Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россиядә Гаилә көне 8 июльдә билгеләп үтелә. Ул гаилә һәм никах яклаучылары булган изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көне белән бер көнне үткәрелә. 1-8 июль көннәрендә 600ләп чара уздыру планлаштырылган.
«Республика җитәкчелеге гаилә, аналар, аталар, балачак, күп балалы гаиләләргә ярдәмгә, гаилә династияләренә, традицион гаилә кыйммәтләренә зур игътибар бирә», – дип ассызыклады ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, Татарстанда «Нык гаилә» проектының төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова.
Гаилә атналыгында республика парк һәм скверларында иҗади коллективлар, гаиләләр катнашында урам концертлары, викторина, мастер-класс, фотокүргәзмәләр, спорт ярышлары оештырыла, интерактив мәйданчыклар эшләячәк. Мастер-классларда балалар әти-әниләре белән бер-берсенә бәйрәмгә бүләкләр әзерләячәкләр.
ЗАГС мәйданчыкларында яңа туган балаларга исем кушу, озак еллар бергә яшәгән юбиляр гаиләләрне котлау, медальләр тапшыру кебек чаралар үткәрелә. «Гаилә атналыгы «Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе» шигаре астында узачак», – диде Эльвира ханым..
Ул чараларның парклар, скверлар, яшьләр үзәкләре, мәктәп яны лагерьлары, китапханәләр, газета редакцияләре, авыл клубларында узачагын әйтте. Шулай ук, аерым бер гаиләләрдә чәй табыны артында да очрашулар көтелә.
Паркларда балалы гаиләләр өчен иҗади остаханәләр ачылып, анда алар үз куллары белән сувенирлар ясый алачак. «Безнең урам гаиләләре» исеме астында гаилә белән кич утырулар, ял кичләре оештырыла.
8 июльдә Түбән Камада «Гаилә» паркында тантаналы чара үткәрелщчәк. ЗАГС хезмәткәрләре күп балалы биш гаиләгә таныклыклар тапшырачак. Хезмәт династияләре хөрмәтләнә, гендер-патида яшь гаилә булачак баласының җенесен белә алачак. Булачак әниләр дефилесы көтелә. Махсус хәрби операциядә катнашучы егет сөйгән яры белән никахын рәсмиләштерәчәк.
Яр Чаллыда 8 июльдә орган залында ун «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачак. Шушы ук залда КАМАЗның хезмәт династияләрен хөрмәтләү тантанасы көтелә. Барлык кунакларга ромашкалар бәйләме бүләк ителә.
Татарстанда иң яхшы гаиләләр «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк. Барлыгы 70 медаль тапшыру ниятләнә.
«Район башлыклары иң яхшы гаилә династияләрен бүләкләячәк. Бу 25 елдан артык бергә гомер кичереп, балалар тәрбияләгән гаиләләр», – дип белдерде Эльвира Әхмәтова.
Татарстанның 47 ЗАГС идарәсендә бергә 50, 60 һәм 70 ел яшәгән юбиляр гаиләләрне дә кабул итәчәкләр.
«Тантаналы чаралар балалар, оныклар катнашында узачак. Шулай ук, 1-8 июль көннәрендә дөньяга килгән балаларга туу турында таныклыклар тантаналы төстә тапшырылачак», – дип әйтте Эльвира Әхмәтова.
Елена Студеникина әйтүенчә, күп кенә яшь парлар, эш көне булса да, никахларын Гаилә көнендә – 8 июльдә рәсмиләштерергә тели. Казанда 64 гаилә төзеләчәк.
Рухани, Казан Епархиясенең гаиләләр, аталар, аналар һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча Епархия Бүлеге Рәисе Ярослав Петрущенков Кирилл Казанский храмы территориясендә бәйрәм литургиясе узачагын әйтте. Татарстан халыкларының Дуслык йорты артистлары тарафыннан концерт әзерләнгән. Храм территориясендә ярминкә, мастер-класслар оештырыла.
«Казан епархиясенең барлык храмнарында тантаналы гыйбадәтләр узачак, күп балалы гаиләләр хөрмәтләнәчәк. Хәзер гаиләләргә дога белән ярдәм бик кирәк: кемдер күп бала тәрбияли, кемнәрнеңдер якыннары хәрби операция зонасында, башка төрле кыенлыклар белән очрашкан гаиләләр бар», – ди Ярослав Петрущенков.
8 июльдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Гаилә альбомын карыйк» республика бәйгесе башлана. Аны Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе оештыра. Конкурс алты номинациядә уздырылачак. «Татарстанда яшәүчеләр ата-аналары, әби-бабайларының танышу тарихлары, туйлары ничек матур узганын, гаилә традицияләре турында сөйләвен телибез. Гаиләләрне бәйгедә катнашырга өндибез. Һәр номинациядә акчалата бүләк: өченче урын өчен 5000 сум, икенче урын өчен 10 000 сум, беренче урын өчен 15 000 сум», – дип хәбәр итте Эльвира Әхмәтова.
Республика ЗАГСларында ачык ишекләр көне – гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча «Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы» узачак.
8-13 июльдә Мәскәүдә «Туй балдагы» икенче Бөтенроссия туй фестивале узачак. Татарстаннан вәкилләр булып яшь пар – Тукай районыннан Алмаз Ситдиков һәм Алия Гафиятуллина барачак. Эльвира Әхмәтова алар өчен махсус татар милли костюмнары тегелүен әйтте. Алмаз – күп балалы гаиләдән, тракторист булып эшли, Алия – булачак табиб.
«Россия» илкүләм үзәгендә «Күп балалы Россия» форумы узачак. Республикадан Яшен Үзән вәкилләре – биш балалы Нуруллиннар гаиләсе бара. Аларның иң олы баласына – 9 яшь, кечкенәсенә – 2 ай.





