Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Барлык яңалыклар
» Укытучыма әйтер сүзем (акция)
Раил Гатауллин
1 сен 2010 - 13:49
Укытучыма әйтер сүзем (акция)
Фикерләр
Кунак
3 Октябрь, 2010 - 21:26
Permalink
Укытучыларыма багышлыйм!
Беренче сентябрь хатирәсе
I
Бүгеннән көз җиргә аяк басты:
Алтын яфрак тезә юлларга.
Шау-гөр килеп, укучылар атлый,
Чәчкә бәйләмнәре кулларда.
Шул чәчкәләр һәр сентябрь саен
Күңел тәрәземне кагадыр.
Ни дисәң дә, минем тамырларда
Укытучы каны агадыр.
"Апа, апа!" - диеп, эземә басып,
Күпме бала йөрде янымда.
Игътибардан мәхрүм калмасын дип,
Күз уңымда тоттым барын да.
Хәтерләрдә, борын тарта-тарта,
Бик тырышып язган чаклары.
Берәүләре телдә бик сай йөзсә,
Кайберсенең
Аксый иде хисап яклары.
Бергәләшеп шактый хезмәт куйдык
Тигезләргә бөтен якны да.
Тиз бетердек каләм очларыннан
Дәфтәрләргә тамган тапны да.
Уртак хезмәтебез буш китмәде -
Нәтиҗәсе күренә бүген дә:
Бала чактан тырышканнар чөнки
Хисабын да белә, телен дә.
Истә... истә (әмма күпләренең)
Исемнәре менә онытылган)...
Өмет тулы мөлдерәмә күзләр
Уяталар һаман йокымнан.
II
Сентябрьнең иң беренче көне -
Яуширмәдә белем бәйрәме.
Урам тутырып бара яше-карты,
Һәрберсендә чәчәк бәйләме.
Шул агымга кушылып, мин дә киттем,
Газиз әниемне җитәкләп.
Ашкынуын баса алмый йөгерә -
Бик якын шул аңа бу мәктәп.
Спорт залы тулды халык белән,
Бер урын юк аяк басырга.
Әниемә зурлап юл бирәләр -
Өч буында үскән балаларга
Белем бирде узган гасырда.
Тәрәзләрдән авыл өсләренә
Милли көйләр, җырлар агылды.
Шул арада "япь-яшь" әниемнең
Инде әби булган укучысы
Беләгенә килеп кагылды:
"Әй-й, апа җан, апа канатым!
И яраттык та соң без сине.
Бер әүлия урынына күрдек -
Синдәйләрнең булмыйдыр тиңе.
Син бит әле берни белми калдың,
Һәр көн кичен бергә җыелып,
Тәрәз буегызда күпме йөрдек,
Шаулашудан көчкә тыелып.
Пәрдә читләреннән күзли идек,
Ничек йөри диеп, өендә.
Уйлый идек: ашый, эчә микән,
Йоклый микән башка кешеләр күк,
Нинди хәлдә, ниди киемдә?
Бервакытны шулай күреп алдык
Чәйләр эчеп торган чагыңны.
Инде китте кәеф, китте кәеф -
Дошман иттек сезнең табынны.
Әйтерсең лә ул гаепле инде
Син дә ашый торган булганга.
Шуннан ары күзәтмәскә булдык,
Күңелләргә ачу тулганга.
Үпкәләрне озак сакладык без,
Вакыт үткәч, барыбер онытылды.
Безне ихлас яратканың өчен,
Бу "гаебең" эчкә йотылды.
И-и, апа җан, апа канатым,
Яратып та сине карадык!
Синнән бит без башка сыйныфларга
Елашыплар бетеп таралдык.
Мәктәп бетергәнче ябылмады
Син укыткан сыйныф ишеге:
Башка сыйныфларда укыганда
Очратмадык синең ишене.
Шуңа күрә җае чыккан саен
Бөтерелдек синең тирәңдә,
Ике якның шулай тарту көче
Яткан булса кирәк тирәндә.
Ә Тарханов абый - үзенә башка -
Авызына гына каратты.
Физикасын ныграк яратса да,
Безне дә үзенчә яратты.
Чиксез иде аңа хөрмәтебез -
Тик нигәдер аннан шүрләдек.
Кырыс булды, әмма беркайчан да
Усал мөнәсәбәт күрмәдек.
Үз итмәде бары ялкауларны,
Наданга да бераз эләкте.
Такта янда миңгерәпләр торсаң,
Борып кына алды колакны.
Дөрес, кызлар башка чутта булды,
Малайларны кертте тәртипкә,
Алар халкы бик хәйләкәр бит ул -
Зарланалар иде эш күпкә.
Ә бит аның тырышлыгы белән
Безнең кулда
Мандолина, баян уйнады.
Күп нәрсәгә өйрәтте ул безне,
Моннан булмый диеп тормады.
(Җиңел булсын авыр туфрагы!)
Шуңа күрә сезне авыл халкы
Искә төшерә һәрчак хөрмәтләп...
Сау торганны менә шулай итеп
Чакырып алып, һәр ел күрештерсен,
Очраштырсын иде бу мәктәп", -
Дип тезде дә борылып китеп барды,
Үсеп беткән оныгын җитәкләп.
Әллә ничә борылып карый-карый,
Рәхмәтләрен әйтте хикмәтләп.
Хәйран булып тыңлап тордым аны -
Менә бу - дәрәҗә, ичмасам.
Хәзергеләр мондый бөеклеккә
Җитә алмас инде һичкайчан.
III
Яуширмәдә бүген белем көне,
Бөтен авыл зурлый бәйрәмне.
Төрле яктан кунаклар да кайткан -
Һәрберсендә чәчәк бәйләме.
Хәерле сәгатьтә, укучылар! -
Гыйлем юлы шактый катмарлы.
Зур тырышлык кирәк үтәр өчен
Берәм-берәм барлык катларны.
Көн күрмешең якты булсын дисәң,
Белем кырың бирсен зур уңыш.
Моңа ярдәм итсә укытучың,
Җавап итеп аңа син булыш.
Белемсезләр Илгә кирәк түгел,
Җиргә кирәк түгел наданнар.
Бүтән өчен беркем хезмәт куймас -
Нык үзгәрде хәзер заманнар.
Башлыйсыз сез тәүге уку көнен
Теләкләргә, гөлгә күмелеп:
Китәр сукмакларда юлдаш булып,
Саулык килсен сезгә иң элек.
Аннан килеп, камил акыл белән
Тулы зиһен сездән калмасын.
Күңелегезгә тулган игелекне,
Изгелекне һичкем алмасын.
Хәерле юл сезгә, хәерле юл,
Зур уңышлар шушы юлларда!
Онытмагыз:
Илнең генә түгел, хәтта Җирнең
Киләчәге сезнең кулларда!
