Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Халыкара Укытучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов укытучыларга һәм педагогларга дәүләт бүләкләре тапшырды. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ТР Ордены медале белән Лаеш балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллина һәм педагогика фәннәре докторы, ТР Мәгарифне үстерү институтының педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы профессоры Тамара Скиргайло бүләкләнде. Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медале Актаныш районының Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячесе Илүзә Нуримановага тапшырылды.
«Халык укытучысы» дигән мактаулы исем
- Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятенең педагогика һәм психология укытучысы Татьяна Красноперовага,
- Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Фазыловага бирелде.
«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән түбәндәгеләр бүләкләнде:
- Лениногорск нефть техникумының махсус фәннәр укытучысы Сергей Врублевский,
- Яшел Үзән районының 3 нче номерлы гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Дуньшакова,
- кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте директоры Ольга Силантьева.
«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем
- Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең физик культура укытучысы Рәис Бикушевка,
- Россия Герое И. Додосов исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Питрәч 1 нче номерлы урта мәктәбенең математика укытучысы Элина Егошинага,
- Әлмәт районы Ерсубай төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Владимир Кожуковка,
– аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 22 нче номерлы урта мәктәп директоры-Казан шәһәре Совет районы мәгариф үзәге директоры Гөлнар Коптеловага,
- Әтнә районы Яңа Шашы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәфинә Мифтаховага,
- Чүпрәле районы Олы Аксу урта мәктәбенең биология һәм география укытучысы Юрий Мутинга,
- Лаешның 3 нче номерлы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Надежда Прасловага,
- Казан шәһәре Яңа Савин районының 23 нче номерлы лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Мария Петровага,
- Казан шәһәре Мәскәү районының 75 нче номерлы гимназиясенең математика укытучысы Гөлнар Ризатдиновага,
- Казан шәһәре Вахитов районының Советлар Союзы Герое А. С. Умеркин исемендәге 116 нчы номерлы лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Суровага,
- Сарман урта мәктәбенең биология укытучысы Зилә Фәйзуллинага,
-Яр Чаллы шәһәренең 3 нче номерлы урта мәктәбенең татар теле укытучысы Илһамия Фатыйховага,
- Чистай районы Гаделша урта мәктәбенең физик культура һәм иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре укытучысы Илдус Хәйретдиновка,
- Казан шәһәре Яңа Савин районының тәрбияләү һәм укытуның татар теле белән катнаш төрдәге 129 нчы номерлы балалар бакчасы укытучысы-логопеды Рәис Хуҗәхмәтовка,
- Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы номерлы татар-инглиз гимназиясенең география укытучысы Рәмзия Шәфигуллинага бирелде.
Татарстан Республикасының М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләделәр:
- Казанның сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 4 нче номерлы интернат-мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльвира Гарипова,
- Казан милли тикшеренү технология университетының һөнәри һәм педагогик белем бирү кафедрасы профессоры Петр Осипов.
Барлык мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре һәм ирешелгән уңышлары уңаеннан котлыйбыз!





