Керү өчен теркәлегез
Борын-борын заманда...
Борын-борын заманда...
Ресурс авторы: Зөлфия Юрат кызы Әхмәтҗанова, Лениногорск шәһәре 10 нчы номерлы урта мәктәбе югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы татар төркемнәре өчен уку дәресе эшкәртмәсе.

- Ә бүген без сезнең белән әкиятләр темасын йомгаклыйбыз һәм серле урманга, әкият дөньясына чумарбыз. (1 нче слайд)

- Укучылар, исегезгә төшерегез әле, без өйрәнгән соңгы бүлек ничек дип атала? (Борын-борын заманда...)

- Әйе, балалар, бик дөрес. Әйтегез әле, ни өчен шулай дип аталды икән ул? (Чөнки әкиятләр шундый сүзләр белән башланып китә.)

- Дөрес. Әкиятләр тагын ничек башланырга мөмкин? (Яшәгән ди, булган ди..., әүвәл заманда..., бервакыт...)

- Әйе. Димәк, сез әкиятләр укырга яратасыз икән, шулаймы? (Әйе)

- Безгә кунакка әкият геройлары килгән. Аларның сезнең белән танышасылары килә. Нинди геройлар икән алар, укучылар, сез аларны беләсезме икән? (Беренче герой чыга.)

- Бу – Төлке.

- Әйе, укучылар сез әкият геройларын бик яхшы беләсез икән. Укучылар, ә хәзер без сүзне Төлкегә бирик. Ул үзе белән таныштырып үтсен.

Ресурска кагылышлы рәсем: 

Ресурс авторы: 
Зөлфия Юрат кызы Әхмәтҗанова, Лениногорск шәһәре 10 нчы номерлы урта мәктәбе югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Беркетелгән файлКүләмеХитларСоңгы йөкләү
Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы татар төркемнәре өчен уку дәресе эшкәртмәсе (+ презентация)2.31 Мб 2811 көн 15 сәгать элек

Фикерләр

Татар теле укытучылары остара бара!!

Миңа әлеге ресурс бик нык ошады... Татар теле укытучылары остара бара. Уңышлар сезгә!

Ресурсларның эчтәлеге белән

Ресурсларның эчтәлеге белән кызыксынып, аларга бәя бирүегез өчен рәхмәт!

Искитмәле!

Килешәм. Искитмәле ресурс!

Бәягез өчен зур рәхмәт!

Бәягез өчен зур рәхмәт!

Афәрин!

Чыннан да, бик шәп!

Уңай бәяләвегез өчен зур

Уңай бәяләвегез өчен зур рәхмәт!

Татар теле укытучылары остара бара

Бу ресурс миңа да бик ошады,әмма сезнең сайтта рус мәктәбендә эшләүче татар теле укытучыларың дәресләре бөтенләй юк.Алар остара бармыймы , әллә остарырга теләмиме? Фәния.

Татар теле укытучылары остара бара

Чыннан да рус мәктәбендә эшләүче татар теле укытучыларының рус балалары өчен дәрес эшкәртмәләрен бу сайтта күрсәк әйбәт булыр иде Римма

Мөгаен

Мөгаен, безнең Портал турында хәбәрдар түгелләрдер. Бүгенге көндә нәкъ шул эш белән ("Белем"не таныту, популярлаштыру) мәшгульбез. Сез дә булыша аласыз!!!!

Мөгаен

Бу порталга дәрес эшкәртмәсен нинди формада,нинди адреска җибәрергә(рус мәктәпләре өчен татар теле дәресе)?Җибәрелгән дәрес өчен сертификат киләме? Татар теле укытучылары.

Белем.ру га хат

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларының эш тәҗрибәсе Интернет челтәрендә аз яктыртыла. Әмма кайбер порталларда аны табарга була әле. Эшләрегезне Белем.ру га да җибәрегез. Биредә сезнең хезмәтегезне күрүчеләр, һичшиксез, күбрәк булачак. Әлеге портал нәкъ менә татар телендә укытучылар өчен эшли бит. Үзегезнең хезмәтләрегезне сайтка беркетелгән файл белән хат итеп юллагыз. Адресы: xat@belem.ru
Әлегә биредә дөнья күргән эшләргә сертификат бирү каралмаган. Белем.ру авторына мөрәҗәгать итәм: порталда басылган эшләр өчен сертификат бирү мәсьәләсе хәл ителмәслек кыен проблема түгелдер ул. "Методисты" сайты моны эшли бит: http://metodisty.ru/page/certificate . Аннан соң ресурсларның беренче битендә (http://belem.ru/resources) эшләрне сезгә ничек җибәрү турында кыска гына аңлатма яисә тутыру формасы куелса, аңлашылмаучылыклар азрак булыр, сайтны кулланучылар да, эш тәҗрибәсе белән уртаклашучылар да артыр дип уйлыйм.

Тәкъдимегез өчен рәхмәт

Тәкъдимегез өчен рәхмәт, Гөлназ. Сертификат бирү системасын ясау безнең дә планга кертелгән. Мәгариф һәм фән министрлыгы белән үзара килешү буенча укытучыларның Белем.руда басылып чыккан электрон ресурслары (дәрес эшкәртмәләре һ.б.) хәзерге вакытта (инде 2 елдан артык) аттестация узу вакытында фәнни хезмәт булып санала.
Белем.ру порталы чынлап та нәкъ менә татар телендә укытучылар өчен эшләп килә. Белем.ру укытучылар хезмәтен яктырту, аларны таныту өчен ясалган. Белем ресурсларына Татарстан укытучылары гына түгел, чит илләрдә яшәп килүче татарлар да мохтаҗ. Өстә күрсәтелгән электрон почта адресына ресурсларыгызны көтеп калабыз.

Фикер калдырырга

Соңгы фикерләр