Татар мәгарифе порталы
Казан (Идел буе) федераль университетының Ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институты чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра.
Институтта робототехника һәм ясалма интеллект, ясалма интеллект һәм когнитив системалар төзүче, инноватика һәм махсус робот техникасы профильләре буенча белем алырга һәм заманча технологияләр өлкәсендә белгеч дипломы алып чыгарга мөмкин.
Сайлау мөмкинлеге булган программа курслары кысаларында студентка булачак тимлидлар өчен менеджмент мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге биреләчәк. Әгәр сез техлид булырга ниятлисез икән, ул вакытта альтернатив рәвештә робототехника һәм роботлаштырылган системаларны программалау детальләрен тирәнтен өйрәнергә мөмкин.
Ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институты студентлары уку процессында үз белемнәрен гамәлгә ашыралар һәм институтның индустриаль партнерлары белән берлектә реаль проектларда практик күнекмәләрен камилләштерәләр.
Төп дисциплиналар:
| Беркетелгән файл | Күләме |
|---|---|
| 1.46 MB | |
| 1.22 MB | |
| 960.06 KB |

