Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү Республика үзәгенең лаборатория корпусында булды.
Рөстәм Миңнеханов яңа лаборатория корпусында булды, өр-яңа лабораторияләр һәм җиһазлар белән танышты. Биредә «Казан талантлар ачык университеты 2.0» АКБО башкарма директоры Айдар Акмалов аңлатмалар бирде. Татарстан Президентына нанотехнологияләрне өйрәнү, компьютер модельләштерүе, үсемлекләр биотехнологияләре, автоматлаштыру һәм роботлаштыру, җирне дистанцион зондлау, нейробиология һәм башка юнәлешләр буенча лабораторияләрне күрсәттеләр.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Үзәк укучылары белән аралашты һәм аларның проект эшләре белән танышты. Аерым алганда, аңа юл билгеләрен тану системасы (машина йөртүче ассистенты), тирес суалчаннары ярдәмендә биогумус алу методы һәм тукымаинженер конструктлары өчен ясалма тамырлар челтәре булдыру кебек эшләнмәләрне күрсәттеләр.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты коворкинг-зонаны, сынлы сәнгать һәм дизайн кабинетын карады. Аңа республика үзәге эшчәнлегендә җирле югары уку йортлары да актив катнаша, дип сөйләделәр. «Бу бик дөрес, мондый практиканы дәвам итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү республика үзәге Татарстан Хөкүмәте һәм «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды арасында 2019 елның 28 маенда имзаланган килешү кысаларында оештырылды. Үзәк «Казан талантлар ачык университеты 2.0» АКБО базасында эшли, ә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы төп мәйданчык булып тора.
Үзәк табигый фәннәрдә, шулай ук сәнгатьтә һәм спортта күренекле сәләтле яшьләрне иртә ачыклау, үстерү, һөнәри ярдәм күрсәтү һәм алга таба эшкә урнаштыру максатыннан оештырыла. Ай саен үзәктә укучылар өчен көндезге һәм дистанцион профильле программалар оештырыла. Дәресләрне әйдәп баручы галимнәр һәм укытучылар, спортчылар һәм тренерлар, Татарстанның сәнгать эшлеклеләре үткәрә. 2021 елда «Сириус» республика үзәгенең бушлай программаларында 16 364 укучы катнашкан.