9 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫН ТАТАР ТЕЛЕННӘН БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ТЕСТЫНА ӘЗЕРЛӘҮ СИСТЕМАСЫ

БРТ

Татар теленнән бердәм республика тесты ул – укучы белемен объектив бәяләргә мөмкинлек бирүче заманча тикшерү формасы. 9 нчы сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсен бәяләү белем бирү стандартында күрсәтелгән эталон дәрәҗәсе белән укучыларның чынлыкта алган белем-күнекмәләр дәрәҗәсе белән чагыштыруны күз алдында тота.

Укучыларны татар теленнән яңа формадагы бердәм республика тестына әзерләү татар теле укытучылары өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Шушы максатны тормышка ашыру өчен, “9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән бердәм республика тестына әзерләү системасы” дип аталучы программа әзерләнде. Әлеге курс тел турындагы белем системасын бербөтен итеп күзаллауны тәэмин итә, телне даими куллану күнекмәләрен формалаштыра һәм тел культурасын камилләштерә. Курс бердәм республика тестына (формасы нинди булуга карамастан) әзерләнү занятиеләре үткәргәндә нәтиҗәле.

Программаның төп идеясе авыл мәктәпләрендә белем алучы укучыларны бердәм республика тестына сыйфатлы итеп әзерләү һәм уку йортларына кабул итү кампаниясендә көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләүдән гыйбарәт.

Белем бирү программасы түбәндәге норматив-хокукый документларга нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясендә Мәгариф турында”гы Законы (2012 нче елның 29 нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә) / Федеральный Закон от 29.12.2012 №273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”.

2. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы Законы / Закон Российской Федерации №1807-1 от 25.10.1991г. “О языках народов Российкой Федерации”, ред. от 12.03.2014.

3. “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” 1992 елның 8 июлендәге 1560–XII номерлы Татарстан Республикасы Законының яңа редакциясе, 28.07.2004, соңгы ред. 12.06.2014, N 53-ЗРТ) / Закон Республики Татарстан от 8 июля 1992 года N 1560-XII "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан" в редакции Закона Республики Татарстан от 28 июля 2004 года N 44-ЗРТ)

4. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы / Закон Республики Татарстан “Об образовании”, №68-ЗРТ от 22.07.2013.

5. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2004 елның 5 мартындагы 1089 нчы боерыгы / Приказ МОиН РФ от 05.03.2004 № 1089 «Об утверждении федерального компонента государственных образовательных стандартов начального общего, основного общего и среднего (полного) общего образования»;

6. СанПиН 2.4.2.2821–10 / “Санитарно-эпидемиологические требования к условиям и организации обучения в общеобразовательных учреждениях” от 29.12.2010 № 189;

7. “2014 – 2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 794 нче карар, 25.10.2013;

8. Татарстан Республикасында 2012 – 2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”;

9. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Туган телне өйрәнүгә өстәмә сәгать кертү турында»”гы (№ 2744/14, 19.08.2014) хаты.

10. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Туган телне өйрәнүгә өстәмә сәгать кертү турында»”гы (№ 1432/15, 10.09.2015) күрсәтмәсе.

11. Татар теле. Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныф укучыларына 2015 нче елда татар теленнән бердәм республика тесты уздыру өчен үрнәк материалларның күрсәтмә варианты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2015 нче ел.

12. Татар теле. Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныф укучыларына 2015 нче елда татар теленнән бердәм республика тесты уздыру өчен куелган таләпләр һәм эчтәлек элементларының кодификаторы. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2015 нче ел.

13. Татар теле. Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныф укучыларына 2015 нче елда татар теленнән бердәм республика тесты үткәрү өчен үрнәк материалларының үзенчәлекләре (спецификация). - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2015 нче ел.

Программаның максаты: укучыларда лингвистик, коммуникатив компетенция формалаштыру аша бердәм республика тестына максатчан әзерләү.

Әлеге максат түбәндәге бурычларны хәл итү аша тормышка ашырыла:

  • орфографик һәм пунктуацион белем һәм күнекмәләр формалаштыру;
  • әдәби тел нормаларын үзләштерү;
  • сүзлек байлыгын арттыру;
  • текст белән комплекслы эшләү алымнарын үзләштерү;
  • бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Югарыда күрсәтелгән максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен, программа компетентлы якын килү принцибына нигезләнде. Әлеге принцип укучыларда коммуникатив, лингвистик һәм социомәдәни компетенцияләрне формалаштырырга һәм үстерергә ярдәм итә.

