"Табышмаклар" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Тема: Табышмаклар
Максат: 1) табышмаклар турында мәгълүмат бирү; табышмак язарга өйрәтү; татар халык авыз иҗаты ядкарьләренә мәхәббәт тәрбияләү;
 2) Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;
3) бер-береңә карата ихтирамлы булу, ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Дәрес төре: кереш дәрес
Предметара бәйләнеш: әдәбият, татар теле һәм әйләнә-тирә дөнья.
Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, проблемалы сорау, ребус чишү, КЛОК БАДДИС, ТАЙМ ПЭА ШЭА һ.б.
Кулланылган методлар: өлешчә эзләнү (эвристик) һәм Г.Рәхимовның “Үстерелешле укыту”  методикасы, Сингапур проекты.
Җиһазлау: “Әдәбият” дәреслеге (Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева, И.Г.Гыйләҗев), ребус, табышмак язу өчен карточкалар, рәсемнәр, алма, мультимедиа проектры, тема буенча презентация, табышмаклар китабы.