5. Татар әдәби теленең лексик нормалары

Лексикология - тел турындагы фәннең лексиканы өйрәнә торган тармагы. Лексика - сүзләр җыелмасы дигән сүз. Лексика дип теге яки бу телнең сүзлек составын (татар, рус, инглиз телләре), җирле сөйләшләрдәге (казан арты, минзәлә сөйләше) сүзләр җыелмасын, теге яки бу тел остасының (шагыйрь Г.Тукай), яки аерым бер кешенең сүзлек байлыгын (студент яисә укытучы), әдәби әсәрнең ("Тирән тамырлар" әсәре) сүзлек составын атыйлар.
Телдәге сүзләрне өйрәнү төрле тармакларга бүленеп алып барыла:
ономасиология - сүзнең атау вазыйфасы, әйберләргә, күренешләргә атама бирү, исем бирү закончалыклары өйрәнә;
семасиология - сүзләрнең мәгънәсен, мәгънәләр үсешен, үзгәрешен өйрәнә;
этимология - сүзнең тарихын, килеп чыгышын өйрәнә;
фразеология - телдә бер төшенчә белдерү өчен яраклашып катып калган тотрыклы сүзтезмәләрне өйрәнә;
лексикография - телдәге сүзләрне җыю, теркәү, сүзлекләр төзү, сүзлекләрнең төрләрен өйрәнә;
ономастика - ялгызлык исемнәрен өйрәнә.
Сүз - телнең төп берәмлеге. Сүз авазлардан (фонетика) тора, сүзнең мәгънә ягы (лексикология) бар, сүзләр сүз төркемнәренә (морфология) бүленә, сүзләр билгеле бер төзелешкә (сүз ясалышы) ия була, үзара бәйләнеп (синтаксис) килә. Димәк, сүзләрне тел белеменең фонетика, лексикология, морфология, сүз ясалышы һәм синтаксис тармаклары өйрәнә.
Сүзләрнең атау функциясе (сүзнең лексик билгесе) безне чолгап алган дөнья күренешләрен исемләргә мөмкинлек бирә. Безнең борынгы бабаларыбыз сүзнең тылсымлы көченә нык ышанган. Алар сүзне аның мәгънәсеннән аерып карый алмаган. Табигатькә табынган кебек үк, борынгы кеше билгеле бер мәгънә белдерүче сүзгә табынган. Моның нәтиҗәсе буларак, безнең көннәргә борынгы чорлардан өшкерү гадәте сакланып килгән. Мондый ышанулар, сүзгә табынулар лексикологиядә табу дип аталган күренешне хасыйл иткәннәр.
Әйтергә ярамаган сүз урынына әйтелгән сүз эвфемизм (грек телендә "әдәпле сөйлим" дигәнне белдерә) дип атала. Халыкта елан дияргә ярамый, елыша; арпа дисәң, арта, шуңа күрә камчы, бетчә дияргә кирәк дигән ышанулар күптәннән килә. Эвфемизмнарның әдәплелек максатлары белән бәйле төрләре дә бар. "Сез юан" диясе урынга "Сез бераз түгәрәкләнгәнсез, тулыбрак киткәнсез", дию әдәплелек санала.
Сүзнең мәгънәсе аның сөйләмдәге башка сүзләргә мөнәсәбәтеннән ачыклана. Матур кыз, матур адым, матур караш, матур көн, матур сүз, матур уй дигәндә, матур сүзенең төп лексик мәгънәсе үзгәрми, ә бәлки аның нинди сүзләр белән бергә кулланылуына карап, лексик мәгънәсенең яңа семантикасы барлыкка килә.
