Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Галимнәр ачыклавынча, тормышта уңышка ирешү өчен мәктәптә безне талантлы, үз эшенә гашыйк укытучы укытырга тиеш. Мәгариф өлкәсенә башка бернинди камилләштерүләр таләп ителми икән. Соңгы дистә елларда күп кенә илләр үзләренең укыту системаларын үзгәртеп бетерде. Бу нәрсә бирде соң? Күптән түгел «МакКинзи» дөнья эре консалтинг агентлыгы шушы җиңел генә сорауга җавап бирергә тырышкан. Экспертлар төрле иллләрдәге 25 мәктәп системасын тикшергән, алар арасында Россиянеке дә бар.
Мәгарифкә сарыф ителгән акча үзен аклыймы?
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бер генә илдә дә мәгариф реформасы күзгә күренерлек нәтиҗәләр бирмәгән. Яңа техника, заманча парталар, «акыллы» такталар сатып алуга юнәлдерелгән фәләннәрчә миллион акчалар да, сыйныфларда укучылар санын киметү дә файдага булмаган. Мәктәп балаларының акыл дәрәҗәсе аңа карап үсмәгән. Моңа бер генә мисал китерү дә җитә: 1980 елдан 2005 елга кадәр АКШда бер укучыны укытып чыгаруга сарыф ителгән акча күләме 73 процентка (инфляция исәпкә алынган) арткан. Сыйныфларда укучылар саны азайган, белем бирү процессын яхшыртуга федераль хакимият тә, штат хакимияте дә, попечительләр советы да, профсоюзлар да зур тырышлык куйган. Шуңа да карамастан, чирек гасыр эчендә мәктәп балалары математиканы аз гына яхшырак белә башлаган, ә укый белү һәм текстны аңлау дәрәҗәсе элеккечә үк калган.
Якынча шул ук хәл Англиядә дә кабатлана. Анда мәгарифне ике тапкыр озаграк үзгәртәләр – 1948 елдан 1996 елга кадәр. Милли фәнни-тикшеренү фонды нәтиҗәләре буенча берничә буын укытучыларның 50 ел дәвамындагы тырышлыгына карамастан, башлангыч сыйныф укучылары элеккечә төртелә-сөртенә генә укый һәм авырдан гына мәсьәләләр чишә икән.
Реформаторлар акчаның зур өлешен сыйныфларда укучы санын киметүгә сарыф иткән. Бу нәрсә дә булса биргәнме? Бөтен дөнья буенча укучыларның аз санлы булуы белән аларның уңышка ирешүе арасында бәйләнеш табуга юнәлтелгән 112 тикшеренү уздырылган. Һәм бары тик 9 гына моның уңай нәтиҗәсе булуын исбатлаган.
Россиядә мәгариф системасын яңарту сыйныфта укучылар санын киметүне күздә тотмый. Укытучы каршында 25 укучыдан артык утырмаска тиешлеге санитария-эпидемиология кагыйдәләрендә каралган. Чиновниклар шуңа карап эш йөртә дә. Узган елның декабрь аенда гамәлгә кертелгән яңача түләү системасы буенча да 25 укучы иң оптималь булып санала. Ә менә укучылар саны кимрәк икән, мәктәп акча югалта (укыту учреждениесенә мәктәп балалары саны буенча түлиләр).
Укучының уңышы укытучыга бәйле
Укучы яхшы нәтиҗәләргә ирешсен өчен аны яхшы укытучы укытырга тиеш. Иң начары башлангыч мәктәптә аз белемле укытучыга эләгү. Мондый «мәгърифәтчеләр» мәктәп баласына шундый зыян китерә ки, ул урта мәктәптә дә, олы сыйныфта да иң баштан ук яхшы укытучы кулына эләккән яшьтәшләрен куып җитә алмый. Укытучы белемгә мәхәббәт уятмаса, хәтта иң сәләтле балаларның да киләчәге юк.
Ә безнең илдә (Советлар Союзы булган чакта да шулай булган) кече сыйныфта укыту иң җиңел эшләрнең берсе булып саналган. Монда хәтта педагогик вуз тәмамлау кирәкми, педучилище бетерү дә җиткән дип саналган. Нәниләр өчен укытучыларны сайлап алу турында сүз дә юк.
Иң "акыллы" илләрдә үткәрелгән тикшеренүләргә караганда, укучыларның уңышлары төп өч принципка бәйле икән:
-Укуытучылык эшенә башка шөгыль тапмаучылар түгел, ә мәктәпне яраткан, үз фәне белән ихластан кызыксынган кешеләр барырга тиеш.
- Мөгаллим булырга теләүчеләрне эффектив укыту методикаларына өйрәтү кирәк. Булачак укытучылар бик кырыс сайлау узган очракта гына укучыларның яхшы кулда булуы шиксез.
-Һәр балага яхшы укытучы кулына эләгү мөмкинлеге тудыру өчен махсус система булдыру зарур
Мәктәпкә яхшыларның яхшысы барсын өчен нәрсә кирәк?
Көньяк Корея, Финляндия, Гонконгта мәктәп өчен укытучылар сайлау процессын хакимият контрольдә тота. Сингапурда мәктәптә эшләргә теләүче алты мөгаллимнең берсе генә укытучылык эшенә алына. Бу урыннарга дәгъва итүчеләр илнең иң яхшы 30 вузын тәмамлавын искә алсак, булачак укытучыларның гаять кырыс сайлау үтүен күрәбез.
Әйе, Көнбатышта укытучыларның хезмәт хакы яхшы, шуңа алар мәктәпкә эшкә килү өчен чиратта торалар диярсез. Әмма бу алай гына түгел. Укытучы бер җирдә дә акылга сыймаслык акчалар эшләми. Билгеле булганча, уңышлы мәгариф системасы булган илләрдә мөгаллим хезмәт хакын вуз тәмамлаучылар башка өлкәләрдә алган хезмәт хакы дәрәҗәсенә күтәрү җитә. Укытучылар бу илләрдә ихтирам ителә, бу һөнәр абруйлы булып санала. Шуңа да алдынгы вуз тәмамлаучылар мәктәпкә эшкә килергә ашкынып тора.
Россиядә исә педагогика университетлары элеккечә үк икенче сорт уку йортлары булып санала бирә. 90 елларда күпчелек педагогик вузлар исемен үзгәртеп институтттан университетка әверелде. Әмма җисеме шул ук калды бит. Педагогик вузга классик яки техник университетка керә алмаучылар юнәлә. Димәк, укытучылар булырга иң баштан ук бик уңышлы булмаган кешеләр - 3-4легә укыганнар бара. Әмма алары да укытучылар булырга ашкынып тормый. Статистика буенча, педуниверситет тәмамлаучыларның 8-10 проценты гына үз белгечлеге буенча эшли.
Бездә бит ничек – укытучы һөнәренең абруе сүздә генә. Яңа гына укып бетереп, мәктәпкә эшкә килгән укытучының хезмәт хакы күләме яшәү өчен дә җитми. Шулай булганда амбицияле яшьләр нигә мөгаллим булам дип атлыгып торсын ди. Нәтиҗәдә, мәктәпкә кем туры килсә, шуны алалар. Аннары без мәктәптә начар укытучылар укыта дип зарланабыз...
Чыганак: www.intertat.ru