90 көндә миллионер булып буламы? Тугызынчы көн. Командасыз бизнес булмый!

90 көндә миллионер булып буламы? Тугызынчы көн. Командасыз бизнес булмый!

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

Дуслар! Бүген марафонның - тугызынчы көне! Марафонның инде 1/10 өлешен узганмын да! Минем белән бергә булып, блогымны көн дә укып барган, шәхси хатлар белән бергә булган дусларыма, фикердәшләремә зур рәхмәтемне әйтәсем килә!

Кемнәрдер инде бүген үк май бәйрәмнәрен билгеләп үтә башлагандыр. Мин исә бүген, үземне бизнесмен буларак камиләштерү максатыннан, бизнес-тренингта булып кайттым. 3 сәгатькә якын вакыт аралыгында үзем өчен эшмәкәрләр дөньясын кабаттан икенче яктан ачтым.

Әйе, мин - инде күпмедер дәрәҗәдә тренинглар үткән кеше. Брайан Трейси Казанга килгәч, аның тренингына да барган бар хәтта! Әмма соңгы еллардагы кайбер уңышсызлыклардан соң күңелем төшкән иде. Хәзер исә яңадан күтәрелеп киләм, үземнең дәрәҗәмне кабаттан кайтарам һәм мондый тренингларның никадәр файдалы булуын бүген кабаттан үзем өчен исбатладым.

Бүген үзем өчен нинди ачышлар ясадым һәм нәрсәләргә (тренерның нинди сүзләренә) аеруча игътибар иттем (кайбер сүзләрне тренер сөйләгәнчә рус телендә мисал итеп китерергә булдым, ачуланмассыз дип уйлыйм):

1. Бизнеста кешеләр белән аралашканда үз-үзеңнең дәрәҗәңне төшермәскә, бәяңне белергә һәм башкаларга бәя бирмәскә кирәк (не вешать ярлык на людей)! Товар яисә үзеңнең хезмәтләреңне башкаларга тәкъдим иткәндә бары тик син үзең генә аның чын бәясен беләсең! Һәм кешеләрне акыллы я булдыксыз дип аермаска (монысын инде педагог-психолог буларак яхшы беләм, күп кенә укучы балаларда һәм студентларда яшерен талантларын ачканым бар). Син кеше турында яхшы уйлап, ул чынбарлыкта пустышка булырга һәм, киресенчә, син булдыксыз дип уйлаган кешедә талант яшеренеп ятарга мөмкин!

2. Үзеңне башкалар белән чагыштырырга кирәкми! Үзеңне бары тик үзең белән генә чагыштыр! Кичәге үзең белән! Никадәр син яхшыргансың, камилләшкәнсең һ.б. Башка кешеләргә тиңләшү зыянлы түгел (можно равняться на успешных людей, но не сравнивать себя с ними).

3. Бизнес - это отражение вашего внутреннего состояния. Син нинди халәттә булсаң - бизнесың да шундый халәттә дигән сүз! Мин, үземне камилләштерә башлап, бизнесымны да аякка бастыра башлаганмын - дөрес юл сайлаганмын!

4. Бизнес - ул бер кеше генә түгел, бизнес ул - команда!!! Зур бизнесны булдыру өчен зур команда кирәк!

5. Бизнес белән уңышлы шөгыльләнү өчен күп энергия таләп ителә (чтобы сделать бизнес - нужна энергия)! Шуның өчен дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, энергияне тулыландырырлык дәрәҗәдә йокларга кирәк! 

Спорт белән даими шөгыльләнсәм дә, сәламәт яшәү рәвеше алып барсам да (мин эчмим дә, тартмыйм да; гантельләр белән күнегүләр эшләргә яратам, соңгы айларда иртән гимнастика ясыйм, күп җәяү йөрим һ.б. - бу яктан бар да яхшы), эш күп булу сәбәпле йокыга аз вакыт калдыра идем. Шуңа күрә блогны бүген иртәрәк язып, вакытында ятып йокларга планлаштырдым. Сезгә  дә вакытында йокларга, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга киңәш итәм! (Марафонны башлауның беренче көннәрендә үк кинәт чирләп китүем дә шул энергия җитмәүдән булган, мөгаен.

6. Иртәгәге көнне, киләче атнаны, киләсе айны, тормышыңны мөмкин кадәр төгәлрәк планлаштырырга кирәк! Әлеге планлаштыру дөрес максатлар куярга да, аларны коррекцияләп торырга да ярдәм итәчәк.

7. Атна, ай, ел узгач - анализ ясагыз. Бу атнаны, айны, елны сез ничек үткәрдегез?! Дөрес нәтиҗәләр чыгарыгыз һәм киләчәктә хаталарыгызны исәпкә алып алга атлагыз. Анализлау сезгә киләчәктә бер үк тырмаларга кабат басмаска ярдәм итәр!

Бүген без шулай ук бизнес төрләре белән таныштык. Мине СМАРТ-бизнес (акыллы бизнес) кызыксындырды. Бу юнәлештә эшләү өчен нинди бизнес-инструментлар булуын белештем. Хәзер минем кулымда инде мине уңышка илтә торган бизнес-инструментарий бар, дияргә була! Әмма моны тормышка ашыру өчен миңа көчле команда кирәк булачак!

Шуңа күрә, дуслар, әгәр сезнең амбицияләр зурдан икән - миллионнар эшләргә, зур эшләр башкарырга теләсәгез - сезне үземнең командама чакырам. Казанга килеп чыга алсагыз яисә Казанда яши торган булсагыз - шәп! Әмма башка шәһәрдә, башка илдә яшисез икән - бер проблема да юк! Хәзер Skype кебек программалар шактый һәм бердәм эшне Җир шарының төрле төбәкләрендә торып та башкарып чыгып була!