Сүзнең мәгънә күләме тар һәм киң булырга мөмкин. Мәсәлән, рус телендәге ехать сүзенең мәгънәсе татар телендәге бару сүзенең мәгънәсенә караганда таррак, ул утырып баруны гына белдерә, гулять сүзе йөрү сүзенә караганда таррак: ул ял итеп йөрүне генә белдерә, ә татарча йөрү сүзенең мәгънәләре, белгәнебезчә, күбрәк. Рус телендәге поставить вазу, положить книгу сүзтезмәләрендәге поставить, положить сүзләрен татар телендәге кую сүзе белән алыштырып була: кую сүзенең мәгънәсе таррак булып чыга. Димәк, бер телдәге сүзләрнең мәгънә күләме икенче телдәге белән тәңгәл килми. Мондый күренеш лексик-семантик интерференция дип атала.
Сүзләрне конкрет һәм абстракт, терминологик, образлы яки образсыз, эмоциональ яки эмоциональ булмаган мәгънәләре буенча да төркемләргә мөмкин.
Конкрет һәм абстракт мәгънәләр сүзнең конкрет, билгеле бер әйбергә карау яисә карамавы белән аерылып торалар, мәсәлән, өй, тырма, яшел. Ә менә белем, матурлык дигәндә, мәгънәне күз алдына китерү авыр.
Терминологик мәгънәләр төшенчәгә тәңгәл булалар: квадрат, интеграл, затланышсыз фигыль, метафора, сингармонизм, ацетон һ.б.
Образсыз һәм образлы мәгънәләр, исеменнән аңлашылганча, сүздә образ булу-булмау белән бәйле, мәсәлән, "Җыр - музыкаль әсәрнең бер жанры" һәм "Җырым белән дусны иркәләдем, Җырым белән җиңдем дошманны" (М. Җәлил). Җөмләләрнең беренчесендә кулланылган җыр сүзе - образсыз, ә икенчесендә җыр образ буларак кулланылган.
Эмоциональ һәм эмоциональ булмаган мәгънәләр кешенең хис-тойгыларына бәйле аерылалар. Мәсәлән, түбәндәге сүзләрдә күп төрле эмоциональ мәгънәләр чагыла: Ай! афәрин! Абау! юньсез, и-и-их! яхшы! Искиткеч.өстәл, фикер, ашау, икәү, шул, бу, бару, иртәгә сүзләрендә эмоцияләр бөтенләй юк.
Телдә тагын ирекле һәм бәйле мәгънәләр яши. Һәр ирекле мәгънә аерым сүз белән белдерелә: кул, сакчы, кайту, акыллы, ун, бүген. Бәйле мәгънә кимендә ике сүз белән берьюлы белдерелә: баш кату, ачык авыз, ак шигырь, керфек какмау, тимер юл, түбәсе күккә тию, кул селтәү, телсез калу һ.б. Бәйле мәгънәне бер сүз белән генә белдереп булмый.
Сүздәге мәгънәләрнең үсеш юллары.
Телнең сүзлек составында туры мәгънәле һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр бар. Сүзнең төп мәгънәсе әйберне турыдан-туры атый: китап, өстәл, алма, кояш. Мондый сүзләрнең бәяләү төсмере юк, алар ирекле, теләсә нинди башка сүзләр белән бәйләнешкә керә ала. Күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең бәяләү өлеше була, мәсәлән, кайнар сөю, таш күңел. Сүзнең төп мәгънәсе белән беррәттән, өстәмә мәгънәләргә дә ия булуы аның күпмәгънәлелеге - полисемия дип атала.
Күчерелмә мәгънәләрнең иң актив төрләре - метафора, метонимия һәм синекдоха.
Метафора - күчерелмә мәгънәләрнең иң киң таралган төрләреннән берсе. Ул - бер атаманың икенче атамага охшашлыгы нигезендә күчеше.
Метафора түбәндәгеләр нигезендә барлыкка килә:
1) әйберләрнең форма ягыннан охшашлыгы: яшел алма - күз алмасы, чыршы энәсе - тегү энәсе, кыңгырау чәчәге - кыңгырау шалтырады, балык тәңкәсе - тәңкәләр чылтырый; кеше борыны - көймә борыны.