Коммуникатив, лингвистик һәм этномәдәни компетенция формалаштыру механизмы:

  • коммуникатив максаттан чыгып, укуның төп төрләреннән (танышу-өйрәнү, танышу-кыскартып язу һ.б.) файдалану;
  •  кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан, шул исәптән электрон мәгълүмат чараларыннан ала белү;
  • бирелгән текст буенча фикер йөртү тибындагы сочинение язу;
  • язган текстны редакцияләү;
  • тел нормаларын язу тәҗрибәсендә саклау;
  • телдән һәм язма текстны эшкәртүнең төп алымнарын гамәлдә куллану.

Программа укучы эшчәнлеген оештыруның төрле төрләреннән файдалануны күздә тота:

  • күмәк эшләү
  • төркемләп эшләү
  • парларда эшләү
  • шәхси биремнәр буенча индивидуаль эшләү.

Төрле эш методлары кулланыла:

  • лекция
  • әңгәмә
  • мөстәкыйль анализ
  • таблицалар, схемалар, алгоритмнар белән эш

Программа үтәлешен, нәтиҗәлелекне тикшерү өчен, эш барышында сынап карау тестлары үткәрү планлаштырыла.

Программа үзенчәлекләре

2014 елның 19 августыннан Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучыларга туган телләрен өйрәнү максатында өстәмә сәгать кертелде. Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының  “Туган телне өйрәнүгә өстәмә сәгать кертү турында”гы хатында (№ 2744/14, 19.08.2014)  һәм күрсәтмәсендә (№ 1432/15, 10.09.2015) укучыларның туган телләрен өстәмә рәвештә өйрәнү шартлары ачык регламентланган. Укучылар туган тел буларак бары бер генә телне сайлап алырга хокуклы. Сайлап алу гариза язып, ирекле рәвештә башкарыла. Туган тел буларак сайланган тел атнага өстәмә 1 сәгать күләмендә өйрәнелә. “9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән бердәм республика тестына әзерләү системасы” программасы уртак максатлары, килешенгән методлары һәм алымнары булган гомуми нәтиҗә бирүче эшчәнлеккә корыла һәм өстәмә белем бирү шартларында яшүсмерләрнең белем һәм сәләтен үстерүгә хезмәт итә.

Программаны тормышка ашыру вакыты һәм этаплары

Программаны бер елда үтәү планлаштырыла, 9 нчы сыйныф укучыларына тәгаенләнә. Дәресләр атнага бер тапкыр 45 минут дәвамында үткәрелә. Барлык сәгатьләр саны – 34.

Программа укучыларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде.  Белем бирү эчтәлеге укучыларга индивидуаль һәм дифференцияле якын килүгә нигезләнә, шуңа күрә төркемдә төрле дәрәҗәдәге үсешкә ия булган балалар берләштерелә ала.

Укыту төркемнәрен формалаштыру принциплары

Программаны нигезенә фәннилек, системалылык, аңлаешлылык тормыш белән бәйләнештә булу, аңлылык, активлык, күрсәтмәлелек, дәвамчанлык һәм киләчәктә кирәкле булу кебек гомумдидактик принциплар салынган.

Белем бирү эчтәлеге, занятиеләрнең формалары, төрләре һәм методары белән бәйле принциплар:

1. Өйрәнелүче темаларның “Татар теле” укыту предметы темалары белән бәйләнештә бирелүе. 

2. Тел материалын бирүдә системалылык.

3. Укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу.

4. Материалны кызыклы итеп бирү принцибы. Ул кызыклы грамматик күнегүләр – уеннар, шарадалар, ребуслар чишү, табышмакларның җавапларны табу кебек алымнар куллану, рәсемнәр, слайдлар, презентацияләр ясау аша тормышка ашырыла.

5. Эшчәнлекнең гадәти булмаган, дәрестән аермалырак төрләрен һәм формаларын куллану, тел материалының яңа якларын табып, темаларны кызыклы итеп формалаштыру принцибы. 

