин риза булдым, 
Бу бәһагә җиткән кадәр малың алдым, 
Җитмәгәнен инде сиңа бүләк кылдым, 
Бу угъланны рәхмәт әйтеп бирәм имди».

Шуннан соңра ул Йосыфны газиз алды, 
Малик Дәгыйр шунда аңа күзен салды, 
Кулындагы пәйгамбәрлек нурын күрде,  
Сатканына үкенде ул шунда имди,

«Аһ, – диде ул,  кайда минем ул дәүләтем? 
Ничек сине моңа чаклы мин белмәдем? 
Кулымдагы ошбу нурны һич күрмәдем,  
Бүген бу эш минем кулдан китте имди».

Малик әйтте: «Әйа Йосыф, йөзең якты, 
Фәрештәләр сыйфатлы син, сүзең татлы, 
Адәмнәрдә күргәнем юк бу сыйфатны, 
Әйт син миңа, син кем?»  диеп сорый имди.

Йосыф әйтте: «Сиңа хәлем сөйләп бирәм,
Кемлегемне сиңа хәзер мәгълүм кылам,
Сөйлим сиңа моны ләкин бер шарт белән:
Бу серемне кешеләрдән сакла имди!

Кем икәнен сиңа ачык әйтим инде: 
Хакыйкатьтер,Тугъры Йосыф диләр мине, 
Олы бабам тәңребезнең дусты иде,  
Атам минем Исхак угълы Йагъкуб имди!»

Малик, моны ишеткәч, бик хәсрәтләнде: 
«Ник белмәдем,  диде, – элек мондый хәлне, 
Ул тугрымнан аерылып, пәйгамбәрне 
Ничек болай мин коллыкка саттым имди!

АҺ, кызганыч, белгән булсам моны элек, 
Сатар идеммени сине кол иттереп, 
Илтәр идем әткәеңә, азат кылып, 
Булыр идем үзем синең колың имди».

Йосыф әйтте: «Бу мөмкинлек инде үтте, 
Тәңре хөкме булды, кулда чара бетте, 
Мондый хәлләр күрер күзне күрмәс итте, 
Хак әмренә буйсынырга кирәк имди».

Малик әйтте: «Әйа Йосыф, хак пәйгамбәр, 
Ачык әйтим, угылым юк, тик кызым бар, 
Минем өчен дога кыл син бүген, зинһар, 
Синең догаң, шиксез, кабул булыр имди».

Йосыф сәүче кул күтәреп дога кылды, 
Халикъ алдында догасы кабул булды, 
Ул Маликның егерме дүрт угълы туды, 
Барчасы дәүләт иясе булды имди.

Малик Дәгыйрь аңа янә сорау бирде: 
«Сине миңа сатучылар кемнәр иде, 
Ник саттылар шулай очсыз алар сине? 
Моның серен син аңлатып бирче имди».

Йосыф әйтте: «Мин бу серне әйтә алмыйм, 
Ялган сөйләп хак сүздән баш тарта алмыйм, 
Әләк белән шайтан күңлен баеталмыйм, 
Ул серемне ачмыйм, яшьрен калсын имди.

Аерылыр вакыт җитте, ачык бел син, 
Хәзер инде чын күңелдән рази бул син, 
«Мин Йосыфны күрдем» диюдән тыел син,  
Әманәтем: бу серемне сакла имди!»

Бераз вакыт үткәч Кыйтфир уйга калды, 
Алганына Йосыфны пошаман булды: 
«Хәзинәдә алтын-көмеш һич калмады, 
Мохтаҗлыкка төштек, бөлдек»,  диде имди.

Йосыф әйтте: «Әйа солтан, әмер кыл син, 
Хәзинәче хәзинәңә барып килсен, 
Анда нәрсә калганлыгын барып күрсен, 
Кайтып, аннан, хәбәр бирсен сиңа имди».

Хәзинәче хәзинәгә барып керде, 
Хәзинәдәге хәлләрне күреп белде, 
Йөгреп кайтып, Кыйтфиргә ул хәбәр бирде: 
«Хәзинәдә мал туп-тулы!» – диеп имди.

Хәзинәче бик сөенеп кайтып килде, 
Сөенчеләп Кыйтфиргә ул сөйләп бирде, 
Газиз, моны ишетеп, бик гаҗәпләнде, 
Мондый хәлгә хәйран калып тора имди.

Хәзинәчегә ул шунда сорау бирде: 
«Ниндидер бер хикмәт бардыр монда,  диде,  
Буш хәзинә ничек алай тулсын инде? 
Бу могҗиза, бу бәрәкәт кайдан имди?»

Хәзинәче әйтте: «Моның серен белмим, 
Мәгънәсенә үзем дә мин һич төшенмим, 
Мондый хәлне ишетмәдем һичкемнән мин, 
Серне белсә, тик бу угълан белер имди».

Йосыф әйтте ул газизгә: «Әйа солтан, 
Минем бар бер хуҗам фәкать  тәңрем-сөбхан, 
Бу игелек һәммәсе дә бары аннан,  
Аңа юктан бар итү бик җиңел имди.

Син шуны бел  аңардан бит бу гыйнайәт, 
Кодрәте зур  аның эше бу кәрамәт, 
Аңа гына кылам даими шөкер-рәхмәт,  
Ә сезгә мин һич бурычлы түгел имди».

Хәзинәче әйтте: «Шунда йөри идем, 
Шул вакыт мин Йосыфка бик якын килдем, 
Күктән кошлар очып төште, үзем күрдем, 
Кошлар аңа кешеләрчә дәште имди.

Алар әйтте: «Әйа Йосыф, инде күр син, 
Кыйммәтең һәм бәһаң күпме, инде бел син, 
Тәңребезнең хөкеменә риза бул син,  
һәрвакытта аңа гына сыен имди.

Моннан элек син көзгегә баккан идең, 
Көзгедә үз күркең күреп әйткән идең: 
«Сатылыр кол булсам әгәр,  – дигән идең,  
Миңа бәһа кем җиткерер ул чак имди?»

Инде бәһаң ниндилеген белдеңме син? 
Тәкъдир сине нишләтүен сиздеңме син? 
Нинди бәһагә саттылар, күрдеңме син?  
Тик унсигез ярмакка сатылдың имди!

Инде күр син  бәһаң хәзер күпме булды, 
Халикъ сиңа шундый зур игелек кылды, 
Бушап калган ул хәзинә тагын тулды. 
Тәңребезгә шөкер кыл, әйт рәхмәт имди!»

Газиз тагын Йосыфның янына килде, Кадер, 
хөрмәт кирәклекне ачык белде.
Алып килеп, Зөләйхагә болай диде: 
«Син бу изге угъланчыкны сакла имди.

Йа Зөләйха, хөрмәт кыл син бу угъланга, 
һәрвакытта күрсәт лаек кадер аңа, 
Тырыш миннән артык аны олыларга, 
Йосыф безнең үз угълыбыз булсын имди».

Зөләйха аның бу сүзен кабул күрде, 
Йосыфны ул олылады, хөрмәт кылды, 
Өч йөз алтмыш төрле кием әзерләде,— 
һәр көнне бер төрлесен кидерде имди.

Йосыф әйтте: «Бу эш ничек дөрес була, 
Бу киемнәр лаек киеммени колга? 
Бу кешене боза торган бер эш була, 
Мондыйларны хәтта Газиз кими имди!»

Зөләйха әйтте: «Сөеклем, аңла инде, 
Газиз сиңа шундый кием лаек күрде, 
Чынлыкта ул үзе шундый әмер бирде, 
Син кисәң, нур өстенә нур булыр имди».

Үз куллары белән тарый чәчен аның, 
Энҗе-мәрҗән кушып үрә толымнарын, 
Шундый хәлдә тынычлыгы китте җанның, 
Гыйшкы җиңде, һич калмады сабры имди.

Йосыф күркен күпләр белән чагыштырды, 
Карар тапмый, мескен, гаҗиз булып калды, 
Ахыр чиктә Йосыфка ул гашыйк булды, 
Көннән-көнгә гыйшкы аның артты имди.

Ул бик мөшкел хәлдә сизде соңра үзен; 
Тик бер сәгать күрми торса Йосыф йөзен, 
Сабры бетте, аңламады беркем сүзен, 
Ни әйтсә дә «Йосыф!» диеп әйтә имди.

Шундый хәлдә тамырыннан кан алдырса, 
Тамырына табиб пәке белән сызса, 
Шул чагында каны агып җиргә тамса, 
Җирдә Йосыф исеме языла имди!

Кайчагында күзе аның күккә төшсә, 
Күк йөзендә күзе йолдызларны күрсә, 
Берәр вакыт әгәр шунда Йосыф килсә, 
Йолдызлар да Йосыф исмен әйтә имди!

Җуйды тәмамтынычлыгын, һушы китте, 
Хәлен шунда Йосыфка ул мәгълүм итте, 
Кулын сузып Йосыфның ул кулын тотты, 
Аның белән потханәгә керде имди.

Әйтте: «Санәм», мохтаҗлыгым төште сиңа, 
Ошбу угълан һичбер шиксез лаек миңа, 
Бер ярдәмең күрсәт, зинһар, мин колыңа, 
Бу угъланны буйсындыр син миңа имди!»

Ялварып ул шул санәмгә, зари кылды, 
Гыйшкы җиңде, сабырын ул тәмам җуйды, 
Күңелдәге серен яшермәскә булды, 
Чарасыздан санәмгә ялварды имди.

Моны күреп, Йосыф сәүче дога кылды, 
Санәм авып төште дә ун кисәк булды, 
Шул чак санәмгә тәңредән әмер килде, 
Санәм: «Йосыф  хак пәйгамбәр!» – диде имди.

Зөләйха тәңре сәнгатен ачык күргәч, 
Санәмгә хактан сөйләргә әмер килгәч, 
Санәм телгә килеп, ачык әйтеп биргәч, 
Сорау бирде Зөләйха Йосыфка имди.

Зөләйха әйтте: «Мондый хәл нидән килде, 
Бөтен санәм нилектән ун кисәк булды?» 
Йосыф әйтте: «Моны тәңре шулай кылды, 
Бу эшеңне яратмады синең имди.

Зөләйха әйтте: «Шунысы гаҗәп менә, 
Бу санәмне ул тәңрең соң ничек күрә, 
Санәмемә мондый хурлык ник китерә, 
Санәм өйдә һәм өртелгән хәлдә имди?»

Йосыф әйтте: «Шундый кодрәткә Ул ия, 
Колларының һәрбер хәлен ачык белә, 
Бозык эшләр һәрчак аңа мәгълүм була, 
Кемнең кайда, нишләгәнен күрә имди».

Зөләйха әйтте: «Әгәр ул шундый икән, 
Килсен хәзер ул Халикътан безгә ярдәм, 
Баягыдай бөтен булсын тагын санәм, 
Әйа Йосыф, син сорасаң: булыр имди.

Мин бик куркам  потханәгә малик керер, 
Санәмнең ун кисәк булганлыгын күрер, 
Нидән булды мондый хәл, дип сорау бирер,
 Уйламасын без гаепле диеп имди».

Шул ук сәгать Йосыф сәүче дога кылды, 
Тәңре аның теләгәнен кабул кылды, 
Санәм шундук баягыдай бөтен булды,  
Моны күреп, Зөләйха таң калды имди.

Аннан соң да гыйшкы һаман тәэсир кылды, 
Гыйшкы аның көннән-көнгә артып торды, 
Йокысыннан мәхрүм калды, йөзе сулды,  
Ашау-эчү кайгысы да китте имди.

Бер көн газиз Зөләйха янына керде, 
Аның хәлен табибка ул сөйләп бирде, 
Табиб килеп, Зөләйханың кулын алды, 
Тамрын тотып, хәлен аның сорый имди.

Зөләйха газиздән серне яшьрә иде, 
(Шуңа күрә газиз берни төшенмәде.) 
Табибтан Зөләйха серен яшермәде, 
Тик сер итеп, хәлне сөйләп бирде имди.

Табиб әйтте: «Монда бер чир күрмимен мин, 
Нинди дәва кирәклеген белмимен мин, 
Нидән чирләгәнен әйтә алмыймын мин, 
Хакыйкатьтә, гыйшык эшедер бу имди!

VI фасыл. Даянең  Зөләйхадан хәлен соравы 

Зөләйха бер көнне йоклап ята иде, 
Бер  даясе кереп, аның хәлен күрде: 
«Әйа хатун, сиңа нәрсә булды,— диде,— 
Ни  сәбәптән мондый хәлгә төштең имди?

Хуҗа ханым, ни сәбәптән күңелең тар, 
Йөзең тәмам сары  булган, ни кайгың бар? 
Җәфаң миннән яшермичә сөйлә, зинһар,— 
Хәлең зәгыйфь, кәефең бик начар имди!»

Зөләйха ул даясенә җавап бирде, 
Шунда  аңа сөйләп бирде бөтен серне, 
Бу серне ул башкалардан саклый иде: 
«Саклый  күр бу серне, зинһар!»—диде имди.

Әйтте аңа: «Кәнгъәннең шул кол угъланы, 
Әйа  даям, беләсендер инде аны? 
Мондый хәлгә ул төшерде мине бары, —
Аның  гыйшкы мине шулай итте имди!»

Дая этте: «Тиктән түгел бу  хәл сиңа, 
Ник әйтмәдең әүвәлрәк бу хәлне миңа, 
Кылыр идем мин  мәслихәт бер эш моңа,— 
Морадың ул чакта хасил булыр имди.

Гашыйкларның хәле һаман шулай була, 
Гашыйкны гел шундый  теләк биләп ала, 
Ул гашыйкның йөзе көннән-көнгә сула,— 
Тәкате  дә, куәте дә калмый имди.

Әйа, ханым, гыйшык хәле җиңел булмый, 
Табиблар  ул дәрткә дәрман таба алмый,— 
Бөтен дөнья шатланганда, гашыйк көлми,— 
Кайгырта  ул яр кайгысын һаман имди».

Зөләйха әйтте: «Даям, дөрес әйтәсең, 
Минем хәлгә бигрәк  лаек сүз әйтәсең, 
Минем өчен нишләргә ният итәсең? 
Юкса, мине бу дәрт тәмам үтрер имди.

Ни кылырга кушсаң, шуны кылыр идем, 
Синең  һәрбер әмреңә буйсыныр идем, 
Бу газаптан бөтенләй котылыр идем,— 
Тик  ирешсәм иде морадыма имди».

Дая әйтте: «Малың сарыф кылу кирәк, 
Гыйшкың өчен малың  корбан булу кирәк, 
Мал-мөлкәттән тәмам күңлең тую кирәк,— 
Гашыйк  булсаң, бар хәзинәң түк син имди!»

Хатун әйтте: «Әйа даям, риза булам, 
Синең  һәрбер киңәшеңә мин буйсынам, 
Малым-мөлкем һәммәсен дә фида кылам,—  
Минем өчен ни кылсаң да, син кыл имди».

Дая әйтте: «Төзүчеләр әзер булсын, 
Сиңа  лаек сарай алар бина кылсын, 
Шундый булсын — күргән кеше хәйран  калсын, 
Бөтен эче бизәкләнгән булсын имди.

Эчен энҗе-мәрҗән белән түшәсеннәр, 
Кызыл алтын агачлар  шунда тезсеннәр, 
Ботаклары тирә-якка җәелсеннәр, 
Җимешләре  төрле-төрле булсын имди.

Төрле-төрле баганалар тезлеп торсын, 
Берничәсе  аларның чын энҗе булсын, 
Берничәсе төрле ахактан ясалсын,— 
Берничәсе  кызыл мәрҗән булсын имди.

Баганалар арасында куак үссен, 
Куакларның  һәммәсе дә алтын булсын, 
Төпләрендә үгез сыны басып торсын,— 
Ул  үгезләр саф көмештән булсын имди.

Саф һәм кызыл алтын атлар басып торсын, 
Гәүһәр-якут,  энҗеләр белән бизәлсен, 
Яннарында төрле агач үсеп торсын,— 
Җимешләре  төрле-төрле булсын имди.

Агачларга бик күп  кошлар кундырылсын, 
Ул кошларның һәммәсе дә төрле булсын, 
Ул сарайның эче шулай нәкышләнсен, — 
һәммәсе дә сандал-гөлдән  булсын имди.

Ул сарайны шундый итеп эшләсеннәр: 
Ун  мең төрле нәкыш белән бизәсеннәр, 
Диварларын бәллүр белән  эчләсеннәр,— 
Алтын-көмеш белән балкып торсын имди.

Сарай эчен җофар белән  түшәсеннәр, 
Түшәмнәргә җәүһәр кандилләр элсеннәр, 
Гуд, ганбәр һәм мишек белән төтәтсеннәр,-
һәм бизәкле, һәм хуш исле  булсын имди.

Төрле-төрле сурәт булсын түшәмендә, 
Сурәт  булсын дүрт диварның һәммәсендә, 
Ясасыннар шунда Йосыф сурәтен  дә, 
Сиңа охшаш бер сурәт тә булсын имди.

Куйдыр махсус тәхет сарай уртасына, 
Киемнәрнең  киенеп иң затлысына, 
Киеп асыл ташлар тезгән таҗ башыңа, 
Нурлар  балкып, шул тәхеткә утыр имди.

Каравышлар хезмәтеңә әзер булсын, 
Кызыл  алтын касә бар да тотып торсын, 
Мишек-җофар, ганбәр исе  төтәп торсын,— 
Гөмбәзе дә кызыл алтын булсын имди.

Чакыртып ал Йосыфны, ул килеп керсен, 
Төрле  бизәк, сурәтләргә күзе төшсен, 
Карау белән тәхеттә ул сине күрсен,— 
Күпме  сабры булса да, ул җуяр имди.

Моны күргәч, һушын, гакълын ул җуячак, 
Өмет бар ки, шул  чак сиңа буйсыначак, 
Күңлендәге дәрткә дәрман табылачак,— 
Шул  чак синең морад хасил булыр имди!..»

Зөләйха дая киңәшен мәгъкуль күрде, 
Хәле ләкин аның бик  нык зәгыйфьләнде, 
Бер көн газиз шәфкать белән сорау бирде: 
«Рәнҗең  нидән, ни телисең?»—диде имди.

Хатун әйтте: «Оста төзүчеләр  килсен, 
Миңа лаек сарай алар бина кылсын, 
Сарай  эче гаҗәп бизәкләнгән булсын,— 
Төрле сулар анда агып торсын имди».

Кыйтфир шундук бу турыда әмер бирде, 
Төзүчеләр  оста бизәкчеләр килде, 
Бизәкле һәм бик нык сарай бина кылды, 
Ул  осталар бар да шунда эшләп имди.

Зөләйха энҗе-мәрҗәнләп чәчен үрде, 
Энҗе-мәрҗән белән  үзе зиннәтләнде, 
Бизәнеп, ул шул сарайга килеп керде,— 
Йөз  нурыннан сарай эче балкый имди.

Өстенә ул затлы ефәк күлмәк киде, 
Башына  да бизәкле таҗ кигән иде, 
Нурлар балкып торган тәхетенә менде,— 
Йөзеннән  дә якты нурлар балкый имди.

Ул боергач Йосыфны да өндәделәр: 
«Сине хатун чакырды, бар,  кер!» — диделәр; 
Көтмәгәндә аны шулай  алдадылар: 
«Безгә газиз кушты моны»,—  диеп имди.

Йосыф шундук ашыгып сарайга керде. 
Тәхетендә утырганын  аның күрде, 
Абайлап, ул тукталды да кире дүнде,— 
Сизеп  хәлне, ул качмакчы булды имди.

Йосыф хәвефләнеп, туктап калу белән, 
Кергәненә  үкенеп, борылу белән, 
Зөләйха бу хәлне күреп алу белән, 
Җиде  ишекне бикләтеп куйды имди.

Башында таҗ, күз уйната, каш  сикертә, 
Сөйләгәндә сулышыннан хуш ис бөркә. 
Җәннәттәге  хур кызына охшый бик тә, 
Аягында мәрҗәннәр чылтырый имди.

Йосыф әйтте: «Ходавәндә, ходавәндә, 
Синең хөкмең китерде  бит мине монда. 
Бу фетнәгә төшкән колга сабыр кайда?— 
Кодрәт  белән күркәм сабыр син бир имди!»

Бәс, Зөләйха аны җитәкләргә булды, 
Гыйшкын  дәлил итеп, аңа һөҗүм кылды, 
Сөенеп, Йосыфның кулын тотып  алды,— 
Көчәнеп, аны үзенә тарта имди.

Хатун әйтте: «Төшемдә мин сине күрдем, 
Шунда  синең гүзәллеккә гашыйк булдым, 
Малым-мөлкем синең өчен фида  кылдым,—-
Морадымны бүген хасил кылам имди!»

Кысып тоткан Зөләйха Йосыфның кулын, 
Йөзе  тулган ай шикелле балкый нурын, 
Йосыф тели үз сафлыгын саклау  юлын: 
«Коткар!» — диеп, тәңрегә ялвара имди.

Йосыф әйтте: «Аулак сарай тездергән бигг, 
Хур  кызлары кебек үзе бизәнгән бит, 
Шайтан мине аздырырга  теләгән бит, 
Сакла, тәңрем, мәкерләрдән!»—дия имди.

«Ходавәндә, теләгем үтәлми калса, 
Иблис-ләгыйн  әгәр дә үкенми калса, 
Синнән ярдәм һәм коткару килми калса, 
Йагъкуб  угълы түбәнлеккә төшәр имди!»

Тугъры Йосыф Халигына бик  ялварды, 
Тугърылыкны бозмады ул, тугъры калды, 
Ялауларның  җидесен дә бәйләп куйды, 
«Сакла, Аллам!»—дип сыенды Хакка имди.

