Язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев сайты

Язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев сайты
Әдип турында мәгълүмат: 

Язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев 1948 елның 10 декабрендә Татарстанның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туа. Ринат 1966 елда шул төбәкнең Түбән Ушма унберьеллык мәктәбен, 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, аннан өч ел дәвамында Казан телевидение студиясендә яшьләр-балалар тапшырулары мөхәррире булып эшли. 1973-1976 елларда Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. Аспирантураны тәмамлап, берникадәр вакыт «Татарстан коммунисты» (хәзерге «Татарстан») журналында фән һәм мәдәният бүлегенә җитәкчелек итә, аннары 1977 елның февраленнән «Казан утлары» журналы редакциясендә әүвәл әдәби тәнкыйть бүлеге мөхәррире, 1981 елның маеннан 1987 елның көзенә кадәр журналның баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1987-1989 елларда ул - Татарстан китап нәшрияты директоры. 1979 елда Р.Мөхәммәдиев Мәскәү университеты каршындагы гыйльми советта «Татар әдәби тәнкыйтенең формалашу проблемалары» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

Тулырак: http://rinatmuhamadiev.ru