Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Мәшһүр шагыйрь, татар халкының данлыклы улы Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта үткәрелде. Тантана Оскар премиясен тапшыруга тиң булды - иң элек беренче урынга өмет иткән финалистларның эшләре тәкъдир ителде, алар хөрмәтенә Кушлавыч мәктәбе укучылары җырлар һәм биюләр башкардылар, бары тик аннары гына урыннар игълан ителде. Җиңүчеләр кулны кысып һәм дулкынланып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыятенең грамота/дипломнарын һәм кыйммәтле бүләкләрен кабул итеп алдылар.
Әмма бәйгенең иң зур бүләге - Габдулла Тукайның кендек каны аккан туган авылына аяк басу барлык финалистлар өчен дә уртак булды. Бу бүләкне алырга дип, Татарстаннан гына түгел, Башкортстан Республикасы белән Ульян өлкәләреннән чакырылган катнашучылар да килгән иде.
Семинарда катнашучыларны ипи-тоз белән каршы алганнан соң, иң беренче булып, Тукай һәйкәленә юл тотылды. Катнашучыларның барысы да диярлек шагыйребезне хөрмәтләп һәм якты истәлеген искә алып кулларына чәчәкләр тотып килгәннәр иде. Тукай һәйкәле чәчәкләргә күмелде, горур Тукайга үрелеп караган йөзләр беренчесен әлеге язгы көннең кояшлы, җылы һәм шул кадәрле матур икәненә игътибар иттеләр.
Һәйкәл янында күмәк фотога төшкәннән соң, семинарда катнашучылар Кушлавыч зиратында Мөхәммәтгариф хәзрәт Тукаев каберенә янында дога кылып алдылар. Дога кылыр алдыннан, Әсфәндияр мулла авыл кунакларын Габдулла Тукайның беренче атлаган адымнары, аның әти-әнисе турында тирән эчтәлеккә ия күп кенә тарихи истәлекләр белән дә таныштырды.
Зираттан соң семинарда катнашучыларны Тукаевларның музей-йортында көтеп торалар иде. Тукаевлар музей-йортының экскурсоводы Ләйлә Мөхәммәтшина бик тәфсилләп Габдулла Тукай белән бәйле хатирәләр һәм музейның 700 гә якын экспонаты белән таныштырды.
Музей-йортта һәр экспонат, әлбәттә, кадерле. Алар арасында рәссам Магдалина Мавровская рәсемнәре дә бар. Ул 1951 елда Кушлавычка кайтып, бер атна дәвамында авыл мәктәбендә яшәп, авыл, Габдулла Тукай, аның нәселе, йорты белән танышып, музейга Тукай белән бәйле рәсемнәрен ясап, истәлеккә калдыра. Алар бүген исә, музейның күрке булып тора. Арасында Тукайның әнисе, әтисе, шагыйрьнең портретлары бар.
Төшке аштан соң бәйгедә җиңү яулаган эшләр белән танышу һәм бүләкләү тантанасы башланып китте. Иң беренче булып “1-9 сыйныф укучылары арасында Габдулла Тукайга багышланган иң яхшы презентация” номинациясе эшләре каралды. Укучылар презентация белән чыгыш ясау белән беррәттән Тукайның шигырьләрен яттан укыдылар, үзләренең һәвәслеген күрсәттеләр. Бу номинациядә җиңүче булып үткен телле яшь шагыйрь, Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре 29нчы мәктәбенең 9 нчы б сыйныф укучысы Хафизов Алмаз танылды. Бәйгенең иң кыйммәтле бүләкләренең берсе - Крутушка бистәсендәге "Байтик" компьютер лагерена 18 көнлек юллама да нәкъ менә аңа тәтеде.
Икенче номинациядә “Безнең уен” викторинасы белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Рудник урта мәктәбенең татар теле укытучысы Лизунина Эльвира җиңү яулады. Әлеге эш гади генә PowerPoint программасында тулысынча диярлек автоматлаштырылган иде.