2) әйберләрнең урнашу ягыннан охшашлыгы: хайван койрыгы - самолет койрыгы, өй түбәсе - баш түбәсе;
3) аваз охшашлыгы: җил улый - бүре улый, бала кычкыра - бытбылдык кычкыра;
4) эчке охшашлык, ассоциация: кара урман, кара ягу, кара көчләр, кара йөзләр, кара шар салу, кара мунча, кара яңгыр, кара халык, карадан күчерү, кара буяу, кара кайгы.
Метафораларның өч төре бар:
1) Гомумтел метафоралары - катып калган, образлылыктан азат, стандартлашкан, туры мәгънәдә кабул ителүче метафоралар. Мәсәлән, китап бите, тау түбәсе, урак теше, өстәл аягы, көймә койрыгы, сәгать суга, сәгать йөри. Мондый метафоралар сүзлекләрдә сүзнең күчерелмә мәгънәсе буларак теркәлә.
2) Гомумпоэтик метафоралар укучы, сөйләүче тарафыннан образ, сурәт буларак кабул ителәләр: көмеш тавыш, саф сөю, көлтә койрык, ак күңелле, ефәк чәч, дөнья җимерттереп яши һ.б.
3) Автор метафоралары - теге яки бу язучы яки шагыйрь тарафыннан тудырылган метафоралар: Мөхсиновның аркасыннан көтүе белән бозлы кырмыскалар йөгереште (Г.Бәширов). Зәңгәрсу күмер исе таралган класс бүлмәсендә Мәскәү татарының көчле бәрхет тавышы яңгырап-яңгырап китә, бөтен күзләр аңа текәлгән, ә ул классны гипнозлый бара (М.Мәһдиев).
Ике әйбернең янәшә булуы нигезендә барлыкка килгән күчерелмә мәгънә метонимия дип атала. Метонимия түбәндәге янәшәлекләргә нигезләнеп барлыкка килә:
1) форма (сыйдырышлы әйбер) һәм аның эчтәлеге: зур зал - зал елый; аудитория якты - аудитория игътибар белән тыңлады;
2) эш һәм аның нәтиҗәсе: отчет доклады - отчет тотты; кул кую - аның кулы;
3) материал һәм аннан эшләнгән әйбер: пыяла (чимал) - пыяла (күзлектә); резина (чимал) - резина (кереш); капрон (чимал) - капрон (оек);
4) автор (художник, язучы, композитор, уйлап табучы) һәм ул иҗат иткән әсәр, әйбер: Тукайны яратам; галифе - чалбар һәм аны кия башлаучы, Париж коммунарлары палачы генерал Галифе;
5) әйбер һәм аның эшләнү урыны: кашемир - шәлнең бер төре һәм Һиндстанның яхшы чуар шәлләр әзерли торган Кашмир провинциясе;
6) урын һәм анда булган процесс: мәйдан киң - мәйдан бетте (сабантуй мәгънәсендә).
Синекдоха берничә төрле булырга мөмкин:
1) Бөтен урынына өлешне белдерүче синекдоха, мәсәлән, баш, бит, күз, тамак, тел, кул сүзләре кешенең үзен белдерәләр.
2) Өлеш урынына бөтенне белдергән синекдоха, мәсәлән, агач кистем диясе урынга урман кистем дип, бит-кулны юганда да юындым дию.
3) Берлек санда алынган әйбер аркылы аның күплеген аңлатучы синекдоха, мәсәлән, алма җыям, бәрәңге алабыз, җиләк үстерәм.
4) Ялгызлык исемнәрен яки берлек санда гына булырга тиешле күмәклек исемнәрен күплек санда куллану, мәсәлән, а) Синең нурлы йөзләреңне күреп туймадым. б) Уфаларга баруларым гел синең өчен генә.
5) Гаилә яки группаны аның башлыгы исеме белән күплек санда куллануга нигезләнгән синекдоха, мәсәлән, Гөлназларга бардым.