2003
Ихтирам белән, Флера Тарханова
Кунак
3 Октябрь, 2010 - 13:48
Permalink
Кадерле укытучым Акмалова
Кадерле укытучым Акмалова Айзирә Хәбиповна!Ихлас күнелдән Сезне һәм Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылар коллективын матур бәйрәмегез белэн котлыйсыбыз килә.Тынгысыз,күп тырышлык,сабырлык сорый торган хезмәтегездә зурдан-зур уңышлар,ныклы сәламәтлек,гаилә бәхете теләп калабыз.Айзирә апабызны без бик яратабыз!
Кунак
1 Октябрь, 2010 - 22:05
Permalink
Мин- укытучы! -эссе
Истә, барысы да истә... Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар...
Мәктәпне тәмамлаганга да өч дистә елга якын вакыт узды. Ә тормыш юлларым мәктәптән барыбер аерылмады. Хәзер инде үзем укытучы. Һәр иртәне дәрескә ашыкканда да, сыйныф ишеген ачып кергән вакытта да, балаларның җавап көтеп текәлгән сораулы күз карашларын күргәндә дә ирексездән балачагым күз алдыма килеп баса. Мәктәп елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрә. Һәм мин һәркем өчен тәүге уку йорты булган мәктәпнең кеше тормышында никадәр мөһим урын тотканлыгына янә бер тапкыр ышанам. Мин укыткан балалар да балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен дип үз-үземә чираттагы мәртәбә сүз бирәм. Еллар үткән саен ныграк төшенә барасың: белем учагы дип юкка гына әйтмиләр икән бит мәктәпне. Кешенең киләчәккә карашы да, максат-хыяллары да, яшәү рәвеше дә әнә шул учакта формалаша икән. Әлбәттә, иң мөһим урынны гаилә тәрбиясе алып тора. Бу шулай булырга тиеш. Ләкин әлеге факт мәктәпнең ролен һич кенә дә киметми. Сабый баланың әти-әнисе, әби-бабасы, якыннары янында алган беренче күнекмәләре, аны характер буларак үстергән гадәтләре мәктәптә тагын да камилләшә төшә. Шуңа күрә бала белем йортының ишеген ачып керү белән үзенең биредә кирәкле кеше икәнлеген тоярга, укырга теләп йөрергә тиеш дип саныйм мин. Шул очракта гына мәктәп үз укучысының җәмгыятьтә үрнәк кеше буласына өметләнә ала. Мәктәп һәм җәмгыять. Әлеге төшенчәләрне бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Аларны аерырга ярамый да. Чөнки мәктәп шул ук җәмгыятьнең бер кисәге бит инде. Алай гына да түгел, гаять әһәмиятле кисәге.Баланың күбрәк вакыты гадәттә мәктәптә үтә. Иртән иртүк эшкә ашыга әти-әни, кич белән арып-талып кайтып керә. Йөрәк парәсенең хәлләре белән кызыксынырга, аның белән шөгыльләнергә, ял вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү турында уйларга вакыты да, теләге дә бик аз кала аның. Бала исә көн буе диярлек мәктәптә була. Өстәмә дәресләргә, түгәрәкләргә дә кала әле ул. Баланың нинди өлкәгә тартылуын, аны күбрәк нәрсә кызыксындыруын, нинди сәләтләре бар икәнлекне без – укытучылар иң нык сизүчеләрдер дә әле. Төгәл фәннәрне яраткан бала киләчәктә программист, компьютер остасы булып китәргә мөмкин. Тел фәннәрен үз иткән егет-кызлардан менә дигән язучылар, галимнәр чыгуы бар. Мөгаллим балага тормышта кайсы юлдан китәргә кирәклеген дә ,ничек яшәргә кирәклеген дә өйрәтә белергә, авыр һәм катлаулы заманда югалып калмас өчен акыллы киңәшләре белән ярдәм итә белергә тиеш. Һәр яктан үрнәк булуы сорала укытучының. Шул шартларда мөгаллим укучылары җәмгыятьнең актив, алдынгы карашлы кешеләре булып үсәчәк. Әйе, укытучы да ипи ашый икән дип аптырый торган вакытлар үтте хәзер. Кайчандыр иң кирәќле һөнәрләрдән саналган профессиянең дә абруе бик нык төште. Педагогик юнәлешле уку йортларында элек иң яхшы укучылар укыса, бүген башка җиргә укырга керә алмаган яки престижлырак башка урында уку өчен мөмкинлек тапмаганнар шакый педагогия уку йортлары ишеген. Укытучының дәрәҗәсе гаять төшкән катлаулы заманда яшибез. Гомер-гомергә иң зур хөрмәткә лаек булган мөгаллим бүген аяныч хәлдә яши. Белем, тәрбия чыганагы булган затларга шундый караш яшәгән җәмгыятьнең киләчәге нинди булыр? Уйларга да куркыныч. Якты киләчәк хакында уйлыйбыз икән, бу хакта хыялланабыз һәм яхшы яшәргә телибез икән, укытучыларның элеккеге абруйларын кайтару хакында да уйланырга кирәктер. Һәм моның җәмгыять дәрәҗәсендә тормышка ашырылган очрака гына нәтиҗәсе булачак.
Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызы
Мөслим районы Мөслим 2 нче гомуми
урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм
әдәбияты укытучысы.
Кунак
20 Февраль, 2011 - 20:53
Permalink
Бу бит минем эссе. 2008 елдан
Бу бит минем эссе. 2008 елдан бирле интернетта да бар.
Кунак
9 Март, 2011 - 15:31
Permalink
Әлеге эссе 2007 елдан бирле
Әлеге эссе 2007 елдан бирле интернетта бар инде.
Amirowa79
11 Март, 2011 - 18:06
Permalink
Минем эссе!
Әлеге эссе "Мэктәп һәм җәмгыять" дип атала. Монда урлап урнаштырылган. 63нче "Балкыш" мәктәп-балалар бакчасы сайтына 2005 елда Ел укытусысы конкурсында катнашканнан сон урнаштырылды. Әлеге мәктәп - балалар бакчасы да инде 2008 елдан бирле 95нче "Балкыш" балалар бакчасы гына булып йори.
Раил Гатауллин
11 Март, 2011 - 19:03
Permalink
Мәгълүмат өчен рәхмәт!
Әлеге мәгълүмат өчен зу рәхмәт!
Чынлап та, мәкаләләр яисә башка әсәрләр язганда ниндидер чыганаклардан файдаланасыз икән - аларга сылтама/сноска ясарга онытмагыз! Хәзер мәгълүмати технологияләр заманы, мәгълүматны, аның беренчел чыганагын ачыклау берни дә тормый. Оятка калмагыз!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
1 Октябрь, 2010 - 21:26
Permalink
Минем яраткан укытучым
Минем яраткан укытучым
Сигез-тугыз яшьләр чамасындагы кызчык, алдына энесе белән сеңлесен утырткан да, дөньясын онытып “укытучылы” уйный. Беренче сыйныфта тоткан портфеленнән үзе ясаган журнал, берничә китап алып, “укучыларына” белем бирә, укырга, язарга өйрәтә. Күрәсең, кызның бу шөгылен әнисе дә хуплый: шифоньер ишегеннән язу тактасы ясарга рөхсәт биргән.
