Татар мәгарифе порталы
Сез монда
14 ноябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен оештырылган татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Әлеге олимпиада быел беренче тапкыр үткәрелде, ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең «Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге» хезмәткәрләре тарафыннан оештырыла.
Бәйгенең беренче турында урта һөнәри белем бирү йортларыннан 609 студент катнашкан, икенче турга 221 студент үткән. Аларның 134е татар телен дәүләт теле буларак, 87се татар телен туган теле буларак өйрәнүче студентлар.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов чарада катнашучыларны сәламләде.
«Әлеге олимпиада быел беренче тапкыр үткәрелде, ул дәвамлы булыр дип өметләнәбез, чөнки нәкъ менә урта һөнәри белем бирү юнәлешендә укучы балалар өчен республикада бүгенге көндә бәйгеләр, олимпиадалар әле җитәрлек түгел. Киләчәктә алар күбрәк булыр дип уйлыйм. Әлеге идеяне хуплаган өчен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка рәхмәт», – диде ул.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев барлык катнашучыларга һәм укытучыларга рәхмәт белдерде.
«Әлеге бәйрәмгә бик шатланып килдем. Әгәр телебезне саклыйсыбыз килә икән, аны башка кешеләргә йөкләргә түгел, телебезне үзебез сакламасак, аны беркем дә сакламаячак. Бер-беребез белән татарча сөйләшик, сезгә рәхмәт, сез курыкмыйча, каушамыйча әлеге бәйгегә килгәнсез. Монда табиблар, механиклар, ветеринарлар утыра, сезгә, милли тәрбия биргән әти-әниләрегезгә һәм татар теле укытучыларыгызга рәхмәт. Әлеге олимпиаданы, һичшиксез, киләсе елларга да үткәрәчәкбез», – дип билгеләп үтте ул.
Олимпиадада беренче урын алучыларга – 50 мең сум, икенче урынга – 40 мең сум, өченче урынны яулаучыларга 30 мең сум тапшырылды. Шулай ук аерым кызыксындыру номинацияләрендә җиңүчеләр 20 мең сумга ия булды.
Татар телен туган теле буларак өйрәнүче студентлар арасында җиңүчеләр исемлеге:
I урын – Хафизов Рәниф Ралиф улы (Лениногорск нефть техникумы);
II урын – Зәйнагиева Азалия Наил кызы (Казан медицина көллияте);
III урын – Галиуллина Зөһрә Радик кызы (КФУның Яр Чаллы институты көллияте).
Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүче студентлар арасында җиңүчеләр исемлеге:
I урын – Уэтова Яна Владимировна (Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте);
II урын – Кириллов Михаил Николаевич (Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте);
III урын – Борисов Вадим Алексеевич (Әлмәт һөнәри көллияте студенты).
Махсус номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге:
«Татар әдәбиятын иң яхшы белүче» – Гайниева Илүзә Илназ кызы (Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте);
«Сүз остасы» – Галиева Айзилә Заһит кызы (Казан технология һәм дизайн көллияте);
«Сөйләмдә сурәтләү чараларын оста кулланучы» – Вәлиуллина Илүзә Илнур кызы (Буа медицина училищесы);
«Темага фәлсәфи якын килүче» – Солтанов Альмир Эльнар улы (Актаныш технология техникумы);
«Һөнәри лексиканы татар телендә иң яхшы белүче» – Сафиуллина Алия Фәрит кызы (Нәкый Әхмәтшин исемендәге Түбән Кама педагогия көллияте).