6) Кеше исемнәре урынына характерлары, тышкы кыяфәтләре буенча ирония, сатира, юмор формасында әйтелгән синекдоха, мәсәлән, теге аксак эше бу.
Тормыш үзгәргән саен, телнең сүзлек составы да үзгәрә, яңара бара. Телнең сүзлек составы үзгәрү берничә юл белән бара: сүзнең аерым мәгънәләре югала, яңа мәгънәләре барлыкка килә, яңа сүзләр туа.
Актив сүзләргә көндәлек тормышта һәрдаим кулланылган сүзләр керә: су, икмәк, эш, зур, өй, кул, ашау һ.б. Ләкин бер кеше өчен актив булган сүз икенчесе өчен пассив була: бер һөнәр ияләре үзара еш куллана торган сүзләр икенчеләре өчен аңлашылмаска да мөмкин.
Пассив сүзләргә сирәк очрый торган сүзләр, инде кирәге дә кимегән сүзләр керә, аларның телдән юкка чыгуы сизелми дә; шулай ук яңа сүзләр дә пассив кулланылыштагы сүзләр рәтендә йөри.
Төрле сәбәпләр аркасында (сүзнең аерым бер мәгънәсе югалу, теге яки бу төшенчәнең телдән бөтенләй югалуы) кулланылыштан төшеп калган сүзләр искергән сүзләр рәтендә өйрәнелә. Кайбер искергән сүзләрнең аерым очракларда, билгеле бер максат белән телдә кулланыла торганнары бар. Мондый сүзләрне тарихи сүзләр дип атыйлар. Алар белдергән төшенчәләрнең башка исемнәре юк, бу төшенчә үзе инде телдә кулланылмый. Мәсәлән, патша, хан, алпавыт, морза, ясак һ.б. Тарихи сүзләр тарихи китапларда, фәнни, фәнни-популяр хезмәтләрдә, әдәби-тарихи әсәрләрдә урын ала.
Тарихи сүзләр халыкның үткәнен иҗтимагый-сәяси тормышка караган сүзләр (җария - рабыня, сарайби - придворный, пайтәхет, ханбалык - столица, карачы - высший сановник, бәк - князь) аша, хәрби лексика (йөзбашы - сотник, чирү - войско, кыны - футляр, кирмән - военный лагерь, алай - отряд), савыт-саба атамалары (чапчак - кадка, аяк - сосуд, күбәтә - ёмкость для супа, таскак - деревянная полка), кием-салым атамалары (көбә күлмәк - военная одежда из железа, очлым - головной убор, тирлек - нижнее белье, көртәй - одежда из меха) аша чагылдыралар.
Искергән сүзләрнең тагын бер төркеме - архаизм - нинди дә булса бер төшенчәнең искергән атамасы. Мондый искергән сүзләр урынына телдә яңалары кулланыла башлый, мәсәлән, утлап йөрү сүзтезмәсендә эзләре сакланып калган ут сүзе, исем мәгънәсендә ат сүзе (атказанган, атаклы сүзләрендә сакланган), көн сүзе дә кайчандыр кояшны белдергән. Матур әдәбият әсәрләрендә, чор үзенчәлекләрен бирү максатыннан, архаизмнар актив кулланылалар.
Архаизмнарның семантик, фонетик һәм морфологик төрләре бар. Семантик архаизмнарның бер генә мәгънәсе искергән була: ярык сүзенең яктылык мәгънәсе искереп, ачыклыкны белдергән мәгънәсе генә сакланган. Фонетик архаизмнар аваз составы ягыннан аерылалар: сарыг - сары, тулуг - тулы, еглау - елау. Морфологик архаизмнарның формасы гына искергән була: укымак - укырга, килмеш - килгән.
Искергән сүзләр белән беррәттән, телдә яңа сүзләр дә кулланыла. Тормыш алга киткән саен, яңа күренешләр, төшенчәләр барлыкка килә, алар яңа исемнәр белән атала башлый. Телдәге яңа сүзләрне неологизмнар дип атыйлар.
