Дуслар! Хушлашыр вакыт җитте!

Раил Гатауллин блогы

Хөрмәтле дусларым! Мине якыннан белгән, мине үз иткән, ихтирам һәм якын иткән кешеләр; мине якыннан белмичә, минем турыда яхшы яисә начар сүз ишеткән кешеләр! Минем шигырьләремне укучылар, мин ясаган компьютер программаларын кулланучылар яисә мин ясаган татар сайтларыннан файдаланучылар!

Шушы көннәрдә, 40 яшь тулу уңаеннан, мин артыма борылып карадым. Әйе, артта бик күп уңышлар, абынулар һәм яңадан күтәрелүләр булган. Күп кенә дәресләр үткәнмен, күп дуслар тапканмын, күп тәҗрибә алганмын. Азмы-күпме кемнең кем икәнен тоярга өйрәнгәнмен.

Артка борылып карау 40 яшь тулу белән генә бәйле түгел. Мин әле хәзер дә күңелем һәм тәнем белән яшь, картлык турында уйлап та караган юк. Яңа гына университет тәмамлаганмын да, ни белән шөгыльләним икән, дип алга карап торучы яшь егет кебек хис итәм үземне.

Артка борылып карауның иң төп сәбәбе - мин нигез салган "Белем.ру" компаниясенә быел җәй айларында 10 яшь (!) тулачак. IT-сферадагы бизнеска нәкъ менә якынча 10 ел элек кереп киттем. Бизнесның ни икәнен өйрәнергә омтылдым, юридик моментларны аңларга тырыштым, бухгалтерия өлкәсендә күп кенә тәҗрибәләр тупларга туры килде.

Күп кенә бизнес-китаплар укыдым, аларны аңларга тырыштым. Тормышка карашым үзгәрә башлады, глобаль фикерли башладым. Әмма тулысынча бизнесменга әверелеп бетә алмадым кебек. Физик буларак һәр нәтиҗәнең (уңаймы ул, тискәреме) "первопричинасын" ачыкларга тырыша идем, укытучы-педагог-психолог буларак кешеләр (хезмәткәрләр, клиентлар, заказ бирүчеләр) белән аралашу тәҗрибәсен камилләштердем, программист буларак бар әйберне тәртипкә салырга омтылдым.

Әзме-күпме уңышка ирештем. Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталының татарча версиясен ясап/тәрҗемә итеп чыктык (шул исәптән 16 министрлык сайтын!), электрон татар теле дәреслекләре дөнья күрде, Белем.ру порталы һәм күп кенә татар сайтлары бүген дә матур гына эшләп киләләр.  

"Белем.ру" компаниясе белән бергә беренче адымнар ясаган компанияләрнең инде күбесе ябылды. Әмма да ләкин бездән соң да эшли башлап, безне узып киткән компанияләр дә юк түгел.

Артка борылып карыйм да, беренчел сәбәпләрне эзлим... Һәм... Сәбәпне таптым да кебек. Кебек кенә түгел - таптым мин аны. Ул - мин үзем. Минем фикерләвем. Минем уйларым. Минем үз-үземә карашым. Үз-үземне бәяләвем.

Барысын да үзеңнән башларга кирәк. Бизнес-китапларны укып кына каласы түгел, аны практикада шунда ук кулланырга кирәген аңлыйм хәзер.

Узган елның октябрь-ноябрь айларында мин үз-үзем белән бер эксперимент башлаган идем. Көн дә иртә белән эшкә барганда автобуста тәрәзә төбенә сөялеп мин баскан килеш шигырь язып барам. Көн дә бер шигырь дөньяга туа. Ярты елга якын вакыт аралыгында минем 200 дән артык шигырем дөнья күрде. Үзе бер матур гына шигырь китабы бастырып чыгарырлык. Инде февраль аенда "Болгар" радиосы эфиры тыңлаучылары мине программист та, директор да түгел, нәкъ менә шагыйрь буларак кабул итте. Шигырьләремне тыңлаучылар миңа шагыйрь буларак иҗади уңышлар теләделәр.

Бүген исә минем белән бер танылган композитор элемтәгә керде. Раил, шундый-шундый шигыреңә көй языйм әле, дип сорады. Күп кенә танылган җырларның авторы, күренекле композиторның минем белән элемтәгә керүенә кем генә сөенмәс икән?!

Моннан нинди нәтиҗә чыгарырга була?! Көн дә тырышып бер эшне эшлисең икән - бу эшең камилләшә бара, син ул эшнең остасына әвереләсең.

Әмма минем планнар шагыйрь булып калу гына түгел, ә глобаль икәнен бик күпләр белә инде. Әйе, "Татар иле" проектын ахырына кадәр тормышка ашырып бетереп олы юлга чыгарып җибәрергә көчләрне чамалап бетермәдек. Яхшы дип уйлап йөргән кешеләрнең дә аяк чаласыларын, "Татар яшәсен!" дип кычкырып йөргән кайбер кешеләрнең чынбарлыкта буш куыклар булачагын, көнләшүчеләр калкып чыгачагын алдан белгән булсам, бәлки башкарак юлдан барыр идем.

