Керү өчен теркәлегез
Ике канатлы иҗат (Роберт Миңнуллин күренекле балалар шагыйре генә түгел, олы поэзия шагыйре дә)

Ресурс авторы: Бөгелмә муниципаль районы 5нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Миңнуллина Ләйсән Фәрит кызы; җитәкчесе: II кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Харисова Рәисә Сабит кызы

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортостанның Илеш районы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан Шәммәт авылында уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан Аккүз сигезьеллык мәктәбенә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфадагы сәүдә – кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан, туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны Югары Яркәй мәктәбендә укый. 1966 нчы елда Карабаш урта мәктәбен тәмамлап, ике ел Илеш районының “Маяк” газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Аннары Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1973 елда укуын тәмамлап, "Яшь ленинчы" газетасында эшли башлый.

1977 -1983 елларда ул "Казан утлары" журналы редакциясендә башта – хатлар бүлегендә мөхәррир, аннары җаваплы сәркатип була. 1983 -1986 елларда – Татарстан телевидениесендә, 1986 -1995 елларда - "Яшь ленинчы " ("Сабантуй") газетасында баш редактор. 1995 елдан – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм Милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000 елдан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Р.Миңнуллин мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза, алар "Башкортостан пионеры", "Маяк" газеталарында басыла. Иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлавы район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләгән елларга туры килә.

Казан дәүләт университетында укыган чагында Р.Миңнуллинның шигырьләре "Татарстан яшләре", "Социалистик Татарстан", газеталарында, "Казан утлары" журналында, "Идел" альманахында дөнья күрә. Яшь шагыйрьнең "Беренче карлыгачлар" исемле китабына (1970) кергән шигырьләрен җәмәгатьчелек яратып кабул итә.

Ресурска кагылышлы рәсем: 

Ресурс авторы: 
Бөгелмә муниципаль районы 5нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Миңнуллина Ләйсән Фәрит кызы; җитәкчесе: II кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Харисова Рәисә Сабит кызы
Беркетелгән файлКүләмеХитларСоңгы йөкләү
Ике канатлы иҗат21.82 Кб 994 көн 20 сәгать элек

Фикерләр

Фикер калдырырга

Соңгы фикерләр
Реклама
Объявления о купле, продаже жилья - аренда торговых площадей. Аренда торговых мест.