Мөслим 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызынның балачак истәлекләре " укытучылы” уйнау белән бәйле. Үзен белгәннән бирле укытучы булырга хыялланган кызның юлына институтка кергәндә матди хәле һәм әтисез үсүе аркылы басса да, ул теләген барысы да балаларым дип яшәүче әнисе белән тормышка ашыру өчен Алабуга дәүләт педагогия институтына килә.
Гайнелҗинан апаның барлык балаларына да тырышлык, эшкә бирелгәнлек кебек сыйфатлар хас. Укуын тәмамлап үз теләге белән Мөслимгә кайткан Гөлназга да хезмәтендә бу сыйфатлар нык ярдәм итә. “Мәктәп директоры Венера Кашаповна Хәйруллина фатихасы белән 1992 нче елның 15 августында Мөслим 2 нче урта мәктәбендә эшли башладым”,-дип искә төшерә Гөлназ Фәнисовна. – “Остазым Венера Кашаповнага мең рәхмәтлемем. Аның кул астында һәрнәрсәгә өйрәндем.”
Укытучы хезмәтенең эше күптармаклы: дәрескә әзерләнәсеңме, ниндидер тәрбия чарасы күрсәтәсеңме, ата-аналар җыелышы үткәрәсеңме, әллә балалар белән экскурсиягә чыгасыңмы, һәммәсе дә үтә җаваплы, күп көч таләп итә торган хезмәт. Берьюлы йөзгә якын бала белән эшләргә кирәк, һәрберсенең белемле булуының синнән торуын укытучы бервакытта да онытырга тиеш түгел.Соңгы вакытта балалар бигрәк тә үзгәрде. Моңа аларның нинди гаиләдә тәрбияләнүе, урамда кемнәр белән аралашуы тәәсир итә. Читтән кайткан балалар бик күп. Укытучы һәрберсе белән аңлашып, уртак тел табып эшләргә тиеш. Моннан тыш әле өйгә ияреп мең төрле язу-сызу эше кайта. Барысы да төгәллек, пөхтәлек сорый. Монысына кайгырасы юк, болары Гөлназ Фәнисовнада җитәрлек.
Гайнетдинова Гөлназ Фанисовна- күптән үзе остаз. Инде хәзер аның күпьеллык хезмәтенә яшь укытучылар таяна. Намуслы хезмәте өчен укучылары да һәрвакыт куандырып тора. Фәнни конференцияләр, республика олимпиадаларында призлы урыннар алу моның ачык дәлиле. Үзе дә бер дә тик торырга яратмый. Әле яңа гына Мамадыштан фәнни конференциядән кайткан иде, инде яшь укытучылар белән мастер-класс үткәрергә йөри. Анысын гына уздырып җибәрде, укытучылар белән тәҗрибә уртаклашу максатыннан Актанышка киткән.
Гаиләсендә дә Гөлназ апа- үрнәк әни, яхшы хатын. Гайнетдиновлар гаиләсендә үскән егет белән кыз әниләренең йөзенә кызыллык китермәсләр, шәт.
...Бер кыз бала дөньясын онытып “укытучылы” уйный. Сумкасыннын журнал алып, күрше кызын язарга йөрәтә. Кем соң ул? Кечкенә Гөлназмы? Юк, бу- Чулпан.Ул шулай итеп кечкенәдән үк яраткан әнисенең һөнәрен үзләштерә...
Мөслим районы Мөслим 2 нче урта гомуми
белем бирү мәктәбенең 9 нчы Б сыйныфы
укучысы Җәләлова Ләйлә
Кунак
1 Октябрь, 2010 - 19:25
Permalink
Укытучыма!
Һәкемнең яраткан укытучысы була. Минем өчен андый укытучы- математика укытучым Роза Ахатовна. Ул иң авыр фән булган- математика фәненнән безгә ныклы белем бирү өчен бар көчен куя. Мин шулай ук 2 нче Саба урта мәктәбендә эшләүче барлык укытучыларны да хөрмәт итәм.Алар көчле рухлы, ташып торган энергияле, мәктәп тормышының һәр минуты күңелле үтсен өчен барлык көчләрен, сәләтләрен куеп эшлиләр. Беренче укытучым өчен Укытучы елы аеруча үзенчәлекле. Әлфия Җәүдәтовна үзенең55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Барлык укытучыларны бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Аларның авыр хезмәтләрендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, кайгы -хәсрәт күрмичә исән-сау яшәүләрен телим. Сезне яратып, Загидуллин Ринат. 2 нче Саба урта мәктәбе , 8к сыйныфы укучысы
Кунак
26 Сентябрь, 2010 - 23:23
Permalink
Розалия Алимова Минем беренче укытучым
Укытучы........ Нинди тирән мәгънәнгә ия булган сүз. Укытучы дигәндә күз алдына ачык йөз дә, сиңа һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булып торган куллар да, синең нәни бәхетләреңә дә сабый баладай шатланган, авырлыкларыңа бөтен йөрәге белән кайгырган мөләем күзләр дә килеп баса.
Һәрбер бала укытучы турында сүз ишетсә, ул һичшиксез үзенең беренче укытучысын искә ала. Чөнки беренче укытучы аңа икенче әнисе кебек хәтерендә уелып кала. Бәллүр савыттай уылырга гына торган сабый күңеленә күпме яңалык кертә бит ул! Белем чишмәсенә юл ача, ә ул никадәр киң, никадәр аның суы ташып торса, укучыга моннан да артык бәхет юктыр. Һәрбер баланың тормышка беренче адымнарын ясау, аның нечкәлекләренә төшенү нигезен беренче укытучы күрсәтә дә инде. Ул укучыга караңгы туннель эченнән еракта гына пыскып торучы яктылыкка таба юл ясый. Ә бу яктылыкка укучы бернинди авырлыкларсыз килеп җитә икән, укытучының бөтен хезмәте акланган, аның авыр һәм зур түземлелек аша инә белән кое казырга тырышуы бушка үтмәгән булып чыга.
Минем беренче укытучым да, Сафина Солтания Әхмәдулла кызы, эчкерсез сабый күңелемдә мәңгегә кереп калды. Ул безгә бөтен белгәннәрен өйрәтте, анын бу җир йөзендә күзе күрмәгән, колаклары ишетмәгән, кулларына тотмаган әйбере юк иде. Тормыш авырлыкларын күпне кичергән булса да, аның караңгы чыраен без бер дә күрмәдек. Ул һәрвакыт шат, ачык йөзле булды, ул безнең белән бергә көлде, елады, безнең көчкенә генә булган шатлыкларыбызны да күреп, аны зур итә белде.
Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә әллә нинди курку, аңлатып җиткерә алмаслык шатлык аркасында типкән нәни йөрәгемне аның бөтен гомеремә уелып калган елмаюы тынычландырды. Зур чәчәк бәйләмнәре тоткан бәләкәй генә кулларымнан үзенең әни кулыдай назлы куллары белән тотып: “Әйдә, акыллым, белем һәм маҗаралар иленә рәхим ит!”-дигән сүзләре бүгенгедәй колагымда яңгырый. Әйе, менә шушы тоңгысыз йөрәкле, олысын олы иткән, кечесен кече иткән Солтания апамның сузләре, биргән киңәшләре әлегә кадәр минем өчен маяк булып торалар.
Каләм тотып иң беренче сүзләр язулар, җилемнән җәнлекләр әвәләү, иҗекләп сүзләр уку, болар барысы да кичә булган вакыйгалар кебек хәтердә тора.
Ничек итеп уз-узеңне карарга, көндәлек режимны үтәргә, гигиена таләпләрен ничек башкарырга икәнлеген дә Солтания апа өйрәтте. Начар билге алып кәеф төшкәндә дә, берәр эшебезне башкарып чыга алмаганда моңсуланып утырганда да ул беренче булып ярдәм кулы сузды. “Акыллыларым, әле сезнең бөтен торышыгыз алда, көләсе көннәрегез дэ бик күп булыр, сынауларын да тормыш биреп торыр. Шушы мизгелләрдә кеше булып калырга гына тырышыгыз!”-дия иде ул безгә.
Нинди генә авырлыклар аның юлына очрасалар да , төрле киртәләр туып торса да ул сынмады, сыгылмады. Безгә дә узенең шундый сыйфатларын сеңдереп калдырды. Ул һәрбер укучысында горурланып әйтерлек кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләде.
Мин аның алдында чын күнелемнән баш иям. Мәктәпне укып чыгып югары уку йортларына керсәм дә, тормыш баскычларыннан өскә атлаган вакытта да ул минем һәрвакыт күз алдымда торачак һәм маяк булачак, минем яраткан укытучым, Солтания Әхмәдулла кызы Сафина! Мин сезгә мең кат РӘХМӘТЛЕ!!!!!!
Нуруллина Ф. А.
26 Сентябрь, 2010 - 01:09
Permalink
Укытучыларыма мәдхияләр...
Укытучы! Әти-әни сүзе белән янәшә куелырга хаклы булган олы исем! Сезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр төсле. Сез безне һәр ел саен тылсымлы белем иленә алып кердегез, кулларыбыздан җитәкләп, фән сарайлары буйлап йөрттегез, белем серләренә төшендердегез. Сезнең күзләрегездә беркайчан да сүнми торган яктылык нуры, сезнең йөрәкләрегездә йөзәрләгән бала йөрәгенә ялкын кабызучы мәңгелек ут, сезнең кулларыгыз да ана куллары кебек йомшак, сүзләрегез дә назлы, ягымлы. Сез гаҗәеп талант кешесе, акыл иясе. Сез - чын укытучы!
***
Равил Гарәф улы Сәйфетдиновка...
Укытучы абый! Синең өчен
Шигъри юллар килә күңелгә,
Керсез уйлар бөреләнә җанда,
Йөрәкләрдән моңнар түгелә.
Синең күзләр җылы караш сирпи
Якты нурлар бизи кыйбланы.
Укытучы абый! Син - кояшы
Мәктәп дигән нәни дөньяның.
Олы җанлы укытучы исемен
Син йөртәсең горур, хөрмәтләп.
Синең исем белән мактаулы һәм
Синең исем белән хөр мәктәп!
Киң карашлы укытучы да син,
Таянычы һәрбер баланың,
Киләчәктә гөлчәчәккә күмелер
Син эз салган мәктәп аланы.
Синең сүзең иң саф чишмә кебек
Шифа бирә һәркем аңына,
Мәрхәмәт һәм шәфкать йөге белән
Тумыштан ук сеңгән каныңа.
Киң күңелле һәм ярдәмчел дә син -
Җитәкчегә тәңгәл сыйфатлар.
Җылы сүзең, акыллы киңәшең
Һәр кешенең күңелен сихәтләр.
Син гүзәлсең бөек эшең белән,
Шигъри җанлы Олы мөгаллим...
Хис агымына күпнокталар куеп,
Сүзләремне инде төгәллим.
***
Шәкүрова Рәмзия Хәбибулла кызына...
Ак фәрештә булып тугансың син,
Ак болытка гына уралып,
Ак сүзләрең белән җайлап кына
Тараткансың кайгы буранын.
Мәктәп аша үткән һәрбер бала
Отып алган синең җырыңны.
Бер дә тарсынмыйча, һәрберсенә
Өләшкәнсең йөрәк җылыңны.
Яшьләр белән уртак тел тапкансың,
Киңәшләрне мулдан яудырып,
Кайсы йөрәкләргә ут яккансың
Карашларың белән яндырып.
Өлкән буын синнән ялкын алган.
"Кызым!" -диеп дәшкән үз итеп,
Синең сүзләреңне моңга салып
Көйләп йөргән яхшы сүз итеп.
Ак күңелле, саф күңелле апа,
Син бит яшәү яме бирәсең,
Сүнми торган якты йолдыз кебек,
Бәхет,шатлык нуры сибәсең.
Ак фәрештә булып тугансың син,
Шуңа гел аклыкны сөясең...
Ак бәхетләр теләп, синең алда
Килә минем башны иясем.
***
Рауза Сәлим кызы Сәйфетдиновага...
Алтын куллы, диләр, сине, апа...
................................
Алтын куллар бөтен эшкә маһир...
Зиннур Мансуров.
Алтын куллы, диләр, сине, апа,
Яши җирдә алтын куллылар.
Кулларыңдай йомшак карашларың,
Күзләрең дә серле, нурлылар.
Алтын куллар бөтен эшкә маһир,
Син үзең дә шуны раслыйсың,
Әле бакча, әле теплицада,
Әле рәсем ясый башлыйсың.
Киңәшләрең бер дә истән чыкмый,
Син бит безнең шәфкать туташы.
Кай арада үтеп киткән еллар,
Килеп җиткән гомер уртасы?!
Химик тәҗрибәләр ясый-ясый,
Алып кердең безне тормышка.
Җирне, табигатьне яратырга
Сәләтле син, апа, тумыштан.
Барысын да синнән күреп үстек,
Син сөйгәнгә сөйдек хезмәтне...
Бүген сиңа мактау җырлыйк әле,
Хезмәтеңә бирик хөрмәтне.
Алтын куллы, диләр, сине, апа,
Моңа лаек син, синең гомер.
Бәйрәмеңә бүләк итик гөлләр,
Ихластан ургып чыккан шигырь.
***
Үз-үземә...
Илһам.
...................................
...................................
Син Илһамым - Шигъриятем минем,
Кичер мине, дөрләп янмадым,
Саҗидә дә, Клара да түгел
Һәм Гөлшат та була алмадым.
Һаман шулай шагыйрь җанлы Лена,
Салисәләр дөнья шаулатсын,
Флера, Илсөяр һәм Резидәләр
Шигърияттә үрләр яулатсын.
