90 көндә миллионер булып буламы? Егерме дүртенче көн. Экономия (акчаны янда калдыру юллары)

90 көндә миллионер булып буламы? Егерме дүртенче көн. Экономия (акчаны янда калдыру юллары)

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Марафонның егерме дүртенче көне тәмамланып килә. Бүген блогны артык төнгә калып язмаска булдым. Алайса көне буе эшләп арыган булам һәм җөмләләрдәге сүзләрдә хәреф хаталары китә башлый. blush

Бүгенге блогым - экономия турында. Һәм блогым ахырында конкрет файдалы мәгълүмат бирермен!

"Экономия должна быть экономной" дигән русча гыйбарә бар. Шул ук вакытта "Саран ике тапкыр түли", диләр. Бу сүзләрне ничек аңларга? Әйдәгез, очына чыгып карыйк.

Икенче гыйбарәне анализлаудан башлыйк. 

Мисал өчен, сезнең үз өегез бар, ди. Яисә әле яңа гына өй салып чыгасыз, ди. Түбә ябу өчен шифер кирәк, ди. Кибеттә (базарда) ике төрле шифер бар. Берсе бик яхшы сыйфатлы, әмма берсе-берсе 1000 сум тора, ә икенчесенең сыйфаты килде-китте генә, әмма 700 сум торуы белән күңелегезне яулады, ди (бәяләрне мисал өчен уйлап чыгарып кына яздым...).

Кайсысын сатып алырсыз? Әле сезнең бу өйдә гаиләгез белән озак һәм матур итеп яшисегез дә бар. Минемчә, сыйфатлы вариантны сайлап алырсыз. 

Ә менә кемнәрдер (саран кешеләр) очсызрак вариантны сайлап алачаклар... Һәм, инде беренче яңгырлардан соң ук яңадан шул ук базарга икенче партия шифер артыннан китәчәкләр. Нәтиҗәдә, 1000 сум урынына 1400 яисә 1700 сум түләячәкләр. 1700 сум - акылга утырган очракта... 

Минем бер бик якын бай дустым әйтә иде (әле дә әйтә cheeky) - "Ике тапкыр түләр өчен мин аның кадәр үк бай түгел", дип. Мин дә аның белән килешәм.

Саран булмау, әмма акчаларны исраф итмәү өчен нишләргә соң?

1. Озак вакыт хезмәт итәчәк товар (кыйбатлы мобиль телефон, автомобиль, кер юу машинасы һ.б.) сатып алыр алдыннан товарның сыйфатын яхшылап өйрәнегез. Уйлагыз - ике тапкыр түләргә туры килмәсме?

2. Дуслар-танышларның рекомендацияләренә игътибар итегез. Бәлки сез алырга теләгән товарны сатып алуда дусларыгыз, туганнарыгызның ачы яисә уңай тәҗрибәсе бардыр?!

3. Ташламалар (скидка, cashback) системасы булуга игътибар итегез. Әмма ахыр бәяләргә игътибарлы булыгыз.

Смартфоннары булган дусларыма бер мобиль кушымта (приложение) тәкъдим итәсем килә! Аны Play Market'ка кереп тә, App Store'га кереп тә йөкләп алып була. Программаны дөньяда инде миллионнан артык (!) кеше куллана.

Кушымтаның исеме - UDS Game (United Discount System - Бердәм дисконт системасы). Әлеге кушымтаны йөкләп алып 3 000 нән артык компаниянең дисконт системасыннан файдаланып була. Ягъни, үзең белән дисконт карталарны күтәреп йөртергә кирәкми. Бу системада булган компаниягә керәсең дә, дисконт карта урынына смартфоныңны сузасың. Кибет кассиры синең смартфондагы QR-кодны үзенең смартфонындагы программа белән тиз генә укып ала да, сезгә ташлама ясый. Ягъни бөтен дисконт карталар - синең смартфон эчендә йөри.

Бу системаның кулланучылар өчен тагын бер уңай ягы бар. Бу кушымта һәм бу системадагы компанияләрнең хезмәтләре Uber (такси) кебек бөтен дөньяда тарала бара. Ягъни - кушымтадагы компанияне башка кешегә тәкъдим итәсең дә, рекомендация өчен баллар җыеп була. 1 балл - 1 сум. Программаны Россиядә генә түгел, дөньяның бик күп илләрендә файдаланырга мөмкин!

Бу ничек эшли?

Мәсәлән, син тешләреңне дәваларга бардың да, стоматолог синең тешләреңне менә дигән яхшы итеп дәвалады, ди. Син бу стоматологны бөтен дусларыңа мактыйсың. Әйе бит? Синең рекомендациядән файдаланып дусларың да бу стоматологка барырлар һәм тешләрен дәвалап кайтырлар.

