Татар мәгарифе порталы
Бүген, 8 ноябрьдә, «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчасында «Туган тел» фестивале үткәрелде. Чара татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучылар ѳчен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештырлды.
Фестивальнең максатлары:
- Казан шәһәренең балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр бердәмлеген булдыру;
- тәрбиячеләрне заманча, алдынгы педагогик кейслар белән таныштыру, практик юнәлешле педагогик чаралар үткәрү;
- укытуның сыйфатын үстерү барышында туган проблемалар һәм тәкъдимнәр буенча фикер алышу.
Чарада балалар бакчаларында һәм башлангыч мәктәптә татар телен укытуының яңа төр алым- ысуллары, методик кулланмалары белән уртаклашу, фикерләшү нияте белән бөтен республика буенча йөздән артык балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм татар теле укытучылары җыелган иде.
Әлеге фестивальнең эшчәнлеге җылы, дустанә мохиттә барды. Спикерлар кунакка килгән тәрбиячеләр һәм укытучыларга, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, хезмәттәшләр арасында үзләренең уйлары, идеяләре белән уртага салып фикерләшү булды.
Чарада Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Фәттахова Рузилә Фердавис кызы катнашты.

