Шагыйрь, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов сайты

Шагыйрь, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов сайты
Әдип турында мәгълүмат: 

Мин 1950 нче елның 15 нче декабрендә (паспорттагыча, ә чынлыкта 15 нче ноябрендә) Мөслим районы, Түреш авылында туганмын. 1968 нче елда Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1968 — 1973 нче елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем алдым. Үз теләгем белән Ерак Көнчыгышта 2 ел хәрби хезмәттә булдым. Аннан соң 6 ел дәвамында район комсомол, партия комитетларында эшләдем. 1982 нче елдан Мөслим урта мәктәбенә директор итеп билгеләндем. 1995 нче елга кадәр шул вазифаны алып бардым. Мәгариф өлкәсендәге казанышларым өчен “Халык мәгарифе отличнигы”, 2001 нче елда “Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы» дигән исемнәргә лаек булдым, югары квалификацион категориягә ия. 1995 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2007 нче елда “Россиянең иң яхшы кешеләре” китабына кертелдем. Абдулла Алиш (2010), Саҗидә Сөләйманова (2012)  исемендәге премияләр лауреаты. Мөслим районының Мактаулы гражданины. Ике дистәдән артык китабым дөнья күрде.

Чыганак: http://muzagit.ru