Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты 5 еллыгын «Бию көрәше» финалы белән билгеләп үтте. Җәй башында старт алган бәйгенең финалына 20 катнашучы чыкты. Шарт буенча ярышта профессионал биючеләр катнаша алмый.
29 август киче онытылмас тамашага әверелде: танылган алып баручылар – Замирә Рәҗәпова белән Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров – финалистларны жюри әгъзаларына тәкъдим итте, һәм сәхнәдә төп бүләк – 300 мең сум өчен көрәш башланды. Катнашучылар үз осталыкларын күрсәтте, мәртәбәле жюри исә аларны төп бию хәрәкәтләрен белү, тапкырлык, импровизация, мөлаемлык ягыннан бәяләде. Хөкемдарлар арасында Татарстанның халык артистлары Айдар Фәйзрахманов, Чулпан Закирова, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының кураторы һәм алып баручысы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балетының артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм «Яз» халык бию ансамбле җитәкчесе Рафаэль Мустяков бар иде.
Берничә турдан соң финалда бары ике катнашучы калды – Төмәннән Лилия Сәйдуллина һәм Балтачтан Илнар Закиров. Җиңүчене билгеләү хокукы тамашачыларга бирелде. Алар икесен дә көчле алкышларга күмде, шулай да Балтач егете өчен тавыш күбрәк иде. Шулай итеп, беренче тапкыр үткәрелүче «Бию көрәше» батыры итеп Илнар Закиров сайланды, аңа 300 мең сумлык сертификатны «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының инициаторы Гүзәл Сәгыйтова тапшырды. Икенче урынга Лилия Сәйдуллина (70 000 сум), өченче урынга Айгиз Төхвәтуллин (50 000 сум), дүртенче урынга Гөлирә Сәмигуллина (30 000 сум) чыкты. Барлык финалистлар да дипломнар һәм проект символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.





