Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Укытучы! Әлеге сүзне ишеткән саен һәр кеше үзенең укытучыларын күз алдына китерә. Укытучыларын истә тотмаган, аларга рәхмәт әйтмәгән бу дөньяда беркем дә юктыр, минемчә. Мәктәпне тәмамлаган вакытта "котылдым" дип олы юлга чабып киткән яшь егет-кызлар да, тормыш тәҗрибәсен туплый-туплый, укытучыларының аларның тормышларында никадәр гаять зур роль уйнаганнарын аңлый башлыйлар. Балалары, оныклары тугач, үзләре дә, укытучылары һәм тәрбия биргән кешеләреннән үрнәк алып, тәрбия һәм белем бирергә тотыналар, моның никадәр авыр хезмәт икәнен аңлый башлыйлар.
Әлбәттә, югары педагогик белем алып, дипломны кулга тотып мәктәпкә беренче адымны атлап кереп, шунда ук укытучы булып китеп булмый. Кемдер бер-ике ел укытуга "бу минеке түгел икән" дип башка эшкә китеп бара, кемнәрдер бөтенләй мәктәпкә аяк атламыйлар. Шул ук вакытта кемнәрдер, мәсәлән күп кенә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, "юк, татар теле укытучылары безгә, гомумән Россия дәүләтенә кирәкми" дип мәктәптән куып чыгарылгач та, елый-елый булса да, туган теле урынына башка предметны тирәнтен өйрәнеп, мәктәпкә, укучы балалары янына кире әйләнеп кайталар. Шул вакытта "укытучы" сүзенең тирән мәгънәсен аңлый башлыйсың.
Хөрмәтле укытучылар!
Авыр һәм катлаулы, әмма йөрәккә май булып ята торган һөнәри бәйрәмегез көнне Сезне чын күңелебездән тәбрик итәбез! Эшегездә, гаиләгездә шатлык-бәхет булуын телибез! Үз эшегезгә, укыткан балаларыгызга, һөнәрегезгә, шул ук вакытта туган телебезгә тугры булып калыгыз. Саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, укучы балаларыгыз һәм аларның әти-әниләренең рәхмәтләрен телим Сезгә!
Бу тормышта бар да үтә, тормыш алга бара! Сезнең олы хезмәтегез, биргән белемнәрегез кешелек дөньясын алга этәрә, яңа ачышларга - прогресска илтә. Сез - киләчәк дөньяга, тормышка ишекләрне ача торган ачкычларның хуҗасы! Әлеге һөнәрегез, статусыгыз белән горурланыгыз, аңа тап төшермәгез!
Ихтирам белән, Белем.ру порталы коллективы исеменнән аның җитәкчесе Раил Гатауллин
Укытучы хезмәте
Укытучым! Безнең тормышта сез –
Маякларның иң-иң яктысы.
Бит сез биргән белем, киңәш белән
Бу тормышта җиңел атлыйсың.
Белем генә түгел, тәрбия дә
Алганбыз без сездән дәрестә.
Укыганда алган белемнәрне
Кулланабыз хәзер һәр эштә.
Укытучым! Сезнең авыр хезмәт
Көн дә лаек рәхмәт-хөрмәткә!
Беркайчан да сезне онытмыйбыз
Кайда булсак, кайда йөрсәк тә!
Раил Гатауллин. 2.10.2014
Әнием – укытучы
Укытучы минем әни –
Шундый һөнәр сайлаган.
Әниемне һәрбер бала
Таный әллә кайлардан.
Белемле ул, киң күңелле,
Ачык йөзле, ярдәмчел.
Балалар белән эшләгәч,
Унсигездә күк яше.
Таләпчән дә, шул ук вакыт
Күзләре белән сөя.
Авыр чакта һәр балага
Үзе ярдәмгә килә.
Горурланам әни белән,
Ошый аның һөнәре.
Дәү үскәчтен укытучы
Бәлки булырмын әле!
Раил Гатауллин. 22.05.2015