90 көндә миллионер булып буламы? Икенче көн. Максатларны хыяллардан ничек аерырга?

90 көндә миллионер булып буламы? Икенче көн. Максатларны хыяллардан ничек аерырга?

<< БЕРЕНЧЕ КӨН

90 көнлек марафонның бүген икенче көне үтте. Ышанмассыз, үземне инде миллионер кебек хис итә башладым. Позитив дәвам итә. Бүген бер дә борчылмадым - шимбә көн булса да, күп эшләр эшли алдым. Димәк, иң беренче теманы дөрес сайлаганмын. Уңай фикер йөртә башлау мине дөрес юлга этәрде, дип уйлыйм.

Кичә кичтән бүгенге көн турында уйлап яттым. Кай тарафка барам соң мин?! Кая юл тотам? Миллионер булырга телимме? Бу хыялмы, әллә максатмы? Миллион булды да, ди. Мин аны нәрсә өчен тотачакмын? Бәлки миңа ул миллион кирәкмидер дә? Нәрсәгә бу миңа?

Мондый уйларның сезнең башыгызга да кергәне булгандыр. Миллион сум акчам булса - нишләр идем?! Нинди максатларда тотар идем? Бу сорауда да тагын "максат" сүзе килеп керде. Нәрсә соң ул - максат?

Һәр кешенең үз максаты була, мөгаен. Максат - ул без ирешергә теләгән әйбер, субъектив образ, планлаштырылган эш нәтиҗәсе. Димәк, үзенә күрә ул - маяк. Без аңа ирешергә телибез.

Ә хыял? Без хыялларны да тормышка ашырырга телибез бит. Хыял тормышка ашса - без бәхетле булачакбыз. Һәр кешенең үз максаты булган кебек, һәр кешенең үз хыялы да була. Бер үк әйбер уйласак та, безнең уйлар, хыяллар, теләкләр, максатлар аерылалар. Мисал өчен, ашыйсы килә, дигәндә, беребез манты, икенчебез - тавык шулпасы, өченчебез - шашлык, дүртенчебез - икра, бишенчебез - пиццаны күз алдына китерәбез.

Хыялдан аермалы буларак, максат - конкрет нәтиҗәне күз алдында тота. Хыяллану - офыкка карап бару, ә максат - конкрет урынга. Мәсәлән, ял итү өчен Төркиягә бару хыялыгыз бар, ди. Әмма бит Төркия - шактый зур ил. Әнкара, Стамбул, Измир, Анталья һ.б. күп кенә шәһәрләр бар. Сез кайсы шәһәргә барырга, кайсы кунакханәдә туктарга җыенасыз?

Төркия барам дип хыялланганда, сез конкрет максатлар куймыйсыз. Төркиягә бару хыялда гына калмасын, чынга ашсын өчен, конкретлаштыру сорала. Чынлап та, Төркиягә бару хыялын тормышка ашырырга телисез икән - кайсы урынга баруыгызны, кайсы кунакханәдә туктавыгызны, андагы бәяләрне, анда бару ысулларын һ.б. ачыклап чыгыгыз. Ә бәлки сезгә диңгез һавасы ярамыйдыр да? Бәлки сезгә бөтенләй Парижга барырга, Эйфель башнясын күрергә кирәктер?! 

Максатларга кеше үзе ирешә, хыяллар исә башкалар тарафыннан сезнең өчен тормышка ашырылырга мөмкин. Сез уйламаганда, көтмәгәндә. 

Хыяллар күбрәк бала чакта туа. Космонавт булырга, зур җитәкче булырга, бай булырга һ.б. Әмма, дәү үсә төшкәч, кемдер аны максат итеп куя һәм әлеге максатына ирешә. Ә кемдер, аклану өчен сәбәпләр таба-таба, әлеге хыялы белән тормышның ахырына кадәр яши бирә.

Хыялый балагыз булса - шатланырга гына кирәк. Улым (кызым), юк-бар уйлап йөрмә, бу безнең кесәбездән килми, бар, бакчага чыгып чүп ута, дип куып җибәрсәгез, баланың хыялларын җимерерсез. Дөрес хыялланырга, хыялларны чынга ашырырга өйрәтегез. Бала белән бергә нигә дип әле сезгә дә хыялланмаска, алга чынга ашмаслык максатлар куймаска, ди?! 

