7.4. Җыйнаклык

Халык гомер-гомергә сөйләмнең җыйнак булуын яраткан. Аның мәкаль, әйтем, табышмак, җыр һәм мәзәкләре бик чарланган, аз гына сүз белән дә ул күп нәрсә әйтә алган. Кыскалыкта осталык дип нәтиҗә ясаган; бауның - озын, сүзнең кыска булганы яхшы дип фикер йөрткән. Җыйнаклык таләбе стильләрнең барлык төрендә дә тайпылышсыз үтәлергә тиеш, ә рәсми стиль бу яктан бигрәк тә нык аерылып тора.

Сөйләм җыйнаклыгын берничә сүздән торган җөмләләрне куллану дип кенә аңларга ярамый. Әдәби нормага таянып язылган, бер-берсенә карата табигый бәйләнештә торган гади җөмләләрнең рәттән тезелеп, ияреп килүе җыйнаклык таләбенә һич тә зарар итми.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008