Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Ресурслар каталогы » Туфан Миңнуллинның киңкырлы эшчәнлегенә багышлап, укытучылар һәм укучыларның I республика конференциясе уздырыла
Гөлназ Талипова
25 фев 2014 - 18:56

Туфан Миңнуллинның киңкырлы эшчәнлегенә багышлап, укытучылар һәм укучыларның I республика конференциясе уздырыла

Яңалык
Туфан Миңнуллин

Күренекле милләттәшебез – драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның киңкырлы эшчәнлегенә багышлап, аның иҗади мирасын киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, укытучылар һәм укучыларның I республика конференциясе уздырыла.

Конференциядә катнашучылар 5 номинациядә көч сынаша:

“Сөй гомерне, сөй халыкны…” (шигърият);

“Кызыл тышлы дәфтәрдән” (журналистика);

“Театр яктылыкка, нурга илтә!..” (драматургия);

“Үзем сайлаган язмыш” (фәнни эшләр);

“Утырып уйлар уйладым” ((укытучылар өчен “түгәрәк өстәл”).

Конференция 2 этаптан тора. Аның “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча сайлап алу туры 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә Казанның Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясен үткәрелгән.

Биредә республиканың Биектау, Арча, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Аксубай, Алексеевск, Кама Тамагы, Сарман районнарыннан һәм Чаллы, Казан шәһәрләреннән 30га якын иҗат коллективлары күренекле драматургның әсәрләрен сәхнәләштерде. Катнашучылар чыгышын Туфан аганың тормыш иптәше Нәҗибә ханым Ихсанова, кызы Әлфия Миңнуллина, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Әсхәт Хисмәтов, Ирек Баһманов бәяләде.

Театр бәйрәменнән беркем дә бүләксез китмәде. Һәр коллективка ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы шаһәдәтнамәсе һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бүләкләре – спектальгә билетлар һәм истәлекле китаплар тапшырылды. Җиңүчеләр исә Халыкара театр көнендә – 2014 елның 27 мартында конференциянең йомгаклау тантанасында игълан ителәчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия ярдәме белән гамәлгә куелган.

Искәртеп үтик: фәнни-гамәли һәм иҗади эшләре белән шушы чарада катнашырга теләгәннәрдән гаризалар 7 мартка кадәр кабул ителә, йомгак исә 15 мартта ясала. Моның өчен “Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган I республика конференциясенә” дип язып, Казанның Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясенә kzlar_ile@mail.ru электрон адресы һәм 420034, ТР, Казан, Декабристлар ур., 89А почта адресы буенча заявка җибәрү кирәк.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2347
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Татар теленнән БДТның һәм БДИның С өлешенә әзерләнү өчен әдәби әсәрләрдән, халык авыз иҗатыннан аргументлар
Айның иң яхшы ресурсы (Ноябрь, 2015) ресурслар
Татар теленнән БДТның һәм БДИның С өлешенә әзерләнү өче...
Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Кол Гали. "Кыйссаи Йосыф"
61 726 0 Аудио
Гав исемле мәче баласы
Гав исемле мәче баласы
Гав исемле мәче баласы. Тоташ күңелсезлекләр
40 801 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