Бу тормышта минем адымым нык,
Укытучы - минем һөнәрем.
Бар көчемне, талантымны биреп,
Балалар, дип үтә көннәрем.
Китә алмам бөтен гомерем буе:
Мәгърифәт - Нур, нишләр Ил ансыз,
Иҗат уты белән янган мәктәп
Яши аламыни Илһамсыз?!
Нуруллина Фәридә Әнвәр кызы, Яшел Үзән районы Мулла Иле
урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Кунак
25 Сентябрь, 2010 - 16:40
Permalink
бәйрәм
матур бәйрәм булачак
Кунак
29 Сентябрь, 2012 - 19:14
Permalink
ӘЙ
Мин өзебезнең укутучыны бик яратам.
Кунак
23 Сентябрь, 2010 - 19:24
Permalink
Беренче укытучым! (Загирова Г.Ш. Яр Чаллы, укытучы)
Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта батыр да син, сабыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтеңдә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтендә.
Беренче укытучым! Үзенең якты карашы, тәмле сүзе белән безне каршы алучы,безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны- карадан, яхшыны- яманнан аерырга өйрәтүче- яраткан укытучым! Әйе, Сез - минем күңелемә мәңгелеккә кереп калдыгыз. Сез безгә дөрес юл сайларга ярдәм иттегез. "Тормышыгызда бик күп юллар булыр: аклары да, каралары да. Әмма сез ак юллардан гына барыгыз",- дидегез.
Укытучы хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр дип саналган. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы белемле булырга кирәк. Хөрмәтле укытучым! Сез бу сыйфатларның барысын да үзегездә туплагансыз.
Әни,әнкәй! Әни дип телебез ачылган, иң тәүге адымнарыбызны да әни ярдәмендә атлап киткәнбез. Әниләр безгә кояшлы иртәләр, матур гөлләр бүләк итүче, яшәргә көч бирүче изге җаннар.
Әни! Укытучы! Әйе, бу сүзләрнең мәгънәләре охшаш. Әни- ул укытучы, укытучы-ул әни.
2010нчы ел- укытучылар елы. Моңа барлык кешеләрдә шатлангандыр дип уйлыйм. Нинди генә һөнәр ияләрен алсак та, президентмы, галимме, табибмы- һәрберсенең үз укытучысы булган. Укытучы сүзен ишетмәгән, укытучының кем икәнен белмәгән кеше юктыр дөньяда.
Беренче укытучым! Сезне укытучылар елы белән! Сезгә бу ел тагын да зуррак уңышлар алып килсен! Сәламәт булып, озак еллар бәхетле тормышта яшәргә язсын! Укучыларыгыз өчен йөз кызартырга туры килмәсен! Сез-балаларның якын дусты, тәрбиячесе! Укучыларыгыз Сез күрсәткән ак юллардан гына барсыннар!
Сезгә карап сокланабыз һәрчак,
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар
Безгә үрнәк булып торырлык.
Яраткан укытучым! Мине "Нинди һөнәр сайларга?” дигән сорау беркайчан да борчымады. Мин һичшиксез, укытучы булачакмын! Әмма минем күңелемне башка сораулар борчый иде. Сезнең кебек балаларга тирән белем бирә алырмынмы? Сез күрсәткән ак юлны күрсәтә белерменме? Без сезне яраткан кебек укучылар мине яратырлармы?
Бу сораулар мине генә борчымаган икән. Сыйныфыбыздагы 12 кызның- 7 се укытучы һөнәрен сайлады.
Беренче укытучым! Сезнең йөзгә кызыллык китермәм. Татар халык мәкалендәгечә "Тырышырмын, табармын, ташка кадак кагармын! " Сез безне шундый булырга өйрәттегез!
Кунак
22 Сентябрь, 2010 - 19:49
Permalink
Укытучы, якты кояш булып, кунелемне назлап жылыта.
һәр елны Укытучылар көне җитәр алдыннан нинди бүләк бирергә икән дигән сорау килә күңелгә. Чәчәк исә чын мәгънәсендә бәйрәм символы булып торса, рәхмәт сүзләре һәм мөгаллимәңне истә тоту - рухи байлык ул, минемчә. Мәктәптә укыган вакытта бөтен укытучыны да бертигез хөрмәт иттем. Бүген дә күңелемдә Һәрберсенең үз урыны бар. Ә менә күңелемдә мәңгегә калган беренче укытучымның дәресләрендә бүтән беркайчан да утырмаячагыма тагын бер кат инангач, кузләргә яшь тула. Балачакны әле беркемнең дә кире кайтара алганы юк, менә шуның өчен дә күңелдә моңсулык хисе.
Гадәттә, бөтен кеше дә беренче укытучыны укырга, язарга өйрәтүче, белем дөньясына беренче эз салучы дип саный. Мәктәпкә кергәнче укырга, аз гына язарга өйрәнгән булсам да (әнием дә укытучы), барыбер билгесезлек хисе мине куркытты. Беренче укытучым- Җәләлова Җәүһәрия Мансур кызы Чүпрәле районы Иске Чүпрәле 1 нче урта мәктәбендә инде озак еллардан бирле хезмәт итә. Мин нәкъ менә Җәүһәрия Мансуровнаның укучысы булуым белән бик бәхетлемен. Миңа чыннан да, уңыш елмайган булган икән. Киләчәк тормышым карурман булса, укытучым, миңа шушы биек һәм куе агачлар арасыннан сукмак ерып баручы, дөрес юнәлеш бирүче, юллаучы, башлангыч мәктәптәге уздырган һәрбер көнемне яктыртып торучы җылы кояшым иде.
Инде бик күптәннән аның дәресләрендә утырганым булмаса да, дәресләрдәге кызык-кызык хәлләрне, уңышларны һәм уңышсызлыкларны куңелемнең түрендә саклыйм. Әледән әле хатирәләр иленә барып кайтып, елмаеп җибәрәм.
Мәктәптә 11 ел уку дәверендә беренче укытучым кебек игътибарлы укытучыларны бала күңелем белән бик озак эзләдем. Җәүһәрия Мансур кызы сыйныфта укыган 21 укучының да холкын өйрәнеп, һәрберебезне аңлап, үз итеп укытты. Хәтта өстебезгә кигән яңа кием, бантикларны да игътибарсыз калдырмый иде. Кызларның үрелгән чәчләрен, малайларның галстукларын - бөтен нәрсәне дә күрә белде, матур комлиментларны бездән кызганмады. Белсәгез иде, ул чакта безнең ничек шатланганнарыбызны. Бала өчен үзенә булган игътибардан да кадерлерәк нәрсә юк бит инде.
Аның ничек итеп чәчәкләр яратканын һәрберебез дә белә идек. Ул бездз дә бүлмә гөлләренә карата мәхәббәт уятты. Ел башында кечкенә генә үсенте алып китеп, ел ахырына чәчәккә күмелгәнен күзәтеп, бер-беребез алдында мактана идек. Ә аларны ничек итеп карарга, су сибәргә икәнлеген укытучыбыз безгә тәсфилләп сөйли иде.