Халикъ әйтте: «Ярдәм сорап миңа килдең, 
һәрвакытта  мине ярдәмчең дип белдең,— 
һич кайгырма, фетнәләрдән азат булдың,— 
һәм  коткарам, һәм хөрмәтле кылам имди».

Йосыф әйтте: «Җибәр, хатун, гөнаһланмыйк, 
Хакка гөнаһ  кылып, бозык эшкә бармыйк. 
Мондый язык эшләр белән былчыранмыик,—
 Сабырлык  кыл, шайтан ким-хур булсын имди».

Ә Зөләйха Йосыфка гел каршы килде, 
Гүзәллеген аның  һаман мактый бирде, 
Берәм-берәм матурлыгын саный иде, 
Мактаган  саен мактавы артты имди.

Әйтте аңа: «Син шәфкатьле, мәхәббәтле, 
Холкың  яхшы, йөзең якты, сүзең татлы, 
Бу сарайны төзеттем синең сыйфатлы,— 
Нәкышеңә  син бер генә күз сал имди!

Нәкышләрен күреп, Йосыф гаҗәпләнде, 
Мактап  аны: «Бигрәк матур сарай,— диде,— 
Ләкин нигә газиз рәсме  күренмәде? — 
Синең белән бергә ул да кирәк имди».

Җавап бирде ул Зөләйха шунда аңар: 
«Бу  сарайда газизнең ни катнашы бар? 
Бу нәкышләр бар да сиңа  охшаганнар, 
Аны махсус синең өчен төздек имди.

Бу сарай бит аннан бигрәк  сиңа лаек, 
Бу — арттырып әйтү түгел, сүзем анык, 
Гыйшкың  татлы һәм бик яхшы синең холык, 
Синең гыйшкың миңа тәэсир  кылды имди».

Йосыф әйтте: «Мине газиз сатып алды, 
Минем  гадәт-холкым аңа ошап калды, 
Ул бит мине угълы итеп кабул кылды,— 
Атама  ничек хыянәт итим имди?

Хыянәтчеләрне Халикъ һич яратмый, 
Дошманнарга  җәзасыннан кире кайтмый, 
Ярдәм сорап килгәннәрне кире какмый, 
Сабыр  ит син, курык, аңа сыен имди!» 

Зөләйха аның сүзләрен һич  тыңламый,
Үгетләрен кабул итми, һич  аңламый,
Аңа лаек бер сүз дә һич әйтә  алмый,
Тик үз сүзен кабат-кабат  сөйли имди.

һәр сүзендә Йосыфны гел мактап сөйли, 
Сүзен  бирми, риза булмый, каушу тели, 
Ялвара һәм түбәнчелек белән сорый,— 
Барлык  күркәм сыйфатларын саный имди.

«Әйа Йосыф,—ди ул,—синең сүзең татлы, 
Ялыкмыйча  тыңлар өчен ул рәхәтле, 
Йөзең нәфис, сүзләрең хуп, мөрәүвәтле,  
Ишетүгә, җан рәхәтем арта имди.

Синең белән бер күрешү җан  рәхәте,
Матур йөзең кояш кебек, гыйшкың каты, 
Буең-сының таң калырлык, сүзең җете,
Хәнҗәр кебек үзәгемә үтә имди.

Сиңа охшаш беркемне дә мин бит белмим, 
Бер  мизгел дә синсез сабыр кыла алмыйм, 
Синнән башка бер сулыш та ала  алмыймын,-
Аерылсам, җаным тынгы тапмый имди.

Яңа туган айга охшаш кашларың бар, 
Энҗеләргә  охшаш синең тешләрең бар, 
Мисек-җофар исе килгән чәчләрең бар,— 
Үрергә  үз кулым белән лаек имди.

Гаҗәп нәфис кара бөдрә чәчләрең бар, 
Кешелекле һәм  ягымлы сүзләрең бар, 
Бер сирпелсә, җанга үтәр күзләрең бар,— 
Керфекләрең  йөрәгемне тишә имди.

һәрбер әйткән сүзең туры, үзәк өзгеч, 
Буең зифа, сының  матур, гәүдәң төп-төз. 
Бик зур байлык: аяк-куллар һәм нурлы йөз  
Бүләк иткән күк иясе сиңа имди.

Кызыл якут кебек синең яңакларың, 
Яшь  алмадан нәфисрәктер иякләрең, 
Бал-шикәрдән татлырактыр иреннәрең,— 
Ике  ирнең күңлем үртәп тора имди.

Яңа үскән талчыбыктай бармакларың, 
Энҗе-мәрҗәндәй  ясалган тырнакларың, 
Кафурдан да аграк синең беләкләрең,— 
Кул-учларың ефәктән дә йомшак имди.

Хәкыйкать шул: тынгы белмәс иттең мине, 
Аһ,  кызганыч, кайчан җитәр каушу көне, 
Күреп торсам иде һаман,Йосыф, сине, 
Күрми торсам, һич сабырым калмый имди.

Әйа Йосыф, сүзләрең хуш, үзең  гарьле, 
Күрмәгәндер һичкем синең төсле ярны, 
Күргәнем юк бер кеше  дә синдәй нурлы,—
 Аналардан синдәй бала тумас имди!»

Бу сүзләрне тугъры Йосыф тыңлап торды, 
Зөләйханың  максатын ул ачык белде. 
Йомшак кына итеп аңа җавап бирде,— 
Үгет  белән аңа киңәш бирә имди.

Йосыф әйтте: «Йа, Зөләйха: сүзем тыңла, 
Минем  әйтер сүзләремне яхшы аңла, 
Тәннең әгәр җаны чыкса, шуны уйла: 
Күркле  йөзнең һич тә нуры калмас имди.

Күркле йөзләр кәфен сарып гүргә керсә, 
Күп  тә түгел, гүрендә тик өч көн торса, 
Әгәр дусты гүр эчендә аны  күрсә,— 
Күрмәс  өчен, йөз чөереп качар имди.

Гүр эчендә күркәм йөзнең күрке качар, 
Елан-чаян,  корт-кырмыска аны ашар, 
Озын чәчләр корыган күк коелып төшәр,— 
Ә гәүдәсе берни тоймый ятар имди.

Җете күзләр күрмәс булыр һәм сулырлар, 
Энҗе  кебек ап-ак тешләр коелырлар, 
Алтмыш сөяк һәммәсе дә юк булырлар, 
Ите  череп, вәйран булып калыр имди.

Гүр эчендә бар матурлык бозылачак, 
Җиде  әгъза сеңерләре өзеләчәк, 
Корт-кырмыска, елан-чаян тезеләчәк, 
Авыз-борын, һәм  тамакка тулып имди.

Гүргә керсә, күркле йөзнең  нуры бетәр, 
Хәйләкәр кол яман эштән анда нишләр? 
Бурычлылар  шул бурычлы хәлдә китәр,— 
Бурыч белән анда бару начар имди!

Матур-ямьсез — барчасы юк булачаклар, 
Гүр  эчендә тоткын булып калачаклар, 
Кем ни кылган — шул кылганын  табачаклар,—
 Унда-сулда фәрештәләр язар имди.

Инде белдең—хәлләр нинди булачагын, 
Колларыннан мәүлә  хисап алачагын. 
Кол ни кылса — анда шуны табачагын,— 
Яман  эштән тыелырга кирәк имди».

Зөләйха әйтте: «Минем бу дәртем айрык, 
Куркып  аннан ваз кичәргә дәрманым юк, 
Айрылу утын мул йоттым, хәсрәтем күп,— 
Каушу  дәрте сабырымны алды имди!

Бик күп вакыт сиңа хәлем мин сөйләдем, 
Сиңа  лаек сарай салдым һәм бизәдем. 
Сине сөйдем һәм син җаныма әйләндең, 
Бар  малым һәм мөлкем фида кылдым имди!»

Йосыф әйтте: «Миңа сарай һич кирәкми, 
Оҗмахтагы  сарай моңа һич тиң килми. 
Оҗмах сараенда рәхәт һич кимеми,— 
Анда сарай — бакый, монда  — фани имди».

Зөләйха әйтте: «Инде син ни әйтәсең, 
Күңлеңдә  ни бар, нәрсә өмет итәсең, 
Әйт син миңа, кемнән дә булса куркамсың?  
Егетлегең әллә синең юкмы имди?!»

Йосыф әйтте: «Мин куркам тик  тәңребездән, 
Үземне мин саклыйм шулай гөнаһ эштән, 
Ахирәтне уйлап,  шулай саклык лтәм,— 
Шул сәбәпле сиңа каршы торам имди».

Зөләйха әйтте: «Син буйсын, Йосыф, миңа, 
Күпме җәфа  китерерсең тагын җанга, 
Мин егетлек эшләп килдем синең янга,— 
Син  хуҗам бул, мин хезмәтчең булыйм имди!»

Ул Йосыфның кулын тагын тотып алды. 
Аңа  карап шулчак Йосыф та елмайды. 
Шундук кисәт үле тавыш яңгырады: 
«Якын  килмә уйнашка син!»—диде имди.

Шул ук сәгать куркытулы аять иңде. 
«Гөнаһка  син якын барма!» — дигән имди, 
Күз алдына шундук Йагъкуб нәби килде,— 
Бармак  янап, ул да аны тыйды имди.

Шулай итеп, атасы да пәйда булды, 
«Яман  эштән күңлеңне тый, угълым!»—дидв, 
Аны күреп, тугъры Йосыф  сабыр кылды,— 
Хактан куркып, ул тыелып калды имди.

Халикыннан куркып күңлен тыеп  калды, 
Атасының күренүе гыйбрәт булды.
Бозык эштән йөз чөереп, тәүбә кылды,— 
Зөләйха  аңарга таба килә имди.

Шул ук сәгать йәнә бер фәрештә килде, 
Моны аңа тәңре үзе  кушкан иде: 
«Бар, Йосыфның аркасыннан сыйпа,— диде.— 
Тукталып  ул шунда, тәүбә кылсын имди».

Аннан тагын тәңредән бер  аять иңде, 
«Гөнаһ  кылган — җәза алыр»,— дигән иде, 
Йосыф моның  ни икәнен ачык белде,— 
Алладан ул  коткаруын сорый имди.

Бу аятьләр ул Йосыфка мәгълүм булгач, 
Куркыту  һәм кисәтүе аңлашылгач, 
Яман эштән котылырга ярдәм булгач, 
Хакка  сыенып, бозык эштән кача имди.

Зөләйха тәхеттән төшеп, таҗын салды, 
Килеп, Йосыфны муйныннан кочып алды, 
Тугъры Йосыф азгынлыкка бармый калды: 
«Бу — бозык эш, тәңре күрер!» — дия имди.

Ул сарай эчендә бер пот тора иде,
Аңа Зөләйха үзе табына иде,
Шул потны ул күлмәк белән каплап килде:
«Тәңремне мин каплап куйдым!» — диде имди.

Моны күреп, Йосыф аңа сорау бирде: 
«Ул  потыңны нигә каплап куйдың»,—диде, 
Зөләйха Йосыфка мондый җавап  бирде: 
«Ояламын мин тәңремнән»,— диде имди.

Йосыф әйтте: «Йа Зөләйха, син нишләдең,— 
Бу  гаҗизне ничек тәңре диеп белдең? 
Аны шулай чатыр белән каплап  куйдың,— 
Мин тәңремне ничек каплый алам имди?!

Пот ясалма әйбер, тәңре—бар итүче, 
Күреп  тора Ул һәртөрле яшьрен эшне, 
Аннан качып котылалмый һичбер кеше, 
Ә пот гаҗиз: күрми, тотмый, белми имди.

Пот — гаҗиз ул, кирәк түгел  каплап кую, 
Түбәнлек ул аңа тәңре дип табыну, 
Изге эшкә бозык эшне  катыштыру,— 
Валлаһи, буһич дөрес эш түгел имди.

Тәңре күрер, тик күргәндә һич ялгышмас, 
Аның  язган тәкъдирен кол аңлый алмас, 
Тәңре җибәргән ук читкә һич  тайпылмас, 
Аны каза угы диеп аңда имди!»

Ишеткәчтен моны, хатун хәйлә корды, 
Гыйшкы-дәрте  элеккедән битәр булды, 
Качмагае Йосыф дип ул гөман кылды,— 
Бик  нык тотып, җибәрмичә торды имди.

«Ник качасың, сарай аулак түгелмени,
Бөтен җире җәүһәр-ахак  түгелмени, 
Мин-сөйкемле сиңа лаек түгелмени,— 
Юкмы әллә егетлегең синең имди?!

Йосыф әйтте: «Ярлыкаучы тәңрем-рәхман! 
Таба алмыйм котылырга һичбер дәрман, 
Кодрәт белән коткара күр  мине аннан,— 
Зөләйханың мәкре сабрым алды имди!»

Ул мәңгелек, мәрхәмәтле тәңре-рәхман,— 
Ул  бердәнбер җитәкләүче безне һаман,— 
Кодрәт белән Йосыфка ул итте  ярдәм.— 
Җәбраилне аңарга күндерде имди.

Тәңре әйтте Җәбраилгә: «Йа Җәбраил, 
Бик  тиз барып Йосыфны син үгетләп кил, 
Эшли күрмә, бу эш сиңа лаек  түгел, 
Бозык эштән нәфсене тый, дип әйт имди».

Килеп җитте ул изге рух  шундук үзе, 
Ул килүгә нурга чумды дөнья йөзе, 
Җиткерде  ул Хактан аңа сәлам сүзе — 
Аркасыннан сыйпап, үгет бирде имди:

«Әйа,— диде,— Йагъкуб угълы, Йосыф сиддикъ, 
Хуҗам  сиңа күндерде күп сәламнәр бик, 
Бу эш сиңа лаек түгел, син чыгып кит, 
Бозык  эшкә син буяла күрмә имди!»

Кайбер тәфсирчеләр сөйли: «Тәңре-рәхман 
Болай  диеп ул Йосыфка биргән илһам: 
«Әйа чит җирләрдә михнәт чиккән угълан, 
Бу  хәлне син үзең уйлап кара имди:

Анда хәсрәт йортында бар ибне Исхак, 
Ибне-Йәмин  бик сагына сине һәр чак, 
Уйлап кара, аларның бу хәленә бак,— 
Кавышудан  өмет өзми алар имди.

Кодрәтем зур: вакыт җиткәч табыштырам, 
Ярдәм  итеп, сезне тагын очраштырам, 
Сез хәсрәтлеләрне шул чак кавыштырам,— 
Дус  шатланыр, дошман хәсрәт чигәр имди».

Кодрәт белән ул Кыйтфирның җанын алам, 
Гүр эчендә  әсирлеккә дучар кылам. 
Тәкъдирне мин шулай итәм кодрәт белән,— 
Зөләйхага  иман бүләк итәм имди.

Мисырда син падишаһлык кылачаксың, 
Зөләйханы  никах белән алачаксың, 
Ул — синеке, син аныкы булачаксың,— 
Зур  хөрмәтле падишаһ булырсың имди!»

Кайчан Йосыф Хактан шундый  илһам алды, 
Аның мондый белдерүе мәгълүм булды, 
Халикъ аңа шундый зур игелек  кылды, 
«Коткар!» — дип, ул тәңрегә ялварды имди.

Халикъ әйтте: «Йөз дүндереп качу — синнән, 
Кодрәт белән җиде капка ачу — миннән, 
Азат итәм Зөләйханың фетнәсеннән,— 
Мөшкел эштән котыласың шулай имди».

Тәңресенә сыенды да, Йосыф качты, 
Кодрәт белән  капкаларны Халикъ ачты, 
Исән-имин Йосыф бик сөенеп чапты,— 
Зөләйха кул сузып,  куа китте имди.

Бәс, Зөләйха Йосыфны тиз  куып җитте,
Куып җитеп, итәгеннән бик  нык тотты,
Арт итәге Йосыфның ертылып  китте,— 
Тыш капкадан ул ашыгып чыкты имди.

Газиз шунда тора икән, моны күрде,
Зөләйханың төсе тәмам киткән иде, 
Сизенеп,  газиз аларга сорау бирде,— 
Ни булганын белергә ул тели имди.

Иң беренче Зөләйха йөгереп килде: 
«Угълан  миңа явыз тәкъдим кылды,— диде,-
Аңа нинди җәза тиеш, син әйт  инде: 
Төрмәме, йә җәзалаумы?»—диде имди.

«Бу угъланны,— ди Зөләйха,— сал зинданга, 
Куркыт үзен, кисәт һәм бир үгет аңа, 
Йә бикләп куй, ташламыйча гаеп  миңа, 
Әдәпсезлек эшләмәсен бүтән  имди».

Газиз әйтте ул Йосыфка: «Син ни кылдың, 
Мондый  эшне эшләүгә син ничек бардың? 
Вафасызлык эшләп, зур гөнаһлы булдың,— 
Ил  алдында безне рисвай кылдың имди!»

Йосыф әйтте: «Әйа газиз, ул гаепле, 
Хакыйкатьтә  мин арумын, ул языклы, 
Зөләйханың шаһите юк, мин — шаһитлы, 
Кечек  угълан таныклыкны бирер имди».

Газиз әйтте: «Ул угълан бит яңа туган, 
Туганына  унҗиде көн генә булган, 
Мондый яшьтә сөйли алмый һичбер угълан,-
Ничек  итеп ул таныклык бирсен имди?!»

Йосыф әйтте шунда аңа: «Әйа солтан, 
Кодрәте зур, куәтле  ул тәңрем-сөбхан, 
Ул сөйләтсә, сөйли алыр ошбу угълан,— 
Хаклыгыма  ул таныклык бирер имди».

Шул вакытта газиз Кыйтфир әмер бирде, 
Ул  баланы анасы тиз алып килде, 
Кыйтфир аны күтәреп, кулына алды,—  
Ягымлылык белән сорау бирә имди.»

«Әйа сабый,— диде газиз шунда аңа,— 
Синдәй  бала килмәгәндер бу дөньяга. 
Монда булган хәлдән ниләр мәгълүм  сиңа?-
Күргәнеңне безгә сөйләп бир син имди».

Ачык итеп, матур итеп сөйли бала, 
Тыңлап тора сүзен  газиз, карап аңа, 
Сүзләренә бөтен галәм таңга кала,— 
Телгә  килеп, ул күргәнен сөйли имди.

Бала әйтте: «Мин гайбәтче  була алмыйм, 
Яла ягып, Хакка гөнаһ кыла алмыйм, 
Ялган  таныклык бирүгә бара алмыйм, 
Тәңрем күреп үзе хөкем кылыр имди!

Әйа газиз, син бу сүзне ишет миннән, 
Аңла  сернең килгәнлеген аслы нидән, 
Мәгълүм булыр бу эш Йосыф итәгеннән: 
Ертык  булса, ул гаепсез булыр имди!»

Газиз хәлнең ниндилеген ачык белде: 
Йосыфның  арт итәгендә ертык күрде, 
Ул сабыйның таныклыгын кабул кылды: 
«Зөләйха,  гаеп синдә!» — дип әйтте имди.

«Йа Зөләйха,— диде Кыйтфир,— сүзең ялган, 
Ачыкланды: син икәнсең язык кылган, 
Син гаепле, гафу үтен, бар, Йосыфтан,— 
Тәүбә кылып, бу эшеңне син куй имди».

Аннан газиз Йосыфка күп үгет бирде, 
Йомшак сүзләр белән  аннан бик үтенде, 
Эшне аңарга тапшырып, болай диде: 
«Зөләйханың  серен, зинһар, сакла имди!»

Аннан соңра газиз моннан чыгып китте, 
Зөләйха  Йосыф янына килеп, әйтте: 
«Сабый ничек сөйли алды шулай?!» —  диде, 
Таңга калып бу гыйбрәтле хәлгә имди.

Йосыф әйтте: «Йа Зөләйха, син күрдеңме, 
Кадир-тәңре  кодрәтенә төшендеңме, 
Гыйбрәт алып, бозык эшләрдән дүндеңме, 
Хак  кушканга бала сөйли алды имди!»

VII фасыл

Ул Мисырдагы кайсыбер хатын-кызлар, 
Ишетеп  бу хәлне, бергә җыелдылар, 
Зөләйханың хәлен сөйләп көлештеләр,— 
һәрбересе  бер төрле сүз сөйли имди.

«Ул Зөләйха үз колына гашыйк булган, 
Колы аңа  буйсынмаган, рисвай кылган, 
Эшнең нидә икәнлеген газиз белгән,— 
Колын  куып барган чакта күргән имди».

Зөләйханы гаепләүче ул хатыннар 
һәрбересе  бер төрле сүз сөйләгәннәр: 
«Патшабикә шундый эш кылган,— дигәннәр,-
Халык  алдында хур-рисвай булган имди!»

Зөләйханы гаепләгән хатыннардан: 
Кайбересе, имеш,  тилемсәрәк булган, 
Берничәсе, имеш, бозык эшләр кылган,— 
Үзләре  рисвайлар булган диләр имди.

Кайчан бу хәл Зөләйхага  мәгълүм булды, 
Бик зур мәҗлес җыеп, барсын да чакырды. 
Мәҗлесенә  дүрт йөз хатын-кыз җыелды,
 Утырдылар бар да түргә кереп имди.

Шулчак Йосыфтан Зөләйха бик үтенде: 
«Бу  юлы син бер сүземне тыңла инде, 
Мин чакыргач, килеп кер  мәҗлескә,— диде,-
Ул хатыннар күркеңне бер күрсен имди».

