7.1. Төгәллек

Сөйләм төгәллегенә ирешү өчен, әдәби нормаларны яхшы үзләштереп, аларны куллану үзенчәлеген һәрвакыт истә тотып эш итәргә кирәк.

Синонимикадан файдаланмау җөмләдә яисә абзац эчендә бер үк сүзләрне, бер үк бәйләүче чараларны кабатлауга китерә. Бу исә сөйләмне ямьсезли, әдәби тел нормасын боза. Җөмләдә, язманың аерым өлешендә бер үк сүз яки форма кабатланып килсә, аларның берсен:

а) сүз сөрешеннән болай да аңлашылырлык булганда ташлап калдыралар, ягъни ким җөмлә төзиләр: Малайларның берсенә Хәбир дип исем куштылар, икенчесенә Таһир дип исем куштылар. - Бу очракта соңгы ике сүзне төшереп калдырсак, җөмлә гадиләшә: Малайларның берсенә Хәбир дип исем куштылар, икенчесенә - Таһир дип.

б) алмашлык кулланалар: Әхмәт ике ел буе механизаторлар янында эшләде, чөнки Әхмәтнең абыйсы анда бригадир иде. - Аның абыйсы дип алу белән бу җөмләдәге кимчелекне бик җиңел төзәтеп була.

в) синонимы белән алыштыралар: - Нәрсәдән башлап җибәрергә дә белмим,- диде ул, кулларын җәеп җибәреп. (М. Хәс.). - Биредә, һичшиксез, Нәрсәдән башлап китәргә дә белмим дип язу отышлырак.

Моннан тыш, сөйләм төгәл булсын өчен һәр сүзнең җөмләдәге урынын ачык күзалларга кирәк. Сөйләмдә сүзне кайсы урынга куюның үз кануннары бар. Алар телнең төзелешенә, сөйләүченең куйган максатына, кем өчен сөйләвенә, сөйләм стиленең төренә бәйле.

Иярүче сүз белән ияртүче сүзнең бер-берсенә бәйләнешен һәрвакыт күз алдында тоту зарури. Мәсәлән, Теге агач йорт янында тора.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008