Гомумән алганда, укытучым- бик талантлы, креатив, гадел кеше. Ул бик хисчән һәм шул ук вакытта кырыс та. Идеяләргә бик бай. Яңадан-яңа бәйгеләр, кичәләр оештырып, бөтенебезне дә катнаштырырга тырышты. Һәрберебезгә дә аерым метод кулланып, бөтенебездә дә ниндидер талант табырга, аны үстерергә тырышты. Без беркайчан да кул кушырып утырмадык: бәйләдек, чиктек, җырладык, биедек. Ул үзе дә бик оста итеп баянда уйный, гаҗәеп матур итеп җырлый Ул уздырган һәрбер бәйрәм минем исемдә тора: беренче "Әлифба" бәйрәменнән алып, башлангыч мәктәпнең чыгарылыш кичәсенә кадәр. Без беркайчан да буш тормадык. Һәрвакыт нәрсәгә дә булса әзерләндек, ясадык, яздык.
Укытучыбыз алтын куллы. Чигү, тегү, аш пешерү кебек, беренче карашка хатын-кыз эше булып тоелган эшләрне ул малайларыбызга да өйрәтте. Без- кызлар, әтиләр ярдәме белән сыерчык оясын рәхәтләнеп ясадык. Кыскасы, аның белән бергә эшләмәгән эшебез калмады безнең.
Ул әле бик матур итеп рәсем дә ясый. Уку өлгерешебез һәрвакыт күз алдында торсын өчен, стенадагы сыйныф почмагына самолетлар ясап, укуыбыз начарланса аларны кара болытлар арасына төшерде, яхшырса, кояш нурларына күтәрде.
Төпле белем бирелде безгә. Минем беренче язган шигырем дә нәкъ менә аның турында иде. Беренче тәнкыйтьне дә аның авызыннан ишетергә туры килде.
Аның күңел чисталыгы, тормышны яратуы, оптимистик рухы безгә дә күчте. Укытучыбызның тәнкыйте холкыбызны чыныктырды.
Ә иң мөһиме, һәрвакыт: "Барасы юлларыгыз озын, авыр. Нәрсә генә булса да, Кеше булып калыгыз!" -дип әйткән сүзләре безне озата бара.
Рәхмәт Сезгә, Беренче укытучым!!! Һәрбер ихлас җөмләмне мәңге шиңмәс чәчәкләр итеп кабул итегез. Сез моңа лаек УКЫТУЧЫ!
Айгөл Җәләлова КДУның юридик һәм журналистика факультетларының 1 нче курс студенты
Кунак
19 Сентябрь, 2010 - 17:24
Permalink
Укытучылар елына багышланган
Укытучылар елына багышланган сочинениеләр конкурсына
Сезнең алда баш иябез, хөрмәтле мөгалимнәр!
Сибгатуллина Гүзәл Илхам кызы
9 нчы Н сыйныфы,
29 нчы гомуми урта белем бирүче мәктәп,
Түбән Кама шәһәре
Фәнни җитәкче: Чевачина Розалия Вакыйф кызы,
II квалификацион категорияле татар теле укытучысы
Түбән Кама, 2010 нчы ел
Әниемдәй якын иттем, апам сезне,
Һәрчак яхшы киңәш бирдегез,
Безне якын итеп эндәштегез,
Үз балагыз кебек күрдегез.
Күңелемә килгән шушы шигырь юлларын ак кәгазь битенә язып куйдым да, ачык тәрәзәдән урамга карап уйга калдым... Эх, бу гомер дигәнең! Әле яңа гына без кечкенә һәм шаян – шук малай-кызлар мәктәп бусагасын атлап кергән идек, инде 9 ел гомер үтеп тә киткән. 29 нчы гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче н сыйныфына аяк атлап керүем бүгенгедәй хәтеремдә. Сәер дә, кызык та, бераз төшне дә хәтерләткән хатирәләр...
Укый да, яза да белмибез, бернинди психологлар тестлар да үткәрмәгән, бернинди логопедларга да йөрмәгән гап – гади ачык авызлар.
Әле яңа атлап кердем
Мәктәп бусагасыннан,
Бүгенгедәй барган кебек
Мин беренче сыйныфка.
Хәтеремдә: ун бөртек без
Авызларыбыз ачык,
Әлифба, парта, ашханә-
Бөтенесе дә кызык.
Укытучы апабызга
Карыйбыз без йотлыгып,
Җаваплар да әллә ничек
Чыга безнең тотлыгып.
Курку, шикләнү, шөбһәләр
Шатлык һәм сөенүләр
Төшемә генә кергән күк
Һич юкка көенүләр.
Менә шундый гадәти сыйныфка килгән самими балаларны гыйлем дигән олы диңгезгә белем корабына утыртып алып керүче беренче укытучыбыз Шиһапова Эльмира
Нуриаздан кызы искиткеч сихри көчкә ия булган икән! Хәреф танырга, укырга һәм язарга, дөрес фикер йөртергә, тапкырларга – кушарга, ә иң әһәмиятлесе – кеше булырга өйрәткән Эльмира апабызның безгә тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Әйе, таләпчән, күз карашы белән генә урыныңа утырта белә торган гадел һәм тыйнак укытучы булды апабыз. Еллар үтсә дә, без сезнең алда баш иябез, кадерле Эльмира апабыз! Баланың кешелек сыйфатлары формалашуда, дөньяга, тирә – яктагыларга мөнәсәбәтендә беренче укытучысының роле әйтеп бетергесез зур. Еллар үтсә дә, Эльмира апабызның : “Шәфкатьле булып үсегез, чын кеше булыгыз!” – дигән мәгънәле сүзләре аңыбызга сеңеп калган.
Әйе, еллар сизелми дә уза, кечкенә ачык авызлардан без дә тиктормас чабышкыларга әйләндек тә куйдык. Баксаң, 5 нче сыйныфка да җиткәнбез икән. Ничектер куркыта бит, җәмәгать. 4 ел буе Эльмира апабызның җылы карашын тоеп башлангычта укы да, инде яңа дөнья белән танышыр вакыт та килеп җиткән. Яңа укытучылар, яңа фәннәр, кабинеттан – кабинетка йөрүләр...
Безне яңа дөнья белән сыйныф җитәкчесебез Якупова Венера Бәдертдин кызы таныштыра башлады. Бер эчкерсез елмаюы, нурлы күзләре, ягымлы сүзләре белән авызына каратты да куйды Венера апабыз.
