Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » БАШКОРТСТАН татарлары мәгариф проблемаларын тикшерә
Сылу
17 Сентябрь, 2009 - 18:03

БАШКОРТСТАН татарлары мәгариф проблемаларын тикшерә

Уфада Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы киңәйтелгән утырышы булып үтте.
Аның көн тәртибендә нигездә республика татар мәктәпләре тирәсендәге борчулы хәлләрне тикшерү торды. Бу мәсьәлә буенча сөйләшү өчен Уфадагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары да чакырылган иде.

Соңгы елларда Башкортстанда күп кенә татар мәктәпләре бетерелде йә булмаса аларда татар телендә укыту башкортчага үзгәртелде. Шул ук вакытта күп кенә мәктәпләрдә татар сыйныфлары да бетерелде. Хәзер башкорт телен укытуга өстенлек бирелә һәм башкорт теле укытучылары байтак ташламалардан файдалана, күбрәк хезмәт хакы ала.

Утырышта Уфадагы “Әлифба” исемле татар прогимназиясенә бәйле хәлләр дә тикшерелде. Әлеге прогимназиянең 1нче сыйныфына быел укучылар кабул ителмәгән. Хәзер андагы 2-4нче сыйныфлардагы татар балалары укып беткәч, татар прогимназиясе ябылачак. Бу хакта республика Мәгариф министрлыгының күрсәтмәсе бар.

Әлеге прогимназияне саклап калу өчен, анда укучы балаларның ата-аналар комитеты һәм Башкортстан татар конгрессы берлектә күп кенә чаралар оештырып карады. Әмма фәтвасы гына булмады.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Уфадагы “Әлифба” татар прогимназиясе басымга дучар ителде. “Әлифба” Уфа үзәгендәге бердәнбер татар мәктәбе. Прогимназиядә моңарчы 50дән артык татар кызлары һәм малайлары дүртенче сыйныфка кадәр белем ала иде. Элекке елларда беренче сыйныфка икешәр төркем, ягъни икешәр класс бала җыялар иде биредә. Билгеле инде укытучыларның кәефе шәптән түгел. Укытучылар шуңа аптырый – ни өчен нәкъ менә бердәнбер татар прогимназиясен ябу өчен күрсәтмә бирелгән соң?

Бүгенге көндә Башкортстанда илледән артык башкорт гимназиясе исәпләнә. Шул ук вакытта татар гимназияләре өчәү генә - икесе Уфада һәм тагын Бәләбәй шәһәрендә берәү.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге киңәшмәсендә катнашучылар, татар укытучылары белән бергә, татар мәгарифе турында концепция әзерләргә һәм аны Башкортстан җитәкчелегенә дә җиткерергә, киң җәмгатьчелек игътибарына да чыгарырга килеште.

Чыганак: www.tatar-inform.ru

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 3173
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Хәлилова Лилия Госмановна
Айның иң яхшы ресурсы (Декабрь, 2015) ресурслар
Яктылык һәм җылылык өләшүчеләр
Садыйкова Мөнирә Гомәр кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Җиңү көненә багышланган җырлар
38 286 0 Аудио
Гав исемле мәче баласы
Гав исемле мәче баласы
Гав исемле мәче баласы. Тоташ күңелсезлекләр
40 797 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