Йосыфны ул бик зиннәтләп киендерде, 
Үз куллары  белән чәчен тарап үрде, 
Кулына зур кызыл алтын табак бирде,— 
Йосыф  аны шул мәҗлескә илтте имди.

Ул хатыннар көрсиләргә утырдылар, 
Берәр  пычак һәм әфлисун тоттырдылар: 
«Әфлисунны кисегез!»—дип боердылар,— 
Нәкъ  шул вакыт Йосыф килеп керде имди.

Бар да борылып, Йосыфка карадылар, 
Гүзәллеген  күреп аның таң калдылар, 
һәммәсе дә карап торып шунда аңар, 
Әфлисун  дип, бармакларын кисте имди.

Алар аңа шул кадәрле карадылар, 
Үзләренең  бармакларын турадылар, 
Турауларын һич кенә дә тоймадылар,— 
һәммәсе  дә шулай хәйран калды имди.

Алар әйтте: «Валлаһи, бу адәм түгел, 
Төшерә  алыр кулына кем мондый кол, 
Моны күреп, ничек шашмый калсын күңел,-
һичшиксез  ул фәрештәдер!»—диләр имди.

Зөләйха әйтте: «Инде сез  күрдегезме, 
Йөзем нидән сулганлыгын белдегезме, 
Бер  күрүдә кулыгызны кистегезме, 
Акылыгыз җуйдыгызмы?» — дия имди.

«Нәкъ җиде ел инде аны мин күргәнгә, 
Гыйшкым аңар  көчәядер көннән-көнгә 
Гаҗиз булдым, чара тапмый мондый хәлгә,-
Димәк, сабрым  сезнекеннән артык имди!

Күрдегезме, нидән рәнҗемьең нигезе? 
Бу  угъланның кояштан да нурлы йөзе, 
Буе зифа, мең мәртәбә татлы  сүзе,— 
Йөзен  күргән — җанын фида кылыр имди!»

Зөләйха әйтте: «Әмремә йә буйсына, 
Шулай минем бу  рәнҗемә дәва була, 
Йә яптырам, ул зиндан эчендә кала,— 
Бөтен  гомре шул зинданда үтсен имди».

Йосыф исә тәңресенә гел ялына: 
«Салдыр мине,— ди,—  Кыйтфирнең зинданына, 
Төшәрмен дип куркам  гөнаһ тозагына,— 
Бозык эштән зиндан  миңа артык имди!

Зиндан артык Зөләйханың таләбеннән, 
Сыенамын,  раббым, ярдәм сорап Синнән, 
Коткар мине Зөләйханың мәкереннән,— 
Йа  илаһым, мин зинданны сайлыйм имди!»

Тәңре Йосыфның теләген кабул кылды, 
Иблис-ләгыйннең  морады булмый калды, 
Зөләйханың фетнәсеннән котылдырды, 
Бозык эштән Йосыф  нәфсен тыйды имди.

Хатун әйтте: «Инде Йосыф, ни  кыласың, 
Әмеремә минем әллә буйсынамсың, 
Йә булмаса, зинданга риза  буламсың,— 
Боларның син кайсысын сайлыйсың имди?»

Йосыф әйтте: «Тәңремә гөнаһ кылудан, 
Бозык  эшләр эшләп оятка калудан, 
Кыямәт көн Хак алдында хур булудан 
Бүген  миңа яхшырак ул зиндан имди».

Бу җавапка Зөләйханың ачуы чыкты, 
Гарьләнде ул, күңеленә  хәйлә төште, 
Йосыфның билендәге кәмәрен чиште,— 
Ефәк  киемнәрен дә салдырды имди.

Зөләйха мәлик Рәййан янына барды, 
Мәлик Рәййанга ул  Йосыфтан зарланды: 
«Бер кол угълан,— диде,— буйсынмаучан булды,-
Боерсагыз, зинданга салдырам имди.

Аны кыйммәт бәһагә мин алган идем, 
Бөтен малым шуңа фида  кылган идем, 
Ул угъланнан бик күп әдәпсезлек күрдем,— 
Ышаныгыз,  тугрылыкны белми имди».

Җавап бирде Зөләйхага мәлик Рәййан: 
«Буйсынмаса  әгәр шулай ул кол угълан, 
Ул угъланга тиешледер төрмә-зиндан,— 
Рөхсәт бирәм,  аны тоткын ит син имди».

Бәс, Зөләйха шундук кире кайтып китте, 
Осталардан  бер зур сандык әзерләтте: 
«Бу сандыкка салыгыз Йосыфны!» — 
Йөкче  күтәреп зинданга илтте имди.

Кайчан газиз Кыйтфир мондый  хәлне белде, 
Ачуланып, Зөләйха каршына килде: 
«Йосыф — гаепсез, бар  гаеп синдә!»—диде,—
 Сандыктан ул Йосыфны  чыгарды имди.

Бау-богавын салдырды һәм киендерде, 
Ефәк  һәм атлас түшәкләр түшәттерде, 
Тирәсенә хезмәткәрләр куеп, әйтте: 
«Тиз  чыгарам, һич курыкма»,— диде имди.

Күп тә түгел, берничә көн үткәч шуннан 
Җанын  алды ул газизнең тәңре-рәхман, 
Кардәше бар иде аның — мәлик Рәййан, 
Солтанлыгы  шул Рәййанга калды имди.

Зиндан әһлен азат итте мәлик Рәййан, 
Чыгармады  тик Йосыфны ул зинданнан. 
Җәбраилгә әмер бирде тәңре-рәхман,— 
Хак  сәламен җиткерде ул аңа имди.

Җәбраил бер ап-ак энҗе алып килде, 
Йотарга кушып, аны  Йосыфка бирде, 
Йосыф хикмәт һәм төш юрау гыйльмен белде,-
Могҗизалы  пәйгамбәр ул булды имди.

Йәмәннәндән Мисырга бер шымчы килде, 
Бик  күп маллар китертеп, ул ришвәт бирде, 
Икмәкче һәм шәрабчене ант  иттерде: 
«Агу бирегез Рәййанга!»—диеп имди.

Кайчан Рәййан бу эшләрне белеп алды, 
Икесен дә аларның  зинданга салды, 
Бик күп еллар алар шул зинданда калды, 
Тоткын  булып хәсрәт чикте шунда имди.

Ул шәрабче бу зинданда бер төш күрде: 
«Төш  юраучы кеше монда бармы?» — диде. 
Тугъры Йосыф шәрабчегә җавап  бирде: 
«Төшең сөйлә, үзем юрыйм!»—диде имди.

Ул шәрабче әйтте: «Шундый бер төш күрдем: 
Мин  өч тәлгәш саф йөземне сыга идем, 
Кызыл алтын касәгә агыза  идем, 
Шуны бирдем Рәййанга, ул эчте имди».

Икмәкчесе әйтте: «Мин дә бер төш күрдем, 
Баш  өстемә бик күп икмәк куйган идем, 
Аны Рәййанга илтергә булган идем,— 
Кошлар  килеп чукыдылар шуны имди».

Бу икәүнең төшен Йосыф юрап бирде, 
Шәрабчегә юраганы  яхшы иде: 
«Сине азат булу көтә, сөен,—диде,— 
Рәййан  сиңа зур дәрәҗә бирер имди».

Икмәкчегә әйтте: «Хәтәр синең төшең,
 Аһ, аяныч, гаять  мөшкел синең эшең, 
Хакыйкатьтер, син шуны бел, бетә башың,— 
Рәййан  сине, һичшиксез, үтерер имди».

Ишеткәчтен мондый сүзне ул Йосыфтан, 
Аһлап  әйтте: «Күрмәдем бу төшне, угълан!» 
Йосыф әйтте: «Тәкъдирең  шул—хәл кылынган, 
Хак җибәргән каза кире кайтмый имди».

Шәрабче юрауның дөреслеген белде, 
Инанып  Йосыф сүзенә, мөэмин булды, 
Зиндан әһле Йосыфның хаклыгын күрде,— 
Ә икмәкче кяфер килеш калды имди.

Аннан соңра өч көн вакыт  китте узып, 
Мәлик Рәййан икмәкчене куйды асып, 
Күзен  аның чукыдылар кошлар төшеп,— 
Барча халык моңа хәйран калды имди.

Шәрабчегә Рәййан шулчак хәлгать бирде, 
Төрле затлы киемнәргә киендерде, 
Шәрабчелек дәрәҗәсен кире бирде,— 
Йосыф аңа әманәт сүз әйтә имди.

Йосыф әйтте: «Әйт мәликкә белгәнеңне, 
Аңлатып  бир аңа минем бу хәлемне, 
Белдер минем һич гөнаһсыз икәнемне,— 
Хуҗаң  алдында телгә ал мине имди».

Шул ук сәгать күк иясе — олугъ сөбхан, 
Барлык  мәликләр мәлиге, бөек солтан, 
Җәбраилне җибәрде. Ул, иңеп күктән, 
Хак сәламен Йосыфка җиткерде имди.

«Сине,— диде,— Йагъкубтан кем яраттырды, 
Кардәшләрең  фетнәсеннән кем коткарды, 
Тар коеның  төпләреннән кем чыгарды,— 
Котылуның рәхәтен кем бирде имди?

Зөләйханың мәкереннән кем коткарды, 
Кодрәт  белән сабыйны кем сөйләттерде, 
Бикләнгән  җиде капканы кем ачтырды,— 
Бозык эштән кем коткарып калды имди?!»

Йосыф әйтте: «Бар игелек бер алламнан, 
Мин  күргән ул мәрхәмәтләр — бар да аннан, 
Бу иглекләр килде — ул  тәңрем-сөбханнан,
 Михнәтләрдән ул коткарды мине имди».

«Алай булгач, нигә аңа  сыенмыйсың, 
Халикъ хөкмен мәлик Рәййан ничек ексын, 
Аның  әмрен ега алыр кем генә соң? — 
Бөеклек тик бер Аллага лаек имди!»

Йосыф шунда үз гаебен аңлап алды, 
Моны  аңлап, каты хәсрәт, уйга калды, 
Шәрабчегә әйткәненә тәүбә  кылды,— 
Сәҗдә кылып, тәңрегә ялварды имди.

Шул ук сәгать ул Җәбраил йәнә килде, 
Халикътан  ул күп сәламнәр ирештерде: 
«Башың күтәр, теләгәнең булды,—диде,— 
Тәңрегә  күп шөкер-рәхмәт укы имди.

Бераз вакыт бу зинданда калачаксың, 
Соңра азат булып,  рәхәт табачаксың, 
Мисырда син падишаһлык кылачаксың,— 
Бу михнәткә сабыр  кыл син»,— дия имди.

VIII фасыл. Кәнгъән гарәбе кыйссасы

Ул зинданда Йосыф озак тоткын булды, 
Шул  арада Кәнгъәннән бер гарәп килде, 
Бу гарәпне Йосыф тәрәзәдән  күрде,— 
Ул ашыгып дөя куып бара имди.

Кайчан гарәп бу зинданга якын килде,
Йосыф анда икәнлеген дөя белде
Дөя аңа егълый-егълый зари кылды:
«Мин Кәнгъәннән килдем монда»,— диде имда.

«Анда атаң Йагъкубны мин күреп килдем, 
Аның  хәле мөшкеллеген белеп килдем, 
Кайгырып зар егълаганын үзем күрдем,— 
Көннән  көнгә хәсрәтләре арта имди.

һаман синең хәсрәтеңне йота Йагъкуб, 
Аңа  синнән сөеклерәк беркем дә юк, 
Уйлап сине, егълап җиргә ава шундук,— 
һушсыз  булып озак вакыт ята имди.

Егълый-егълый ике күзе күрмәс булды, 
Көчсезлектән  сөякләре тотмас булды, 
Бернинди дә эшкә көче җитмәс булды,— 
һәрдаим  ул Йосыф диеп егълый имди.

Берөзлексез Йосыф диеп егълаганга, 
Бар  өметен егълау белән баглаганга, 
Кавышуны көтеп, һаман  аһлаганга,— 
Яшь урнына күзеннән кан ага имди!

Кайгырып ул һаман шулай көн-төн егълый, 
Бөтен  кеше моңа таңга калып карый. 
Мәүлябызның рәхмәтенә өмет баглый, 
Кавышудан һич  өметен өзми имди».

Мескен дөя Йосыфка бик якын килгәч, 
Йагъкуб  сәүче хәлен аңа сөйләп биргәч, 
Колагына Йосыф өне ишетелгәч, 
Туктап,  капка төбендә ул чүкте имди.

Атасының мондый хәле мәгълүм булгач, 
Дөя  егълап аңа моны сөйләп биргәч, 
Йагъкуб хәле ниндилеген ачык белгәч, 
Йосыф  егълап, җиргә авып төште имди.

Шул сәгатьтә теге гарәп якын килде, 
Дөясенең  чүккәнлеген шунда күрде, 
Таяк алып, сугарга дип ният кылды,— 
Шул  чак аның аягын җир тотты имди.

Гарәп мескен ни эшләргә бел алмады, 
Аягын  ул җирдән тартып алалмады,— 
Атлап китәр өчен дәрман табалмады,— 
Хәйранлыктан  ни эшләргә белми имди.

Йосыф әйтте: «Әйа гарәп, ни диярсең, 
Каян килдең һәм кай  җирләргә юл тотасың. 
Ул гөнаһсыз дөяне син ник орасың,— 
Үзең  кайдан, хәбәрең ни, сөйлә имди?»

Кайчан гарәп ул Йосыфны күреп алды, 
Йосыф сүзе аңа яхшы  тәэсир кылды. 
Үз хәлләрен ул Йосыфка әйтеп бирде: 
«Җир  тотты бит аягымны!» — диде имди.

Йосыф әйтте: «Бу хәл синең ниятеңнән, 
Аягыңның  тотылуы — фигылеңнән, 
Мескен дөяне кыйнарга теләвеңнән,— 
Ачуыңны  күңелеңнән чыгар имди».

Гарәп, аңлап үз гаебен, тәүбә кылды, 
Аякларын җир  җибәрде, азат булды,— 
Шуннан соң ул Йосыфның янына килде,— 
Кулын  үбеп, аңа хөрмәт кыла имди.

Йосыф аннан хәбәр-әхвәл сораштырды, 
Гарәп барлык  белгәннәрен сөйләп бирде, 
һәммәсен дә берәм-берәм бәйан кылды,— 
Гарәп  сөйли, Йосыф егълап тыңлый имди.

Гарәп әйтте: «Мин Кәнгъәннән яңа килдем, 
Йөк  китердем, бу шәһәрдә сәүдә кылдым, 
Берәр мисрый кызыл алтын  табыш алдым,— 
Малым саттым, Кәнгъәнемә кайтам имди».

Йосыф әйтте: «Син Кәнгъәннән килгән булсаң, 
Анда  гөмбәз күк агачны белгән булсаң, 
Тирәсендә ботакларын күргән  булсаң, 
Ул ботаклар уникеме һаман имди?

Аһ, аяныч, ерак моннан  Кәнгъән җире, 
Айрылганнар өчен авыр аның юлы, 
әрвакытта,  исеп куйса Кәнгъән җиле, 
Ул агачтан сагыш исе килә имди!»

Гарәп әйтте: «Бу сүзеңне аңладым мин, 
Аның  сере ни икәнен уйладым мин, 
Бер нәрсәне ләкин аңлый алмадым мин,— 
Бар  икәнен монда нинди хикмәт имди.

Гөмбәз кебек агачың — ул Йагъкуб була, 
Унбер  угълы хезмәтенә әзер тора, 
Юк тик уникенче угълы Йосыф кына,— 
Ашаган  бер бүре аны диләр имди.

Шуннан бирле мескен Йагъкуб булды вәйран, 
Берөзлексез  зари кыла, егълап һаман, 
Йосыф белән кавышырга эзли дәрман,— 
Хакка  даим ялварып ул яши имди.

Хәсрәт йорты эченнән ул бер дә чыкмый, 
Шул  хәсрәттән авызына ризык капмый, 
Бу җиһанга күзен ачып һичбер  бакмый,— 
Егълый-егълый ике күзе күрми имди.

Йосыф  гамен хәтереннән һич чыгармый, 
һичкайчан шул Йосыфын оныта алмый, 
һичберәүнең үгетенә колак салмый,
«Йосыф!»  диеп тау-таш белән егълый имди».

Йосыф аны егълый-егълый тыңлап торды, 
Кулын  тотып, үтенечен әйтеп бирде: 
«Әманәт шул, Йагъкуб янына кер,— диде,— 
Ул  мескенгә миннән сәлам тапшыр имди.

Әйт  син аңа: мин—гарибләр илчееемен, 
Хәсрәт чиккән һәм  билгесез бер кешемен, 
Яралылар, гаҗизләрнең мин берсемен,—
 Тоткыннардан  аңа хәбәр җиткер имди».

Шуннан Йосыф гарәпне юлга күндерде, 
Куеныннан  бер беләзек алып бирде, 
Шуны аңа бүләк итеп болай диде: 
«Бу  беләзек миннән ядкяр булсын имди!

Әйа гарәп, әманәтне син онытма, 
Сәламемне  тизрәк җиткер, озак тотма, 
Бу хәлемне сөйләп бир син ул Йагъкубка,—  
Минем өчен ул бер дога кылсын имди.

Догасы, һичшиксез, аның кабул булыр, 
Халикъ  миңа азатлыкны насыйб кылыр, 
Инша алла, михнәттән соң рәхәт килер,— 
Пәйгамбәрләр  догасы үтәлә имди».

Гарәп әйтте: «Кем икәнең белсәм иде, 
Син  пәрдәне ачып, йөзең күрсәм иде, 
Йөзең күреп, шигемне бетерсәм  иде,— 
Кемлегеңне әйтер идем аңа имди».

Йосыф әйтте: «Әйтергә кем икәнемне, 
Пәрдәм  ачып, күрсәтергә бу йөземне, 
һич рөхсәт юк үтәргә бу теләгеңне,— 
Рөхсәтсез  эш һич мөбарәк булмас имди».

Аннан әйтте: «Сиңа бирәм бу бүләкне — 
Кызыл якут куелган  бу беләзекне. 
Кыйммәтле ул, сакла син бу әманәтне, — 
Егерме мең алтын  аның хакы имди.

Бу беләзек дөньялыкта сиңа  җитәр, 
Егерме мең алтын аның кыйммәте бар, 
Бу  дөньяның Вафасы юк, килер-китәр,— 
Ахирәт өчен тырышу кирәк  имди».

Бәхилләшеп гарәп, аягүрә торды, 
Рөхсәт  алып, Кәнгъәненә сәфәр кылды. 
Ашыгып, ул көне-төне юлда булды,— 
Бу  хәбәрне җиткерергә тели имди.

Ул Кәнгъәнгә төнлә белән җитте кайтып, 
Ял  итеп тә тормады ул өйдә ятып, 
Сөйләшер тә тормады ул анда артык,— 
Йөгреп  Йагъкубның өенә китте имди.

Гарәп Йагъкубның өенә төнлә килде, 
Тыштан гына кычкырып  ул сәлам бирде, 
Бу тавышка Динә чыгып: «Кем бар? — диде,— 
Төнле  нишләп йөрисез? — әйтегез имди!»

Болай диде Динәгә ул гарәп шунда: 
«Ул хәсрәтле Йагъкуб  өе кайсы монда? 
Күреп кайттым бер гыйбери мин Мисырда, 
Аңа  сәлам әйтергә ул кушты имди».

Ишеткәч  бу сүзне Динә өйгә керде,
Ул кергәндә Иагъкуб намаз укый иде, 
Кайчан ул уңга һәм  сулга сәлам бирде: 
«Анда ни бар?»—дип, Динәдән сорый имди.

Чакырдылар гарәпне, ул өйгә керде, 
Йагъкубка  ул булган хәлне сөйләп бирде: 
«Анда бер гыйбри сорашты сине,—диде,—  
Ул—кәүменнән айрылган бер тоткын имди.

Хәсрәттән Һәм гаҗизлектән хәлсез калган, 
Синең йөзең күрергә  бик тели һаман, 
Зинданда ул өмет итә синнән догаң,— 
Дога  кылсаң әгәр, азат булыр имди».

Йагъкуб әйтте: «Аның йөзен күрмәдеңме, 
«Исмең нинди, кайдан  үзең»,— димәдеңме, 
Ни сәбәпле тоткын булган,  белмәдеңме,—
 Нишләп безне сагна икән  алай имди?»

Гарәп әйтте: «Сорап бактым, һич әйтмәде, 
Үз  хәленнән бер нәрсә дә белдермәде, 
Пәрдәсен ачып, йөзен дә күрсәтмәде,—  
Шул хәлдә дә нуры тышка чыга имди».

Ул гарәпкә Йагъкуб сәүче дога кылды: 
«Бу  сүзләрең,—диде,— миңа татлы булды, 
Хәсрәтле бу күңелемә рәхәт бирде,— 
Шатлыклы  бу хәбәр өчен рәхмәт имди».

Гарәп әйтте: «Миңа инде рәхмәт иңде, 
Бу  дөньяда бар морадым хасил булды, 
Тоткын миңа бер беләзек  бүләк кылды,— 
Егерме мең динар аның хакы имди».

Гарәп әйтте Йагъкубка: «Әйа Исраил, 
Ахирәтлек  өчен миңа бер дога кыл, 
Гөнаһларны ярлыкасын ходам-җәлил,— 
Дөнья  — фани, ахирәт мәңгелек имди».

Йагъкуб әйтте: «Илаһым, бу сәүдәгәргә 
Җибәр  син мул ризык дөньяда яшәргә, 
Җәннәттә дә насыйб ит син күрешергә,— 
Җәннәттә  ул миңа күрше булсын имди».