Апабыз белән үткәргән мәктәп елларында без аның чын артист та, галим дә, төзүче дә, аш остасы да булуына инандык. Ә ул үткәргән дәресләр!!! Әкият геройлары белән без биек тауларга мендек, Диюләр белән көрәштек, Алмачуарны кызганып кайнар яшьләребезне түктек, Тукаебыз шигырьләренең аһәңен тоеп, туган халкыбыз өчен горурлык хисләре кичердек. Венера апа үткәргән дәресләр Җир шары тирәли сәяхәткә тиң. Каян гына кирәкле сүзләрне таба да, каян гына шул кадәр мәгълүматны хәтеренә сеңдерә икән ул? Аның дәресләрендә күңелсезләнергә түгел, ул турыда уйларга да мөмкин түгел. Шундый матур итеп әйтеп куя Венера апабыз, исең – акылың китәр!
Миңа кайбер вакытларда дәресләрне Камал театры артисткасы үткәрәдер кебек тоела. Менә нинди бәхетле укучылар без, дусларым!
21 нче гасыр балаларын гаҗәпләндерү мөмкин эш түгел кебек тоелса да, апабыз безне чын дәрәҗәсендә шаклар каттыра. Без бит гап – гади укучылар. Безнең белән дә төрле гаҗәп һәм сәер хәлләр булгалый, ләкин бервакытта да 9 нчы н сыйныфы укучыларының завуч һәм директор кабинетында булганнары юк. Бер әйтә Венера апабыз, берәгәйле әйтә. Серләребез уртак, җырлый – җырлый, көлешә – көлешә, апабыз пешергән тәмле өчпочмаклар белән чәйләр эчә – эчә, кабинетка ремонтын да ясыйбыз, җиң сызганып җыештырып та алабыз, кирәк икән сәхнәгә чыгып биибез, шигырьләр дә языштырабыз әле үзебез. Быелгы уку елында Разил абый Вәлиевның исемле премиясенә үткәрелә торган бәйгедә дә катнашу бәхетенә ирештем. Сезгә дә бер шигыремне тәкъдим итим әле.
Татарстан ризыгы.
Бик күп сыйфатлы товарлар
Җитештерелә бездә,
Әз генә шулар турында
Сөйләп үтимче сезгә.
“Вамин”ның сөт ризыкларын
Бармы татыганыгыз?
Катык, кефир һәм сөтеннән
Телегезне йотарсыз.
Ә Чаллыда чыга торган
Туңдырманы күрегез,
Үзе тәмле һәм сыйфатлы
Файдалы ул, белегез!
Ә Раифта чыга торган
Минералка бер дигән!
Башка җирләрдән дә аны
Алып китәләр икән.
Үзебезнең Түбән Кама
Җитештерә казылык,
Шәһәребезнең йөзенә
Китермәс ул кызыллык!
“Икмәк-табын күрке”, - диләр,
Матур сүзләр, килешәм.
“Тәмле икмәк ашыйлар”, - дип,
Бездән бар да көнләшә.
Үзебезнең республика
Ризыкларын алыгыз!
Сыйфатлы ризык кулланып,
Сау –саләмәт булыгыз!
Безнең кебек тату һәм бердәм сыйныф мәктәбебездә бармак белән генә санарлык. Белем ягыннан да төшеп калмаган 9 нчы н сыйныфы, мәктәпкә абруйлы кунаклар килсә дә каршы алырга безнең сыйныфны куялар.
Нинди сихри көчкә ия икән соң безнең Венера апабыз? Аның сөйкемле күзләреннән җылылык, нур җанга рәхәтлек бирә. Авыр чакта ярдәм кулын сузучы, чишә алмас кебек тоелган мәсьәләләрне чишәргә булышучы укытучыбыз... Нинди генә борчуларыбыз булса да, безгә елмаеп караучы, йомшак кулларыгыз белән безнең башыбыздан сыйпаучы изге күңелле алиһәдер Сез! Мин дә сезнең елмаюыгызга – елмаю, яхшы мөнәсәбәтегезгә бары тик яхшы мөнәсәбәт белән генә җавап бирергә тырышам. Сезнең сихри көчегез турында күпме генә язсаң да, аз булып кебек. Җир йөзендәге барлык уңай сыйфатларны гүя үзегезгә туплагансыз. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт, мәрхәмәтлелек... Сездәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң.
Мөгаллимем! Быелгысы ел Укытучы елы дип игълан ителде. Бәйрәмегез белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәргә язсын сезгә. Һәр таңны шатланып каршы алыгыз, сау –сәламәт булыгыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен. Хөкүмәтебез шундый тырыш укытучыларның хезмәтен югары бәяләсен иде. Укытучыларыбыз җәйге ялларында чит илләргә сәяхәткә чыгарлык хезмәт хакы алып эшләсәләр, без дә күпме яңа мәгьлүмат алыр идек. Хыялларыгыз һәрвакыт чынга ашсын, хөрмәтлеләребез!
Сезнең алда баш иябез, кадерле укытучыларыбыз!!!
Садыкова
17 Сентябрь, 2010 - 15:52
Permalink
укытучыма әйтер сүзем
БЕЗНЕҢ ЯРАТКАН УКЫТУЧЫБЫЗ
Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр - укытучы хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең җанын телем-телем кисәкләргә телеп балаларга өләшә. Укытучы биргән белем безгә, кошларга канат ничек кирәк булса, шулай кирәк. Укытучы - иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Аларның хезмәте авыр, катлаулы, җәмгыятькә күп файда китерә торган.
Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таный. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керде, хәреф танырга, язарга өйрәтте, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырышты, шуларны үзебездән таләп итте, тәрбияле булырга өндәде.
Иң авыры, безнеңчә, яраткан укытучың турында язудыр?! Җанны тутырган ярату һәм соклану хисләрен ничек ак кәгазьгә төшерергә? Кәгазьгә күчкәндә аларның ихласлылыгы да, көче дә югала сыман.
Безнең мәктәптә укытучылар күп. Алар бөтенесе дә бик әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Без бөтен укытучыларны да хөрмәт итәбез һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтлебез. Ләкин безнең яраткан укытучыбыз берәү генә. Ул - безнең класс җитәкчебез Гимадиев Ильфат Шакирҗан улы. Ул безгә география һәм биология укыта. Без аны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Безнең Ильфат абый бик яхшы һәм кайгыртучан. Ул безне гел яхшылыкка гына өйрәтә, тәртипле булуыбызны тели. Һәрвакыт безгә нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне ярамый икәнлекне аңлата. Безнең класста еш кына класс сәгатьләре үткәрелә. Ильфат абыйны безнең икенче әтиебез дип әйтеп була. Әтиләребез кебек үк, ул да безне кирәк вакытта мактый, ә кайчак ачулана да белә. Ләкин без аңа үпкәләмибез, ә киресенчә, хатабызны төзәтергә һәм Ильфат абый әйткәнчә эшләргә тырышабыз. Ул һәрвакыт безнең өчен кайгыра. Берәребез авырып китсә, аның күңеле тыныч түгел. Безне тизрәк терелтер өчен: «Сиңа моны эшләргә ярамый, син мондый дару эч»,- дип киңәшләр бирә. Ә инде киңәшләре безгә файда китерсә, ул бик нык сөенә. Ильфат абый укуыбыз турында да беркайчан да онытмый. Көн саен диярлек: «Бөтен дәресләргә дә әзерләнеп килдегезме? Кичә нинди билгеләр алдыгыз?» - дип кызыксына. Ул һәрвакыт дәресләрне ныклап өйрәнергә куша, чөнки киләчәк тормышыбызда мәктәптә тупланган белемнәребезнең безгә кирәк булачагын бик яхшы аңлый.