Неологизмнар төрле юллар белән ясала:
1) телдә инде кулланылышта булган сүзләрнең тамырына яңа кушымчалар ялгау: барслы, үткәргеч, кәсептәш, синтезлагыч һ.б.;
2) иске сүзләргә яңа мәгънә өстәү: сакчы сүзе саклау мәгънәсеннән тыш спорт термины булып китте;
3) башка телләрдән алынган сүзләр: чартер, инвестор, имидж, трансфер, промоутер һ.б.;
4) яңа сүзләр уйлап табу: санак, җанатар, бердәм дәүләт имтиханы.
Яңа сүзләр галимнәр, шагыйрь һәм язучылар иҗатында да шактый еш тудырыла. Аларның кайберләре кулланылышка да кереп китәргә мөмкин. Мәсәлән, Д.Свифт лилипут, гулливер дигән сүзләрне уйлап тапкан, һәм алар телдә урнашып калганнар. Кайбер татар шагыйрьләре -стан компоненты белән яңа сүзләр ясарга яраталар: каенстан (Р.Әхмәтҗанов), хыялстан, былбылстан (Р.Гаташ), моңстан (Зөлфәт) һ.б.
Телебезнең сүзлек составы зур тарихи үсеш үткән. Хәзерге телдәге сүзләр үзләренең барлыкка килүләре, килеп чыгышлары ягыннан төрле чорларга карыйлар. Хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы бик борынгы чордан ук яшәп килгән, төрки халыкларның барысы өчен дә уртак булган төрки телгә барып тоташа. Бөтен төрки телләрдә әйтелеше, язылышы ягыннан аерылып торсалар да, гомумтөрки сүзләрне түбәндәгечә төркемләп карарга мөмкин.
1. Кешенең тән төзелешенә караган сүзләр: баш, аяк, маңгай, каш, күз, кул, сын, арка, теш, бавыр, бугаз, муен, чәч, колак, авыз.
2. Кардәшлек атамалары: ата (әти), ана (әни), бабай, хатын, кыз, апа, ага, олан.
3. Алмашлыклар: мин, без, син, сез, ул, алар, үз, бу.
4. Урын, вакыт төшенчәсен белдерә торган сүзләр: көн, төн, ел, ара, ал, арт, эч, урта, ян.
5. Табигать күренешләре: көн, җир, су, таш, ай, җил, яңгыр, кояш.
6. Хайван, җәнлек, бөҗәк, кош-корт исемнәре: айгыр, аю, арыслан, балык, бүре, кош, үгез, тай, ат, ау, бөркет, елан, эт һ.б.
7. Үсемлек исемнәре: агач, каен һ. б.
8. Әйберләрнең санын белдерә торган сүзләр; бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун, егерме, утыз, кырык, илле, алтмыш, җитмеш, сиксән, туксан, йөз, мең.
9. Эш, хәрәкәт белдерә торган сүзләр: авыру, җылау, тулу, яту, тору, яшәү, йоклау, йөрү, килү, китү, керү, үлү, туу, төшү, тору.
3) Әйберләрнең, күренешләрнең сыйфатларын, үзенчәлекләрен белдерүче сүзләр: ак, кара, ал, ач, әче, аз, күп, иске, мәңге, ялгыз, каты, сары, яшел, тере, олы.
4) Тормыш-көнкүреш, ашау-эчү, хезмәт төшенчәләрен белдерә торган сүзләр: алтын, көмеш, тимер, тамга, он, аш, азык, ил.
5) Абстракт ттөшенчәләрне белдерүче сүзләр: изгелек, көч, исәнлек, бәхет. Бу сүзләр бик борынгы заманнарда барлыкка килеп, төрки телләрнең күбесендә сакланып калганнар.
Бер генә халык та аерым, изоляцияләнеп яши алмаган. Элегрәк башка кабиләләр белән аралашу, соңга таба төрле халыклар, дәүләтләр белән аралашу нәтиҗәсендә татар теленә теге яки бу телдән алынмалар килеп кергән.
