Татар мәгарифе порталы
Сез монда
28 августта 20:00 сәгатьтә Казан Мэриясе бинасы (Кремль урамы, 3 йорт) янәдән кабатланмас театр мәйданына әвереләчәк. «Казан тавышлары» («Голоса Казани») дип аталган бишенче театральләштерелгән юбилей тамашасы, гадәттәгечә, Шәһәр көне һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан үткәрелә. Быел ул Иоганн Штраусның иң танылган оперетталарының берсе – «Летучая мышь» («Ярканат») әсәре буенча куела.
Казан театрларының алдынгы актерлары, музыкантлары һәм җырчылары үз тавышлары белән Казан Мэриясенең архитектура фасадына бер генә кичкә булса да җан өрәчәк. Күпләргә яхшы таныш тарих Казанның йөзек кашы булган әлеге проект форматында бөтенләй яңа төсмер алачак.
«Казан тавышлары» – биш ел эчендә шәһәрнең мәдәни брендына әверелгән зур чара. Тамашачылар һәм артистлар кабатланмас мохиттә күзгә-күз очраша. Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән проект елдан-ел үсә, күбрәк артистларны җәлеп итә, меңләгән тамашачыны җыя һәм Татарстан башкаласының мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга булып тора», – дип уртаклашты проектның авторы һәм идеологы Гүзәл Сәгыйтова.
«Ярканат» опереттасының төп вакыйгалары, билгеле булганча, балда бара, бу – дуслык, мәхәббәт һәм күңелле аңлашылмаучанлыклардан торган җиңел һәм көлкеле тарих. Зәвыклы музыка, үткен диалоглар, геройларның төрле рәвешләргә керүләре тылсымлы театр атмосферасын тудыра. Юбилей тамашасында катнашкан артистлар һәм музыкантлар тамашачыларга нәкъ менә шул могҗизалы халәтне җиткерүне максат итеп куя.
Тамашада катнашалар:
Төп рольләрдә – Татарстан Республикасының халык артистлары Илья Славутский, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Алсу Густова.
Опереттаның Казан версиясендә шулай ук Камал театры режиссеры Лилия Нурель (Адель) һәм Казан филармониясе солисты Руслан Закиров (Альфред) катнаша.
Татар һәм рус телләрендәге шигырьләрне Татарстан Республикасының атказанган артистлары Искәндәр Нуриҗанов, Ришат Әхмәдуллин, Динар Хөснетдинов, актерлар Булат Гатауллин, Марина Ясельская һәм Алсу Сөнгатова укый.
Җырларны Татарстан Республикасының атказанган артистлары Артур Исламов, Татьяна Ефремова, шулай ук Илгиз Шәйхразиев һәм Марина Карпова башкарачак. Тамашачыларга тынлы уен коралларының кабатланмас яңгырашын Just Brass ансамбле бүләк итәчәк.
Кичәнең махсус кунагы – Татарстан Республикасының атказанган артисты, легендар La Scala опера театры солисты Рүзил Гатин.
Тамашаның режиссеры – Айдар Җаббаров, инсценировка авторы – Резеда Гобәева.
«Казан тавышлары – Голоса Казани» проекты 2021 елда Казан Мэриясе балконнарында театральләштерелгән тамаша форматында башланып китте. 5 ел эчендә, профессиональ артистларны, музыкантларны, шагыйрьләрне берләштереп, шәһәрнең мәдәни брендына әверелде. Традиция буенча, тамашалар Республика көне алдыннан үткәрелә һәм меңләгән тамашачы җыя.





