Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанның төрле почмакларында яшүсмерләр өчен үзенчәлекле иҗат һәм үсеш мәйданчыклары эшли. Әлеге клублар – спорт, сәнгать һәм интеллект берләшкән урыннар. Монда һәркемгә үз талантын ачарга, үз-үзен һәрьяклап үстерергә һәм илһамланырга мөмкинлек бирелә.
«ЯРАТАМ» КЛУБЫ
Яшүсмерләрнең гармонияле үсеше өчен киңлек! Биредә иҗат, хәрәкәт һәм үз-үзеңне таныту, сәләтләреңне табарга өйрәнү бергә кушылган.
Ниләр белән шөгыльләнәләр:
Сәхнә осталыгы, театр күнекмәләре
Тән пластикасы һәм бию
Ораторлык осталыгы
Иҗади проектлар һәм арт-практикалар
Нәрсә бирә:
Ышаныч, матур сөйләм, иҗади фикерләү һәм үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеге.
Адресы: Короленко урамы, 11А
«САНДУГАЧ» КЛУБЫ
Биредә һәркем үзенең тавышын, ритмын һәм фантазиясен таба ала.
Ниләр бар:
Вокал һәм музыка уен коралларын өйрәнү
Бию һәм ритм дәресләре
Театр һәм актерлык осталыгы
Декоратив-гамәли иҗат
Нәрсә бирә:
Үз-үзеңә ышаныч, командада эшли белү, иҗади фикерләү һәм сәнгать аша үзеңне күрсәтү мөмкинлеге.
Адресы: Гагарин урамы, 77Б
«ВИТАМИН» КЛУБЫ
Бу клуб – физик активлык, иҗади эзләнү һәм интеллектуаль үсеш өчен шәп киңлек.
Ниләр белән шөгыльләнергә була:
Спортив күнегүләр һәм бию
Сәхнә чыгышлары, музыка
Кул эшләре һәм сәнгать
Интеллектуаль уеннар
Нәрсә бирә:
Сәламәт тән, көчле акыл һәм иҗади фикерләү.
Адресы: Гавриил Державин урамы, 3/3
«ВЕРТОЛЕТ» ЯШЬЛӘР ҮЗӘГЕ
Монда спорт, иҗат һәм инновацияләр берләшә.
Ниләр бар:
Бию, вокал, көрәш, спорт уеннары
Остаханәләр һәм сәнгать студияләре
Музыка, хореография, техник иҗат
Киберспорт һәм сәламәтләндерү программалары
Нәрсә бирә:
Һөнәри җиһазлар белән иҗат итү, яңа күнекмәләр алу һәм үз мөмкинлекләреңне ачу!
Адрес: Кече Мәскәү урамы, 15
«ЮЛДАШ» КЛУБЫ
Физик көч, интеллект һәм иҗат – бер урында!
Ниләр белән шөгыльләнергә була:
Скалодромда күнегүләр
Көрәш һәм спорт дисциплиналары
Вокал һәм робототехника
Шахмат, инженерлык, сәнгать
Нәрсә бирә:
Көчле тән, аналитик акыл һәм иҗади фикерләүне берләштергән камиллек.
Адрес: Революция урамы, 29
«ЯШЬЛЕК» КЛУБЫ
Бу урын – хәрәкәт, музыка һәм кул эшләре иҗаты аша үз-үзеңне таныту мәйданы.
Ниләр бар:
Бию һәм актерлык осталыгы
Кул эшләре һәм дизайн
Материаллар белән эшләү остаханәсе
Вак моторика һәм пространствалы фикерләү
Нәрсә бирә:
Баланслы шәхес үсеше, иҗади ирек һәм үз юлыңны табу мөмкинлеге.
Адрес: Годовиков урамы, 16