Аннан оик ягымлы итеп дөя  сөйли, 
Ул да Йагъкуб пәйгамбәрдән ярдәм тели, 
Дөресрәге, аннан  хәер-дога сорый,— 
Ахирәттә рәхәтлекләр тели имди.

Йагъкуб нәби дөя өчен дога кылды, 
Хак алдында бу догасы  кабул булды, 
Оҗмахта ул дөя җайлы урын алды,— 
Халикъ  шундый бер могҗиза кылды имди.

Аннан соңра әйтте гарәп Исраилгә: 
«Тоткын өчен дә дога  кыл син тәңрегә, 
Зинданнан һәм кайгыдан котылу телә,— 
Йа  Исраил, син теләсәң, булыр имди!»

Йагъкуб сәүче кул күтәреп дога кылды, 
Ул  дога да Хак алдында кабул булды, 
Йосыфка аны Җәбраил мәгълүм  кылды — 
Китерде ул сөенечле хәбәр имди.

Әйтте аңа: «Әйа Йосыф, аңла,— диде,— 
Атаң  кылган доганың файдасы тиде: 
Халикъ сиңа азатлык-котылу бирде,—  
Михнәтләрдән рәхәткә чыгасың имди».

IX фасыл. Йосыфның зинданнан чыгуы

Ул зинданда Йосыф унике ел торды, 
Йагъкубның кылган  догасы кабул булды 
(Моннан алда әйткән идем сезгә моны),— 
Шулай  итеп ул котылу тапты имди.

Җәбраил Йосыф янына тагын килде, 
Тәңре  аңа үзе әмер биргән иде; 
Бел, бу михнәт сиңа төштән килгән иде,  
Котылу да төштән булыр,— диде имди.

Хөкме белән әмер итеп тәңре-рәхман, 
Бер  төш күрде Мисыр шаһы мәлик Рәййан, 
Юраучылар мондый төшкә калды хәйран,— 
Берсе  дә бу төшкә юрау тапмый имди.

Рәййан әйтте: «Җиде симез сыер күрдем, 
Шул  җиде сыерның аркасына мендем. 
Берсеннән берсенә шулай күчеп йөрдем, 
Мондый  төшкә гаҗәпләнеп калдым имди.

Күрдем йәнә җиде сыер — бар  да арык, 
Бар да хәлсез, бар да беткән арыкланып, 
Ачыгудан булган алар шундый  ябык,— 
Симезләрен арыклары ашый имди!..

Тагын күрдем тулып җиткән җиде башак, 
Йәнә  корьш-кибеп беткән җиде башак, 
Ул башаклар очып китте күккә шул чак,— 
Тик  өч башак бодай җирдә калды имди».

Юраучылар төшне юрый алмадылар, 
Аны  ничек аңлатырга белмәделәр, 
Бу төшнең серенә һич төшенмәделәр, 
Хәйран  булып, аптырап калдылар имди.

Моңа мәлик Рәййанның ачуы килде, 
Нәкъ шул вакыт  шәрабчесе килеп керде, 
Хәтерләп шунда Йосыфны, уйлап торды,— 
Хәйран  булып һәм үкенеп торды имди.

Шәрабченең мондый хәлен Рәййан күрде: 
«Нилектән  син үкенәсең болай?—диде, 
Бу кадәрле борчу сиңа нидәк килде? 
Ни хикмәт бар  монда, миңа белдер имди».

Шәрабчесе әйтте: «Тыңла, шаһе-җиһан, 
Зинданында  бар синең бер гыйбри угълан, 
Хикмәт гыйльмен биргән аңа тәңре-сөбхан, 
Бу төшеңне юраса ул юрар имди».

Мәлик әйтте: «Ул угъланны кайчан күрдең, 
Аның  юрый алганлыгын кайдан белдең, 
Юраганын аның кайда күреп тордың,— 
Тәҗрибәсен  аның кайчан күрдең имди».

Шәрабчесе әйтте: «Мин  зинданда идем, 
Шунда чакта мин бик гаҗәп бер төш күрдем, 
Ул  угъланнан төшне юравын үтендем,— 
Миңа аның юравы юш килде  имди.

Гакълы камил, гыйльме төгәл, үзе гарьле, 
Буе зифа, холкы  күркәм, мең-мең төрле, 
Дине ислам, итагатьле, йөзе нурлы,— 
Пәрдә  аша нуры балкып тора имди».

Мәлик әйтте: «Зинданга ул ничек кергән, 
Гаибе  нәрсә ул угъланның, ул ни кылган?» 
Шәрабче әйтте: «Тәңресе каза  биргән,
Унике ел зинданда ул ята имди».

«Йөгереп бар,— диде аңа мәлик Рәййан,— 
Минем  төшемнең мәгънәсен сора аннан, 
Аягүрә тор алдында һәм зинданнан 
Чыгачагын  белдереп, сөендер имди».

Шәрабче әйтте: «Мин шуңа хәйран калдым; 
Алдында  ул угъланның оятлы булдым, 
Хәлен сезгә сөйләргә сүз биргән идем,— 
Исемә  тик җиде елдан төште имди!»

Шәрабчесен үгетләде мәлик Рәййан: 
«Бар бит аның үз  иясе, тәңре-рәхман, 
Белә ич ул килгәнлекне каза аннан,— 
Кайгырма,  ул сине гафу итәр имди».

Шәрабче йөгереп шул зинданга килде, 
Керү  белән Йосыфны ул танып белде, 
Әдәп белән генә аңа, сәлам бирде,— 
Оялып,  җиң белән битен каплап имди.

Тугъры Йосыф шәрабчегә  хөрмәт кылды: 
«Миңа,— диде,— бу казаны тәңрем бирде, 
Шайтан ләгыйн  безне аздырмакчы булды,— 
һич оялма, хата синдә түгел имди».

Шәрабче Йосыфка хәлне сөйләп бирде: 
«Мәлик Рәййан бер  гаҗәп төш күргән,—диде, 
Юраучылар юрый алмый гаҗиз инде,— 
Рәййан  шуңа ачулана бик нык имди».

Йосыф шундук шәрабчегә җавап бирде: 
«Аның  төшен юрарга мин риза»,— диде, 
Шәрабче Рәййан янына кире килде,— 
Бу  турыда аңа сөйләп бирде имди.

Мәлик Рәййан, моны иштеп, бик сөенде, 
Шул ук сәгать  шәрабчегә әмер бирде: 
«Ул угълан янына син бар тагын,— диде,— 
Мәгънәсен  төшемнең аннан сора имди».

Шәрабче Йосыф алдында кул кушырды, 
Хезмәтенә  аягүрә әзер торды. 
Йосыф шунда төшне юрарга тотынды.— 
Ул  уйлап та тормый, шундук сөйли имди.

Йосыф әйтте: «Нәкъ җиде ел иген уңа, 
Төрле  нигъмәт-азык белән дөнья тула, 
Аннан соңра корылык һәм кытлык була,— 
Нәкъ  җиде ел зур авырлык булыр имди.

Аннан соңра тәңре мәрхәмәт кылачак, 
Кешеләргә  шатлык-рәхәтләр киләчәк, 
Төрле нигъмәт, арзанлыклар күп булачак,— 
Төрле нигъмәт көннән көнгә артыр имли».

Шәрабче, мәлик янына кире  кайтты, 
Йосыфның бар сөйләгәнен аңа әйтте, 
Йосыфны  ул төрле яктан мактап китте, 
Ул сөйләде, мәлик тыңлап торды имди.

Мәлик Рәййан әйтте аңа: «Син кире бар, 
Азат итеп,  тоткынлыктан шундук чыгар, 
Алып кил дә, кидер зурлап, хәлгать аңар,—
  Зиндан аңа лаек урын түгел имди.

Белем ягыннан шундый сыйфатлы икән, 
Хикмәт  гыйльме шундый камил-тулы икән, 
Йөзе нурлы, хак динле,  гакыллы икән,— 
Аны зурлау һәм хөрмәтләү тиеш имди.

Аңарга мин затлы хәлгать кидерермен, 
Дәрәҗәлеләр  атына мендерермен, 
Өстенлеген бар кешегә белдерермен, 
Дөньяда  ул хаслар хасы булыр имди».

Йосыф янына шәрабче тагын китте, 
Сәлам  биреп, зурлап аның кулын үпте: 
«Инде кайгы-хәсрәтләрдән котыл,—диде,—  
Рәхәт-сөенеч китердем сиңа имди».

«Бар, кире кайт,— диде Йосыф шунда аңа,— 
Кулын  кискән хатыннарны җый сарайга. 
Бик нык тырыш, җитди кара бу чарага,—
Мәлик Рәййан ни булганын белсен имди».

Шәрабчы бу хәлне Рәййанга белдерде, 
Мәлик  Рәййан да бу эшне мәгъкуль күрде. 
Кулын кискән хатыннарны ул  җыйдырды,— 
Зөләйха килгән иде шунда имди.

Мәлик  әйтте: «Йә, сөйләгез хәлегезне, 
Ни  сәбәптән кистегез бу кулыгызны?» 
Зөләйха әйтте:«Гафу и  мәлик, безне,— 
Без гаепле, һич гаепсез Йосыф имди».

Мәлик Рәййан шул ук сәгать әмер бирде, 
Йосыф  өчен зиннәтле сарай тездерде, 
Аңа ефәк һәм атласлар түшәттерде,— 
Әнә  шундый сарай әзер кылды имди.

Шәһәр белән теге зинданның арасы 
Ераклыгы  иде дүрт фәрсәңг чамасы. 
Бар иде шундый озын юлдан  барасы,— 
Зиндангача мәлик гаскәр тезде имди.

Мәлик гаскәр җыеп атка атландырды, 
Аттан  төшеп зинданның янына барды, 
Ул Йосыфны хәлгать кидереп, чыгарды, 
Моны  күреп бар кеше шатланды имди.

Тугъры Йосыф тоткынлыктан азат булды, 
Зиндан әһле аннан  егълап аерылды, 
Алар өчен тугъры Йосыф дога кылды,— 
Бу догасын тәңре  кабул кылды имди.

Тугъры Йосыф бик үтенгәч халыгыннан, 
Коткарырга  әмер бирде тәңре-рәхман, 
Зиндан әһлен азат итте мәлик Рәййан: 
«Багышлыйм сезне  Йосыфка!» — диде имди.

Каршыларга бөтен Мисыр халкы чыкты, 
Йөзен  күреп ул Йосыфның, ләззәт тапты, 
Алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән  җиргә сипте,— 
Олуг-кечек күрергә йөгерде имди.

Йосыф кылды күп шөкерләр бер  Аллага, 
Мактап, бик күп рәхмәтләр әйтте Аңарга, 
Аннан  килеп, сәлам бирде ул Рәййанга, 
Җитмеш ике телдә аңа сөйләп имди.

Төрле телдә Рәййанга ул мәдех кылды, 
Ишеткәннәр  гаҗәпләнеп тыңлап торды, 
Кешеләрнең күңлен йөзе нурландырды,— 
Ачлар  туйды, сусаганнар канды имди.

Кайчан Рәййан аның нурлы йөзен күрде, 
Тотышына  һәм холкына гаҗәпләнде, 
Малын, мөлкен аңа биреп, болай диде: 
«Мөлкәтемдә  синең бойрык йөрсен имди!»

Мәүля бирде ул Йосыфка дәүләт, бәхет, 
Кодрәт  белән бүләк итте мөлкәт, тәхет, 
Бик ышанып Рәййан Йосыфка  шул вакыт:
 «Мәмләкәтем сиңа лаек»,— диде имди.

Йосыф нәби таҗ киеп, тәхеткә менде, 
Бу  вакыт ул утыз яшәр егет иде, 
Кояш кебек, йөзеннән нурлар сибелде,— 
Йөзен  күргән кеше күреп туймый имди.

Гакълы камил, хикмәт гыйльмен яхшы белә, 
Дәгъвачылар дәгъва  белән аңа килә. 
Бай-ярлыга дөрес, гадел хөкем кыла,— 
Берәүгә дә җәбер-җәфа  кылмый имди.

Сорау бирде Йосыфка бер көнне Рәййан: 
«Кайдан  синдә бу зур белем, изге угълан?» 
Йосыф әйтте: «Бүләк итте  тәңре-сөбхан, 
Аның миңа бүләге бу»,— диде имди.

Кайчан Рәййан Йосыфның бу  хәлен белде, 
Аңарга ул ышанды һәм мөэмин булды, 
Ислам  динен, лаек күреп, кабул кылды,— 
Кулын тотып, чын мөселман  булды имди.

«Синең динең хак икәнен ачык күрдем,
 Аны  Халикъ биргәнлеген анык белдем, 
Миннән бигрәк шаһлык аңа  лаек дидем,— 
һәркем аның әмренө буйсынсын имди!»

Җәбраил Йосыф янына тагын килде, 
Йосыфка  ул Хак сәламен ирештерде, 
Сөенечле хәл хакында хәбәр бирде: 
«Рәййан  сиңа сәбәп кенә»,—диде имди.

Кайчан Йосыф Җәбраилдән моны белде, 
Халигына  бик күп рәхмәт-шөкер кылды: 
Йөз нурыннан кояш һәм ай гаҗиз булды,— 
Төрле  эшкә тотынды ул шунда имди.

Даругалык эшен үз өстенә алды, 
Ашлык-иген  бик күп игәргә боерды, 
Башагында килеш кибәнгә куйдырды, 
Амбарларга да салдырды  бик күп имди.

Җиде ел буе Мисырда иген уңды, 
Төрле  ризык белән бөтен дөнья тулды. 
Аннан соңра җиде ел корылык булды,— 
Кайгырып: «Иген икмәгез!»  — дия имди.

Нәкъ җиде ел күктән яңгырлар яумады, 
Коры  җирдә үлән дә үсә алмады, 
Дымлы җилләр искән көннәр дә булмады,— 
Каты  эссе, коры һава торды имди.

Газиз Йосыф шәһәрләргә игълан  кылды, 
Мисыр әһле берөзлексез килеп торды, 
Алтын-көмеш  биреп ашлык сатып алды,— 
Кызыл алтын тәңкә белән түләп имди.

Икенче ел бирделәр ат-качырларын, 
Өченче  ел ефәкләрен, комачларын, 
Дүртенче ел — терлекләрен, йорт-җирләрен, 
Бишенче ел — угълын-кызын бирде имди.

Үзләре дә кол булдылар алтынчы ел, 
Йосыфны  саткан кеше дә (моны да бел), 
һәммәсе дә ул Йосыфка булдылар кол,— 
Бөтен  шәһәр аның колы булды имди.

Халикъ аңа Җәбраил аша белдерде: 
«Әйа  Йосыф, шөкранәләр кыл син инде, 
Бөтен Мисыр әһле синең колың  булды, 
Сине саткан—үзе колың булды имди!»

Шул тарлыкта нәкъ алты ел узып китте, 
Амбарлардагы  ашлыклар тәмам бетте, 
Йосыф сәүче уйга калып шунда әйтте: 
«Йа  илаһым, ярдәм фәкать синнән имди!»

Җәбраил аның янына тагын килде, 
Йосыфка  ул Халикъ әмрен ирештерде: 
«Тәңре сиңа: «Йөзең ачып күрсәт,—диде,— 
Кодрәтемне  шунда тагын бер күр имди».

Тугъры Йосыф шәһәр халкына белдерде, 
Иртән  мәйданга чыгарга әмер бирде: 
«Күркле йөзем күрерсез сез шунда,— диде,— 
Ачлар аны күрү белән туяр имди».

Олы-кече, ярлы-бае бар да килде, 
Бар  да Йосыфның йөзенә карап торды, 
Ашау-эчү хәсрәтләре  онытылды,— 
Йөзен күргән һаман күреп туймас имди.

Мәйданга ул аена бер чыга иде, 
Йөзеннән  пәрдәсен ачып куя иде, 
Олы-кече, бай һәм ярлы туя иде. 
Соңра  бер ай ашамыйча түзә имди.

X фасыл. Йосыф вәзире кыйссасы

Хәбәрчесе Хакның бер көн тагын килде, 
(Аны кодрәтле  тәңре җибәргән иде): 
«Иртәгә син, Хакның әмре шундый,— диде,— 
Сәйранга чык сарай әһле белән имди.

Хәкыйкатьтә, һичбер шиксез шуны бел син: 
Кем беренче  очрый, шуны алып кил син, 
Кем булса да ул, үзеңә вәзир кыл син, 
Бу —  Халикъның әмре, моны син бел имди!»

Йосыфның бар иде бер бик яхшы аты; 
Бар  иде ул атның шундый бер гадәте: 
Иярләгәч, кешни иде ул бик каты,— 
Мисыр әһле  ишетә иде моны имди.

Йосыф айга бер сәйранга чыга иде, 
Аты  кешнәп, гаскәре җыела иде, 
Колларга ат иярләргә куша иде,— 
Килә  иде кешнәүгә бар гаскәр имди.

Йосыф иртән колларына әмер  бирде, 
Коллар атны иярләргә алып килде, 
Аты,  кешнәп, ул атланганны белдерде,— 
Гаскәрләре шундук бар да  килде имди.

Олы-кече, бай һәм ярлы бар да килде, 
Бәкләр,  ханнар бар да шаһка хезмәт кылды. 
Мәгъриб шаһы илчесе дә әзер  булды,— 
Йосыф белән ул сәйранга чыга имди.

Ике йөз мең гаскәр бара уң ягыннан, 
Ике  йөз мең гаскәр бара сул ягыннан, 
Ике йөз мең гаскәр бара ал  ягыннан, 
Ике йөз мең гаскәр арттан бара имди.

Алтын-көмеш, яшел әләм бара алдан, 
Артта—йөз  мең кеше ефәк әләм тоткан, 
Як-ягында—ике йөз мең кылыч таккан,— 
Сәйран  шундый мәһабәт төс алды имди.

Бу шәплекне күрүчеләр таң калдылар, 
Ярлы-бае — һәммәсе  дә шаулаштылар, 
Дошманнары, көчен күреп, тетрәштеләр,— 
Ишеткәннәр  бар да хәйран калды имди.

Йосыф шулай бик мәһабәт бара иде, 
Бер  гарибнең барганын ул шунда күрде: 
Өсте-башы бик сәләмә иске  иде,— 
Йосыф әйтте: «Миңа лаек түгел имди!

Үзем бүген Мисыр шаһы була торып, 
Халикъ  шундый дәүләт насыйб кыла торып, 
Вәзир итсәм моны үзем күрә  торып,— 
Бу һич миңа лаек бер эш булмас имди!»

Шул ук сәгать янына Җәбраил  килде, 
Йосыфка ул Хак сәламен ирештерде: 
«Бу  уеңны күңлеңнән чыгар,—диде,— 
Болай уйлау сиңа лаек түгел имди!

Зөләйханың бозык эшкә тартканын да, 
Сиңа  мәкре бер-бер артлы артканын да, 
Син качканда арт итәгең  ертканын да — 
Исеңдә тот, Йосыф, син һәммәсен имди.

Ул чак анда бер айлык сабый бар иде, 
Синең  хәлне ул бишектә килеш күрде, 
Синең өчен ул таныклык бирә белде,— 
Ни  сәбәптән сиңа лаек түгел имди?!»

Йосыф сәүче шулай эшнең аелын белде, 
Алып кайтып,  зурлап, аңа хәлгать бирде, 
Якынайтып, үзенә вәзир иттерде,— 
Шундук  гариб ихлас мөэмин булды имди.

XI фасыл. Зөләйханы никах кылуы

Бала чакта Йосыф бер төш күргән иде 
(Югарыда  бу хакта әйтелгән иде), 
Соңыннан ул бик күп кайгы-хәсрәт күрде,— 
Кичерде ул бик күп авырлыклар имди.

Соңра бөек тәңребездән рәхәт инде, 
Җәбраил,  килеп, аңарга хәбәр бирде: 
«Әйа Йосыф, бу михнәтләр нидән килде,— 
Халикъ  сиңа мәгълүм кыла, син бел имди.

һичберәүгә шәфкатеңнән син баш тартма, 
Яралыларны  син тар коега атма, 
Салып бәла утларына, яла якма,— 
Тоткыннарга  миһербанлык күрсәт имди.

Михнәт китте, мәүля кушып, рәхәт килде, 
Сиңа чиксез  хөрмәтне дә мөүля бирде, 
Падишаһлык кыласың син хәзер,—диде,—  
Тыелган эшләрдән бик нык саклан имди!»

Шулай михнәт үтеп китте, рәхәт  килде, 
Йосыф Мисыр җирендә зур патша булды, 
Тәңре  аңа зур мәмләкәт насыйп кылды,— 
Бөтен эшен итлек белән эшли имди.

Ул һәрвакыт һәр яңа ай туган чакта, 
Гаскәрләре  җыелышып килгән чакта, 
Яхшы атка менеп сәйран кылган чакта  
Сигез йөз мең гаскәр белән чыга имди.

Кодрәт белән Халикъ аны итте барлы, 
Хөкме  дөрес, гакълы камил, үзе гарьле, 
Дине бөтен, гыйльме төгәл,  йөзе нурлы,— 
Йөзен күргән җанын фида кыла имди.

Зөләйха бик зәгыйфьләнде, күзе күрми, 
Ашау-эчү,  киенүгә күңел бирми, 
Бик картайды, ләкин моны Йосыф белми,-
Зөләйха  оныта алмый аны имди.

Йосыф йөргән юл янында яши иде, 
Гомрен шунда үткәрергә  тели иде, 
Кичә-көндез һаман шунда йөри иде,— 
Гашыйклыктан бик нык  газап чигеп имди.