БЕЛЕМ БИРҮДӘН КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР

  • 9 нчы сыйныф укучысының лингвистик компетенциясе дәрәҗәсен билгеләүче белем-күнекмәләр комплексына ия булуы;
  • мәктәп курсының төрле бүлекләренә караган тест биремнәрен (җавапларны сайлап алу яки язу рәвешендәге) укылган текст буенча укытучыдан башка, мәгънәсен аңлап эшли алу;
  • башлангыч тексттагы мәгълүматны эшкәртү формаларыннан файдалана белү;
  • биремнәрдә күрсәтелгән инструкцияне аңлап, төгәл үтәү;
  • биремнәрне эшләү өчен вакытны дөрес бүлә белү;
  • бердәм республика тестында эшләрне бәяләү критерийларын белү;
  • биремне аңа  куелган инструкцияләр буенча төгәл итеп башкара белү; 
  • үрнәк нигезендә басма хәрефләр белән төгәл һәм дөрес итеп бланк тутыра алу;
  • бланкта җавапларны дөрес итеп урнаштыра белү;
  • имтихан бланкына төзәтү җавапларын дөрес итеп урнаштыра белү;
  • 2,5 сәгать вакыт аралыгында игътибар белән эшләү күнекмәләре булу.

УКУЧЫЛАРНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

“9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән бердәм республика тестына әзерләү системасы” программасын үзләштерү нәтиҗәсендә укучы

белергә/аңларга тиеш

  • текст белән эшләүнең төп кагыйдәләрен;
  • төп сурәтләү чараларын;
  • татар теле стилистикасы буенча төп мәгълүматны;
  • орфографик кагыйдәләрне, синтаксик и пунктуацион нормаларны

эшли белергә тиеш

  • сурәтләү чараларын аеру;
  • сурәтләү чараларын тексттан табу;
  • сәнгатьлелек ягыннан текстны анализлый белү;
  • сүзләр һәм гыйбарәләрнең кайсы стильгә каравын билгели алу;
  • стилистик синонимнар белән эшләү;
  • бирелгән текст белән эшләгәндә, орфографиядән алган белемнәрне куллану;
  • бирелгән текст белән эшләгәндә, синтаксис һәм пунктуациядән алган белемнәрне файдалану.

Алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә (көндәлек тормышта) түбәндәгеләр өчен куллана алу:

  • татар телен халыкның рухи, әхлакый һәм мәдәни кыйммәте буларак тану;
  • коммуникатив күнекмәләрне камилләштерү;
  • мөстәкыйльлекне һәм интеллектуаль сәләтне үстерү, телне кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә үз мөмкинлекләреңне үстерүдә файдалану.

КУРСНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Бердәм республика тесты үзенчәлекләре белән танышу.  БРТның структурасы. Демовариантлар белән танышу. Бланк тутыру үзенчәлекләре. Җәенке җавапларны бәяләү критерийлары белән таныштыру. Җәенке җавапларга таләпләр.

Изложение язарга өйрәнү. Изложениене кысу. Нәрсә ул микротема. Бирелгән тексттан микротемаларны табарга өйрәнәбез. Текстны кызыл юлларга бүлү. Нәрсә ул текстны  кысу (компрессия). Текстны кысуның 4 ысулы (төшереп калдыру, берләштерү, алмаштыру, гадиләштерү). Текстны кысу алымнарын сайлап эшләү.

Сочинение язарга өйрәнү. 11.1 биреме үзенчәлекләре. Бирем буенча сочинение язу. Сочинениенең структурасы. Тезислар формалаштыру. Аргументлар формалаштырырга өйрәнү. 11.2 биреме үзенчәлекләре. Текст буенча сочинение-фикер йөртү. Бәяләү критерийлары. 11.2 биремендә фикерне аргументлаштырырга өйрәнү. Сочинение-фикер йөртүдә нәтиҗә формалаштыру үзенчәлекләре.

Тестлар эшләргә өйрәнү (2-9 нчы биремнәр). Текстны аңлау. Уңай һәм кире ассимиляция. Текстның бөтенлеге. Сингармонизм законы. Тексттан информацияне сайлап ала белү. Фонетика. Ике авазны белдерүче хәрефләр. Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар. Фразелогизмнар. Сүзләрнең лексик мәгънәсе. Алынмалар. Сүзләрнең  лексик мәгънәсе. Сәнгатьлелек чаралары. Сөйләм стильләре. Морфология. Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Ярдәмче сүз төркемнәре. Синтаксис. Тыныш билгеләре куелышы. Кушма җөмлә синтаксисы. Тезмә кушма җөмләләр. Синтаксис. Тиңдәш кисәкләр. Кушма җөмлә синтаксисы. Катлаулы төзелмәләр.  Тиңдәш кисәкләр янында таныш билгеләре (тиңдәш ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл). Сөйләмдә сүз тәртибе. Сүзтезмә. Җөмләнең грамматик нигезе. Гади һәм катлауландырылган җөмләләр. Катнаш кушма җөмләләр.

