Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россиянең төрле төбәкләреннән килүче татар яшьләре өчен Арча районында «ТатАрча Мирас» уникаль мәгариф проекты уздырылачак. Ул Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган һәм 4-9 июньдә үткәреләчәк. «Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова билгеләвенчә, бирегә иҗатка мөкиббән яшьләрне җыйганнар.
«Без ел саен «Идел» яшьләр үзәге белән берлектә балалар һәм яшьләр өчен төрле чаралар, сменалар оештырабыз, булышабыз. Ә инде хәзер үзебезнең иҗат итүче татар яшьләрен җыярга булдык. Хәзерге вакытта илнең 30 төбәгеннән гаризалар кабул иттек. Катнашучылар географиясе: Сахалиннан башлап Кырымга кадәр. Ул ел саен чараларда активлык күрсәтә торган Омск, Новосибирск, Свердлов һәм Чиләбе өлкәләрен әйтеп тә тормыйм инде. Шундый ерак җирләрдән дә катнашырга теләк белдерәләр. Безнең әлеге смена тулысынча иҗатка багышланган. Шушы биш көн эчендә катнашучыларга гореф-гадәтләребезне, халкыбыз бәйрәмнәрен күрсәтербез. Осталык дәресләре һәм күп кенә экскурсияләр булачак. Проект уникаль, беренче тапкыр оештырыла», – диде ул.
Барлыгы проектта Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 60 катнашучы көтелә.
«Безнең чараларда катнашучыларның күпчелеге үзләре яшәгән төбәкләрдә төрле проектларның җитәкчеләре булып торалар. Алар йолаларыбыз буенча халкыбыз бәйрәмнәрен оештыралар. Кичке чараларның күбесен төбәкләрдән килгән татар яшьләре үзләре үк алып баралар. Мәсәлән, Свердлов өлкәсеннән киләчәк яшьләр «Каз өмәсе» йоласын күрсәтмәкчеләр. Чиләбе яшьләре спорт белән бик актив шөгыльләнә. Алар көннәр җылы, матур торса, ачык һавада спорт бәйгеләре үткәрергә телиләр. Ул яшьләрнең күбесе Казанда булган инде. Аларның Татарстанның районнарын һәм авыл тормышын күрәселәре килә. Шуңа күрә без данлы Арча якларына күз салырга булдык», – ди «Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галиева.
Проект кысаларында җыелган яшьләрне Иске Казан музеена, Кырлай якларына алып барырга җыеналар. Шулай ук сменада катнашучылар район Сабан туен һәм Корбан Гаете бәйрәмен күрә алачак.