Шулай  итеп, һәр яңа ай туган чакта,
кешнәп,гаскәр үтеп торган чакта,
Газиз Йосыф атта сәйран кылган чакта 
Зөләйха гел юлда  егълап торды имди.

Зөләйханың мондый хәлен Йосыф  белми, 
Чөнки аның янына ул якын килми, 
Аһ-зарлары колагына  ишетелми,— 
Барабан һәм быргы таушы каплый имди.

һәм Зөләйха хәсрәтләнеп кайтып китә, 
Хәсрәт  уты көйдерә һәм, бәгырен өтә,— 
Шул хәлдә дә кавышуны өмет итә,—  
Беркайчан да өметен ул өзми имди.

Зөләйха бик озак вакыт шулай йөрде, 
Башы  тәмам миңгерәде, гаҗиз булды, 
Үзе табынган санәмнән йөз дүндерде: 
«Минем  хәлне күрмисең син!» — диде имди.

«Газиз идем—гариб, гаҗиз һәм тол калдым, 
Йосыф  гыйшкы белән янып, ким-хур булдым, 
Бу көнгәчә сиңа хәлем сөйләп  тордым,—
 Синнән ярдәм юк икәнен белдем имди.

Мисырда иң олуг хатун булган идем, 
Кешеләргә  җитәкчелек кылган идем, 
Шуннан бирле тәңре диеп белгән идем,— 
һичбер  яктан синнән файда тими имди!

Тугъры Йосыф минем колым гына иде, 
Тәңресенә  гел гыйбадәт кыла иде, 
Шул тәңренең әмренә буйсына иде,— 
Тәңре  аңа олуг дәүләт бирде имди».

Зөләйха ул санәменнән шиккә калды, 
Йөз  дүндереп ул санәмнән мөэмин булды, 
Ул санәмне ватып, парә-парә  кылды,— 
Кисәкләрен алып чыгып, сатты имди.

Тагын яңа ай туган көн килеп  җитте, 
Йосыф атка атланып сәйранга чыкты, 
Шунда Зөләйха кычкырып фөрьяд итте: 
«Әйа Йосыф, миңа күз сал!»—диде имди.

Халикъ шул чак Зөләйхага ярдәм итте, 
Аның  тавышын Йосыфка теттерде, 
Шул вакытта Зөләйханы Йосыф күрде,— 
Сукыр  килеш юлда басып тора имди.

Йосыф шул чак тази атның башын тартты, 
Якын  килде, хәл сорашып, аңар әйтте: 
«Кем буласың, миңа нинди эшең  төште? 
Әйт хаҗәтең, үти алсам, үтим имди!»

Зөләйха әйтте: «Йа җиһан шаһы, күр син, 
Үзем  зәгыйфь, күзем күрми, инде бел син: 
Мисыр газизе Кыйтфирнең  хатыны мин,— 
Шундый хәлдән мондый хәлгә төштем имди!

Мин шул булам: сине сатып алган идем, 
Бөтен малым сиңа  фида кылган идем. 
Синең гыйшкың белән хәйран калган идем,— 
Бүген  менә бу хәлләргә төштем имди!

Минем кулдан китте тәмам бөтен нигъмәт, 
Бере  калмый юкка чыкты мал һәм мөлкәт, 
Ләкин һич тә кимемәде  гыйшык-хәсрәт,
 Бертуктаусыз гыйшкың уты өтә имди!

Инандым мин танып, Хакның берлегенә, 
һәм инандым синең  пәйгамбәрлегеңә, 
Калмады һичбер шигем мөэминнәреңә,— 
Үзем  дә мин мөэмин булдым»,— диде имди.

Йосыф шул чак Зөләйханы бик кызганды, 
Аның  мондый гыйшкына ул таңга калды, 
Зөләйханың сүзләренә  ышанмады,— 
Сынау өчен кабат сорау бирә имди:

«Йа Зөләйха, кайда синең дан һәм малың, 
Зифа  буең, озын чәчең, хуп җәмалың, 
Йөзең тулган айдай балкып торган чагың,— 
Ничек  итеп мондый хәлгә төштең имди?!»

Зөләйха әйтте: «Җәмалым, малым бирдем, 
Синең өчен  һәммәсен дә фида кылдым, 
Бәхетемнән, тәхетемнән аерылдым,— 
Синең  гыйшкың шулай тәэсир итте имди!»

Йосыф әйтте: «Әгәр син чын гашыйк икән, 
Ул гыйшыкка  тугърылыгың бик нык икән, 
Егълый-егълый шундый гыйшык дәгъва  итсәң, 
Бу дәгъвага берәр дәлил кирәк имди».

Зөләйха әйтте: «Инде кил син яныма, 
Рәхим итеп, бу  камчыңны бир кулыма, 
Гашыйк булсам, ул белдерер моны сиңа,— 
Белдермәсә,  дәгъвам ялган булыр имди».

Йосыф аңарга камчысын биргән иде, 
Ул  «аһ!» дип сулыш өрде дә, кире бирде, 
Камчыга ут кабынганын Йосыф  күрде,— 
Камчы Йосыфның кулын пешерде имди.

Тугъры Йосыф ул камчыны атып бәрде, 
Зөләйханың  гашыйклыгын ачык белде, 
һич калмады шиге, тугърылыгын күрде,— 
Гаҗәпләнеп,  ат тезгенен тартты имди.

Зөләйха әйтте: «Күрдеңме,  аңладыңмы, 
Камчыга ут кабынганга таң калдыңмы? 
Кулың  пешергәнгә түзә алмадыңмы? — 
Ул ут мине кырык ел көйдерә имди!»

Бу гыйбрәтле хәлгә Йосыф гаҗәпләнде, 
Зөләйхага  нәсихәт һәм үгет бирде: 
«Өмет өзмә, вәгъдә үтәү көне килде,— 
Михнәт  китте, рәхәт килде»,—дия имди.

Шул чак Йосыф янына Җәбраил килде, 
Хак  сәламен аңарга ул ирештерде: 
«Зөләйханы никях кылып ал син,— диде,—  
Син—падишаһ, ә ул — хатун булсын имди».

Кайчан Йосыф Җәбраилдән хәбәр алды, 
Зөләйха  торган урынга кире барды, 
Бү турыда сөйләп, аны шатландырды: 
«Иа  Зөләйха, рәхәт җитте»,— диде имди.

Моны ишеткәч, Зөләйха хәсрәтләнде: 
«Йа иляһым, хәлем  сиңа мәгълүм,— диде.— 
Җәмалымнан, малдан мәхрүм калдым,—диде. 
Күзем күрми, үзем карчык булдым имди.

Мәүлям  миңа үзе ярдәм кылсын иде,
Күзләремнең нуры кире килсен иде, 
Җәмалым  Йосыфка лаек булсын иде,— 
Мәүлямнан мин ярдәм өмет итәм имди».

Шул ук сәгать янына Җәбраил килде, 
Канаты белән бер  сыйпап, дога кылды, 
Күзе ачылып, Зөләйха, япь-яшь булды,— 
Тулган  айдай, йөзеннән нур балкый имди.

Зөләйханы Йосыф никях кылып  алды, 
Бик күп кунак чакырып, зур мәҗлес корды, 
Ул  мәҗлескә бик күп олуг бәкләр килде,— 
Бик күп шатлык-сөенечләр булды  имди.

Аннан соңра ул икесе аулак калды, 
Зөләйханың  кыз икәнен Йосыф белде, 
Кулын тотып, шунда аңа сорау бирде: 
«Бу  көнгәчә син ничек кыз калдың имди?»

Зөләйха шунда Йосыфка болай диде: 
«Халикъ  мине синең өчен саклап килде, 
Миңа охшаш пәри кызы килеп йөрде,— 
Мин  дип, Кыйтфир коча иде шуны имди».

Йосыф әйтте: «Хәтерлимсең теге көнне, 
Бозык  эшкә өндәдең син анда мине, 
Андый эшне ул чак кылган булсак иде, 
Бу морадка  җитмәс идек бүген имди».

Зөләйха аңарга: «Әйа Йосыф,—диде,— 
Йөземә син ул гаепне  бәрмә инде, 
Кодрәт белән тәңре шулай саклап килде 
Ул  фетнәдән сине, мине үзе имди.

Тулган айга охшый иде синең йөзең, 
Тыңлау  өчен татлы иде һәрбер сүзең, 
Матурлыгың — бүләге ул тәңребезнең, 
Сине күргәч, кемнең сабры  калсын имди?!

Рәхмәт яусын аңа — миңа сине  бирде, 
Теләк-максатларым бу көн кабул булды, 
Матурлыгым  һәм дәүләтем тагын килде,— 
Ул мәүляма рәхмәт-шөкер кылам имди!»

Аннан соңра Хак тәкъдире мондый булды: 
Алар  икәү гомер буе бергә торды, 
Тәңребез унике угыл бүләк кылды, 
Олысына  мөсалим дияләр имди.

XII фасыл. Йагъкуб  угьланларының Мисырга баруы

Кәнгъән иле зур кытлыкка дучар булды, 
Йагъкуб  нәби угылларына боерды: 
«Мондый кытлык безгә яман тәэсир кылды, 
Ашлык  өчен Мисырга барыгыз имди.

Илебездә безнең хәер һич калмады, 
Җиребездә игеннәр бер  дә уңмады, 
Бу тарлыкта безнең хәлләр хуш булмады, 
Йа  угъланнар, барыгыз Мисырга имди!

Анда ашлык сатып алу мөмкин икән, 
Падишаһы  тугъры динле, мөэмин икән, 
Йон илтегез, алтыныбыз инде беткән,— 
Газизенә  әйтегез сәламнәр имди».

Ун карендәш бу сәфәргә риза булды, 
Дөяләренә атланып,  сәфәр кылды,— 
Ибне-Иәмин генә бармый, өйдә калды,— 
Алар  шулай Мисырга юл тотты имди.

Юлда алар кәрван белән  очраштылар, 
Бер-берсеннән нәселләрен сораштылар, 
Исмәгыйльнең  нәсле икән кәрванчылар, 
Болар әйтте: «Ә без Исхак нәсле имди».

Алар Йагъкубның хәленнән сорау бирде: 
«Мескен  Йагъкуб Йосыфсыз ни хәлдә инде?»-
Кәрванчыларга Йәһүдә болай  диде: 
«Ул мескеннең хәле,—диде,— начар имди».

Болар Мисырдагы хәлне сораштылар, 
Җавап  бирделәр Мисырдан кайтучылар, 
Андагы ашлык бәһасен сорап болар, 
Хушлашып,  Мисырга юл тоттылар имди.

Бөек тәңре Җәбраилгә әмер бирде, 
Аларның  киләсен әйтеп сөендерде. 
Кардәшләре ул чак әле юлда иде,—  
Киләчәкләр иде унөч көннән имди.

Кайчан Йосыф Җәбраилдан хәбәр алды, 
Кардәшләре  килүенә бик шатланды, 
Ходасына бик күп рәхмәт-шөкер кылды,— 
Килүләрен  бик муафикъ күрде имди.

Кардәшләре килеп җиткәнлеген белгәч, 
Җәбраил  бу хакта аңа хәбәр иткәч, 
Килгән ул кардәшләренең йөзен күргәч, 
Тәхетеннән  һушсыз авып төште имди.

Бераз вакыт үткәч Йосыф аңга килде, 
Мондый хәлгә  вәзирләре гаҗәпләнде, 
Әйттеләр алар: «Йа шаһ, сиңа нәрсә булды,  
Аңың җуеп, авып төштең нидән имди?»

Йосыф шунда вәзиренә сорау  бирде: 
«Беләсеңме, кайдан килгән алар?»—диде. 
Вәзир  әйтте аңа: «Бер биш көн бар инде, 
Читтән килгән кеше алар бар  да имди».

Йосыф әйтте: «Ул кешеләр кайдан килгән, 
Сорадыңмы,  максатлары нинди икән?» 
Вәзир әйтте: «Алар бар да каба кигән. 
Ашлык  алырга Кәнгъәннән килгән имди».

Йосыф шул чак айрым сарай хәзер кылды, 
Ул сарайга төрле  нигъмәт-ризык куйды, 
Кардәшләрен шул сарайга чакырттырды,— 
Вәзир  үзе анда хезмәт кылды имди.

Кардәшләрне вәзир үзе алып килде, 
Алларына  төрле-төрле нигъмәт куйды, 
Яннарында аягүрә басып торды,— 
Түбәнчелек  белән хезмәт итеп имди.

Кайчан алар күрде шундый мул нигъмәтне, 
Үзләренә  вәзир кылган бу хезмәтне, 
Шундый зурлау, шундый кадер һәм хөрмәтне,
  һәммәсе дә моңа хәйран калды имди.

Бу турыда сөйләнделәр алар болай 
«Мәлик  бездән бик күп алтын көтә бугай, 
Шуның өчен хөрмәт итә безне  шулай,— 
Алтыныбыз юклыгын ул белми имди».

Шәмгун әйтте: «Атабызны ул беләдер, 
Шуның  өчен ул болай хөрмәт кыладыр, 
Йагъкуб рәсүл икәнлеккә инанадыр,— 
Шуның  өчен зурлыйдыр ул болай имди».

Йәһүдә әйтте: «Сәбәбен моның  беләм, 
һәммәбез дә ярлырак без бүтәннәрдән, 
Газиз мондый хәлебезне күреп  белгән, 
Шуңа күрә болай кабул итә имди».

Рауил әйтте: «Бу шаһ, шиксез, гадел ирдер, 
Безнең  зәгыйфь хәлебезне ул күрәдер, 
Кызганудан шундый иглек күрсәтәдер,— 
Гадел  кеше — гарибләрне сөя имди».

Бу сүзләрне Йосыф егълап тыңлап торды, 
Кардәшләрнең  һәммәсен дә танып белде, 
Тик Шәмгуннан Йәһүдәне айралмады,— 
Айрырга  Җәбраил ярдәм итте имди.

Мөсалимне дәшеп, Йосыф әйтте аңа: 
«Эчемлек  кой, угълым, минем кувшиныма 
һәм илт аны теге газиз гарибләргә,— 
һәммәсенә  шәрабчылык син кыл имди.

Эчәргә бир, һәммәсенә син хезмәт кыл, 
Әманәтем  — агаларыңа хөрмәт кыл, 
Ничек, нигә килгәннәрен сорашып бел,— 
Сорасалар  кем икәнең, әйтмә имди!»

Мөсалим шунда алар янына килде, 
Аларга  хезмәт итәргә әзер булды, 
Яннарында аягүрә басып торды,— 
Яннарында  шулай кувшин тотып имди.

Теләсәләр әгәр, тагын салып бирде, 
Үзе  өчен дәрәҗә бу диеп белде, 
Бушап калса, кувшинны тутырып килде,— 
Шулай  итеп кадер-хөрмәт кылды имди.

«Гакълы камил, теле нәфис,  мөрәүвәтле, 
Күңле йомшак, холкы күркәм, үзе затлы, 
Буе зифа, һәрбер әйткән сүзе  татлы,— 
Йосыфка ул бигрәк охшый!»—диләр имди.

Сорадылар: «Әйа угълан, йөзең күркле, 
Әдәпле  син, үзең гарьле, игелекле, 
Безгә хөрмәт күрсәтәсең син мең төрле,— 
Син кем, кемнең угылы  син?»— диләр имди.

Җавабында аларга ул болай диде: 
«Мисыр  шаһы миңа шундый әмер бирде, 
Сезне күреп, күңеленә сагыш килде,— 
Мине  сезгә хезмәт өчен куйды имди.

Мисыр шаһы бик яратты үзегезне, 
Күрергә  бик тели сезнең йөзегезне, 
Чын күңелдән кайгырта ул һаман сезне,— 
Мине сезгә  хезмәтчегез итте имди.

Мин һәрвакыт сезгә хезмәт кылачакмын, 
Сез  киткәнче яныгызда торачакмын. 
Сезне күрсәм, мин бәхетле булачакмын,— 
Сезнең  янда булу миңа рәхәт имди».

Күреп шаһның игелекле икәнлеген, 
Хөрмәт  итеп һәм бик зурлап сөйгәнлеген 
һәрберсенә берәр икмәк  биргәнлеген, 
һәммәсе дә гаҗәпләнеп калды имди.

«Мәлик бигрәк юмарт икән»,— диештеләр.
«Нигъмәте  күп икән»,—диеп сөйләштеләр. 
Соңра ашлыкның бәһасен белештеләр. 
«Бер  почыгы ике йөз мең алтын имди!»

Аннан Йосыф бизәттерде  сарай-тәхтен, 
Бөтенесен җиһазлады, китреп шартын, 
Тезеп  сафка кол-каравышларның барысын:
 «Кәнгъәнлеләр керсен!»—диеп  әйтте имди.

 Ул арада өч көн үтеп киткән иде, 
һәммәсен  дә Йосыф танып җиткән иде, 
һәммәсенә атлас кием биргән иде,— 
Дүртенче  көн сараена дәште имди.

Алар килеп бу сарайга керү белән, 
Мәһабәтлеген  Йосыфның күрү белән, 
Солтанатын аның күреп белү белән, 
Унысы  да аңа сәҗдә кылды имди.

Йосыф әйтте: «Күтәрегез башыгызны, 
һәм  җыегыз башыгызга гакълыгызны. 
Аңлатыгыз сөйләп миңа хәлегезне,— 
Белдерегез,  хаҗәтегез нинди имди?»

Ун карендәш күтәрделәр бар да башны, 
һәммәсе  дә гакълын җыеп, күзен ачты, 
Унысы да аягүрә торып басты,— 
Тәхет  янында тордылар куркып имди.

Йосыф боергач, көрсиләр китерделәр, 
Ун  карендәш, рөхсәт алып, утырдылар, 
Дәһшәт, курку һәм борчылу  кичерделәр: 
«Аһ, куркыныч, аһ, куркыныч!»—диләр имди.

Йосыф таный һәммәсен дә — күз салуга, 
һәммәсен  дә берәм-берәм карап чыга, 
Пәрдә астында күзеннән яшь агыла,—  
Кардәшләре аның хәлен белми имди.

Йосыф әйтте: «Әйтегез миңа  кемнәр сез, 
Килүегез кайсы илдән, ни телисез? 
Бертуган  карендәшләрме сез һәммәгез, 
Атагыз кем?»—дип алар дан сорый имди.

Алар әйтте: «Без Кәнгъәннән килүчеләр, 
Бабабыз  Исхак пәйгамбәр, без — шәрифләр, 
Без унике кардәш идек моңа  кадәр,
 Атабызны Йагъкуб сәүче диләр имди.

Берәвебез өйдә калды, килми бире, 
Иң  кечебезне ашады явыз бүре, 
Атабыз аны артыграк сөя иде,— 
Бу  хәсрәттән ике күзе күрми имди».

Йосыф әйтте: «Йа шәрифләр, ни сөйлисез, 
Атагызны  үзегез пәйгамбәр дисез, 
Ул аны артыграк сөя иде, дисез,—  
Пәйгамбәргә бу лаек эш түгел имди».

Алар әйтте: «Әйа газиз, тыңла безне, 
Тик  бер күрсәң иде син ул кечебезне, 
Сөяр идең үзең дә ул  энебезне,— 
Син  күрмәгәч, ничек тасвир кылыйк инде?!

Без дә аны шулай бик ярата идек, 
Күрми  торсак, күрергә тырыша идек, 
Ул ялган төш күргән, без дә шуны белдек;  
Атабыз яхшы төш дип юраган имди».

Йосыф әйтте: «Энегез нинди төш күргән, 
Атагыз  ул төшкә нинди юрау биргән?» 
Алар әйтте: «Атабыз аңа, син, дигән, 
Булырсың  Мисырның падишаһы имди!»

Йосыф әйтте:«Ул төш шулай  булмаганмы, 
Аның мондый юравы юш килмәгәнме, 
Мисыр падишаһы була  алмаганмы,— 
Бу хакта сез белмисезме хәзер имди?»

Алар әйтте: «Ничек белмәк кирәк аны, 
Ашады  чынлыкта бүре ул угъланны, 
Инде оҗмах түрендәдер аның җаны,— 
Бу  дөньядан күптән күчеп китте имди.

Әйа газиз, хәлебезне бел син ачык, 
Интектерде  тәмам безне каты ачлык, 
Килдек монда алырга без сездән ашлык,— 
Атабыз  күп сәлам әйтеп калды имди.

Мохтаҗ булып килдек сезнең каршыгызга, 
Бик  аз безнең алып килгән малыбыз да, 
Зур игелек кирәк сездән  барыбызга,— 
Юмартлыкта сез дөньяга мәшһүр имди!»

Йосыф әйтте: «Сүзләрегез кабул булсын, 
Арагыздан  ләкин берәү калып торсын, 
Сәбәп булсын тизрәк кабат килү өчен,— 
Сезнең  белән Ибне-Йәмин килсен имди.

Сезнең яктан әгәр дә тугърылык булса, 
Ибне-Йәмин  сезнең белән бергә килсә, 
Җибәрергә атагыз ризалык бирсә,— 
Бер  түләүсез бик күп ашлык бирәм имди.

Ашлык бирәм, төрле азык-төлек бирәм, 
Сезне  затлы киемнәргә киендерәм, 
Бүләклимен башка бик күп нәрсә белән,— 
Атагызга  да җибәрәм бүләк имди!»

Ун кардәш бу тәкъдимне кабул  кылды, 
Шәмгун Мисырда калырга риза булды, 
Дөяләргә йөк төятте, әзер  кылды 
Үз малларын йөкләргә яшерде имди.

Агаларын озатырга үзе килде, 
Түбәнчелек  күрсәтеп, ихтирам кылды. 
«Тапшырыгыз атагызга сәлам, —диде,— 
Аннары  тагын килегез тизрәк имди!