Татар әдәби теленә көнчыгыш халыклары белән төрлечә тарихи бәйләнешләргә керү, аралашу җирлегендә һинд, кытай сүзләре (алма, әрдәнә, җиз, сан, тәңре, энҗе, түбән, чан, хан, чәй, җуа, дәү, юан, шан, чын, чирү, дию), монгол теленнән (чаган, нохта, дилбегә, нөкер) сүзләр үтеп керә һәм ныклап урнашып кала.
Татар телендә фин-угор телләреннән кергән алынмалар да шактый. Мәсәлән, пилмән, бүкән, миләш, морж, поши, пурга, норка, килька, салака, пихта, камбала.
Татар телендә саны һәм активлыгы белән гарәп, фарсы һәм рус алынмалары аерылып тора.
Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән алынмалар хәзерге телебездә дә бик күп санлы; ә борынгырак чорда, бигрәк тә XVII-ХVIII гасырларда, алар тагын да күбрәк булганнар. Бу алынмалар Болгарда ислам дине кабул ителгәннән соң сәүдә, дин, сәясәт, мәдәният, әдәбият-сәнгать бәйләнешләре аша килеп кергәннәр.
X гасырга чаклы ук Болгарга гарәп сәүдәгәрләре, сәяхәтчеләре килә башлаганнар. Алар сәүдә иткәннәр, ислам динен тотканнар, мәчетләр, мәдрәсәләр ачканнар, гарәп язуына, гарәп теленә өйрәткәннәр. XIII-XIV гасырларда Алтын Урда һәм гарәп илләре, аерым алганда, Мисыр арасында сәүдә, мәдәният мөнәсәбәтләре көчәйгән. Сарайда һәм Алтын Урданың бүтән мәдәни учакларында бик күп галимнәр, шагыйрьләр һәм әдипләр яшәгән һәм иҗат иткән. Мондый күренешләр болгарлар теленә тәэсир итми калмаган, әлбәттә.
Кайбер алынмалар телебездә ныклап урнашып калганнар, татарлашканнар, яңа сүзләр ясау өчен нигез булып хезмәт итә башлаганнар. Әйтик, гарәп теленнән кергән тәртип, ватан, хат, рәсем, сабыр сүзләре.
Гарәп теле хәмид-сәмид телләре группасына, ә фарсы теле һинд-иран телләре группасына карый. Фарсы теленең татар теленә йогынтысы болгар чорыннан ук башланса да, тәэсир көче гарәпнекенә караганда кимрәк. Фарсы алынмалары 10-12 % тәшкил итә.
Гарәп теле билгеләре:
1) гарәп телендә [г], [п], [ч] тартыклары юк, боларга [җ], [б], [ш] тартыклары туры килә. Шуңа күрә бер үк мәгънәле сүзләр ике яңгырашта йөри: Гәүһәр - Җәүһәр.
2) сүз уртасында кистереп әйтү: тәэсир, мәсьәлә, тәкъдим.
3) сүз башында [р] тартыгы булган сүзләрнең күбесе: рөхсәт, рәхим.
4) - а/- ә, - ат/- әт, - ият исем кушымчалары ялганган сүзләр: әдәбият, сәясәт, рисалә, хорафат.
5) исем алдыннан мы-, мө-, мә-, тә-, кушымчалары килү: мәктәп, тәртип, мөселман, тәвәккәл.
6) - ый/-и сыйфат кушымчалары алган сүзләр: хәрби, сыйнфый, фәнни.
7) икеләтелгән тамырдан торган сүзләр: зилзилә, зәмзәм, дөлдөл.