Изложение һәм сочинениегә куелган таләпләрне искә төшерү. Бердәм республика тестын эшләү. Тест эшендә очраган авыр биремнәрне анализлау.

КУРСНЫҢ УКЫТУ-МЕТОДИК ТӘЭМИН ИТЕЛЕШЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

I. Укыту программалары.

1. Үрнәк программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 933/14 нче номерлы боерыгы, 24.02.2014) “Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен  ана теленнән программа (5 – 9 нчы сыйныфлар)”. Төзүче-авторлары: Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова. – Казан, 2013, (http://mon.tatarstan.ru/rus/programmy.htm)

2. Авторлык программасы: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 933/14 нче номерлы боерыгы, 24.02.2014) “Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (авторы: Зәкиев М.З., Максимов Н.В. һ.б. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.)

II. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән уку әсбаплары.

1. Татар теле. 5 нче сыйныф: татар телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015. – 207 б.

2. Татар теле. 6 нчы сыйныф: татар телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ф.Ю.Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов. –  Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014. – 175 б.

3. Татар теле. 7 нче сыйныф: татар телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Н.В.Максимов, Г.Ә.Нәбиуллина. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014. – 159 б.

4. Татар теле. 8 нче сыйныф: татар телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015. – 159 б.

5. Татар теле. 9 нчы сыйныф: татар телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / М.З.Зәкиев, С.М.Ибраһимов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015. – 135 б.

6. Татар теле. 5-11: мультимедиа дәреслек. - “Белем.ру” ҖЧҖ, 2009.

III. Мәгълүмат чыганаклары:

  1. ТР Мәгариф һәм фән министлыгының рәсми сайты. http://mon.tatarstan.ru/rus/edinoe_respub_test.htm
  2. “Татар телен – “5”легә!” сайты  http://t-t-5.ru/ 

IV. Өстәмә әдәбият:

  1. Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006.
  2. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2008.
  3. Бердәм руспублика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар теле. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.
  4. Татар теле. Бердәм республика имтиханына шзерлек өчен кулланма. – Казан: РИЦ “Школа”, 2007.
  5. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 8-11 сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф”, 2005.
  6. 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. - Казан: “Мәгариф”, 2001.
  7. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Синтаксистан күнегүләр җыентыгы. - Казан: 1982.
  8. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. - Казан: “Мәгариф”, 2007.
  9. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. - Казан: “Мәгариф”, 2006.
  10. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: “Мәгариф”, 2002
  11. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 класслар - Казан: “Мәгариф”, 1998.
  12. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр җыентыгы һәм тестлар. – Казан: “Яңалиф”, 2006.
  13. Максимов Н.В. Бердәм Республика имтиханы. Татар теленнән зачёт үткәрү өчен биремнәр. - Казан, 2007.
  14. Татар телендә тыныш билгеләре. - Казан: “Мәгариф”,1995.
  15. Мәктәптә татар телен  укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.
  16. Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.
  17. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.
  18. Денмөхәммәтова Э.Н., Вәлиева М.Н., Тарханова Г.И. Җыйнакландырылган изложениене һәм сочинение-фикерләмәне ничек язарга: татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм рус мзктзбенең татар төркемнәре өчен. – Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2014. – 56 б.
  19. Татар теле. 9 нчы сыйныф. Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү. Татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен методик кулланма. / Төзүчеләре: Гыйләҗева Л.Г., Хадиева Г.В. – Казан: “Ихлас” нәшрияты, 2013. – 92 б.
  20. Татар теле. 9 нчы сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма. / Төзүчеләре: Сибгатуллина А.Ф., Нәҗипова Г.Ш. – Кукмара, 2013. – 120 б.
  21. Гарипова В.А., Шакирова Г.Р. Татар теле. 9 нчы сыйныф: бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен кулланма. Туган телдә (татар телендә) төп гомуми белем бирү оешмалары өчен. – Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2015, - 64 б.
  22. Харисова Ч.М. Татар теле дәресләре. 6 нчы сыйныф: методик кулланма. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2015. – 55 б.
  23. Максимов Н.В. Нәбиуллина Г.Ә. Татар теле дәресләре. 7 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары укытучылары өчен методик кулланма . – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014. – 87 б. 
  24. Мөхәммәтгәрәева Г.В. Тел күрке – сүз (туган тел турында уйланулар) – Мөслим: Мөслим типографиясе, 2012. Электрон кушымта: “Тел күрке - сүз” / Автор – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева, СD mp3, Мөслим матбугат үзәге, 2012.