Күчерелмә мәгънәләрнең төрләре

Хөрмәтле коллегаларым!

Белгәнебезчә, туган телебездәге сүзләр һәрдаим  бер-берсе белән төрле бәйләнешләргә кереп тора. Сүзнең лексик мәгънәләре дә тормыш белән бергә үзгәрәләр. Сүздә яңа мәгънәләр барлыкка килә.

Безне чолгап алган дөнья искиткеч бай. Аны танып белү мөмкинлеге дә чиксез. Әгәр һәр яңа төшенчәне яңа сүз белән атый башласаң, сүзләр шулкадәр күбәеп китәр, хәтта кеше барлык кирәкле сүзләрне хәтерендә саклап бетерә алмас иде. Шуңа күрә кеше акылы иң экономияле юлны - бер үк сүзне яңа мәгънәләрдә куллану алымын сайлаган. Шул рәвешчә, телебез күчерелмә мәгънәләрдәге бихисап сүзләр белән байый.

Безнең максатыбыз - аларны язма һәм телдән сөйләмнән таба, аера, дөрес куллана белергә өйрәтү. Бүген мин күчерелмә мәгънә төрләре (метафора, метонимия, синекдоха) турында белемнәрне тикшерү, кабатлау һәм ныгыту өчен төзелгән берничә эш тәкъдим итәргә булдым.  Әзер җаваплар кирәк булса, мөрәҗәгать итегез.

Беркетелгән файлКүләме
PDF icon МЕТАФОРА.pdf83.09 KB
PDF icon МЕТОНИМИЯ.pdf88.7 KB
PDF icon СИНЕКДОХА.pdf87.67 KB