Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанда «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте бинасында оешманың җитәкчесе Тимур Сөләйманов инициативасы белән «Габдулла Тукай хәзер нинди булыр иде икән?» темасына дизайн эшләре – артлар тәкъдим итүгә багышланган очрашу булды.
Хәрәкәтнең җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Клячкин хастаханәсендә Габдулла Тукай үлгән палатага яңа сулыш өрү максатыннан, яшь дизайнерлар ярдәме белән шәһәрдәге яңа иҗтимагый киңлек тудырылачагын әйткән иде. Тәкъдим ителгән артлар Тукай бүлмәсе-музеен бизәүдә кулланылачак. «Яңа иҗтимагый киңлек шагыйрьнең иҗатына, глобаль яктан караганда, әдәбият һәм милли мәдәнияткә багышланган, артлардан күргәзмә ясалачак, ә иң яхшы эшләр яңа мерчка (логотиплы продукция) нигез булачак», диелгән.
Хәрәкәт оештырган воркшоп-остаханәгә студентлардан барлыгы 46 гариза килгән. Өч кешене җиңүче дип игълан иттеләр.
- Мария Анчугова өч ел ярым элек Татарстанга күченгән, кафелар челтәрендә каһвә пешерүче булып эшли. Ул «Алдынгылар хәрәкәте» бинасында каһвәханә ачарга ниятли. Аның рәсемендә касә тоткан Габдулла Тукай сурәтләнгән, касә эчендә – Су анасы, ә Тукайның бер җилкәсеннән Шүрәле карап тора.
- Алёна Хәбибуллина фикеренчә, һәр кеше өчен Габдулла Тукай образы үзенчә күренә. «Кем өчендер Тукай – кәләпүшен киеп фотога төшкән шагыйрь, кем өчендер Габдулла Тукай диюгә аның вафатына берничә көн кала Клячкин шифаханәсендә төшкән фотолары күз алдына килә. Шуңа күрә мин шагыйрьнең төгәл рәсемен сурәтләмәскә булдым, аның исеме, фамилиясе һәм әтисенең исеме сүзләреннән силуэтын формалаштырдым», - диде ул.
- Анна Савинова «Һәркемнең үз Тукае» дип имзаланган комикс тәкъдим итте. Анна Савинова – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты, Казан кызы. «Казанда яшәгәч, Габдулла Тукай исеме белән очрашмыйча калмыйсың. Иң элек, башлангыч мәктәптә мин аның әкиятләрен укыдым. Зуррак сыйныфларда Тукайны башкача кабул итә башладым, аның татар теле үсешенә йогынтысын тойдым. Минем уемда ул әкиятче-шагыйрь образында формалашты. Мин аның тормышындагы мизгелләрне комикс форматында сурәтләдем», – диде җиңүче.
Жюри әгъзалары арасында «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина, Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова, ABAU бюросы җитәкчесе Руслан Гыйльманов, дизайнер һәм рәссам Динар Ярми бар иде.