Гадәттә, шундый рекомендацияләр өчен бер компания дә тик торганда акча түләми. Ә бу системада (UDS Game кушымтасында)  синең рекомендация буенча стоматологка килеп тешләрен дәвалап кайткан һәр дустың түләвеннән сиңа баллар килеп торачак. Күпмедер вакыттан тагын стоматологка барырга туры килсә, синең инде балларың җыелган була һәм син икенче тешеңне инде очсыздан дәвалап кайта аласың. Никадәр күбрәк дусларың барып тешләрен дәвалап кайта - шулкадәр күбрәк экономия була. Акча күп җыелса хәтта бушлай барып та дәвалап кайтырга мөмкин.

Кызык система, килешәсезме? Компанияләр өчен дә файдалы - аларның клиентлары саны арта; клиентлар өчен дә - алар 100% ка кадәр экономить итә алалар!

Бу ташламалардан файдалану өчен нишләргә?

1. Play Market'ка яисә App Store'га кереп UDS Game кушымтасын йөкләп алыгыз. Бу - тулысынча бушлай кушымта!

2. Әлеге системада булган компаниягә (кафега, ресторанга, мәгариф яисә медицина учреждениесенә, автомойкага, гүзәллек салонына, кинотеатрга, ашамлык кибетенә һ.б.) кергәч менюда Скидканы сайлыйсың да, андагы QR-кодны күрсәтәсең. 

3. Бонус программасы буенча өстәмә баллар җыясың һәм тагын да күбрәк экономить итәсең килә икән, бу компаниянең QR-кодын дусларыңа өләшәсең. Моның өчен менюда Играть төймәсенә басасың. Син Пригласить дисең, дустың Вступить дип баса һәм синең смартфондагы QR-кодны үз смартфоны белән укый. QR-кодтан аста гади код та бар. Әлеге кодны дусларыңа һәм танышларыңа смс аша да, WhatsApp'тан да, ВКонтакте һ.б. кушымталардан да юллый аласың. Аермачык QR-кодны уку кирәкми. Шул рәвешле баллар җыела бара һәм акчаларны кесәңдә саклап кала аласың.

Кушымтадагы компанияләр саны көннән-көн арта бара. Казанда гына да инде 100 дән артык компания бу системада бар.

Блогны укучы дусларыма экономить итү өчен берничә код бирәсем килә. UDS Game программасын смартфоныгызга урнаштырыгыз да, Менюда Играть -> Вступить дип әлеге кодларны языгыз.

grzu1517 - бу кодны кертеп мәктәп укучылары "Региональный центр дополнительного образования" учреждениесендә ташлама белән (3% cashback + 100 балл бүләкОГЭга, ЕГЭга әзерләнә, җәйге лагерьларга бара ала! Кодны (үз кодыңны) дусларга, классташларга  өләшеп тагын да күбрәк баллар җыю мөмкин!

rrzj4857 - бу кодны кертеп "Панда" дип аталган суши-бардан ташлама белән (5% cashback ашамлыклар заказать итеп яисә барып ашап була!

tqca9529 - бу кодны кертеп "Туктамак" дип исемләнгән кафе-ашханәдә ташламалы (3% cashback ашап чыгып була!

rasw2844 - бу кодны кертеп "Брийон" гаилә кафесында гаилә белән ташламалы (7% cashback) ашап чыгып була!

cugg3233 - бу кодны кертеп "Yahhoo" япон кухнясы ресторанына кереп ташламалы (5% ташлама) ашап чыга аласыз. 

cqds8949 - бу кодны кертеп Казанда  шәп итеп ташлама белән (5% cashbackчәч алдыра аласыз.

rfwz5253 - бу кодны кертеп "Флагман" компаниясендә ташлама белән (5% cashbackтуристик юллама (путевка) ала яисә бу компаниянең башка күп кенә хезмәтләреннән файдалана аласыз.

Шәпме? Мин сезгә әле генә берьюлы 3000 гә якын компаниянең дисконт картасын бүләк иттем һәм моңа өстәп тагын Казандагы 7 компаниянең өстәмә бонусларын файдалану мөмкинлеген бирдем! Үз чиратында сез дә әлеге һәм башка оешмаларга дусларыгызны, танышларыгызны чакыра, баллар җыя аласыз (7 санын яратам инде, әле ташламалы кодларым шактый калды. Кирәк булса ВКонтактеда шәхси хат языгыз).

Сезгә бу блогымда практик яктан да нык ярдәм итә алдым, дип уйлыйм. Сүзләр генә язып калмадым, акчаны янда калдыру өчен дусларыма һәм блогны укучыларга конкрет мөмкинлек бирдем. Файдаланыгыз, акчаларыгызны яныгызда калдырыгыз!

Барыгызга да матур кичләр теләп калам! 

25 - 31 КӨННӘР >>

Фикерләр

Фәрит Вафин сурәте

Дәвамы башка җиргә күчмәгәндер бит? Инде ничә көн узды,ә 25нче көн һаман да юк.Аптыраш!sad