Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Октябрь аенда Казан шәһәре мәктәпләрендә «Татар кызы, Татар егете – 2025» конкурсы старт алган иде. Аның финалы 8 декабрь көнне Ленин мәдәният сараенда булачак.
Йомгаклау чарасында район турларында җиңү яулаган 8 кыз һәм 8 егет «Татар кызы» һәм «Татар егете» исеме өчен көч сынашачак.
Финалистлар арасында:
- Совет районыннан 171 нче номерлы мәктәп укучысы Зәмирә Зарифуллина, 125 нче номерлы гимназия укучысы Илизә Шакирова, А.Алиш ис. 20 нче номерлы гимназия укучысы Рөстәм Сираҗиев, 141 нче номерлы гимназия укучысы Ризван Кыямов;
- Авиатөзелеш районыннан 37 нче номерлы гимназия укучысы Диләрә Заһирова, 33 нче номерлы гимназия укучысы Камил Садыйков;
- Мәскәү районыннан – Л.Н.Мурысин ис. 94 нче номерлы гимназия укучысы Әдилә Нургалиева, Ш.Мәрҗани ис. 2 нче номерлы татар гимназиясе укучысы Рифнур Нәҗмиев;
- Киров районыннан 152 нче номерлы гимназия укучысы Тимерлан Гайнулин, 15 нче номерлы татар гимназия укучысы Камилә Низамова;
- Яңа Савин районыннан 155 нче номерлы гимназия укучысы Ислам Сабиров, «Адымнар» полилингваль комплексы укучысы Таңсылу Хәсәнова;
- Вахитов районыннан Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин ис.116 нчы номерлы лицей укучылары Әминә Әхмәтҗанова, Динияр Нигъмәтуллин;
- Идел буе районыннан 83 нче номерлы лицей-мәгариф үзәге укучысы Мәрьям Сабирова, «Галәм» 18 нче гимназия укучысы Кәрим Галиев.
Финалда катнашучылар визит карточкасы, иҗади номер күрсәтәчәк. Өченче бирем шарты буенча халык язучысы Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган чыгыш күрсәтелергә тиеш. Катнашучыларның осталыгын традиция буенча мәртәбәле жюри бәяләячәк. Иң югары балл җыйган конкурсантлар җиңүче – «Татар кызы» һәм «Татар егете» исемен алачак. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.





