6. Татар әдәби теленең стилистик нормалары

Стилистика фәне телдәге стильләрне, аларга хас үзенчәлекләрне, сөйләмнең сәнгатьчә чараларын, сүзлек составының мәгънә үзгәрешләрен, фонетика, морфология, синтаксис өлкәсендәге стиль күренешләрен үз эченә ала. Стилистика фәне берничә бүлектән тора: функциональ стилистика, лексик, грамматик (морфологик, синтаксик) һәм фонетик стилистика.

Татар әдәби телендә түбәндәге тел стильләре - функциональ стильләр аерылып чыгарыла: фәнни, рәсми-канцелярия, иҗтимагый-публицистика стиле, матур әдәбият стиле. Алар арасында соңгысы аерым урын алып тора һәм аны башка стильләр белән бер рәткә куеп булмый. Матур әдәбият өслүбе башка стильләр белән чагыштырганда киңрәк һәм үзендә башка стильләрнең үзенчәлекләре булуы белән аерылып тора.

Телне стильләргә бүлү принциплары шактый катлаулы һәм бәхәсле тема. Ул язма һәм сөйләмә телнең аерым ачык күренмәгән иң нечкә үзенчәлекләрен табу һәм аларны җентекләп тикшерә белүгә бәйләнгән. Бөтен өслүбләрнең дә чыганагы татар гомумхалык теле булганга, алар үзара бик тыгыз бәйләнгән. Шул сәбәпле кайвакытта стильләр арасындагы аерманы билгеләү дә бик читен була. Аларның бер-берсе белән традицион - органик бәйләнеше телнең үсү тарихы белән тыгыз мәнәсәбәттә карала. Шуңа да карамастан җәмгытьтә кешеләрнең аралашуында һәр стильнең билгеле бер аерым кулланылу сферасы бар, алар төрле функция башкаралар.

Татар теленең стильләре язучылар, галимнәр, публицистлар, журналистлар, сәхнә осталары иҗаты тәэсирендә үсә, төрле үзгәрешләр кичерә һәм байый.


"Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008