4. Татар сөйләм этикеты

Сөйләм этикетын культура элементы буларак та, сөйләм процессында үз-үзеңне тоту буларак та карарга ярый.

Татар телендә сөйләшүчеләрнең сөйләм процессында үз-үзләрен тотышлары аларның яшеннән дә тора. Традицион һәм үзенчәлекле сыйфатлар аеруча өлкән буын кешеләренең сөйләм телендә чагыштырмача саф килеш чагылыш таба. Татарларның сөйләм процессында үз-үзләрен тотышындагы аерым күренешләр ислам йогынтысы белән дә аңлатыла. Яшь буынның сөйләм процессында үз-үзләрен тотышы рус халкы, культурасы һәм теле йогынтысы белән характерлана. Аралашканда контактка керү сәламләүдән башлана. Сәламләшү аралашуда катнашучылардан тора. Сәламләү сүзләренә: Исәнмесез! Хәере иртә! Хәерле көн! Хәерле кич! Әссәламәгаләйкем! керә. Беркадәр гади Һәм фамильяр булып Нихәл? Саумы? Саумысыз? Сәлам? формалары тора. Студентлар арасында рус сөйләме йогынтысында шаян формада Чао! Салют! Привет! вариантлары да кулланыла.

Татар сөйләменең үзенчәлеге булып туганлык терминнарын кулланып мөрәҗагать итү тора: апа, абый, энем, апам, сеңлем, җизни, балдыз, әби, бабай.

Балаларның әбиләренә, бабаларына эндәшү әби, бабай, дәү әни, дәү әти формаларында сакланган.

Татарларда якыннарга, яраткан кешеләргә эндәшүнең бербөтен системасы булдырылган. Алар игелеклелек, эмоциональлек белән аерылалар : кадерлем, сөеклем, алтыным, күгәрченем, былбылым, акыллым, аккошым, җаным, җан кисәгем, бәгырем, бәгырькәем һ .б.

Татарларда шулай ук рус теле йогынтысында официаль аралашуда исем һәм әтисенең исеме формасы белән эндәшү таралган: Әмир Арысланович, Шәүкәт Җәүдәтович, Галия Закировна һ.б.

Аралашу гадәттә диалог формасында бара. Монда сөйләшүне башлау өчен информатив булмаган характердагы сораулар, сөйләшүне дәвам итү өчен төрле кисәкчәләр, модаль сүзләр зур роль уйный. Хушлашканда татарлар сау бул - сау булыгыз, исән бул - исән булыгыз, хуш - хушыгыз диләр. Бер вакытка, яисә чикләнгән вакытка кадәр саубуллашканда рус теленнән калькалашкан гыйбәрәләр кулланыла: кичкә кадәр, иртәгәгә кадәр, хәзергә. Моннан тыш, гадәти көнкүрештә мондый формалар кулланыла: тыныч йокы, хәерле төн, килегез, кергәләгез, шалтыраткалагыз, әниеңнәргә сәлам, тагын килегез. Әңгәмәдәш киткәндә хәерле сәгатьтә, хәерле юл, юлың уң булсын, ак юл сезгә һ.б. теләкләр кулланыла. Күңел кабул итмәгән әңгәмәдәш киткәндә, юлыңа ак җәймә диләр.

Бала туганда тәбрикләүләр озын гомерле булсын, тәүфыйгы белән тусын, мөбәрәк булсын дигән сүзләр ярдәмендә әйтелә.

Яңа кием белән тәбрикләгәндә котлы булсын, җылы тәнеңдә тузсын, өстәүле кием (мал) булсын, рәхәтен күрергә насыйп итсен, игелеге белән булсын, өстеңдә киеп туздырырга язсын һ.б. матур теләкләр белдерәләр.

Тәбрикләгәндә иң яхшы, иң югары дәрәҗәдәге игелекле теләкләр белдерә торган сүзләр дә кулланыла: чын күңелдән тәбрик итәм, чык йөрәктән тәбрик итәм һ.б.

