Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Без бик тиз технологик прогресс чорында яшибез, иң кискен бурычларыбызның берсе — мәгариф системасын тиз үзгәрә торган дөнья шартларына яраклаштыру. Хәзерге балалар тоталь цифрлаштыру шартларында яшиләр — смартфоннар, планшетлар һәм компьютерлар аларның тормышының аерылгысыз өлеше. Шуңа күрә укыту-тәрбия эшчәнлегендә ясалма интеллектны куллану мөмкинлекләре педагоглар өчен актуаль мәсьәлә булып тора. 2025 елның 25 ноябрендә «Мәгариф» журналы редакциясе оештырган форум нәкъ менә шушы мөһим темага багышланган иде. Яңа тикшеренүләр күрсәткәнчә, ясалма фәһемне нәтиҗәле куллану белем бирү процессын камилләштерү өчен гаять зур мөмкинлекләр ача, аны персональләштерелгән һәм нәтиҗәлерәк итә. Онлайн-форматта үткәрелгән чара йөздән артык катнашучыны — педагогларны үз эшләрендә алдынгы технологияләрне үзләштерергә һәм кулланырга омтылучыларны җәлеп итте. Катнашучылар алдынгы белгечләрнең докладлары белән таныша, белем бирүне цифрлаштырудагы яңа тенденцияләр турында белә һәм укытучының хезмәт эшчәнлеген җиңеләйтә алырлык технологияләрне кулланып карый алдылар. Гомумән алганда, форум педагогларны цифрлы технологияләр белән багланышларга әзерләү буенча киләчәктә дә эшләү кирәклеген раслады һәм үз һөнәри күнекмәләрең горизонтын киңәйтергә уникаль мөмкинлек бирде.
Форумны ачу тантанасы катнашучыларны сәламләүдән башланды. «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» басмалары баш мөхәррире Гөлүсә Рәүф кызы Закирова сүз алды. Ул журналның мөһим миссиясен — Татарстанның мәгариф киңлеген камилләштерү өчен педагоглар һәм галимнәрнең көчләрен берләштерүне билгеләп үтте. «Татмедиа» генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыйков редакция һәм тикшеренү институтларының уртак проектлары тәҗрибәсенә тукталды. Ясалма фәһемнең тормышыбызның барлык өлкәләренә дә үтеп керүе турында, һәм аны дөрес куллану бик зур файда китерергә мөмкинлеге турында әйтте. Укучыларның заман белән бергә атлавын да ассызыклап үтте. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Искәндәр кызы Шәяхмәтова укытучыларның эшләрен җиңеләйтү максатыннан ясалма фәһемне файдалану мөмкинлекләрен урынлы һәм дөрес куллануга чакырды.
Дәүләт инициативалары турында сөйләшкәндә «Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә цифрлаштыру: гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм планнар» дигән чыгышында «Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге» дәүләт казна учреждениесенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге проектының әйдәп баручы җитәкчесе Вәлиева Назлыгөл Фәнис кызы балалар бакчасы, мәктәп һәм һөнәри уку йортлары системаларын цифрлаштыру белән бәйле масштаблы проектларны гамәлгә ашыруның бай тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм ведомствоның якын киләчәктәге планнарын ачты.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Мөхәрләмова Гөлназ Нурфатовна туган (татар) телне һәм әдәбиятны укыту барышын цифрлаштыру, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының электрон проектлары хакында сөйләде. Теләге булган һәркем әлеге ресурсларны бушлай куллана алуын, аларның милли гореф-гадәтләрне сакларга һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә теләгән укытучылар өчен алыштыргысыз ярдәмчесе булуын әйтте.
Әлеге блок педагоглар арасында җанлы кайтаваз уятты, чөнки тәкъдим ителгән алымнар дәүләт ярдәме механизмнарын яхшырак аңларга һәм бүген кулланыла торган реаль инструментлар турында белергә мөмкинлек бирде.
Ялыктыргыч гамәлләрне автоматлаштыру — һәр педагогның хыялы. Форумның икенче блогында нәкъ менә эш процессын оптимальләштерергә, иҗат һәм балалар тәрбияләү өчен күбрәк вакытны калдырырга мөмкинлек бирә торган инструментлар турында фикер алыштылар.
Беренчеләрдән булып Иннополис лицееның мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары Михаил Леонидович Михайлов чыгыш ясады. Аның чыгышы мәгариф оешмаларында патронаж исәбен һәм оператив идарәне автоматлаштыру өчен ясалган telegram-бот турында булды. Әлеге Telegram-бот күп функцияләрне үти: дәресләргә йөрүне исәптә тота, мәгълүматны оператив рәвештә уку-укыту, тәрбия бүлегенә җиткерә, сәбәпләрен билгели. Бу инструмент лицей администраторларның эшен сизелерлек киметә һәм игътибарны иҗади бурычларга юнәлтергә мөмкинлек бирә.