Фарсы теле билгеләре:
1) - стан компоненты: Татарстан, Казахстан;
2) - дар компоненты: хәбәрдар, хөкемдар;
3) - гир компоненты: җиһангир;
4) - гәр компоненты: сәүдәгәр;
5) - кяр компоненты: фидакарь;
6) - намә (язу дигәнне аңлата) компоненты: рөхсәтнамә (лицензия);
7) - ханә (өй дигәнне аңлата) компоненты: даруханә;
8) на- алкушымчасы: нахак, надан, нарасый;
9) би - алкушымчасы: бихисап, биниһая, бимаза, бичара;
Төркиләр славян халыклары белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр. "Игорь полкы турында җыр"да ук иде төрки сүзләрне күрергә була. Төркиләр славяннардан күп кенә сүзләрне кабул иткәннәр: арыш, мүк, буразна, уҗым, эскерт, әвен, мич, сохарый, чиркәү һ.б. Славян халыкларына да төрки сүзләр күпләп кергән: айран, алтын, аманат, амбар, арка, аул, балык, барс, богатырь, деньга, джигит, камыш, караван, карандаш, кетмень, кирпич, лошадь, утюг, ямщик, ясак һ.б.
Рус алынмалары Казан ханлыгы яулап алынганнан соң күпләп кабул ителә. Рус сүзләренең татар теленә кабул ителүе берничә чорга бүлеп карала:
I чор - борынгы чор - Казан ханлыгы алынган чор (IX-XVI гасыр);
II чор - Казан ханлыгы алынганнан соң XVIII гасыр азагы;
III чор - XVIII гасыр азагы - беренче рус революциясе;
IV чор - октябрь революциясе чоры;
V чор - октябрь революциясеннән соңгы чор.
Кулланылыш сферасы ягыннан татар теленең сүзлек составы берничә төркемгә аерыла. Иң зур урынны гомумхалык теле сүзләре алып тора. Гомумхалык теле сүзләре - барлык кешеләр (бу очракта - татар кешесе) өчен дә аңлаешлы, иң кирәкле сүзләр. Алар барлык стильләрдә дә кулланылалар.
Икенче бер төркемне билгеле бер иҗтимагый катлам, билгеле бер коллектив, территория белән чикләнгән кешеләр куллана торган сүзләр тәшкил итә. Мондый сүзләргә диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, арго һәм жаргон сүзләр керә.
Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шул төбәккә генә хас, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь лексикага кертеп карыйлар. Диалекталь сүзләр территориаль яктан чикләнгән булалар.
Татар теле өч диалекталь берәмлеккә бүленә:
1) урта диалект;
2) көнбатыш диалект (мишәр);
3) көнчыгыш диалект (Себер татарлары теле).
Диалектларның төп үзенчәлекләрен фонетик төзелеш, морфологик формалар, синтаксик алымнар һәм лексик материаллар буенча ачыкларга кирәк.
Диалектлар сөйләшләргә бүленә. Урта диалект, мәсәлән, 12 сөйләштән тора.
Диалект - әдәби телнең нигезе, бигрәк тә урта диалект. Әдәби тел диалектларга зур йогынты ясарга мөмкин (радио, телевидение, матбугат, мәгариф системасы һ.б.). Һәрбер татар кешесе бөтен халык өчен уртак булган әдәби телне белергә, куллана алырга тиеш; диалекталь сөйләм исә көндәлек аралашуда, гаиләдә һ.б. урыннарда куллана ала.
Урта диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре:
1) җ-ләштерү: җул, җегет.
2) [к], [г] авазларының калын әйтелеше: къарга, къамыш;
3) [а] авазының о-лаштырылуы: ба°ла°лар.
4) ф//п күчеше: Патыйма;
5) х//к күчеше: катын;
6) III зат тартым формасының кабатлануы: ансысы;
7) инфинитив формасы -мага, -малы: бармалы.
Көнбатыш диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре:
1) й-ләштерү: Йамали, йаңы;
2) [а] авазының ачык итеп әйтелүе: бала;
3) ирен-ирен [о], [ө], [у], [ү] иренсезләштерү: кен, беген, тен, кыяш;
4) дифтонгларны монофтонглаштыру: сүләү, әдә, ү, бәрәм;
5) [ķ], [г] авазларының [к], [г] булып әйтелүе яисә төшеп калуы: кар, афу.
