"Сәламәт иртә" (#сәламәтиртә). 2 нче көн

"Сәламәт иртә" (#сәламәтиртә). 2 нче көн

Бүген марафонның икенче көне тәмам. 

Иртә белән бүген Казанда болытлы булды. Кайбер районнарда хәтта яңгыр да яуды. Моңа карамастан, әлеге марафонга кушылган дусларым барысы да диярлек бүген йөгереп, көч җыеп кайттылар. Марафончылар саны бүгенге көндә - 12. Әле иртәгә дә безгә кушылырга мөмкин. Аннары инде безне күзәтеп кенә барып булачак.

Марафончыларның үз чаты бар. Анда без сәламәт яшәү рәвеше турында аралашабыз. Дусларым өчен файдалы киңәшләр бирәм, алардан да файдалы мәгълүмат алам. 

Көнгә килгәндә - ул искиткеч яхшы үтте. Күп эшләр эшләргә өлгердем, смартфонымны яңарттым, офиста шактый эшләр эшләдем. Күптән күрешмәгән танышым - танылып килүче рәссам кыз кунакка килеп китте. Аның белән озак сөйләшеп утырдык. Иҗат өлкәсендә ничек бизнес эшләп булуын уйлаштык, фикер алыштык. Бик матур идеяләре бар аның. Әгәр профессиональ рәссам кирәк булса - миңа эндәшә аласыз, таныштырырмын!

Барысын да сөйләп бетереп булмый - күп эш башкарырга мөмкинлек булды, көн продуктив үтте.

Эшләр әле калды. Иртәгә иртүк торып көч җыеп кайтырга да, ул эшләрне ахырына кадәр башкарып чыгарга исәп.

Барыгызга да татлы йокылар! Кайчан гына йокларга ятсагыз да, иртән иртәрәк торырга тырышыгыз. Энергия туплагыз һәм көн дәвамында аны яхшы эшләр башкаруга юнәлтегез!!!

PS. Кстати, 16 сентябрь көнне Мәскәүдә IT-специалистлар да "IT-забег" оештыралар икән. Әгәр аңарчы яхшы йөгерергә өйрәнсәм, Мәскәүгә барып үз көчемне сынап кайтырга исәп... Шундый матур уйлар һәм иртәгәгә яхшы планнар белән йокларга ятам...