Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген 19 яшьне тутырдык, бәйрәм уңаеннан котлаулар кабул итәбез!
2007 елның 14 июнендә «Белем.ру» компаниясен теркәүне хуплау турында тиешле органнарда кул куелган. Аңа нигез салучы – милләтебезнең асыл егете Раил Мәүлет улы Гатауллин.
БЕЛЕМ.РУ компаниясе – республикабызда татар телен саклау һәм үстерүдә, татарча нык әһәмияткә ия булган IT-ресурсларны булдыруда зур өлеш керткән оешмаларның берсе. Аның хезмәте нәтиҗәсендә Хөкүмәт порталы һәм республика министрлыклары татар телендә эшли башлаган, татар телен өйрәнү буенча электрон дәреслекләр төзелгән, файдалы татарча сайтлар һәм башка төр ресурслар булдырылган, конкурслар оештырылган, зур порталлар, сайтлар һәм хәтта операцион системалар татар телендә эшли башлаган, меңгә якын кеше Белем Академиясе курсларын үткән.
Бүгенге көндә дә «Белем.ру» компаниясе хезмәткәрләре Татнетны үстерү фонды белән партнерлыкта сайтлар ясау һәм таныту, компьютер программаларын төзү, IT-өлкәсендә белем бирү һәм татар теленә тәрҗемәләр (шул исәптән синхрон тәрҗемәләр) белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә.
«Үз вакытында «Белем.ру» компаниясе төзелмәгән булса, «Татнетны үстерү фонды» да, «Әдәби марафон» проекты да булмас иде, мөгаен. Ирешелгән уңышларны барлап, киләчәккә кыю максатлар куябыз. Якын арада https://belem.ru сайтын яңартып җибәрергә ниятлибез. Исәнлектә булып, киләсе елда 50 яшьлек юбилеемны, компаниянең 20 еллыгын билгеләп үтәргә насыйп булсын!» – дип фикерләре белән уртаклашты җитәкчебез, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкаручы директоры, РФ Тәрҗемәчеләр берлеге әгъзасы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Һади Атласи премиясе иясе Раил Гатауллин.