«Хакыйкатьтер, һәммәгезне сөямен мин, 
Икенче  кат күрергә бик телимен мин. 
һәм кабат килүегезне көтәмен мин, 
Сезне  шулай сөямен мин»,— диде имди.

Мисырдан соң барган чакта алар юлда, 
Тукталса  да кайсы җирдә, кай урында 
Кемне генә очратмасын — барысы да 
Хөрмәт  белән,зурлап каршы алды имди.

Алар әйтте: «Бу юлдан күп узган идек, 
Бу  җирдә, бу урында күп кунган идек, 
Мондый зурлау һич очратмый  торган идек,— 
Монда, шиксез, берәр хикмәт бардыр имди».

Кайткан чакта алар Мисыр юлы белән, 
Йосыф  исе аңкый иде һәммәсеннән, 
Щайтан-ләгыйнь килә иде эзләреннән, 
Йосыф  исен бетерергә тырышып имди.

Алар, шулай, кайтып җитеп, өйгә керде, 
Кайтканнарын  күреп, Йагъкуб бик сөенде, 
Яшь аралаш шунда ул бер көлеп куйды,— 
Аннан  тагын һушсыз булып ауды имди.

Угъланнары аның белән  күрештеләр, 
Аның нидән көлгәнлеген сораштылар: 
Әйа ата,  нидән көлдең? — диештеләр.— 
Йәнә нигә һушсыз булып аудың имди?»

Йагъкуб әйтте: «Сүзегездән рәхәт алдым, 
Ул  сүзләргә бик шатландым, шуңа көлдем, 
Берегезнең юк икәнен соңра  белдем.— 
һушым җуеп шуңа авып төштем имди.

Мисыр шаһы сезгә ничек ашлык бирде, 
Белмәдегезме,  милләте нинди иде?» 
Аягүрә торып алар болай диде:  
«Ул сезгә бик зур игелек кылды имди!

Ул Мисырның падишаһы — хак мөселман, 
Зурлап  безне, игелекләр кылды һаман, 
Ибне-Йәмин килсен монда,— диде аннан,— 
Тик  Шәмгунне алып калды»,—диләр имди.

Фөрьяд кылды ишетүгә Йагъкуб моны: 
«Нигә  анда калдырдыгыз ул Шәмгунне, 
Ничек бирим сезгә мин Ибне-Йәминне? —  
Бер алданып, Йосыфсыз калдым бит имди!»

Угыллары болай диеп җавап бирде: 
«Газиз бездән һаман  сине сораштырды, 
Синең өчен бик еш егълап зари кылды,— 
Бик  күп сәламнәр җибәрде сиңа имди!»

Аннан Йагъкуб бу чараны мәгъкуль күрде, 
Угъланнарының  һәммәсен ант иттерде: 
Ибне-Йәминне алырга рөхсәт бирде, 
Ышандырып,  һәрберсе ант итте имди.

Аннан соңра бушаттылар  чуалларын, 
Чуалларда таптылар үз таварларын, 
Ышандырды  алар шунда аталарын: 
«Үзебезнең таварлар бу!»—диеп имди.

Йагъкүб нәби улларына рөхсәт итте. 
Ибне-Иәмин алар  белән бергә китте. 
Ун карендәш, саубуллашып, сәфәр чыкты,— 
Алар  тагын Мисырга юл тотты имди.

Йагъкуб әйтте: «Анда барып җитү белән, 
Саклагыз  сез үзегезне күз һәм телдән, 
Бер капкадан кермәгез һәммәгез бердән,— 
һәр  капкадан икәүләп керегез имди!»

Капкалардан болар икәү-икәү керде, 
Ибне-Йәмин  бер ялгызы торып калды, 
һәр тарафтан һәр капкага күзен салды — 
Бер юлдашсыз, мәхрүм хәлдә тора имди.

Кергәч тә Шам капкасыннан, ул тукталды, 
Олылардан,  кечеләрдән юл сорады, 
Аның телен бер кеше дә аңламады,— 
Хәйран булып, төрле  якка бара имди.

Җәбраил Йосыф янына шул чак  килде,
Аңа тәңренең сәламен ирештерде: 
«Карендәшең Ибне-Йәмин килде,— диде,—-
Китердем  шул сөенечне сиңа имди!

  Әйа Йосыф, затлы кием ки өстеңә, 
Өстеннән  ки тупас кына берәр каба, 
Бер дөягә менеп, сиздермичә генә 
Кардәшеңне  каршыларга бар син имди.

Шәһәргә ул керде Шам капкасы  аша, 
Кемне күрсә дә ялварып, юл сораша, 
Беркем  телен белми—гыйбричә сөйләшә,— 
Гаҗиз булып, шунда егълап тора имди».

Йосыф шундук ул әйткән җиргә юл тотты. 
Шам  капкасы янында ул аны тапты, 
Ибне-Йәмин ләкин аны танымады, 
Йосыф битен өрткән  килеш сорый имди.

Йосыф әйтте: «Әйа газиз, кем буласың, 
Кайсы  илдән килдең, монда ни кыласың, 
Ник егълыйсың, хаҗәтең ни,  ни телисең? 
Үзеңнең хәл-әхвәлеңне белдер имди!»

Җавап бирде: «Мин Кәнгъәннән монда килдем, 
Мисыр  шаһы хезмәтенә бара идем, 
Бу шәһәрдә адаштым, исемем минем  
Йагъкуб  углы Ибне-Йәмин булыр имди.

Килдек монда без ун кардәш җыйнаулашып, 
Керде  алар һәр капкадан икәүләшеп, 
Бер ялгызым калып, йөрим мин адашып,
 Шул  кайгыдан күземнән яшь ага имди.

Минем тагын бар иде бер карендәшем, 
Бер анадан туган  иде ул сөттәшем, 
Аны уйлап ага минем күздән яшем — 
Гаҗиз  булдым, ни кылырга белмим имди.

Кем нәселе син үзең, йа мөрәүвәтле, 
Күңлем  сине очратудан рәхәт тапты, 
Гыйбричә яхшы сөйлисең син шул чаклы,— 
Өйрәндең  бу телне каян?»—диде имди.

Йосыф әйтте: «Мин Кәнгъәндә  булган идем, 
Бер заманнар ул җирләрдә йөргән идем, 
Кече яшьтә анда  озак торган идем,— 
Гыйбри телен өйрәндем мин шунда имди».

Ибне-Йәмин әйтте: «Әйа мөрәүвәтдар, 
Синең  йөзеңне күрергә теләгем бар, 
Миңа хәсрәт тәэсир итте, тәкатем тар,—  
Пәрдәң ачсаң, күрер идем йөзең имди».

Йосыф әйтте: «Мин бу эшне кыла алмыйм, 
Йөземдәге  бу пәрдәне ала алмыйм, 
Бу теләгең синең һич булдыра алмыйм,—  
Бераз вакыт син сабыр кыл»,—диде имди.

Аннан соңра Йосыф төрле үгет  бирде,
Аннан соң аңарга бер беләзек бирде,
Ул беләзек кып-кызыл саф якут иде,
Тора иде кыйммәте мең динар имди.

Ибне-Йәмин пыяладыр дип  уйлады,
Ләкин аны нишләтергә бел  алмады,
Йосыф әйтте: «Беләгеңә ки син аны»,—
Сиздермичә үзе эчтән көлде имди.

Йосыф аңа юлны күрсәтүче булды, 
һәм шәһәргә алар икәү  бергә керде,
Ибне-Йәмин кардәшләрен шул чак 
Баралар  иде сарайга бар да имди.

Йосыф әйтте: «Инде бир син рөхсәт миңа, 
Үзең  бар ул кардәшләреңнең янына, 
Алар белән бергә кер шаһ сараена,— 
Хәсрәтләнмә,  күңлеңне төшермә имди».

Ибне-Йәмин айрылырга риза  булмый, 
Кардәшләре янына китәсе килми, 
«Айрылырга синнән  күңлем һич теләми, 
Синең янда миңа рәхәт»,— диде имди.

Аннан егълап Йосыфка ул болай диде: 
«Синең сүзләр  күңелемә татлы булды, 
Кешелекле фигълең мине әсир кылды,—  
Синнән башка беркем дә хуш түгел имди.

Синнән башка беркемгә дә бакмас күзем, 
Аерылсам  синнән, тынгы тапмас күңлем, 
Бер сүзем бар, тик әйтергә бармый телем, 
Кыяфәтең  Йосыфка бик охшый имди!»

Йосыф әйтте: «Үзем дә бер кол гынамын, 
Бер  мәүлям бар, аның хөкмен мин тотамын, 
Аның әмрен бозудан мин бик  куркамын,—
 Боерганын аның үтәү кирәк имди.

Кардәшләрең янына бар, бергә бул син, 
Алдану һәм  кайгылардан аерыл син, 
Рәнҗүләрдән котылып, бул шат күңел син,— 
Җәрәхәтең  дәвасы мин булыйм имди».

Ибне-Йәмин кардәшләр янына килде, 
Килү  белән, күрешеп, ул кулын бирде, 
Кардәшләре шат икәнен аның  күрде: 
«Нидән болай шатланасың?»—диләр имди.

«Беркайчан да син болай шат булмый идең, 
Йосыф юк  булганнан бирле көлми идең, 
Теш күрсәтеп елмаюны белми идең,— 
Нидән  бүген син болай шат?» — диләр имди.

Ибне-Йәмин болай диеп җавап  бирде: 
«Аерылып сездән, ялгыз калган мәлне 
Минем янга дөяле бер кеше килде,— 
Минем  белән гыйбричә сөйләште имди.

Өртелгән бер пәрдә белән аның йөзе, 
Гарипләргә  игелекле икән үзе, 
Теле саф бик, татлы икән һәрбер сүзе,— 
Шуны  тыңлап, рәхәтләрем артты имди.

Мине сезнең яныгызга ул китерде. 
Бүләк  итеп бер беләзек миңа бирде, 
Аны күреп, күңелемә шатлык тулды,— 
Кайгы-хәсрәт  онытылды тәмам имди».

Йәһүдә әйтте: «Кая ул, без дә күрик, 
Нинди  беләзек икән ул, без дә белик, 
Бик кадерләп, синең өчен саклап торыйк»,-
Ибне-Йәмин  беләзекне бирде имди.

Йәһүдә: «Бу пыяла бит» — диеп алды, 
Киеп  бакты, тик кулына ярамады, 
Аннан Рауил сораса да, алалмады,— 
Кире  Ибне-Йәмингә ул кайтты имди. 

Ибне-Йәмин Рауилгә дә биреп бакты, 
Ул да  аны үз кулына киеп бакты, 
Ярамады, бу хәлгә бар да шаккатты,—  
Тагын Ибне-Йәмингә ул кайтты имди.

Кардәшләре бер-бер артлы алып бакты, 
һәммәсе  дә үз кулына киеп бакты, 
Берсенә дә ярамагач, кире кайтты,—  
Ибне-Йәмин кулында ул калды  имди.   

XIII фасыл. Йосыфның сарай салдыруы

Әмер бирде Йосыф: «Төзүчеләр килсен, 
Гаҗәп  биек, таза сарай бина кылсын, 
Ул сарайның буе кырык аршын булсын, 
Биеклеге  дә шул кадәр булсын имди.

Ясасыннар анда Йагъкубның сурәтен, 
Аннары  угъланнарының да һәммәсен, 
Аларның Йосыфка ниләр күрсәткәнен,— 
һәммәсен  дә ясасыннар анда имди.

Алдап, аны атасыннан алуларын, 
Чишендереп,  тар коега салуларын, 
Үтерергә аны ният кылуларын — 
һәммәсен дә диварга язсыннар  имди!

Ул коедан чыккач, шунда килүләре, 
Колыбыз  дип алдап, сәүдә кылулары, 
Аны сатып, бик аз бәһа алулары, 
Өч  гаебен санау да язылсын имди!»

Газиз Йосыф аннан бик зур  мәҗлес җыйды, 
Бу мәҗлескә бик күп нигъмәт әзер кылды, 
Кунакларга  төрле-төрле ашлар куйды,—
 Кардәшләрен шул мәҗлескә дәште имди.

Кардәшләре ул сарайга килеп керде, 
Сурәтләр  һәм язуларны Рауил күрде, 
Шыпырт кына һәрберенә әйтеп бирде: 
«Безнең бозык эшләр бит  бу!» — диде имди.

«Атабыздан Йосыфны алуыбыз да, 
Аны  кайгы-җәфага салуыбыз да, 
Йосыфка нинди газап кылуыбыз да — 
һәммәсе  дә ясалган бит монда имди!»

Ун карендәш кайчан сурәтләрне күрде 
Яман  эшләренә бик нык гаҗәпләнде, 
Мондый гөнаһ эшләреннән тәүбә кылды,— 
Ашау-эчү  кайгылары китте имди.

Алларына куелса да төрле нигъмәт, 
Күңелләрен  чолгап алды кайгы-хәсрәт, 
Утырдылар барысы да каты егълап,— 
Берсе  дә бер ризык кабып бакмый имди.

Газиз Йосыф Тәрҗеманга әмер бирде: 
«Сора әле, ашамыйлар  нигә,— диде,— 
Ник егълыйлар һәммәсе дә, нәрсә булды?» 
Тәрҗеман  килеп ал ар дан сорый имди.

Тәрҗеманга  алар мондый җавап бирде:
«Безнең тагын бер кардәшебез бар иде,
Матурлыгы бу рәсемгә охшар иде,
Ләкин  аны ашады бер бүре имди.

Шуны  күргәч, күплебезгә хәсрәт тулды, 
Ашау-эчү  теләгебез онытылды...» 
Йосыф айрым аулак сарай әзер кылды,-
Кардәшләрен шул сарайга өнди имди.

Ун карендәш шул сарайга килеп керде, 
Ул сарайда төрле нигъмәт әзер иде; 
Утырышып,  һәммәсе дә ашап-эчте, 
Ибне-Йәмин берни  капмый егълый имди.

Йосыф әйтте: «Ни сәбәптән ага яшең,  
Йөзең сары, җаның әрнеп, кайгырасың, 
Ни кайгың бар, янында бит ун кардәшең, 
Үз хәлеңне миңа әйтеп бир син  имди!»

Ибне-Йәмин әйтте: «Кире барыр идем,  
Рөхсәт бирсәң, ул сарайга керер идем, 
Сурәтләрне  тагын бер кат күрер идем»,— 
Бер сурәте Йосыфка бик охшый имди!

Йосыф ул Ибне-Йәмингә рөхсәт  бирде, 
Ибне-Иәмин ул сарайга кабат керде, 
Ул  сурәтне табып, аны кабат күрде,— 
Карап аңа, хәсрәтләнеп егълый имди.

Йосыф әйтте Мөсалимгә: «Бар, угыл,  син, 
Агаң белән ул сарайда бергә бул син, 
Сорау  бирсә, үз хәлеңне мәгълүм кыл син,-
Ул  мескенгә кем икәнең белдер имди».

Мөсалим шундук сарайга барып керде, 
Кул кушырып каршысында басып торды, 
Ибне-Йәмин  шунда аны тагын күрде, 
Егълап, аның кем икәнен сорый имди.

«Хәсрәтемне оныттыра, күрсәм үзең, 
Хәсрәтлегә шатлык  бирә синең сүзең, 
Йосыфыма бигрәк охшый күркле йөзең,— 
Кем  син, кемнең угылы син?»—диде имди.

Ул Мөсалим әйтте: «Агам, инде әйтәм, 
Үземнең  кем икәнлегемне белгертәм, 
Мисыр шаһы — тугъры Йосыф минем әткәм, 
Мисыр  халкы бар да аның колы имди.

Лаек нәби иткән аны тәңрем-җәлил, 
Ә атасы Йагъкуб нәби — ул Исраил, 
Килеп тәңре хәбәрчесе — ул Җәбраил — 
Пәйгамбәрлек ирештергән аңа имди».

Ибне-Йәмин, моны белгәч, бер аһ орды, 
һушсыз  булып, шундук җиргә ул егылды, 
Мөсалим, бу хәлне күреп, сорау бирде: 
«Мондый  хәлгә нидән төштең?»—диде имди.

Ибне-Йәмин Мөсалимгә җавап бирде: 
«Минем тагын бер  карендәшем бар иде, 
Аның да исеме шулай Йосыф иде,— 
Шуны  уйлап, һуштан язып төштем имди».

 Мөсалим әйтте: «Йа агам, инде аңла,
Минем әйтер сүзләремне яхшы тыңла,
Мин — Йосыфның угълы, мәгълүм булсын сиңа,-
Синең әйткән кардәшең шул үзе имди.

Дөя белән синең янга ул бит килгән, 
Шам  капкасы янында ул сине күргән, 
Кардәшләрең белән сине күрештергән, 
Кызыл  якут беләзек тә биргән имди».

Ибне-Йәмин кайчан хәлне ачык  белде,  
Аңын җуеп, тагын җиргә ул егылды,  
Аңга килгәч, күңеленә шатлык тулды:  
«Хәсрәтемә  кавыштым мин!» — диде имди.

Мөсалим Йосыф янына кире килде, 
Булган  хәлне атасына сөйләп бирде, 
Йосыф аның хәбәренә бик сөенде: 
«Хәсрәтемә кавыштым бит!» — диде имди.

Йосыф аулак ул сарайга тагын барды, 
Йөзендәге  пәрдәне ул шулчак алды, 
Йөзен күргәч, Ибне-Йәмин һушсыз калды,— 
Аңын  җуеп, тагын авып төште имди.

Бераздан соң Ибне-Йәмин аңга килеп, 
Күрештеләр  икесе дә куллар биреп, 
Берсен-берсе табыштылар,— моны күреп, 
Фәрештәләр  таңга калып торды имди.

Аннан соңра икәү ялгыз утырдылар, 
Халикъка  күп рәхмәт һәм шөкер кылдылар. 
Чиккән михнәтләр турында сөйләштеләр, 
Йосыф,  егълап, хәл-әхвәлләр сорый имди.

Атасының хәлен аннан сораштырды, 
Ибне-Йәмин болай диеп  җавап бирде: 
«Егълый-егълый ике күзе күрмәс булды,— 
Хәсрәт  йортыннан беркая чыкмый имди.

«Йосыф» дисә, күзләреннән  кан-яшь ага,   
Аерылу уты белән бәгъре яна,
Сине күреп каушу белән  хыяллана,—
Кавышудан өметен һич өзми  имди. 

Ул зәгыйфә кардәшебез —  мескен Динә,
Яңа күлмәк кигәне кж һич иңенә,
(һәр юлчыдан сораштыра сине генә,
(һаман егьлый, елмаюны белми имди».

Йосыф әйтте: «Кайт син хәзер ул сарайга, 
Шулай  итед, барып кушыл агаңдарга, 
Эшләрендә булыш шунда син аларга»,— 
Йбне-Йәмин  курка, анда бармый имди.

«Сине,—диде, —көтмәгәндә мин югалттым,  
Шуннан  бирле мәхрүм булып, хәсрәт чиктем,  
Җитмеш еллар егълад, бүген  инде таптым 
 Бәгыремне парә-царә кылдың имди!»

Соңра Йосыф әйтте: «Өйләндеңме үзең,  
Йа кардәшем, бармы  угълың яки кызың,  
Булса, бирдең син аларга нинди исем —  
Исемнәре  нинди миңа белдер имди!

Ибңе-Йәмин әйтте: «Тәңре кәкме булды,  
Ул  унике угыл миңа бүләк кылды,  
һәрберсенә берәр хөрле ат куелды,—  
Бар  да синең хәсрәт белән бәйле имди.

Иң олысының исемен «Диңгез» дидем,  
Икенчесенә  «Бүре» дип исем бирдем,  
Өченчесенә «Кайгы» дигән ат куйдым,  
Дүртенчесен  атадым «Кан» диеп имди.

Диңгез ярында чөнки жүп егълап йөрдем,  
Тауларда  бүреләр тотып антлар бирдем,  
Камлы күлмәгеңне тотып егълый идем,—  
Бик  күи кайпыларга жереп баттым имди.

Бишенчесенә «Гүр» дигән исем  бирдем,  
Алтынчысының исемен «Дәрт» дип куйдым,  
Җиденчесенә  «Гъәр» исмен мәгъкуль күрдем, 
 Сигезенчесенә «Арыслан» дидем имди.

Гүрестаннар янында күп зари кылдым,  
Дәртлеләрнең  арасында егълап йөрдем,  
Сине эзләп, гъәр-мәгарәләргә кердем,—  
Сорый  идем арысланнар тотып имди.

Тугызынчысының атын «Ялгыз» дидем,  
Унынчысына «Гариб»  дигән ат куйдым,  
Унберенчесенең атын  «Хәсрәт» дидем,  
Уникенчесен атадым  «Кол» дип имди.

Ялгызларны күрсәм, хәлен аңлый идем,  
Гарибләрне күрсәм,  бергә аһлый идем,  
Хәсрәтлеләр күрсәм, бергә егълый идем,  
Коллар  күрсәм, миһербанлык кылдым имди».

Йосыф әйтте: «Нигә андый атлар куйдың,  
Ул  атларны ни сәбәптән лаек күрдең?»  
Ибне-Йәмин әйтте: «Сине уйлап йөрдем,  
Күрә  идем һәммәсендә сине имди!»

Йосыф әйтте аңа: «Инде син кайгырма,  
Кардәшләрең  янына бар, аерылма,  
Калырсың син минем янда, шөбһә кылма,—  
Моның  өчен шундый чара күрәм имди.

