Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Мәктәп укучылары үз бизнесын ача аламы? Алар өчен нинди мөмкинлекләр каралган? Эшмәкәрлек сәләтләрен үстерү өчен республика нинди программалар тәкъдим итә? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны әлеге язмадан табып булачак.
«Мәктәп бизнес-старты» проекты быел дүртенче тапкыр үз эшен башлап җибәрә. Ул мәктәптә белем алучыларның, төгәлрәк әйткәндә, 6-8 сыйныф укучыларының, эшмәкәрлек күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Быел проектта 11 000 бала катнашыр дип көтелә.
«Яшүсмер вакытта алган белемнәр – киләчәктәге карьераның нигезе. Республикабыздагы яшь эшмәкәрләрнең мөмкинлекләре бик зур. Шуңа күрә, төп максатыбыз – аларга ярдәм итү. Канун буенча, инде 14 яшьтән үз эшеңне башлап җибәрергә була. Бу өлкәдә беренче адымнарын ясаучыларга юл күрсәтергә тиешбез», – дип фикерен белдерде «ТР эшмәкәрлекне яклау фонды» МКК «Минем бизнес» үзәгенең эшмәкәрлекне яклау үзәге җитәкчесе урынбасары Динә Бабий.
Лекцияләр гадәти формада гына булмаячак. Балаларның игътибарын җәлеп итү максатыннан, кирәкле мәгълүматны эшлекле уен формасы аша бирү каралган. Биредә алар бизнес-планнар ясарга, үз проектларын аудиториягә тәкъдим итәргә өйрәнәчәкләр. Укучылар мәктәптә укыган вакытта ук үзләренең сәләтләрен үстереп, киләчәктә республиканың икътисадын үстерүдә үз өлешләрен кертә алачак.
Саннарга күз салсак, 4 ел эчендә проектта 34 000 артык укучы катнашкан. Быел республика буенча 71 мәктәп көч сынашачак. Оештыручылар әйтүенчә, проектның төп максаты – шәһәрдә белем алучыларны гына түгел, кечкенә авылларда яшәүчеләрне дә әлеге эшчәнлеккә җәлеп итү. Үзләрен яхшы яктан күрсәткән һәм уңышлы эш алып барган балалар Мәскәү шәһәрендә урнашкан «Сколково»га һәм технопаркка бару бәхетенә ирешәчәкләр!