Бер егылудан гына мин ятып калмадым. Торырга һәм алга атларга булдым. Абынуларга караганда, яулаган үрләрем күбрәк булуын үзем һәм якын кешеләрем генә белә кебек. Без аны эшләдек, моны эшләдек, дип кычкырып йөрмәдек, инстаграмнарда көн саен фотолар да төшермәдек. Эшләдек тә эшләдек. Һәм бу эшләребезнең нәтиҗәсен мин әле дә тоям. Ун елдан артык ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында эксперт буларак катнашам, Рунет премиясе һәм Казахстан интернет-премияләре эксперты буларак ел да чакырылам. Үзебез күп кенә бәйгеләр оештырабыз һәм аларның максималь гадел булуларын тәэмин итәргә тырышабыз.

Негативларны артта калдырам. Алда - бик күп планнар, зур максатлар. Һәм аларны тормышка ашыра-алмау - иң беренче чиратта, минем үземнән тора. Миңа үземә аягымда нык басып торырга кирәк икәнен аңлыйм. Финанс ягым ныклы булырга, әйткән сүзем үтемле булырга, эшләрем иманлы һәм күп кешеләргә файда китерергә тиеш! Аның өчен миңа үзгәрергә кирәк! Ярты ел эчендә шигырь язу осталыгым камилләшкән кебек, мин үземне бизнес ягыннан камилләштерергә булдым (!). 

Дуслар! Иртәгәдән, гадәттәгечә - җомга көннән башлап, мин үз-үземә 90 көнлек "марафон" оештырырга булдым. Сезне көн саен шигырьләрем белән куандырган кебек, иртәгәдән башлап һәр көнне үземнең бизнес юнәлешендә ничек үзгәрүем - нинди китаплар укуым, нинди эшләр эшләвем, нинди бизнес-проектларда катнашуым, нинди чараларда чыгыш ясавым турында көн саен әлеге блогта берәр язма урнаштырып барачакмын! Алар шигырьләр кебек иртәнге якта түгел, ә кичке якта дөнья күрерләр, дип уйлыйм. Минем белән бергә сез дә камилләшә аласыз. Минем бу блогым сезгә дә профессиональ яктан камилләшергә мөмкинлек бирер, дип ышанып калам.

90 көнлек "марафон"ның берничә үзенчәлеге:

1. Блогны татар телендә алып барачакмын. Әлбәттә, блогны рус телендә алып барырга һәм зуррак аудитория тупларга була. Әмма мин нәкъ менә татар кешеләренең профессиональ үсүләрен, бай булуларын һәм бу байлыкларны файдалы эшкә юнәлтүләрен телим!

2. Блогны, һичшиксез, Белем.ру порталында алып барачакмын. 90 көндә 90 блог язмасы урнаштырылачак. Аларны http://belem.ru/bloglar/Rail_Gataullin адресы буенча кереп көн дә укып барып булачак. Социаль челтәрләрдә исә нибары кыскача гына анонслар урнаштырылачак. Андагы сылтамалар кулланучыларны шушы блогка илтәчәк.

3. Әлеге марафонның максаты - бизнес теориясен, яхшылап өйрәнеп, практикада кулланырга һәм зур акчалар эшләргә! Акчаларның шактый өлешен алда планлаштырылган проектларыбызга юнәлтергә исәп. Шул исәптән, акчалар татар онлайн-университетын булдыруга, заманча яңа үзенчәлекле татар социаль челтәрен төзүгә, Татнетны үстерү фонды планлаштырган башка зур проектларга тотылачак. Бу эшләргә сез дә үз өлешегезне кертә алачаксыз. Бу турыда без инде язган идек

Шунысы кызык. Әлеге бизнес китапларында язылган әйберләр теориядә генәме икән? Мин миллионер, миллиардер була аламмы? Әгәр долларлы миллионер булсам, сүз бирәм - үз тәҗрибәмнән чыгып татарча бизнес-китап язып чыгачакмын. Типа - "Мин ничек миллиардер булдым?" дигән. Һәм бу китапны 100 якын дустыма автографым белән бүләк итәчәкмен.

Ә инде минем белән бергә камилләшергә теләгән кешеләрне якын киләчәктә үземнең партнерларым булырлар, дип ышанып калам! 

Дуслар! Көн башланды! Марафон башланды. Ул 30 нчы июль көнне тәмамланачак. 

Иртәгәдән башлап мин инде мин түгел, ә башка Раилгә әверелә башлаячакмын! Хушыгыз!

БЕРЕНЧЕ КӨН >>