«Интертат» журналисты Айнур Әсхәт улы Җамалетдинов метаҗиһан һәм нейрочелтәрләр турында үз күзаллавын тәкъдим итте. Җамалтдинов «акыллы» виртуаль дөньялар булдыру темасын кузгатты: «Аларда укучылар материалны уен һәм уникаль уку ситуацияләренә чуму аша өйрәнә алыр иде. Мондый алым балаларны мотивацияләү һәм предметларны тирәнтен белү зарурлыгы арасындагы аерманы җиңәргә ярдәм итәчәк», – дигән фикерне дә җиткерде. Бәлки мондый «акыллы» инструментларны куллану, педагогларның уңайлы һәм нәтиҗәле эшләве өчен шартлар тудырып, мәгарифне яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрергә сәләтле булыр?
Форумның нәкъ менә соңгы блогы катнашучыларда иң зур тәэсир калдырды. Әлмәт шәһәренең М.К.Таһиров исемендәге 1 нче номерлы лицееның химия укытучысы Әхәтов Альберт Азат улы укытучыга нейрочелтәрләрне көндәлек эш процессында уңышлы куллану серләре белән уртаклаштылар. Альберт Азат улы укытучы эшендә нейрочелтәрләрнең ун мөһим коралы турында сөйләде. Алар укучының индивидуаль мөмкинлекләрен исәптә тотып эш итәргә, һәр баланың материалны тиз үзләштерүен стимуллаштырып, оптималь күнегүләр сайларга, өй эшләрен автомат рәвештә тикшереп анализ ясарга, укытучыга дәрескә әзерләнергә һ.б. ярдәм итә. Китерелгән мисаллар нейрочелтәрләрнең чын файдасын күрсәттеләр һәм педагогларга үз эшчәнлекләрен сыйфатлы рәвештә яңарту өчен бу алымнарны үзләштерүнең никадәр мөһим булуын ышандырырлык итеп исбатладылар.
Форум киләчәктә дә аралашуны дәвам итәргә теләгән катнашучыларның уңай бәяләмәләре белән тәмамланды. Оештыручылар яңа технологияләрне куллану өлкәсендә педагогларның компетенциясен арттыруга юнәлдерелгән яңадан-яңа чаралар әзерләргә вәгъдә иттеләр.
Исегезгә төшерәбез: «Мәгариф» журналы «Информационные технологии в образовании» – «Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр» бәйгесен игълан иткән иде. Максаты – белем бирү процессында цифрлы ресурслар һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә иң яхшы эшләнмәләрне барлау.
Конкурста мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбиячеләре, гомуми белем мәктәпләре укытучылары, көллият укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, онлайн мәктәпләрнең һәм хосусый белем бирү оешмаларының китапханә системалары хезмәткәрләре – мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрендәге педагоглар катнаша ала.
1.Бәйгедә катнашу өчен, әлеге сылтама https://forms.yandex.ru/u/6911bf4390fa7b5138e47166 аша кереп, анкета тутырырга кирәк. Биредә шулай ук конкурс материалы һәм 2026 елның I яртыеллыгына «Мәгариф» һәм/яки «Гаилә һәм мәктәп» журналлары басмаларына квитанцияне беркетүегез сорала.
2.Материаллар татар һәм рус телләрендә кабул ителә.
3.Эшләр 2025 елның 11 ноябреннән 15 декабрьгә кадәр кабул ителә.
Катнашучыларга түбәндәге номинацияләр буенча конкурс эшләрен тәкъдим итәргә:
1. Уку материалын тәкъдим итү.
2. ИКТ кулланып, барлык мәктәп дисциплиналары дәресләренең конспектлары.
3. Цифрлы ресурслар кулланып чаралар һәм дәресләр сценарийлары.
4. Электрон белем бирү программалары (электив курслар, дәрестән тыш чаралар һ.б.).
5. Нәтиҗәләрне автоматик тикшерү белән тест биремнәре.
6. Мәгариф мобиль кушымталары.
7. Интерактив уен форматларын (уеннар, викториналар, квестлар) эшләү.
8. Чат-ботлар һәм белем бирү процессын автоматлаштыру.
9. Мәгарифтә ИКТ өлкәсендә креатив идеяләр һәм инновацион карарлар.
Конкурста катнашучыларның барысына да сертификат бирелә, җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла. Иң яхшы эшләр «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларында һәм «Мәгариф – Татар теле», «Мәгариф РФ» электрон басмаларында урын алачак.
Бәйгенең нигезләмәсе язмага беркетелде.
| Беркетелгән файл | Күләме |
|---|---|
| 766.29 KB |