Без Ильфат абыйның дәресендә утырырга яратабыз. Чөнки ул һәр теманы безгә җентекләп аңлата, авырракларын, безгә аңлашылганчы, йөз тапкыр аңлатырга да риза ул. Шулай ук Ильфат абый безне һәрвакыт кисәтә: «Бу тема сораулары ЕГЭ да еш очрый, шуңа күрә аңлап калыгыз». ЕГЭ быел булмаса да, Ильфат абый безне аларга әзерли башлады инде: мәктәптә безгә өстәмә биремнәр эшләтә, өйгә китаплар укырга биреп җибәрә.
Ильфат абыебыз бик тырыш, үз һөнәрен бик яратаып башкара. Анның барлык сыйфатлары да безгә бик ошый. Шуңа күрә ул - безнең яраткан укытучыбыз. Без аңа гомеребез буе безгә, укучыларга, күрсәткән хезмәте өчен рәхмәтле булачакбыз.
Без аның бик күп белүенә, тиз фикер йөртүенә гаҗәпләнәбез. Тырышлыгы аркасында, ул бездә дә география һәм биология фәннәренә карата мәхәббәт уята алды. Сезгә киләчәктә дә куанычлы, тыныч тормыш, укучыларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез, кадерле укытучыбыз! Биргән белемнәрегез, акыллы киңәшләрегез өчен зур рәхмәт Сезгә!
Сезне яратып һәм сезгә олы рәхмәтебезне белдереп Сатмыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучылары.
Кунак
6 Сентябрь, 2010 - 17:22
Permalink
укытучыма әйтер сүзем
Мөгаллимгә(җыр)
Нәҗметдинова Алсу Камил кызы көе
Табигатьтән сезгә илһам иңгән,
Сез сабырлык, гыйлем үрнәге.
Белем дигән илне якын итеп,
Яулагансыз текә үрләрне.
Кушымта:
Һәр йөрәккә кереп урнашасыз,
Исемегез һәркем телендә.
Беркайчан да болыт капламасын,
Кояш булсын тормыш күгендә.
Ипле генә, тыныч кына итеп,
Күңелләргә үтеп керәсез.
Балаларга терәк, таяныч сез,
Аналардай сөя беләсез.
Кушымта:
Һәр йөрәккә кереп урнашасыз,
Исемегез һәркем телендә.
Беркайчан да болыт капламасын,
Кояш булсын тормыш күгендә.
Зөлфирә Сәләхова, Яшел Үзән
Кунак
28 Сентябрь, 2010 - 15:29
Permalink
Мөгаллимгә(җыр)
бу жырны каян табып була?
Кунак
28 Сентябрь, 2010 - 19:55
Permalink
минем Е-mail аркылы
минем Е-mail аркылы tavlino@mail.ru
Кунак
23 гыйнвар, 2014 - 21:24
Permalink
Күренекле язучы Афзал Шамов укуларына шу өчен гариз катнаа
Оешма - гариза бирүче (устав буенча тулы исеме)__ямилова аделя марсовна_______________________
Оешманың электрон почтасы_yamilova.adelya@mail.ru__________________________________________
Оешманың телефоны_____________________________________________________
Укуларда катнашучы турында мәгълүмат
Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (тулысынча)_ямилов марс суфиянович_______________________________________
Укыган урыны, сыйныфы_
11 школа 7а______________________________________________________
Секциянең исеме_куренекле язучы________________________________________________________
Эшнең исеме
Күренекле язучы Афзал Шамов укуларын үткәрү турында
АФЗАЛ ШАМОВНЫН БИОГРАФИЯСЫ:
Начальное образование получил в родной деревне, в 1914—1915 гг. учился в русской земской школе. Вернувшись в родные края, учительствовал.
В 1922 году поступил на рабфак Казанского университета, в 1926-31 гг. учился в I Московском университете.
С 1931 по 1943 год он работает редактором Таткнигоиздата. В 1943 г. вступил в ВКП(б). В годы Великой Отечественной войны служил военным корреспондентом фронтовых газет. Награжден орденом Красной Звезды и медалями.
В 1949—1950 годах работал редактором журнала «Совет эдэбияты», с 1958 по 1961 год — председателем правления Союза писателей Татарстана.
ТВОРЧЕСТВО:Первые рассказы А. Шамова опубликованы в 1919 году. Лучшими произведениями писателя считаются повести «Рауфа», «История одной любви» и рассказы «В госпитале», «Отцовское сердце», «Дед Миннур» и др. В годы Великой Отечественной войны А. Шамов создал фронтовые очерки, рассказы и публицистические статьи. Его произведения переведены на русский, венгерский, казахский, чувашский, башкирский и другие языки.
А. Шамов — признанный мастер художественного перевода. Им на татарский язык переведены произведения А. С. Пушкина, Н. Гоголя, Л. Толстого и многих других писателей.
НАГРАДЫ:В ознаменование 50-летия Великой Октябрьской социалистической революции учрежден Орден Октябрьской Революции.
Орденом Октябрьской Революции награждаются граждане СССР, предприятия, учреждения, организации и другие коллективы трудящихся, воинские части и соединения, а также республики, края, области и города. Данным орденом могут награждаться и иностранные граждане.
О́рден Кра́сной Звезды́ учреждён Постановлением Президиума ЦИК СССР от 6 апреля 1930 года. Статут ордена учреждён Постановлением Президиума ЦИК СССР от 5 мая 1930 года.
В дальнейшем в вопросы, связанные с награждением орденом Красной Звезды, вносились изменения и уточнения Общим положением об орденах СССР (Постановление ЦИК и СНК СССР от 7 мая 1936 года), Указами Президиума Верховного Совета СССР от 19 июня 1943 года, 26 февраля 1946 года, 15 октября 1947 года и 16 декабря 1947 года. Указом Президиума Верховного Совета СССР от 28 марта 1980 года утверждён Статут ордена Красной Звезды в новой редакции.
Гөлназ Талипова
26 гыйнвар, 2014 - 18:33
Permalink
Хөрмәтле кулланучыбыз! Әлеге
Хөрмәтле кулланучыбыз!
Әлеге укуларның нигезләмәсен безнең электрон почтабызга җибәрсәгез, ул Белем.ру порталының яңалыклар тасмасында урнаштырылачак. Безнең электрон адрес: belem@belem.ru
Кунак
1 Октябрь, 2012 - 08:53
Permalink
Бу җырны өйрэнэсе иде
Бу җырның сүзләре бик мәгънәле, яңа җыр, көен җибәрә алмассызмы икэн миңа бүген???Балаларга тиз арада өйрәтәсе иде.
Битләр