Синең йөккә мин бер касә яшерермен,  
Шуны табып, угъры ул  дип белдерермен,  
Шулай итеп, үз янымда калдырырмын —  
Минем  янда булырсың син шулай имди!»

Ибне-Йәмин кардәшләре янына килде  
(Шатлыктан  йөзендә нурлар балкый иде),  
Кардәшләре: «Шатландырды, әйт, кем сине?- 
Тулган  ай күк балкый йөзең!»—диләр имди.

Аннан Йосыф пәрдә белән йөзен өртте,  
Кардәшләрен  икенче кат кунак итте,  
Ризыклар үз кулы белән тәкъдим итте:  
«Утырыгыз  икәү-икәү!»—диде имди.

Кардәшләре ризыкларга сузылдылар,  
Сузылып ризык ашарга  җыендылар,  
Ибне-Йәмин тагын ишсез калды,— шуңар  
Берни  капмый, хәсрәтләнеп егълый имди.

Йосыф әйтте: «Егълама син, аша ашың,  
Тукта  инде, агызма син күздән яшең,  
Үзем булыйм инде, синең карендәшең,—  
Кил  яныма, икәү бергә ашыйк имди!»

Ибне-Йәмин бу тәкъдимгә бик сөенде,  
Йосыф  аңа уң ягында урын бирде,  
Утыруын аның хуплап, хөрмәт кылды,—  
Шул  рәвештә алар бергә ашый имди.

Кардәшләре ашап һәм эчеп туйдылар,  
Халикъка  күп рәхмәт һәм шөкер кылдылар,  
Ибне-Йәмин, Йосыф икәү утырдылар,—  
Алар  шулай бергә ашап-эчте имди.

Соңра Йосыф дөяләрен төяттерде,  
Аннары  бер алтын касә китерттерде һәм  
Ибне-Иәмин йөгенә яшерттерде,—  
Бу  икедән башка һичкем белми имди.

Ә ул касә кызыл алтыннан  эшләнгән, 
Гәүһәр, якут язулар белән бизәлгән, 
Дүрт йөз мең алтын  тора дип бәяләнгән, 
Кыйммәтле шундый бер касә иде имди

Саубуллашып, дога кылып, кузгалдылар, 
Шактый баргач, бер урыша  тук  алдылар. 
Шул урында туктап, бераз хәл  алдылар.
 Артларыннан Йосыф куа чыкты имди.

Йосыф сәүче артларыннан куып җитте, 
Аларны шунда  туктарга мәҗбүр игте, 
Сез касәмне  урлагансыз, дип куркытты: 
«Сез  угърылар икәнсез бит!» -диде имди.

Алар әйтте: «Валлаһидыр, без алмадык, 
Алла  Шаһит, без угърылык һич кылмадык, 
Беркайчан без һичбер нәрсә  урламадык...» 
Ләкин Йосыф барсын кире борды имди

Аларны кире Мисырга кайтардылар, 
Барлык  йөк һәм чуалларьш актардылар, 
Ибне-Йәмин йөгендә касә таптылар,— 
һәммәсенең йөкләрен бушатып имди.

Йосыф әйтте: «Миңа хөрмәт  кылмадыгыз,
Тоз һәм икмәк хакын аклый белмәдегез,
Дүрт йөз динарлык касәмне урладыгыз!»
Ул үпкәләп, ачуланып әйтте имди.

Моны ишетеп, һәммәсе оялдылар, 
Гайрәгеннән  аның куркып ук калдылар,
һәммәсе  дә бер-берсенә карандылар, — 
һичберсе дә ни дияргә белми имди.

Аннан соңра алар мондый  җавап бирде. 
«Энесе дә аның явыз угълан иде, 
Ул да әйбер урлап бер  тотылган иде,— 
Бу икәүнең дә анасы Рәхил имди».

Шуңа алар Йосыфны угъры диде: 
Сабый  чакта дая шулай дия иде. 
Дая үзе аны гаять сөя иде, 
Дүрт  яшькәчә үз янында тотты имди.

Йагъкуб бер көн Йосыфны алмакчы булды, 
Дая  исә бирмәс өчен хәйлә корды: 
Биленә бер алтын очкыр бәйләп куйды; 
Шул  хәлендә агасына илтте имди

Ике көннән тута-дая кире килде: 
«Кызыл  алтын очкырым югалган,— диде,— 
Ул очкырны, шиксез, Йосыф алган,— диде,-
Ул  агам Исхактан калган очкыр имди»

Йагъкуб нәби тикшерергә карар кылды, 
Очкырны  Йосыф биленнән табып алды, 
Йосыфны кире аңа бирергә булды: 
«Тагьф  ике ел яныңда горсын имди!»

Икенче бер риваятьтә болай дигән 
Бер  көн Йосыф аш янында нанны яшергән. 
Яшереп, ул нанны  юксылларга биргән,— 
Аны угъры диюләре туннан имди

Йосыф аларг а болай дип җавап бирде 
«Сез  кылдыгыз явызлыклар бик күп инде. 
Йагъкуб нәби сездән күпме  җәфа күрде, 
Эшләдегез күпме язык эшләр имди!

Атагызны сез ни кадәр  егълаттыгыз, 
Кече угълан аңардан алдап алдыгыз, 
Азат энегезне сез кол  дип саттыгыз,— 
Сез бит хәрам акча ашаучылар имди!»

Тугъры Йосыф шуннан соңра әмер бирде: 
«Тотыгыз  шул касә урлаучыны инде, 
Хөкем булыр шәригать кушканча,— диде,— 
Ике  елга ябып куям үзен имди!»

Алар Йосыфка ялварып болай диде: 
«Атабыз  бу угылын бик сөя иде, 
Безгә аны, нык саклагыз, диеп бирде,— 
Аны  җибәр, башкабызны син яп имди».

Йосыф әйтте: «Бу эшне мин булдыралмыйм, 
Гаделлекне  бозып, җәбер кыла алмыйм, 
Гаепсезне зинданга һич салдыралмыйм,— 
Угъры  угъланны тотыгыз!»—диде имди.

Кардәшләре нишләргә белми тордылар, 
Соңра  аулак бер урынга җыелдылар, 
Берәр чара күрергә карар кылдылар: 
«Әйдәгез  бер чара күрик!»—диләр имди.

Йәһүдә әйтте: «Сиздерми мин барырмын — 
Гайрәт  белән бик каты бер кычкырырмын, 
Ибне-Йәминне зинданнан  чыгарырмын,— 
Сез торырсыз кулга кылыч алып имди!

Мин кычкыру белән шәһәргә керерсез, 
Бөтен  шәһәр халкын кырып бетерерсез,— 
Мин кычкырсам, беләсез инде  үзегез: 
Ишеткән бар кеше һәлак була имди!»

Кайчан Йосыф аларның ниятен  белде, 
Кече угълы Мамиләгә әмер бирде, 
Йәһүдәне күрсәтеп: «Бар,  угълым,—диде,— 
Сыйпап кил син аркасыннан аның имди!»

Мамилә шундук аның янына барды, 
Сиздермичә шунда бераз  басып торды, 
Аркасыннан кулы белән бер сыйпады,— 
Сыйпаганын  Иәһүдә һич тоймый имди.

Йәһүдәнең гадәте шул: ачуланса, 
Ачуланып кычкырырга ният  кылса, 
Берәү килеп аркасыннан сыйпап куйса, 
Шундук  бөтен ачуы юк була имди.

Тик ул көнне кушлык вакты китте үтеп, 
Ә Йәһүдә кычкырмады каты итеп, 
Кардәшләре,  ишетмәгәч, озак көтеп, 
Килеп, нәрсә  булганын сорыйлар имди.

Алар әйтте: «Йәһүдә, ник кычкырмадың, 
Гайрәт  белән шәһәр халкын ник кырмадың, 
Биргән сүзне ник җиренә җиткермәдең,— 
Нәрсә  сәбәп булды, безгә белдер имди?

Йәһүдә әйтте: «Шундый хәл сәбәп булды, 
Минем  янга ниндидер бер угълан килде, 
Көтмәгәндә аркамнан ул сыйпап алды,— 
Шундук  бөтен көчем юкка чыкты имди».

Кардәшләре мондый хәлгә хәйран калды: 
«Ничек  итеп мондый бер хәл була алды? 
Әллә монда Исраилдән берәү бармы?» — 
Шулай  диеп, бар да гаҗәпләнде имди.

Йосыф, килеп, ачуланып әйтте  шунда: 
«Хыянәтчеләр икән сез барыгыз да, 
Мәгълүм булды мина барлык чарагыз да — 
Куркытырга уйлагансыз мине имди.

Уйлагансыз шәһәргә сез бергә кереп, 
Көтмәгәндә  ачу белән бер кычкырып, 
Бетерергә бөтен шәһәр халкын кырып,— 
Җыенгансыз  шундый язык эшкә имди.

Ике тапкыр булдыгыз сез минем илдә, 
Күрдегез сез төрле  кадер-хөрмәт миндә, 
Ашадыгыз икмәк һәм тоз минем өйдә, 
Үзегез — без Йагъкуб  угълы, дисез имди!»

Тәхетеннән төште Йосыф, ачуланды,— 
Ачу  белән сарайга тик бер күз салды, 
Бөтен сарай тетрәп китте,  калтыранды, 
Авып төште таза баганалар имди.

«Хөрмәт итәм,— диде,— фәкать атагызны, 
Мин  калдырмас идем юкса исән сезне,
Үтерер  идем газаплап, һәммәгезне!»— 
Кардәшләре зур куркуга төште имди.

Кардәшләре Йосыфка бик ялвардылар, һәм,
ниһаять, китәргә рехсәт алдылар, 
Йәһүдәдән башкалар сәфәр  кылдылар,— 
Ибне-Йәмин  белән ул да калды имди.

Кардәшләре бйк ашыгып кайтып җитте, 
Булган хәлләрне  Йагъкубка хәбәр итте: 
«Ибне-Йәмин гаять мөшкел хәлгә  төште, 
Йәһүдәбез аның белән  калды имди».

Кайчан Йагъкуб булган хәлне ачык белде, 
Элеккедән мең  кат артык хәсрәтләнде: 
«Ибне-Йәмин урладымы чыннан,— диде,— 
Күрдегезме үзегез?»—дип  сорый имди. 

Угълаинары- болай диеп җавап бирде: 
«Безгә ул шаһ бик күп иглек кылган иде; 
Аның алтын касәсе юк булган иде,—
Ибне Йәмин йөгеннән  табылды имди».

Йагъкуб әйтте: «Тәңремнән мин өмет өзмим, 
Инша-алла,Йосыфымны күрермен  мин,
Бер җирдә өч угълъгм белән күршермен  мин...» —
Угыллары: «Ничек?»  — диеп сорый имди.

Йагъкуб әйтте: «Әгәр Халикъ ярдәм бирсә, 
Кол  өстенә бик зур бәла-каза килсә,
Кол моңарга риза булып, сабыр  итсә, 
Михнәттән соң рәхәте да булыр имди!»

Коръәнендә Халикъ шундый киңәш биргән:  
«Алла рәхмәтеннән өмет өзмә! — дигән,— 
Моңа  инанмаучы кяфер була икән,— 
Рәхмәтеннән, өмет өзмәү кирәк имди».

Исраилгә  килде бер көнне Газраил, 
Юнәлдергәй иде аны тәңре-җәлил, 
Сорау  бирде шул чак аңарга Исраил: 
«Йосыфым исәнме минем?» —  диде имди. 

Газраил әйтте: «Йосыфың исән, тере, 
Аның  кайда икәнлеге дә билгеле, 
Мәгълүм зур дәүләт иясе икәнлеге,— 
Бер  илдә ул падишаһлык кыла имди».

Йагъкуб әйтте: «Йа Газраил, миңа әйт син, 
Мин  мескенгә кайдалыгын хәбәр ит син,— 
Булышлык һәм ярдәмең миңа  күрсәт син!» —
 Газраил: «Рөхсәт юк моңа!» — диде имди.

Йагъкуб әйтте: «Кайчан рөхсәт булыр икән, 
Йосыфымнан кайчан хәбәр килер  икән, 
Мәүлям миңа кайчан ярдәм кылыр икән?» — 
Шулай  дип, ул канлы  яшьләр түкте имди.

«Йа Йосыфым, куанычым, күзем  нуры, 
Йа бәгърем парәсе, күңелем зары, 
Йа Ибне-Йәмин, әнкәеңнең  ядкяре,— 
Сезнең  белән Халикъ күрештерсен имди!

Әгәр дә мин нәүбәт җитеп үлә калсам, 
Сездән  шулай мәңгелеккә аерылсам, 
Кауша алмау хәсрәтенә дучар булсам,— 
Шуннан  куркам!»—диеп хәлдән тайды имди.

Угъланнары әйтте: «Инде егълама син, 
Хәсрәт белән  бәгыреңне талама син, 
Ахирәттә кавышырга бил багъла син,— 
Күрешүдән  дөньяда өз өмет имди!»

Йагъкуб әйтте: «Әйтмәгез бу сүзне миңа, 
Өметемне  багышлыйм мин бер Аллама,
 Миңа ярдәм итим дисә, җиңел Аңа,— 
Өметем  зур, кавыштырыр безне имди.

Кодрәтле Ул, һәрвакытта ярдәм кыла, 
Хәсрәтлене  хәсрәтенә кавыштыра, 
Кайгы-хәсрәт чигүчене шатландыра,— 
Өмет  иткән кеше нәүмиз булмый имди».

Хәзер хәсрәт һәм михнәтләр артып торды, 
Ибне-Йәмин  һәм Йәһүдә анда калды. 
Егълап михраб алдында ул сәҗдә кылды: 
«Ходавәндә,  ярдәм Синнән!»—диде имди.

Аннан әйтте: «Бу хәл әгәр  шулай барса,
Мисыр шаһы аны әгәр ябып куйса,
Йәһүдә бик ачуланып бер кычкырса,
Шәмгун шаһның калгъәләрен җимрер имди!»

Ул Шәмгуннең куәте бик хәтәр иде, 
Йөгреп  барып арысланнар тота иде, 
Гәүдәсеннән башын өзеп ата иде,— 
Бар  гәүдәсен парә-парә кыла имди.

Угъланнары әйтте: «Шулай итә идек, 
Бездән  көчле икәнлеген ләкин күрдек, 
Чарасыздан буйсынырга мәҗбүр булдык, 
Җиңәрлек  көч табалмадык»,— диләр имди.

Йагъкуб нәби Динәсенә әмер кылды, 
Динә, барып,  каләм-кара алып килде, 
Шәмгун, килеп каләм юнып, әзер торды. 
Йагъкуб  әйтте: «Әйа Шәмгун, хат яз имди!

Яз син, Шәмгун, бисмиллаһ дип хат башына, 
Исраилдән  икәнлеген белдер аңа, 
Сәламнәр әйт ул Мисырның патшасына,— 
Көчем  зәгыйфь, хәлем авыр, белсен имди.

Әйа газиз, кабул ит, күп мактау сиңа, 
Күзеңне сал бу  хатымда язганыма, 
Килде безгә һаман хәсрәт, җәфа гына. 
Борынгыдан  күп михнәтләр чиктек имди.

Тәңренең дусты Ибраһим — минем бабам, 
Нәмруд  явыз тотып аны утка аткан, 
Бөек тәңре аны уттан саклап калган,— 
Утны аның өчен бакча кылган имди.

Аннан соңра әмер кылган Ибраһимга: 
«Әйа  дустым, буйсын,—дигән,— мин тәңреңә, 
Мәхәббәтең тыеп угълың  Исмәгыйльгә, 
Минем өчен корбан кыл син суеп имди!»

Ибраһимга утны бакча  кылганлыгын, 
Исмәгыйль өчен куй корбан булганлыгын, 
Синең  янда унбер угълың калганлыгын 
Ник язмадың бу хатыңда?»—диде имди.

Йосыф хатын алып кайтты угъланнары, 
Исраилгә  тапшырдылар шундук аны. 
Хупладылар бар да анда язылганны: 
«Пәйгамбәрләр  сүзе бу сүз!»—диләр имди.

Соңра Йагъкуб әйтте ул угъланнарына: 
«Тиз барыгыз  Мисырга газиз янына, 
Өмет баглыйм һаман тәңрем-сөбханыма, 
Ибне-Йәмин  Йосыф белән бергә имди!»   

Угъланнары тагын Мисырга килделәр, 
Йосыфка  Йагъкуб сәламен җиткерделәр: 
«Йа, падишаһ, безнең хәл  мөшкел,—диделәр,-
Безне ябып, ул угъланны чыгар имди.

«Йосыфны табыгыз!»—диде әткәй безгә,
Гаять мохтаҗ булып килдек  бүген сезгә,
Атабыз хәсрәте үтте бәгъребезгә»,— 
Йосыф хатны укып, хәлне белде  имди.

Йосыф шул чак тәхетеннән төште җиргә, 
Утырды  сөйләшеп алар белән бергә, 
Бер язу тоттырды аннан үзләренә: 
«Укыгыз  бу язуны сез»,—диеп имди.

Бу язуны кайчан Йосыфтан алдылар, 
Нинди  язу икәнлеген аңладылар, 
Сиздермичә, бер-берсенә карадылар: 
«Безнең бозык эшебез бу!»  — диләр имди.

Йосыф әйтте: «Моны беркем укый алмый, 
Нинди  язу—шәһәрдә һичкем аңламый. 
Мәгънәсенә һичничек төшенеп булмый,— 
Язылган  ул язу сезнең телдә имди».

Алар әйтте: «Без дә берни аңламыйбыз, 
Укып, без дә сезгә аңлата алмыйбыз, 
Бер генә дә яхшы сүз таба алмыйбыз,— 
Гаять  начар язылган бу»,— диләр имди.

Бу язуны исә алар язган иде, 
Йосыфны  кол диеп алар саткан иде, 
«Өч төрле гаебе бар»,—диелгән иде 
Алучыга  биргән бу язуда имди.

Язу Йосыфның кулына кергән иде, 
Йосыф  аны бик нык саклап килгән иде, 
Бер сандыкка аны салып куйган иде,— 
Саклый  иде ул язуны бик нык имди.

Йосыф әйтте: «Бер кол угълан сез саткансыз, 
Колыбызның  өч гаебе бар дигәнсез, 
Шул шарт белән бу язуны сез язгансыз!» — 
Алар һаман: «Без язмадык!»—диләр имди.

Йосыф әйтте: «Инде бер җиз табак алыйк, 
Ул чыңгырап  нәрсә әйтер, тыңлап карыйк, 
Ул ни диеп әйтсә, шуңа без инаныйк»,— 
Алар  әйтер: «Без дә моңа риза имди».

Йосыф бойрык бирде, табак китерделәр, 
Кызыл  алтын таяк белән бер бәрделәр, 
Кодрәт белән телгә килгәнен күрделәр, 
Алар  ниләр эшләгәнне әйтте имди.

Йосыф әйтте: «Инде ачык күрдегезме, 
Табакиьщ әйткәннәрем жшеттешзме, 
йөоыфка аш кьалгаиыгыз белдегезме?» — 
Чарасыздан алар жкърар итт.е дмди.

«Сез Йосыф ул  вакытта алдагансыз, 
Бергә  сәйранга  чыгарга чакыргансыз, 
Шунда аны үтерергә уйлагансыз,
Так Йәһүдә аиы яклап калган-имди.

Сөйгәи угьлын сез Йагъкубтан  аергансыз, 
Айрылу утында бәгьрен яндыргансыз,
Бүген, килеп, минем алда мактанасыз:
«Без—асылзат, без — шәрифләр!»—дисез имди». 

Сезнең  берәр кулыгызны кастерермен,
һәммәгезне муйныгыздан астырырмын, 
Барчагызны хөкем итеп,  үтертермен,— 
Сез Йосыфка кылган  эшләр өчен имди!» 

Бойрык бирде: «Бәйләгез,—  диде,—күзләрен 
һәм асыгыз алтьн  агачка   үзләрен!» — 
Кардәшләре, агызып  күздән яшьләрен,
һәммәсе дә Йосыфка ялвара  имди. 

Алар әйтте: «Кыл син,  газиз, безне азат, 
Атабыз Исраилгә кыл син  мәрхәмәт, 
Шәфкатьле бул, күп  чикте ул инде газап —
 Сукырайды   ике күзе егьлан имди! 

Ул бичара беребезне  жуйды иңде, 
Ике күзе, егьлап, күрмәс булды ииде...» 
Бу сүзләргә Йосыфның да бәгъре көйде, 
һәммәсенең кулларын чиштерде имди.

Бу сүзләрдән Йосыф тәмам шаша язды, 
Шунда  ул йөзендәге пәрдәне ачты, 
Тегеләрнең күзеннән бәйләүне чиште,— 
Йосыфны күреп, бар да ялварды имди:

«Син Йосыфка шул кадәрле охшагансың!» 
«Йосыф  булсаң, ник ят^булып кыланасың?» 
«Валлаһи, син чыннан Йосыф  түгелме соң?» 
«һәм чыннан да, син Йосыф бит!»—диләр имди.

Йосыф әйтте аланга: «Инде белегез,
Мин чыннан да Йосыф — сезнең кардәшегез,
Бирде миңа падишаһлык Хак тәңребез,
Мин — Йосыф, ә бу — туганым!»- диде имди.

Бу сүздән соң бар да һушсыз авып төште, 
Танып  аны, һәммәсенең гакълы шашты, 
Бу хәбәр Мисыр әһленә тиз иреште,— 
Мондый хәлгә  һәркем гаҗәпләнде имди.

Йосыф әйтте: «Күтәрегез башыгызны, 
Багышладым  бөтен бозык эшегезне, 
Кайгырмагыз, гафу итәм инде сезне,— 
Кичерәмен  гаибегезне»,—диде имди.

