Татар мәгарифе порталы
Сез монда
25 сентябрьдә Казанның Яңа Савин районындагы 107 нче номерлы «Открытие» гимназиясендә БРИКС+ илләре яшүсмерләр китапханәсе ачылды. Яңа китапханә фондын 13 илдән БРИКС яшүсмерләр фестиваленең 21 катнашучысы алып килгән дөньяның төрле телләрендәге китаплар тәшкил итте. Моннан тыш, гомуми белем бирү учреждениесе базасында почта оештырылды, аның аша укучылар котлау хатлары белән алмаша алачак.
Тантана дөньяның 13 иленнән 35 муниципалитеттан килгән БРИКС яшүсмерләр фестивалендә катнашучыларны туган телләрендә сәламләүдән башланды. Залга Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка республикасы, Иран, Эфиопия, Индонезия, Төркия, Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Мисыр һәм Россиядән 150 бала җыелды.
«Без Казанның БРИКСның 13 илен берләштергән шәһәр булуына шатбыз. Биредә бөтен дөньядан килгән мәдәниятләр, белемнәр һәм яшь талантлар очрашты. Яшүсмерләр фестивале кысаларында бүген 107 нче номерлы гимназиядә яшьләр басмалары белән БРИКС+ илләре яшүсмерләр китапханәсе ачыла», – дип сәламләде 107 нче номерлы гимназия директоры Анастасия Акмаева. Кунакларга шулай ук Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының өлкән укытучылары Татьяна Морозова һәм Априжио Алефе мөрәҗәгать итте.
Гимназиянең мәгълүмати-китапханә үзәгендә БРИКС+ илләре яшүсмерләр китапханәсе ачылды. Эфиопиядән катнашучылар ил турында китап бүләк иттеләр, анда туристлык һәм илнең азрак билгеле почмаклары турында сөйләнелә. Һиндстаннан кунаклар һинд язучысы Беняминның «The Goat Life» романын алып килгәннәр. Үзбәкстаннан китапханә киштәсендә үзбәк язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре җыентыгы урын алды. Фестивальдә катнашучы Мирас Казахстаннан фикер иясе шагыйрь Абай Кунанбаевның «Абайның үгет-нәсыйхәт сүзләре» дигән китабын алып килде. «Бу казах мәдәнияте һәм әдәбияты символы. Китап бездә генә түгел, башка илләрдә дә бик танылган. Мин аны һәркем яратып укыр дип өметләнәм, чөнки аңда тирән мәгънә бар», – дип уртаклашты ул.
Укучыларга шулай ук мәктәп буенча экскурсия оештырдылар. Аларга Россия мәгариф системасы, шул исәптән мәктәпләрдә фәнни, спорт һәм иҗади юнәлешләр турында сөйләделәр. Спорт залларында яшүсмерләр баскетбол уйнадылар, милли күңел ачуларда, бәйгеләрдә катнаштылар, хәтта тел мастер-классында татар сүзләрен өйрәнделәр.
БРИКС илләренең яшүсмерләр фестивале Татарстан башкаласында 20–28 сентябрьдә үткәрелә. 150 катнашучы «Яшь Гвардия» лагерена урнашты, анда алар өчен зур күңел ачу программасы әзерләнгән. Сишәмбе көнне алар 20 зәңгәр чыршы утырттылар, «Дөнья дуслары» аллеясын булдырдылар.
Шул ук көнне Казан федераль университетында БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясенең яшьләр сәясәте һәм мәгариф комитеты утырышы булды, анда укучылар берләшмәсен төзергә тәкъдим ителде.
Шулай ук Казанда математика һәм информатика буенча БРИКС яшүсмерләр олимпиадасы үткәрелде. Акыл турниры Казан федераль университетында ике көн дәвам итте, ярышлар ике этаптан тора: команда һәм шәхси.
Казан Ратушасында Казан мэры БРИКС яшүсмерләр фестиваленең яшь катнашучылары белән очрашты, төрле илләрдән 13 яшь вәкил фестивальдән алган тәэсирләре белән уртаклашты, планетаның киләчәген күзаллаулары турында сөйләде.