Көнчыгыш диалектның кайбер үзенчәлекләре:
1) ц-лаштыру: пыцак, бырцак;
2) [б], [д], [з] тартык авазларының саңгырау парларына алмашынуы: Пыел урашай полса ярар иде.
Һөнәрчелек лексикасы - билгеле бер һөнәр кешеләре генә куллана торган сүзләр. (Һөнәр - фарсы сүзе - осталык, булганлык, булдыручанлык дигән мәгънәне аңлата). Алар махсус төшенчәләрне, эш коралларын, хезмәт процессын белдерәләр. Диалекталь сүзләрдән аермалы буларак, һөнәрчелек лексикасы иҗтимагый яктан чикләнгән була. Һәр һөнәр иясенең үзләренә генә хас сүзләре була: табиблар, укытучылар, балыкчылар, хәрбиләр һ.б. Кайбер һөнәрчелек сүзләренең кулланылыш даирәсе киңәергә дә мөмкин. Мәсәлән, операция сүзе.
Һөнәрчелек лексикасында мәгънәдәш атамалар бар: тегү - җөйләү, күкрәк - түш, түбәтәй - кәләпүш, сөлге - тастар, билбау - пута, ашъяулык - эскәтер, шыртлавык - кнопка, күкләү - типчү - сыру, утырту (яканы, җиңне) - тоту (әйләнә буенча балитәк яисә ука тоту) - тагу (төймә, элгеч).
Шулай ук һөнәрчелек сүзләре башка төрле сүзләр белән бердәй яңгырашлы да булырга мөмкин:
- басма, аркылы салынган такта, баскыч (трап);
- билгеле бер озынлыктагы җеп киләте (пасмо);
- 1) басып бизәк төшерелгән тукыма (набойка); 2) басылган әдәбият (печать);
Антонимик мәгънәле һөнәрчелек сүзләре дә бар: эчлек - тышлык, тегү - сүтү, ал такта - арт такта, күзәнәк арттыру - күзәнәк киметү, чи җеп - ашлы җеп.
Жаргон - уртак кызыксынулар белән яшәүче кешеләр (билгеле бер һөнәр ияләре, уен белән мавыгучылар, укучылар, студентлар, урам яшьләре һ.б.) арасында гына кулланыла торган үзенчәлекле сүзләр.
Жаргон сүзләрнең бер өлешен арго сүзләр диләр. Ул - сүзнең мәгънәсен башкалар аңламаслык итеп сөйләшү алымы. Элегрәк арго сүзләр теге яки бу һөнәрнең серләренә башкалар төшенмәсен өчен кулланылган. Ә хәзер балалар яисә яшүсмерләр телендәге һәр иҗек алдыннан берәр хәреф кушып сөйләшүне, караклар, җинаятьчеләр телендәге сүзләрне, шактый активлашып киткән парольләрне арго лексикага кертәләр.
Телдәге тотрыклы сүзтезмәләр фразеологизм дип атала. Мондый сүзтезмәләрне өйрәнүче тармак фразеология дип йөртелә.
Фразеологизмнарның үзлекләре:
1) кимендә ике сүздән тору;
2) тотрыклы булу;
3) сөйләмгә әзер килеш килеп керү;
4) телдә үзгәрешсез яшәү;
5) бер сүз белән алыштыру мөмкинлеге;
6) башка телләргә тәрҗемә ителү.
Фразеологизмнарның синонимик вариантлары да булырга мөмкин. Таблицада моны ачык күрергә була:

Шулай ук фразеологизмнарның капма-каршы мәгънәдәгеләре дә очрый: җеп очын югалту - җеп очын табу, агым уңаена йөзү - агымга каршы йөзү. Ә омонимик парлар бик аз, мәсәлән, теш күрсәтү - 1. елмаю, 2. усал ниятне сиздерү.