Мәсәлән, аквапаркка яисә дельфиннар күрергә барырга тели, ди. Акча юк аның өчен, дисезме? Аквапаркка да баланы алып барырга акчагыз юк икән, димәк тормышыгызда нидер дөрес түгел. Балагыз я хыялларсыз/максатларсыз, булганга шөкер итеп, бер сынык икмәк белән яшәргә өйрәнәчәк, яисә сездән качып акча табу ысулларын эзли башлаячак. Шул исәптән законсыз юллар белән дә. Бу сезгә кирәкме? Моны булдырмас өчен нишләргә?

Кызганыч, әмма әлегә мин дә шундыйрак хәлдә. Балаларның һәм үземнең барлык хыялларны тормышка ашыру өчен әле күп әйберләр эшлисем бар. 90 көнлек марафон да үземне үзгәртү һәм, максатлар куеп, уңышка ирешү өчен башланып китте. Әмма кызымның хыялын тормышка ашыру өчен барын да эшләргә тырышам. Тормышымда ниләрнедер үзгәртергә, дөрес фикерләргә, уңышлы кеше булырга, максатларга ирешергә. Кызымның хыялы - медик булу. Аның бу хыялы тормышка ашсын өчен мин барын да эшләргә риза. Һәм иртәгә мин Казан медицина университетына барачакмын. Ни өчен дисезме? Минем кызым КДМУ үткәргән бәйгедә беренче урын алды һәм аны иртәгә зур залда, бик күп кешеләр алдында сәхнәгә чыгып беренче урыны белән бүләкләячәкләр!!!

Кызымның хыялы максатка әйләнеп килә. Ул инде якынча нинди белгеч буласын, моның өчен күпме укырга кирәген - медицина белгече булу өчен ун елдан артык югары белем алырга кирәк булуын белә. Һәм бу авырлыкларны үтәргә үл әзер, диярлек. Ул - максат куйган. Һәм шул юлда тырышып укый, белем ала.

Мин максатчан кешеләр белән аралашырга яратам. Максатларына ирешү юлында нинди батыр адымнар ясауларын күреп, мин дә рухланам, үз максатларымны да барлыйм. Максатларына ирешү өчен башкаларга да ярдәм итәм.

Ял көне булып та бүген эшкә баруымның сәбәбе - Айгөл исемле студент кызга диплом язарга киңәшләр бирү иде. Ул язган фәнни эш белән якыннан танышып чыктым. Быел инде ул 4 курс тәмамлаган, барлык имтиханнарын 5 билгеләренә тәмамлаган, курс эшен уңышлы тапшырган, диплом эшен генә тапшырасы калган. Диплом эшен дә 5 билгесенә тапшырырга тели. Һәм ул аны 5 билгесенә тапшырачак та - иманым камил. Укуын кызыл диплом белән тәмамлар һәм IT-сферада уңышлар яулар, дип ышанам.

Моннан тыш, бүгеннән башлап дусларым белән бизнес турында тирәнрәк фикер алыша башладык. Офиска бүген кунакка Нур Алиев килде. Сер итеп кенә әйтәм, аның чын исеме - Марат! Бәлки бу сер түгелдер дә. Шулай да. :) Бик позитив кеше. Профессиональ аэросъемкалар ясый. Быел зур экспедициягә чыгуны үзенә максат итеп куйган. Ышанам, ул бу максатына ирешәчәк! Максат куелган икән - бу мөмкин эш, дигән сүз!

Бүген тагын фотога төшерергә оныттым. Кич белән генә искә төште. Әле бер фотога төшәрбез, дип уйлыйм. Шәт, сүзләремә ышанасыздыр. Ышанмасагыз, Маратның үзеннән сорагыз. Раил белән күрешкән идеңме, дип. Хотя... Ул бик "занятой" кеше. Аэросъемка белән бөтен Татарстан буенча йөри. Вакыты булмаска да мөмкин. Аны тота алган кеше, аның хезмәтләреннән файдалана алган кеше - бәхетле кешедер. Минем белән күрешергә дә ял көнендә генә кереп чыга алды. Аңа эшләрендә уңышлар телим!