“Габдулла Тукайга багышланган иң яхшы видеопрезентация” номинациясендә беренче урынга ике катнашучы лаек булды. Аларның берсе укучы балага (“Куен дәфтәрем. Габдулла Тукай шигырьләре” видеопрезентациясе өчен Бөгелмә шәһәре 5нче урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Шәрифуллина Гөлназга), икенчесе укытучыга (“Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты” видеопрезентациясе өчен Әгерҗе районы Иж-Бубый мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Ситдикова Гөлшатка) бирелде.
Гран-прига “Тукайлы балачак” видеопрезентациясе лаек булды. Аның авторы - http://tarkhanova.ru сайтының авторы, Казан шәһәре 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы.
Бәйгедә Башкортстан Республикасы Бүздәк районы Сәвәдебаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхъярова Финә Фәндәр кызы һәм Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы Иске Атлаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Яфарова Роза Равил кызы да чакырылганнар иде. Аларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы нигезендә бәйгедә катнашып ул кадәр үк югары урыннар яуламаган, әмма үзе артыннан күп кенә укучыларны һәм укытучыларны әлеге бәйгегә җәлеп иткән укытучыларны да билгеләп үттеләр, аларга "Белем.ру" ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының уртак рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бүләкләү тантанасы "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Тантанага бәйгенең жюри әгъзалары, Министрлар Кабинеты Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге баш киңәшчесе Фирая Шәйхиева, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор урынбасары Ирек Һадиев, "Мәгърифәт" газетасының хатлар бүлеге мөдире Надия Шәйхетдинова һәм фотохәбәрчесе Ильяс Гыйләҗетдинов, "Татар заманы" (tatartime.com) электрон газетасы журналисты Гөлназ Габдрахманова, җирле авыл советы җитәкчеләре һ.б. кунаклар да килгән иде.
Министрлар Кабинеты Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге баш киңәшчесе Фирая Шәйхиева әлеге бәйгене үткәрүдә зур өлеш кертүләре, бәйгенең җиңүчеләрен каршы алып тантананы зурлап үткәргәннәре өчен Кушлавыч мәктәбенә дә кыйммәтле бүләк тапшырды, Министрлар Кабинеты һәм барлык катнашучылар исеменнән олы рәхмәтен белдерде.
Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан презентацияләр/видеопрезентацияләр (бәйгедә җиңгән эшләр) белән сез http://belem.ru/node/3197 адресы буенча күчеп таныша аласыз.
Ә әлегә сезгә тантанадан фоторепортаж һәм җиңүчеләр исемлеген (беркетелгән файлда) тәкъдим итәбез. Фоторепортаж шушы атнада фотолар белән тагын да тулыланыр дип көтелә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Призерлар һәм лауреатлар исемлеге (сертификатларга сылтамалар белән) | 74 KB |
Фикерләр
Кунак
27 Апрель, 2011 - 12:00
Permalink
Күптән көткән идем. Миңа
Күптән көткән идем. Миңа гран-при алган Тарханова белән "Тукай абыйга җиткерәсе уйларым..." эше (авторы Хафизов Алмаз) бик нык ошады. Шулай әйтергә кайсыгыз булдыра???
Кунак
28 Апрель, 2011 - 18:22
Permalink
Их! Минем дә шуны карыйсым
Их! Минем дә шуны карыйсым килә! Тик комп нигәдер ачып булмый ди!
Раил Гатауллин
1 Май, 2011 - 11:06
Permalink
Ачып карый алдыгызмы?
Ачып карый алдыгызмы? Презентацияләрне ачып карау өчен MS Office 2007 яисә конвертер урнаштырылган MS Office 2003 булу сорала.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
2 Май, 2011 - 19:24
Permalink
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Барысын да карый алдым! Презентацияләрдә эчтәлекне ачу алымнары ошады! Рәхмәт барысына да!
Кунак
27 Апрель, 2011 - 13:52
Permalink
Бу малайның презентациясен
Бу малайның презентациясен телсез-өнсез карадым...
