Татар мәгарифе порталы
Киләсе уку елына чыгарылыш укучылары әдәбияттән инша язырга тиеш булачак. Гуманитар факультетка керүчеләргә математикадан имтиханны зачет формасында гына уздыру каралган. Яңа үзгәрешләр хакында бүген Казанда узучы Россия төбәкләренең мәгариф башлыклары утырышында әйтелде. Шулай ук БДИ га нәтиҗә ясадылар.
Россия төбәкләреннән җыелган мәгариф башлыклары, укытучылар иң элек укытудагы яңа технологияләр күргәзмәсе белән танышты. Биредә лабораторияләрдән алып мини-роботларга кадәр бар. Яңалыкларны Россия мәгариф министры һәм Татарстан президенты да сынап карый.
Яңа технологияләр укыту сыйфатын яхшыртырга тиеш. Чыгарыш укучыларына аттестат алыр өчен быел 36 баллы чикне, 24 генә калдырырга мәҗбүр булганнар.
"Узган ел урыс теленнән Россиянең 11 мең укучысы тиешле бал җыя алмаган. Әгәрдә быел да шундый ук 36 баллы чикне калдырсак, 30 мең тирәсе чыгарылыш укучысы аттестатсыз калыр иде", - диде Россия мәгариф министры.
Утырышның төп өлешендә дә БДИ га кагылачак яңа үзгәрешләр турында сүз барды.
2020 елдан урыс теле һәм математикадан тыш инглиз теле дә кертеләчәк. Ә киләсе елдан әдәбияттән инша язу кайтарыла. Гуманитар фәннәрне сайлаучыларга да математикадан имтиханны зачет формасында гына тапшыру каралган. Болардан тыш хәзер Дәүләт Думасында яңа канун проекты карала. Укытучыларның җәмгыяттәге урыны, белемнәре үсәргә тиеш.
Төбәктәге милли-мәгариф өлкәсе әлегә үзгәрешсез калачак. Татарстан исә игътибарны эшче һөнәрләрең әзерләүгә бирәчәк.