Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Җирле телеканалларда балалар хокуклары турында роликлар күрсәтелә башлаячак. Видео авторлары – балалар һәм яшьләр үзләре булачак. Аларда актив тормыш позициясе формалаштыру, үз хокукларын белү дәрәҗәсен арттыру максатыннан 8 октябрьдә “Бала хокуклар илендә” дигән бәйге старт алды.
Республикакүләм бәйге Татарстанның балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина инициативасы белән уздырыла. Конкурсның төп идеясе – бала хокукларының берсен яки берничәсен күрсәтеп бирү.
Бәйгедә 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм 18 дән 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Иң яхшы роликларны сайлап алу да шушы ике яшь категориясе арасыннан булачак. Катнашучы аерым бер кеше дә, иҗади төркем дә, билгеде бер оешма да – мәктәп, иҗат йорты һ.б. була ала.
Роликлар жанр буенча төрле булырга мөмкин. Оештыручылар бернинди чикләр дә куймый – балалар мультфильм да, репортаж да, интервью да төшерә ала. Шулай ук алар рус телендә дә, татар телендә дә булырга мөмкин. Әмма видеоның озынлыгы 2 минуттан артмаска тиеш.
- Без юкка гына бу бәйгене хәзер үткәрмибез. Аның нәтиҗәләрен 20 ноябрьдә игълан итәргә ниятлибез. Бу көнне Балалар хокукы турындагы БМО конвенциясенең кабул ителүенә 25 ел була. Бу көнне Бөтендөнья балалар хокуклары көне билгеләп үтелә, – дип сөйләде Гүзәл Удачина.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, һәр категориядә иң яхшы 5 эш билгеләнәчәк. Җиңүчеләргә дипломнар, акчалата премияләр биреләчәк. Ә иң мөһиме - балалар һәм яшьләрнең иҗат җимешләрен бөтен республика күрә алачак.
Заявкалар кабул итү 8 ноябрьгә кадәр дип билгеләнгән. Аннары иң яхшыларны сайлап алу этабы булачак. Бәйге турында тулырак мәгълүматны Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында табарга була.