Алар башларын күтәреп, күрештеләр, 
Күзләреннән  яшьләр түгеп иңрәштеләр, 
Бар да бик каты кычкырып егълаштылар, 
Моны күреп  фәрештәләр егълый имди.

XV фасыл. Мәлик Рәййанның Йагъкуб нәбине үз сараена өндәве

Рәййан әйтте: «Әйа Йосыф, тыңла мине, 
Алып кил минем сарайга Исраилне, 
Безнең хәрәми дә йөзен күрсен иде,— 
Аның белән бер сөйләшеп баксын имди». 

Йосыф әйтте: «Рәййан мине зурлап килде, 
Зинданыннан чыгарды, мәмләкәт бирде, 
Әйа ата, сараена барыйк»,—диде,— 
Йагъкуб әйтте: «Бу сүзләрең хата имди. 

Ул иглекләрне күрмәдең син Рәййаннан, 
Сине Халикъ чыгарды үзе зинданнан, 
Зур дәрәҗә бирә бары тәңрем-рәхман,— 
Аңар гына бурычлы син фәкать имди». 

Йосыф сүзен тыңлап, Йагъкуб риза булды, 
Рәййан аның йөзендәге нурны күрде, 
«Ничә яшьтә син?»—дип аңа сорау бирде, 
Йагъкуб әйтте: «Йөз егерме яшьтә имди».

Бер хәрәми карчык шул чак: «Артык!» — диде 
(Бу—Иагъкубның сүзенә инанмау иде). 
Иагъкуб сәүче кул күтәреп дога кылды,— 
Ияге күкрәгенәчә төште имди. 

Моны күреп Рәййан Йосыфтан сорады: 
«Бу карчыкка нилектән мондый хәл булды?» 
Йосыф әйтте: «Пәйгамбәргә ышанмады,— 
һичшиксез ул шуңа рисвай булды имди!» 

Мәлик Рәййан шунда Йагъкубтан үтенде: 
«Үзе дә бу карчык бик күп яшьтә инде, 
Ул үз динен ташлап, сезнең дингә керде,— 
Ул карчыкка кыл син хәер-дога имди. 

Дусты иде бабаң Ибраһим Алланың, 
Атаң Исхак та рәсүле иде аның, 
Син үзең дә бер пәйгамбәре мәүляның — 
Синең сүзең ялган булмас һич тә имди». 

Йагъкуб сәүче кул күтәреп дога кылды, 
Карчыкның ияге әүвәлгечә булды, 
Ул үзенең ялгышканын аңлап алды: 
«Сине Исхак дип торам мин»,— диде имди. 

Йагъкуб сәүче ул карчыкны гафу кылды, 
Шул вакытта янына Җәбраил килде, 
Ул карчыкның әҗәленнән хәбәр бирде: 
«Хәрәми бүген үләчәк»,— диде имди. 

Йагъкуб карчыкка хәлне аңлатып бирде: 
«Әҗәлең ошбу көн булыр синең»,—диде,-
Халикъның фәрманы белән карчык үлде,-
Мондый хәлгә бар да гаҗәпләнде имди. 

Кайчан Йагъкуб бу турыда хәбәр алды, 
Йосыф белән алар икәү бергә барды, 
Боергач, карчыкка берәү, кәфен сарды,— 
Җирләделәр үз куллары белән имди. 

Йагъкуб сәүче Мисырда кырык ел торды, 
Җәбраил килеп бер  көнне хәбәр бирде, 
Исраилгә Хакның сәламен җиткерде,— 
Әмер  шундый: «Бу Мисырдан син кит имди!»

Кайчан Йагъкуб Хактан мондый фәрман алды, 
Йосыфны  чакыртып, аңа игълан кылды, 
Йосыф, моны ишеткәч, хәсрәткә талды,— 
Бәхилләшеп  Йагъкуб юлга чыкты имди.

Йагъкуб сәүче Йосыфына киңәш бирде: 
«Әйа  Йосыф, киңәшемне тот син,—диде,— 
Ниһаять, үзең дә моннан кит син,—диде.— 
Мөэминнәрнең  урны Мисыр түгел имди».

Йагъкуб нәби Кәнгъәненә сәфәр кылды, 
Газиз  Йосыф егълый-егълый шунда калды, 
Вәзирләргә һәм түрәләргә  игълан кылды: 
«Йагъкуб сәүче каумен җыеп китте имди!»

Йагъкуб атасы җиренә килен керде,
Бик күп түгел, бераз вакыт  шунда торды,
Фәрештәләренә Халикъ  әмер кылды,—
Фәрештәләр  килеп, бер гүр казый имди.

Йагъкуб сәүче, моны күреп, хәлне белде,
Угъланнарын васыятькә дәшеп  алды,
Бөтен  каумен шулай ук янына җыйды,—
Жәфаларын  кичерүне сорый имди.

Йагъкуб сәлам биреп, сорап, хәлне белде,
Фәрештәләр  шунда аңа болай диде:
«Мәүлябызның бер дустына әҗәл  килде,— 
Шуның өчен гүр казыйбыз»,—диләр имди.

Фәрештәләр гүрне казып  бетерделәр,
Исле  майлар сибеп, ефәк түшәделәр,
Гүрнең  эчен матур итеп бизәделәр,—
Йагъкуб  ул гүргә керергә тели имди.

Фәрештәләр әйтте: «Әгәр керим дисәң,
Син  чыннан да бу урынны әгәр сөйсәң,
Анда рәхәткә талырга күңел  бирсәң,
Йа Исраил, бу ширбәтне эч  син имди!»

Йагъкуб сәүчи, кулын сузып, алды аны,
Бисмилласын  әйтеп, эчте бер касәне,
Изге  тәннән аерылды газиз җаны,—
Кошка  охшап, оҗмахка ул очты имди.

Шул ук сәгать фәрештәләр аны юды,
Оҗмахтан  бүз китерде һәм кәфен сарды,
Аннан  кауменә бу хакта мәгълүм булды,
Гаиләсе килеп, зари егълый  имди.

Угъланнары җеназасына  җыелды, 
Фәрештәләр дә шунда намаз укыды, 
Ул  урында дүртенче гүр пәйда булды,— 
Хәлил, Сара,  Исхак, Иагъкуб шунда имди.

Ул Йагъкубның Кәнгъәндәге угъланнары 
Йосыфка  хәбәр иттеләр ни булганны, 
Йосыф, моны белгәч, бик каты егълады, 
Зари-зари  кылып, яшьләр түкте имди.

XVII фасыл. Йосыфның Мисырдан китүе

Бер көн Йосыф янына Җәбраил килде, 
Аңа  Халикъның сәламен ирештерде: 
«Калды синең алтмыш ел гомерең,—диде,-
Шуңа  лаек әзерлекне күр син имди.

Ошбу Мисыр халкын өндә хак юлга син, 
Бозык диндән  дүндер, өндә исламга син, 
Хакыйкатьтә, пәйгамбәр бит аларга син,— 
Кяферләрне  мөэминлеккә өндә имди».

Йосыф Мисыр халкын өндәргә кереште, 
Алар көчләү дип  санады мондый эшне, 
Рәййан да хыянәт кылып, каршы төште,— 
«Исламга  өнди ул безне!» —диләр имди.

Мәлик Рәййан ул Йосыфка киңәш бирде: 
«Мисыр әһле сине  гаять сөя иде, 
Ләкин алар исламга һич кермәс,—диде.— 
Куй,  аларны өндәмә ул дингә имди!»

Йосыф әйтте: «Аңла мине, әйа  Рәййан, 
Моны миңа әмер кылды тәңрем-рәхман, 
Халикъның шул әмрен сезгә  кылам бәян, 
Аның әмрен үтәргә мин тиеш имли.

Моннан соң мин бүтәнчә эш кыла алмыйм, 
Бу  Мисырда инде артык кала алмыйм, 
Мин кяферләр белән күрше була  алмыйм,— 
Кяферләрдән айрым тору кирәк имди!»

Йосыф нәби мөэминнәрне бергә җыйды, 
Нәһре-ел-гоюн  дип бер җиргә исем бирде, 
Ташлап китеп Мисырны, шул җиргә килде,-
Шунда  ул бер шәһәр бина кылды имди.

Газиз Йосыф тапты анда бик күп дәүләт, 
Ул  шәһәрдә бик мул булды ризык-нигъмәт, 
Анда урын алалмады көфер-бидгать 
Ул  шәһәрнең исемен Әмин диләр имди.

Рәййан, моны ишеткәч, бик гаҗәпләнде, 
Ул шәһәрне  күрергә ул бик теләде. 
«Рөхсәт бирсәң, кереп карар идем»,—  диде. 
Йосыф әйтте: «Монда кяфер кермәс имди!»

Рәййан, бу сүзне ишеткәч, мөэмин булды, 
Ләкин  тәңре аңа бүтән язмыш бирде. 
Шәһәргә килеп кергәнче Рәййан үлде,— 
Кайберәүләр  бүтәнчә сөйлиләр имди.

Берсе әйтә: «Рәййан озак  гомер сөрде, 
Мөэминлекне ташлап, кабат кяфер булды, 
Ул  арада Муса аны килеп күрде, 
Ә Рәййан фиргавен иде диләр  имди».

Берсе әйтә: «Аның угълы Мөсгаб калды, 
Ике  йөз ел Мисырда ул хөкем кылды, 
Ә аның угълы фиргавен ләгыйнь булды,—
Аны  Мөсгаб угълы Вәлид диләр имди».

XVIII фасыл. Йосыфның вафаты

Йосыф нәби ул шәһәрдә озак торды, 
Халикъ  аңа бер көн әасәл игълан кылды, 
Угъланнарын җыеп, Йосыф үгет  бирде: 
«Иманыгызны саклагыз!»—диде имди.

Ул арада Зөләйхасы вафат булды, 
Бу  хәсрәттән күңеленә сагыш тулды, 
Аннан соңра өйләнмәде, ялгыз  торды, 
Угъланнарын тәрбияләп кенә имди.

Аннан соңра Йосыфка да нәүбәт килде, 
Балалардан, туганнардан аерылды, 
Халикъ белән кавышырга сәфәр кылды, 
Халикъ  аңа мәрхәмәтлек кылды имди.

Балалары, туганнары аһ ордылар, 
Бар  ярагын күреп намаз укыдылар, 
Аннан соңра табутын әзер кылдылар,— 
Бер  хуш җиргә җирләделәр илтеп имди.

Аннан соңра ул тарафта иген  уңды, 
Бар адәм һәм җанварларга рәхәт булды,— 
Ләкин  шул чак Мисырга зур кытлык килде,— 
Бөтен халкы авыр хәлдә калды  имди.

Мөсалимгә Рәййан илчесен җибәрде, 
«Йосыфның  табутын миңа бирсен»,—диде. 
Мөсалимгә моны үтәү авыр иде: 
«Мин  атамны бирә алмыйм!»—диде имди.

Мөсалимгә бу хәбәр бик авыр булды, 
Шунда  ук ул гаскәрләрен әзер кылды, 
Рәййан белән сугышырга карар бирде,— 
Тик  сугышмый, бүтән чара күрде имди.

Аннары ике арада солых булды, 
Туганнары  Мөсалимгә киңәш бирде: 
«Мәлик Рәййан атаңа күп иглек кылды,— 
Сугышма,  бир теләгәнен!»—диләр имди.

Йосыф нәбинең табутын Рәййан алды, 
Мисырдагы бер урынга  дәфен кылды, 
Ул тарафта иркенчелек, муллык булды,— 
Бу  тарафка кытлык, тарлык килде имди.

Мөсалимгә Рәййан да игелек кылды, 
Табутны  ул су эченә урнаштырды, 
Шуннан соң Мисырда бик зур муллык  булды,-
һәр ике якта очсызлык булды имди.

Йосыф табуты кырык ел суда торды, 
Шул  вакыт Мисырга Кәлимулла килде, 
Бөек тәңре шунда аңа әмер  кылды: 
«Йосыфымны су эченнән чыгар имди!»

Муса нәби ул табутны эзләп  йөрде, 
Табалмады, бер хатынга туры килде, 
Йосыфның  табутын ул күрсәтеп бирде,— 
Ул хатынны Бәллү  Мәрҗан диләр имди.

Кайчан Муса Йосыфның табутын күрде, 
Аны судан чыгарырга  әмер бирде, 
Шул чак Мусага Халикътан  рөхсәт килде,-
Табутны ул моннан алып китте имди.

Муса табутны Кәнгъәнгә алып килде, 
Атасының кабре кайдалыгын  белде, 
Йосыф  табутын да шул җиргә күмдерде. 
Бүген дә кабренә халык йөри имди.

Хакка шөкер, бу китабым тәмам булды, 
Тәңрем  миңа күп игелек бүләк кылды, 
Аңласагыз, мин — тәңремнең зәгыйфь колы 
Көйгә  салып, төрле хикмәт яздым имди.

Хатимә (Йомгак)

Йосыф сәүче кыйссасын мин сөйләп бирдем, 
Гарәпчә, фарсыдагыча бәян иттем, 
Уку-тыңлау өчен булсын  ансат, дидем,— 
Укыганнар хәер-дога кылсын имди.

Бу кыйссаны укыр гакълы булган кеше,  
Тыңлаучының күңле  эрер, агар яше,  
Юкка чыгар гөнаһларының  һәммәсе,— 
Рәхман  аңа рәхим-шәфкать кылыр имди.

Галим кеше бу нәзымны сөйләп бирсә, 
Гакыллылар колак  салып тыңлап торса,
Шул икәү мин гөнаһлыга дога  кылса,
Бу доганы гәңре кабул кылыр  имди.

Укыганнар, тыңлаганнар дога кылыр, 
Бу зәгыйфь кол дога тели, 
Халикъ белер,— Дога белән гөнаһлылар ярлыканыр, 
Ярлыкауга  ул лаеклы булыр имди.

Гәүһәр—таш ул, ләкин һәр  таш гәүһәр булмас, 
Тикмә кеше гәүһәр кадрен аңлый алмас,
Бу  нәзымның кадерен һич ахмак белмәс,—
 Гакыллылар тыңлар, аңлар,  белер имди.

Аһ, аяныч, һәркем нәзым төзалмады,
Фикре  көчсез кешеләр яза алмады,
Мин зәгыйфьнең ошбу  нәзмы бозылмады,— 
Язылды дүрт юллык үлчәү белән имди.

Исме Гали моны язган зәгыйфь колның, 
Егерме  дүрт иҗек белән төзде юлын, 
Ярлыка, йа Рәхман, мин гөнаһлы колың, 
Рәхмәтеңнән  өлеш өмет итәм имди.

Өмет багълыйм мин гөнаһлы Син тәңрегә, 
Шәфкатьле  һәм мәрхәмәтле Син вәлигә, 
Кыл мәрхәмәт-шәфкать  миңа—Кол Галигә, 
Кайгылы бу күңлемне син шат кыл имди.

Ходавәндә, бар хаҗәтем сиңа мәгълүм,
Мин  зарлының мөнаҗәте сиңа мәгълүм, 
Мин колыңны рәхмәтеңнән  кылма мәхрүм,— 
Соң сулышта иман бүләк кыл Син имди.

Мәүлям биргән уңыш, ярдәм аркасында, 
Изге,  бөек рәҗәп ае утызында, 
Тарих елының алты йөз дә  тугызында 
Бу  зәгыйфь кол бу китапны төзде имди.

Ярдәм, уңыш, фәһем, куәт Хактан алдым,  
Илһам  бүләк иткәненә шөкер кылдым,  
Бу вакытта китабымны  тәмамладым,  
Сезгә, безгә ул файдалы булсын имди.

Тәмам

--------

ИСКӘРМӘЛӘР ҺӘМ АҢЛАТМАЛАР

  1. Мәүля – хуҗа,  ия, тәңре.
  2. Әхмәд,  Мостафа – Мөхәммәдиең эпитетларыннан.
  3. Ике  җәя ара калган... – Имештер, Мөхәммәд пәйгамбәр күккә менеп алла белән сөйләшкәндә, аларның арасы ике җәя кадәр генә  булган.
  4. Табигыйннәр – Мөхәммәд  заманында аның белән бергә булган, аның эшен дәвам иттерүчеләр.
  5. Кян – чыганак,  чишмә.
  6. Сабит угълы Ногман – Ислам   динендәге   юнәлешләрнең   берсен, сөнниләр юнәлешен оештыручы имам Әбү Хәнифә.
  7. Көн – кояш.
  8. Исраил – Йагъкубның  кушаматы.
  9. Гарибне – монда:  бәхетсез, интегүче.
  10. Ситдикъ – тугърылыклы (Йосыфның бер эпитеты).
  11. Такъ калу – ялгыз калу.
  12. Оранлы – сугышчан, гайрәтле (сугышларда  оран салып яу башлауга ишарә).
  13. Дүнү – нияттән баш тарту (түнү).
  14. Хәлил – якын һәм чын дус. Ибраһим  пәйгамбәргә карата әйтелә.
  15. Заһид – дөньяви эшләрдән ваз кичеп,  ялгызлыкта яшәүче.
  16. Васфын – сыйфат. 
  17. Халикъ – яратучы, бар  кылучы, алла.
  18. Анар(нар) – гранат  җимеше.
  19. Мөхбир – хәбәрче,  хәбәр ташучы (Җәбраил фәрештәнең бер сыйфаты).
  20. һәмишә – һаман,  һәркайчан.
  21. Миннәт – биредә яхшылык  белән.
  22. Гыйбри теле – борынгы  яһүд теле.
  23. Хәбәши – эфиоп.
  24. Горбәт – чит җирләрдә  каңгырып йөрү.
  25. Кодес – Иерусалим.
  26. Зөннар – Мәҗүсиләрнең  һәм христианнарның тар билбавы.
  27. Кәрамәтле – хөрмәтле,  затлы.
  28. Йуныс – балык карынына  эләккән пәйгамбәр.
  29. Ганбәр – хуш исле май,  амбра.
  30. Көрси – утыргыч,  урындык.
  31. Бинте-Табиун – Табиун  кызы.
  32. Каравыш – кол  хатын-кыз, кәнизәк.
  33. Саумәга – гыйбадәтханә, монастырь.
  34. Мәликзадә – патша кызы, патша баласы.
  35. Мәгъриб – Африканың  төньяк-көнбатыш өлеше.
  36. Хач – тәре 
  37. Хыта – кытай.
  38. Руми – грек,  византияле.
  39. Хатун – ханым,  хуҗабикә.
  40. Канзәфәр – кайбер  кулъязмаларда Кыйтфир шулай дип атала.
  41. Гыйнайәт – яхшылык  эшләү.
  42. Кәрамәт – могҗиза.
  43. Санәм – пот, табыну  объекты.
  44. Гуд, гамбәр, мишек – хуш исле матдәләр.
  45. Дәлил – җитәкләүче.
  46. Ялау – киемнең бәйләп  куя торган баулары.
  47. Мөрәүвәтле – биредә: кешелекле.
  48. Җете – үткен.
  49. Кафур – камфара: ап-ак  мәгънәсендә.
  50. Вайран – ватык, бозык,  хәрабә хәленә килгән.
  51. Ибяе Исхак – Исхак улы (Йагъкуб). 
  52. Хәлгать – мактаулы,  дәрәҗәле халат. 
  53. Хаслар хасы – дәрәҗәләрнең дә дәрәҗәсе.
  54. Фәрсәңг – ераклык үлчәве: җиде-сигез чакрым чамасы.
  55. Даругалык – дәүләттә  игенчелек һәм аннан килә торган керем эшләре белән идарә итү.
  56. Тази – ау эте, бурзай.  Монда: йөгерек, Тази ат.
  57. Каба – тупас җеп  тукымадан тегелгән өс киеме (күчмә гарәпләр ки­еменә  ишарә).
  58. Почык – авырлык үлчәве,  ике пот чамасы.
  59. Шәрифләр – монда:  пәйгамбәр нәселеннән булучылар.
  60. Милләт – монда: кайсы  дин вәкиле булу мәгънәсендә.
  61. «Хәсрәтемә кавыштым» – «хәсрәтемә сәбәп булган, теләгән һәм  ярат­кан кешемә» мәгънәсендә.
  62. Гариб – чит җирләрдә  интегеп йөрүче.
  63. Дая – тәрбияче.
  64. Нан – икмәк.
  65. Кушлык вакты – иртә  белән төшлек арасы.
  66. Ихсан – игелек,  яхшылык.
  67. Коръәннән алынган  гыйбарә: сүз Ибне-Йәмин турында бара.
  68. Саба җиле (сабах) – иртәнге җил, таң җиле.
  69. Хәрәми – хәрәмдәге  (гаремдагы) хатын-кыз.
  70. Хәлил – Ибраһим пәйгамбәр. Сара—аның хатыны, Йапькубның әбисе.
  71. Нәһр-ел-гоюн – елгалар  чыганагы, чишмәсе.
  72. Бидгагь – бозык, ят  дин.
  73. Әмин – иминлек,  тынычлык.
  74. Фиргавен – фараон; Шәрекъ традицияләре буенча фиргавен – кирелек, динсезлек символы.
  75. Кәримулла – алла белән  сөйләшкән, Муса пәйгамбәр эпитеты.
  76. Бәллү – биредә: күп  белүче, мәшһүр.
  77. Иске язма традициядә бер бәет (ике юллык) бер шигъри юл дип исәпләнгән.
  78. Вәли – хуҗа, хәким. 
  79. Оригиналда бу гыйбарә «Нәфәгәна вә иййакем» рәвешендә гарәпчә бирелгән.