Сөйләшү процессында игелекле, яхшы теләкләр һәрвакыт урын билиләр. Ашап утыручыларга тәмле булсын ашларыгыз (чәйләрегез) тәмле булсын, сихәтле булсын кебек теләкләр әйтелә. Йортка яшь килен килеп төшкәндә җиңел аягың белән, бәхетең тәүфыйгың белән һ.б. сүзләр белән каршы алалар. Гадәттә эш башлаучыга кулың җиңел булсын, кулың-аягың җиңел булсын диләр.

Эшләүчеләрне күргән очракта кайвакыт алла куәт бирсен, алла ярдәм бирсен, эшләр уңсын дип, теләкләр белдерәләр. Эшне башлап җибәргәндә аллага тапшырдык, хәерле сәгатьтә дигән сүзләр әйтелә.

Озын гомер теләгәндә йөз яшә, мең яшә, күп яшә, озын гомерле бул кебек сүзләр кулланыла.

Рәхмәт белдерү сүзләре: рәхмәт, рәхмәт сезгә, рәхмәт сиңа, бүләгең өчен рәхмәт, чыгышыгыз өчен рәхмәт, мең-мең рәхмәт сиңа, рәхмәтләр укыйм һ.б. Рәхмәт белдерү яхшы теләкләр теләү белән булырга мөмкин: авызыңа бал да май, аягың-кулың сызлаусыз булсын, рәхмәт яугыры һ.б.

Гафу итү сүзләре рәтенә: гафу ит, гафу итегез, кичер, кичерегез керә. Аларга гадәттә зинһар сүзе өстәлә. Кайвакыт гафу итүнең сәбәпләре дә әйтелә: борчуым өчен гафу итегез, соңга калган өчен гафу итегез һ.б.

Үтенеч гадәттә боерык фигыль, -чы/-че, -санә/-сәнә, -ла/-лә, кисәкчәләре һәм зинһар модаль сүзе кушылуы нәтиҗәсендә белдерелә: бирче, керсәнә, калсана, сорамагыз ла, әйт зинһар. Шулай ук әле, инде кисәкчәләре кулланыла: бирегез әле, керегез әле һ.б. Нәзакәтлерәк үтенеч түбәндәге формалар белән белдерелә: авырсынмагыз, килегез әле, карап чыкмассызмы икән, кереп чыкмассызмы икән һ.б. Үтенечнең югары дәрәҗәдәгесе үтенәм, ялварам һ.б. шундый сүзләр белән белдерелә. Мондый үтенечләргә җавапны ярый, ярар,әлбәттә, хәзер, булдыра алмыйм, булмый, була, була ул сүзләре белән бирәләр.

Өйгә кеше килеп кергәндә керегез, үтегез, түргә утырыгыз, әйдүк, рәхим итегез, рәхим итеп утырыгыз кебек сүзләр әйтелә.

Татарлар - кунакчыл халык. Ашаган вакытта кеше килеп керсә, алар мактап йөрисез икән, рәхмәт төшкерләре утырыгыз, аштан олы түгелсездер бит шикелле сүзләр ярдәмендә бара. Өстәл артында авыз итегез, җитешегез дигән сүзләр әйтелә. Кешене хуплаганда, аңа комплимент әйткәндә сез һаман яшь, сез бер дә картаймагансыз, сез бик әйбәт күренәсез, сез бик матурсыз, сез һаман яшәрәсез, сез һаман шул ук, сезгә бу күлмәк бик килешә, сезгә бу прическа бик килешә сүзләрен кулланалар.

Татар теле бик эмоциональ. Бу эмоцианальлек и-и-и, ай, әй, ой, ух, уф, ну, оһо, бәй, абау, ә-ә-ә, о-о-о, ай-ай-ай, бәлеш, пәрәмәч, чү һ.б. ымлыклар ярдәмендә ирешелә. Ымлыклар ярдәмендә шатлык, канәгатьләнү, канәгатьсезлек, курку, икеләнү белдерелә.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008