Сөйләмнең информацион яктан тулыландырылуы

Билгеле булганча, сөйләм культурасы - кешедә гомуми культураның бер билгесе. Ул үзеннән-узе генә килми, аңа үз сөйләмеңә һәрчак игътибар итү нәтиҗәсендә генә ирешеп була.

Кешенең сөйләме дөрес, анык, төгәл һәм матур булырга тиеш. Бары шундый сөйләм генә тыңлаучыга аңлаешлы, үтемле була, матур яңгырый.

Сөйләмне дөрес, төгәл һәм анык итү өчен, кешенең фикер йөртүе эзлекле, нигезле, ышандыргыч булырга тиеш. Сөйләм әдәби тел нормаларыннан читкә чыкмаска, стиленә карап, сүзләр, фразеологик әйләнмәләр, сүз формалары, сүзтезмәләр, җөмлә төрләре дөрес сайланырга тиеш.

Әдәби телнең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, морфологик, синтаксик һәм стилистик нормалары бар. Менә шуларга таянып, сөйләмгә һәрчак игътибарлы, таләпчән булырга кирәк. Бары шул очракта гына сөйләм һәрчак дөрес, төгәл, анык һәм матур булыр.

Шундый сөйләмгә ирешү өчен, аңа куелган таләпләрне дә белергә кирәк. Ул: төгәл, аңлаешлы, саф, җыйнак, аһәңле булырга тиеш.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008