Раил Гатауллин
27 Апрель, 2011 - 01:01
Permalink
Презентацияләр белән танышып була
Презентацияләр белән http://belem.ru/resources адресы буенча ресурслар каталогына кереп танышып була.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Гөлназ
26 Апрель, 2011 - 20:30
Permalink
Фотолар
http://fotki.yandex.ru/users/gzalilova/album/126250/slideshow/
Раил Гатауллин
26 Апрель, 2011 - 21:19
Permalink
Фотолар өчен рәхмәт!
Фотолар өчен рәхмәт!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
26 Апрель, 2011 - 20:16
Permalink
Эшемә күрә хөрмәте
Презентацияләр бәйгесендә катнашып, бу кадәр хөрмәткә лаек булырмын дип уйламаган идем. Мәгариф идарәсе барлык юл чыгымнарын каплау турында карар җибәрсә дә, сәламәтлегем какшау сәбәпле Арчага бара алмадым.Шуңа карамастан, мәгариф идарәсе мине бик зурлады. Дүшәмбе көнне телевидениедән, радиодан мине котладылар.Вакытлы матбугатта читтә калмады. Бездә шулай эшләгән кешегә хөрмәт зур. Бәйрәмне оештыручыларга да, Яр Чаллы мәгариф идарәсенә дә зур рәхмәтемне белдерәсем килә.
Диләрә Әхмәтҗанова
26 Апрель, 2011 - 19:49
Permalink
Рәхмәт
Хәерле кич!Семинар, чыннан да, бик күңелле үткән, ахрысы.Кызганычка каршы, бара алмадык бит Арча якларына.Шулай да, Тукаебызны олылап шундый кызыклы бәйге үткәргән өчен, көчләребезне сынап карарга мөмкинлек биргән өчен бик зур рәхмәт әйтергә теләр идем.Рәхмәт сезгә, чын күңелдән рәхмәт!
Кунак
26 Апрель, 2011 - 19:29
Permalink
Рәхмәт хатлары
Исәнмесез! Нишләп Рәхмәт хатлары турында беркая да искә алынмый?
Раил Гатауллин
26 Апрель, 2011 - 20:25
Permalink
Әйтүегез өчен рәхмәт!
Искә төшерүегез өчен рәхмәт. Әйе. Монысы минем инициатива иде, үземнеке булгач онытылган... :)
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
26 Апрель, 2011 - 07:55
Permalink
Кушлавыч, Кырлай, Өчиле яклары
Тантанага килеп чыга алмау бик үкенеч инде ул, Раушания апа. Минем белән дә андый очраклар булды. Әле, Алла боерса, алда тагын да бәйге-акцияләребез булыр.
Кушлавыч, Кырлай, Өчиле якларына юк кына сәбәп табып та килеп чыгып була. Әллә кай чит илләрдә яшәмибез, үзенә күрә күрше яклар гына Арча яклары. Һәркемгә тәкъдимем - җай табып Тукай туган якларны күреп кайтыгыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
26 Апрель, 2011 - 06:33
Permalink
Бик тә күңелле булган, шулай
Бик тә күңелле булган, шулай булмый мөмкин дә түгел иде инде.Кызганыч, мәктәпләребездә көнчеләр, юк сүзне бар итүчеләр бар шул. Шулар аркасында бару бәхетенә ирешә алмадык. Раил, мине гафу ит инде, транспорт булмады дип әйтергә мәҗбүр булдым, мәктәптән җибәрмәделәр дип әйтүләре ничек оят бит!!! Югыйсә газель сөйләшеп куйган идек инде. Бүләкләрегез кайтып иреште, бик зур рәхмәт. Бүләкләреннән бигрәк Кушлавыч якларын күрәсе килгән иде дә бит... Алла насыйп итсә, бәлки алдагы юбилей даталарында мин дә бу бәхеткә ирешермен. Бара алмавым, бик тә кызганыч, фотоларны карап утырдым да бик күп әйбер югалтканымны аңладым. Ләкин мәктәп администрациясенә дә каршы килеп булмый шул. Менә шулай хәлләр.Раушания.
Битләр