Ял көне булгач, күрше офислар бушап калган иде. Кунаклар киткәч, рәхәтләнеп видеотренинглар карадым, бизнес турында китап укыдым. Кстати. Кичә язарга онытканмын. Мин бит әле параллель рәвештә тагын бер китап укыйм. Һәр көн берәр бүлек (глава) укырга тырышам. Инде китапның яртысын уздым. Бик файдалы китап, программистларга да, гади кешеләргә дә укып чыгарга тәкъдим итәм.

Кичкә таба тагын бер позитив дусларым - Рөстәм абый Сәрвәров һәм Әлфия апа Һадиева янына кунакка киттем. Кунакка дигәч тә - "Аксу" студиясенә. Алар миннән дә эшчәнрәк кешеләр! Нәкъ менә әлеге студиядә "Фиксики" мультфильмын татар теленә тәрҗемә иткәннәр. Эшли белмәгән эшләре юк. Үзләре дә җырчы-композиторлар, башкаларны да зур сәхнәгә күтәреп чыгалар. Татарстанда сатуга чыккан медиа-дискларның яртысыннан артыгы - нәкъ менә "Аксу" студиясенеке, мөгаен. Ә Әлфия апа исә - мин язган "Белем җәүһәрләре" бәйгесе гимнының көй авторы. Әлеге гимнны ВКонтакте социаль челтәрендәге Белем.ру төркеменең Аудиоязмалар битендә таба аласыз. Хәзер Рөстәм абыйлар алларына зур максат куйганнар - интернет-телевидение булдыру. Инде күпмедер дәрәҗәдә сайт эшләнгән дә. "АксуТВ" сайтында 200 дән артык видео урнаштырылган инде.

Бу фотоның сыйфатын күргәч, гарьләнеп киттем. Ашыгыч рәвештә смартфонны яңартырга кирәк. Менә миңа тагын бер максат!!! Берәр айдан инде яңа айфон алырлык акча эшләрмен, дип өметләнәм. 3 айдан соң 1 миллион акчам җыелмаса - аннан бер iPhone бәясен чигерерсез. )))

НӘТИҖӘ

Хыялыгыз тормышка ашсын өчен, аны бер кәгазь битенә язып куегыз. Хыялыгызны конкретлаштырыгыз - аны чынга ашыру өчен ниләр кирәген ачыклагыз. Нинди ресурслар кирәк? Күпме акча кирәк? Күпме вакыт сарыф итү кирәк? Чыгымнарны киметүнең яисә бу ресурсларны эзләп табуның мөмкинлекләре бармы? Моның өчен нишләргә кирәк? Хәзерге яшәү рәвешегез белән, хәзерге хезмәт хакыгыз белән моңа ирешә аласызмы? Барысын да кәгазьгә языгыз, сорауларга җавап эзләгез, бу уйлар белән йокыга ятыгыз. Икенче көнне инде яңа максат белән уянырсыз. Йоклап ятмагыз, иртән иртүк максатыгызны тормышка ашыру өчен беренче адымнарыгызны атлагыз!

ПРАКТИК КИҢӘШ

Дәфтәр бите һәм сәгать алыгыз. Төгәл 5 минутта үзегезнең барлык максатларыгызны язып чыгыгыз. Сораулар мондыйрак:

  1. Нинди әйберләр сатып алыр идегез?
  2. Нинди эшләр эшләр идегез?
  3. Үзегездә нинди күнекмәләр булдырыр, нинди һөнәрләр үзләштерер идегез?

Аста комментарийларда үзегезнең уңышларыгыз белән уртаклашыгыз. Нинди максатлар икәнен язу кирәкми. Биш минутта ничә максат яза алдыгыз? 10? 20? 30? 50???

Никадәр күбрәк - шулкадәр яхшырак.

Кәгазьдә язылганнарны тагын бер кат укып чыгыгыз да, кәгазьне матур итеп бөкләп сандыкка салып куегыз. Тагын 1 яисә 2 елдан соң әлеге кәгезьне алып укыгыз. Шунысына исегез китәр. Кәгазьгә язылган әлеге максатларыгызның кимендә яртысы үтәлгән булыр...

Максатларыгызны чынга ашыруыгызны теләп калам! Татлы йокылар!

ӨЧЕНЧЕ КӨН >>