Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүгенге көндә Россиядә 200дән артык гомуми урта белем бирү оешмасында укулар дәвам итә алмый. Моңа мәктәпләрнең җимерелү хәлендә булуы киртә. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсекно әйтүенчә, мәктәп биналарын нормага китерү максатыннан, регионнар федераль бюджеттан акча алачак.
"Бүгенге көнгә Россиядә барлык мәктәпләр дә инвентаризация үтте диярлек. Шулай ук мөмкин финанслау чыганаклары да ачыкланды. Хәзерге вакытта дефицитны каплау өстендә эшлибез, чөнки регионнар барлык чыгымнарны да каплый алмый”, - диде министр. Ләкин авария хәлендә булган мәктәпләрне ремонтлау өчен бүленеп биреләчәк сумманың күләмен Андрей Фурсенко ачыкламады.
Фурсенко ассызыклавынча, шушы көннәрдә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә, барлыгы ремонт таләп ителгән бер меңгә якын мәктәп ачыклана. Күп очракта бина үзе түгел, аның аерым кабинетлары төзекләндерүгә мохтаҗ.
Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев кушуы буенча министрлыкка катгый таләпләр куелган. Кыска вакыт аралыгында Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп биналарының яңа проектларын әзерләргә тиеш.
Авария хәлендә булган барлык мәктәпләрне 2010 елның 1нче сентябренә кадәр төзекләндереп бетерү планлаштырылган. Андрей Фурсенко сүзләренә караганда, кыска вакыт эчендә Россиядә мәктәпләр өчен яңа мәгариф стандартлары да булдырылырга тиеш.
Киләсе елның 1нче сентябреннән башлангыч мәктәп тулысынча яңа стандартларга күчә икән. Ләкин күчеш әкеренләп эшләнергә тиеш. Яңа стандартларны кертү процессы белән беррәттән укытучыларны әзерләү дә алып барылачак.
Чыганак: http://window.edu.ru/