Татар мәгарифе порталы
Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау

Максат:
- Сыйфат темалары буенча өйрәнелгәннәрне гомумиләштерергә, ныгытырга, системага салырга.
- Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешергә.
- Аналарга, гаиләгә карата хөрмәт, ярату хисе, игътибарлылык тәрбияләргә.
Җиһазлау: дәреслек, “Сыйфат” темалары буенча компьтер аша күрсәтергә әзерләнгән слайдлар, перфокарталар, карточкалар, эшлекле төркемнәрнең исемнәре (корректорлар, тел белгечләре, тикшерүчеләр), “Гаиләдә ана” картинасы.
Материал: Р. Харисның “Әнием” шигыре; Г. Ясәбиеваның методик кулланмасы; “Хәзерге татар әдәби теле” китабы; “Ачык дәрес” газетасы, 2007ел, декабрь; Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаровларның методик кулланмасы, “Раннур”, 2000 ел.
Дәрес барышы.
I . Кереш өлеш.
1. Оештыру.
а) психологик уңай халәт тудыру; дежур укучының рапорты ( сыйныфта мин дежур; бүген 21 нче декабрь, атнаның дүшәмбе көне;дәрескә барлык сыйныфташларым да килгән; бүген көн салкынча, җәяүле буран уйнап тора, кояш куе болыт артына качкан, җил ап-ак кар бөртекләрен уйната.
2. Өй эшен тикшерү.
а) укучыларга диалогларын укыту, фикер алышу; диалогтагы сыйфатларны әйттерү (“Кошлар – безнең дусларыбыз” темасына, сыйфатларны кулланып, диалог төзергә иде)
II. Төп өлеш.
1. Укучыларның белемнәрен актуальләштерү һәм ныгыту.
а) “Сыйфат модулен” төзү (презентациянең 3 нче бите ачыла)
- Предметның билгесен белдерүче сүз төркеме ничек дип атала?
- Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?
- Нинди сорауларга җавап бирә?
- Сыйфат нинди ике төргә бүленә?
- Сыйфат модулендә тагын нәрсәне чагылдыра аласыз? (презентациянең 4 нче бите ачыла)
- Ничә төрле дәрәҗә бар, алар ничек атала?
(дәвамы - беркетелгән файлда)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 53 KB |