------------------------------------

Ә инде андый зур амбицияләрегез юк икән, китапханәгә кереп 5 нче класстан математика дәреслеген алып бераз саннар белән танышыгыз.

Мисал өчен, сез укып бетердегез, яңарак кына эшкә урнаштыгыз өйләнештегез һәм Казанда 2,4 млн сумлык яңа ике бүлмәле фатир алырга телисез, ди. 

Икегез дә 20 мең сум акча эшлисез, ди. Яисә - икегезгә бергә - 40 мең сум. Мин инде уртача алдым. Бөтенләй эш таба алмаган кешеләр дә, аена 8-10 мең сумлык кына эш таба алган кешеләр дә, аена 40-50 мең сумлык эш эшләгән кешеләр дә бар. Ай саен йөзәр мең эшләгән кешеләр дә... Мин инде гади "смертный"ларны мисал итеп алдым. :)

Димәк, айлык керемегез - 40 мең булсын, ди. Ярый, 50 мең булсын. Болай санарга да җайлырак булыр. Татарстан все-таки бизнес-инвестицияләр өчен уңайлы регион. Килешәсезме? 

Әмма бу керем генә. Чыгымнар да шактый бит. Тәүлек буенча 250 сумлык кына ашасагыз да, ике кешегә көненә 500 сум, аена - 15 мең сум акча тотылачак! Әле киемнәр аласы бар, аяк киемнәренең хәзер кайберләре бер сезонга да чыдамыйлар... Икегезгә аена 5 меңлек кием булсын ди (акчаларны бик саклап тотасыз, ди). 20 мең булды. Фатир өчен акча түлисе булса, бу суммага әле тагын Казанда 3-4 мең сум акча өстисе бар. Икегезнең дә мобиль телефонына аена бергә 1 мең чамасы акча китә, ди. Җәмгыять транспортына Казанда аена 1 меңгә якын акча тотасың, ике кешегә - 2 мең була. Кайвакыт әле таксидан да файдаланасың бит... Вак-төяккә тагын 2-3 мең өстик. Тормышта ни генә булмый (1 нче май бәйрәменә шашлыкка чыгасы, чәч алдырасы, тырнак буйыйсы, маникюр-педикюр, дарулар һ.б.). Бик эконом гаиләдә дә 50 мең сумнан ким дигәндә 30 мең сум ай саен шулай сизелми китеп бара. 

Банк ябылыр дип куркып акчаны мендәр астында саклыйсыз, ди. Бу сумманың тагын күпмесен инфляция "ашаганын" санап тормыйм. Алайса йөрәк даруына да чыгымнар китәчәк... Сезнең өчен борчылам.

​Казанда фатир "снимать" итсәгез, инде шунда ук берегезнең хезмәт хакы тулысынча диярлек шунда китеп барачак. Әлегә әти-әниләрегездә торасыз, андый чыгымнарыгыз юк, дип саныйк.

Киттек. 20 меңне 12 айга тапкырлыйбыз. 240 мең килеп чыга. Бу - бер елга! Казанда 2,4 млн сумлык яңа ике бүлмәле фатир алу өчен генә дә сезгә кимендә тир түгеп 10 ел буе эшлисегез була! Әле андый очсыз вариантлар хәзер шәһәр читендә генә очрый... Казанда яхшырак фатирларга бәяләр 3 млн.сумнан башлана...

Кризис дип берәрегезне эштән кыскартсалар, гаиләдә берәр туганыгызга ашыгыч ярдәм кирәк булса?! Хатыныгыз берәр көнне "Матурым, безнең балабыз булачак!" дип сөенче алса?

Ничек? Амбицияләрне арттырырга кирәкме? 2 елдан үз көчегез белән фатир сатып алу өчен нишләргә кирәк? Хезмәт хакын кимендә 5 тапкыр арттырырга кирәк! Ягъни, икегезнең дә айлык хезмәт хакыгыз 100-125 мең булырга тиеш!!! (ps. Андый эш тапсагыз, миңа да әйтегез, бергә эшкә урнашырбыз... Мин блоглар язып, үземне камилләштереп тормам

Зинһар, урлау-талау юлына басмагыз! Тормышыгызның ул вакытта бөтенләй мәгънәсе калмаячак!!!

Менә шуңа күрә дә үзеңә эшләргә тырышырга, бергә көчле бердәм команда булдырырга кирәк. Мин хәзер шул юлдан барам һәм зур амбицияле кешеләрне командама алырга әзермен. Бизнес-тренер минем үзем һәм минем командам белән якындагы 2-3 айда индивидуаль шөгыльләнергә ризалык белдерде.

---------------------------------------------

Блогны язып урнаштырам да, планнарыма коррекцияләр кертәм дә вакытында ятып йоклыйм. Иртәгә иртән тагын да зуррак амбицияләр белән уянырмын, дип ышанам.

Матур кичләр, якынлашып килгән бәйрәмнәр белән сезне! Иртәгә сез дә тормышка башкачарак караш белән уянырсыз, дип ышанып калам!

---------------------------------------------

ps. Бизнес-тренер безгә "Погоня за счастьем" фильмын карарга тәкъдим итте. Иртәгә ял көнендә әлеге фильмны карарга дип планга кертеп куйдым!

ps2. Facebook социаль челтәрендә бик күп яхшы теләкләр кабул итеп алдым. Барыгызга да зур рәхмәт әйтергә телим! Бергә булыйк, бердәм булыйк!

УНЫНЧЫ КӨН >>