Татар мәгарифе порталы
5 июньдә Казан Мэриясе белән Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан үткәрелә торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләренең яңа – бишенче сезонына старт бирелде.
Чара һәрвакыттагыча биючеләр – хореограф Алия Мөхәммәтгалиева һәм «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков башкаруында перформанстан башланып китте. Беренче чара татар халкының традицион бию хәрәкәте – «Әйләнү»гә багышланган иде.
Проектның кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова беренче очрашуны Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин белән бергә алып барды. Музыкантлар – баянчы, курайчы, мультиинструменталист, педагог, шагыйрь Ильяс Фәрхуллин, бәрмә һәм кыллы уен коралларында уйнаучы мультиинструменталист, педагог, композитор Айдар Абдрахимов һәм баянчы Әлфис Галимуллин бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Киләсе чара катнашучыларны 12 июнь кичендә җыячак. Актив катнашучыларны билгеләп, истәлекле бүләкләр дә тапшырыла.
Юбилей сезонының яңалыгы – җәй азагында йомгаклау чарасы буларак «Бию көрәше» уздыру. Шарт буенча бәйгедә профессионал биючеләр катнаша алмый, иң шәп биючеләр халык арасыннан сайланачак. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә. Проект һәм бәйге турында тулырак мәгълүмат тиздән рәсми төркемдә урын алачак – https://vk.com/tatardancekzn

