Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Волонтерлык ул – яшьләр арасында популяр, хайваннарга яки җәмгыятькә ярдәм итүгә юнәлтелгән, ирекле һәм бушлай эшчәнлек. Ел саен күпләр волонтер булып эшли. Алар җәмгыять тормышында катнаша, мохтаҗларга ярдәм күрсәтә, тирә-юньдәге тормышны яхшырта. Бу хезмәтнең нинди яхшы һәм начар яклары бар соң? Нинди мөмкинлекләр бирә волонтерлык?
Волонтерлыкның өстенлекләре
• Шәхси һәм һөнәри күнекмәләрне үстерү
Волонтерлык күп яңа күнекмәләр бирә: кешеләр белән аралашу, командада эшләү, проблемаларны чишү, кешеләргә булышу.
• Яңа кешеләр белән танышу
Волонтерлыкта яшьләр дә, олылар да катнаша. Алар төрле һөнәрләр белән шөгыльләнә, шуңа күрә карашлары да үзгә булырга мөмкин. Шул сәбәпле, волонтерлык аша кеше дөньяга карашын киңәйтә һәм кешеләр белән мөнәсәбәт төзү күнекмәләрен арттыра.
• Резюмены яхшырту
Волонтерлык эш бирү һәм укыту урыннарында өстен бәяләнә һәм булачак студентларның актив тормыш позициясен күрсәтүче билге булып тора.
• Дөнья буйлап сәяхәт итү
Волонтерлык оешмалары күп илләрдә таралган. Шуңа күрә теләге булган һәр кеше безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә волонтерлык эше белән шөгыльләнә ала.
• Канәгатьләнү хисе
Мохтаҗ кешеләргә булышу юлында йөргән кешенең күңеле йомшара һәм тормышы белән канәгатьләнү хисе арта.
Волонтерлыкның кимчелекләре
• Ихлас күңелдән эшләүгә күп көч китә
Волонтерлар еш кына авыр тормыш хәлләрендә булган кешеләргә яки хайваннарга ярдәм кулын суза. Аларның хәлен күрү — эмоциональ яктан авыр кичерелергә мөмкин. Шуңа күрә кайвакыт бу эштән арып китә. Бу эшне ихлас күңелдән башкару бик мөһим, җаваплылык арткач кешегә тагын да авыр була ала.
• Ресурслар һәм ярдәм җитмәү
Волонтерлык оешмалары күп булуына карамастан, алар арасында эшләрен җиренә җиткереп башкармаган оешмалар да була. Ресурслар һәм профессиональ җитәкчелек җитмәү ихтимал.
Волонтерлыкның берничә төре бар:
Социаль
Экологик
Спорт
Патриотик
Мәдәни
Мәгариф
Гадәттән тыш хәлләр
Хайваннар белән эшләү һәм башкалар.
Волонтер проектларын һәм оешмаларын табу өчен сез түбәндәге ресурсларны куллана аласыз:
Dobro.ru
Volonter.ru
Kazan Volunteers
Sfera
Love Volunteers
Волонтерлык анда катнашучыга да, җәмгыятькә дә файда китерә алырлык мөһим тәҗрибә. Волонтерлык оешмасын җентекләп сайлау, эшегездән ләззәт һәм файда алу өчен үз мөмкинлекләрегезне һәм кызыксынуларыгызны өйрәнү, белү мөһим. Волонтерлык башкаларга ярдәм итү генә түгел, үз-үзеңне үстерү, шәхси үзгәрешләр тудыру мөмкинлеге дә ул.
«Татнетны үстерү фонды» күпсанлы проектларын оештыруда катнашкан барлык волонтерларга рәхмәтен белдерә. Быел 10 декабрьдә «Әдәби марафон» тантанасын үткәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән Лия Шаипкина һәм Алия Әхмәдшинага рәхмәт!





