Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта бик матур бәйрәм - "Сәләтлеләр парады" булды. Лицей-интернат укытучылары сәләтле һәм тәрбияле балалар өчен искиткеч матур бәйрәм оештырганнар.
435 укучы белем һәм тәрбия ала торган бу лицейда нинди генә милли һәм патриотик чаралар үткәрмиләр. Монда белем бирү процессыннан тыш милли көрәш, театр түгәрәкләре, медиасыйныфлар эшли. Батырлык дәресләре үтә, 5 шәфкатлелек ярминкәсе узды. "Әдәби җомга" очрашуына милли зыялылар килә. Балалар әти-әниләре белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыялар. Лицейның юнармия хәрәкәте шәһәр бәйгесендә җиңеп Җиңү парадында катнашу хокукына ия булды.
"Безнең укучыларыбыз Россия, республика, шәһәр бәйгеләрендә, фән олимпиадаларында җиңәләр. Моның өчен укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт. Бергәләп эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Бүген без 26нчы тапкыр "Сәләтлеләр парады"нда иң сәләтле, иң тәрбияли укучыларыбызны, ата-аналарны хөрмәтлибез", - диде лицей-интернат директоры, шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Әюпова.
Ул ветеран укытучыларга да рәхмәт әйтте. Укытучылар коллективы Чаллы татар дәүләт драма театры залын тутырп килгән ата-аналарга, кунакларга матур җыр бүләк иттеләр.
Аннары сәхнәгә уку елында "Патриот", "Спортчылар", "Уку алдынгылары" һәм башка номинациядә җиңгән укучылар чыкты. "Тәрбия өлкәсендә актив катнашучылар" номинациясендә җиңүчеләр сәхнәгә сыя алмады.
"Чаллының Гали Акыш лицее кебек уку йорты Казанда да, Чаллыда да - беркая да юк. Биредә татар зыялысы Гали Акыш кебек шәхесләр тәрбиялиләр. Монда милли рух. Мин 25 ел директор урынбасары булып эшләгәндә бу чараны үзем алып бардым. Бүген минем урында үзебездә укып чыгып, үзебездә эшләүче, "Ел укытучысы" бәйгесе җиңүчесе Камилә Хәкимуллина. Ә мин - сөенечемнән елап торучы ветеран. Ветераннар, бүгенге укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт. Беренче елны парад үткәргәндә 10 бала сәләтле иде, быел алар сәхнәгә сыймый", - диде, күз яшьләрен тыя алмыча, лицей-интернатта 25 ел эшләп, лаеклы ялга киткән Рәмзия Закирова.
Лицейның горурланырлык укучылары да күп. Шуларның берсе Рөстәм Гатауллин бүгенге көндә Казанда эшмәкәр. "Лицейда алган белем һәм тәрбия нәтиҗәсендә уңышларга ирештем. Укытучыларга рәхмәт йөзеннән лицеейга финанс ярдәме фонды оештырдым", - дип ул әти-әниләрне мөмкинлекләреннән чыгып фондка ярдәм итәргә чакырды.
Лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова Россия, Татарстан күләмендә бәйге, олимпиадаларда җиңгән Адилә Гарипова, Амелия Вәлиуллина һәм Алия Шәйхетдиновага акчалата бүләк тапшырды. Шундый ук бүләккә бүген чираттагы олимпиадада булу сәбәпле чарага килә алмаган Дамир Камалов белән Алисә Наумова да лаек булды.
Парадны химия укытучысы Камилә Хәкимуллина белән директор урынбасары Илшат Сафиуллин алып барды.





